Шайтан эшергән татар бәндәсе…

(Булган хәл)

… Моннан ике дистә еллар элек армия сафларында хезмәт итәргә туры килде. Солдат итеген шыгырдатуга алты айлап булды дигәндә, 28 майга багышлап төрле спорт бәйгеләре уздырырга булдылар. Якташлар, мари һәм чуаш дусларым ялварып ук сорагач, түзмәдем – 24 кглы герне күтәрергә риза булдым. Билгеле, хезмәттәшләрнең моңарчы казарма буйлап ике кулда йөрүемне һәм ике потлы герне ару гына күтәргәнемне күргәннәре бар иде. Бәйгедә катнашучы көндәшемнең метр да сиксән биш булып, 97 килолы булуын белгәч, баштагы мәлдә гүя үземне кикриге шиңгән әтәчтәй хис иттем. “Кая инде кул Воронеж русы белән узышу”, – дип уйладым. Җитмәсә, метр да җитмеш сантиметр буем булса, 70 килоны үлчәмдә тарта идем.

Көндәшем Скрябинның дусты колагыма ук килеп: “Ул сиңа караганда ярты елга күбрәк хезмәт иткән, шунлыктан сине җиңәргә тиешле. Кире очракта аның сержант исеменә тап төшәчәк. Нарядка йөреп, башың эштән чыкмас”, – дип тәкрарлап куйды.

…Армия сафларына алынганчы Яр автозаводы төзелешендә балта остасы булып эшләдем. Кичләрен “Чулпан” кинотеатрыннан ерак урнашмаган спортзалда классик көрәш белән шөгыльләнеп, шәһәркүләм бәйгедә икенче урынны яуладым. Шул чакта олимпия уеннары чемпионы, тренер Журавлев: “Көлеп торма, сөенергә урын юк. Син бу юлы булдыра алмадың – җиңелдең. – дигән иде. – Ил Президенты бер генә булган кебек, һәр бәйге-ярышта да бары тик бер генә җиңүче була. Икенче-өченче урыннар исә, минемчә, спортчыны тынычландыру өчен генә бирелә. Хәер, үзең дә уйлап кара әле. Өченче урын дүртенче урын белән янәшә тора бит. Ә син яулаган икенче саны өченчегә тиңдәш түгелме?”

…Бәйге башланыр алдыннан “Монда минем белән алышырга тиңнәр күренми”, – дигән караш ташлап, герне башта Скрябин күтәрергә булды. Бер алган сулыш белән җиңел генә 31 мәртәбә күтәргәч, ниһаять, туктап калды бу. Башка катнашучылар да үз файдаларына 15 һәм 20 саннарын өстәгәч, гарнизон уртасына махсус куелган җайланмадан минем фамилия яңгырады. Бераз каушап китүемне сизепме, олы танаулы сержантның мыскыллы елмаюы күренде. “Кая инде ул безнең белән алышу сиңа, салага”, – ди иде аның карашы.

Сыбызгы сызгыруга, авылда малай чакта күрше Җәүдәттән ишеткән, әмма ул илаһи бөек сүзләрнең мәгънәсен бөтенләй белмәгән хәлдә авыз эченнән: “Лә илләһә иллә әнтә сөбхәнәкә инни күнтү миннәззалиминә”, – дип, сул кулны билгә куеп, уң кул белән герне күтәрә башладым. Санаучы утыз санына якынлашканда, хәрбиләр арасыннан Скрябинны эзләп таптым. Авызы-йөзе салынган иде аның. 45 дигәндә, кулым бөтенләй тыңламый башлады: герне дә акрын гына җиргә төшерүдән башка чара калмады. Мине секунды белән безнең чакырылыш солдатлары урап алды. Кемдер: “Булдырдың”, – дип, кул бирергә ашыкса, кайсыдыр: “Үз башыңа бәла алдың”, – дип искәртергә өлгерде.

Ә биш-алты метрлап кына арты белән торган көндәшем: “Кайдан килеп чыкты ул шайтан эшергән бәндәсе”, – дип, үзе дә сизмәстән моңлы зарын белдереп алды.

Бүләкләү турында сүз кузгатсаң, ул саллы һәм сыйфатлы булгандыр, мөгаен. Миңа тәтегәне бер шешә “Шипр” одеколоны булды. Шунда ук бөкесен алып, тамаша кылучыларым өстенә сибә башладым. Без булдырдык, янәсе.

Ул чакта үзем бик арыгын, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә тапталган-изелгән идем. Әмма йөрәк эченнән һәм сулышымнан бер тимер төер атылып, чәчрәп чыккандай булды. Гүя бар җиһанга карышып, озак еллар буе басылып торган рухым да җиңү яулады, тантана итте. Бу мизгелдә миннән дә бөек һәм ерак йолдызларны гизәрлек бәхетле һәм көчле кеше булмагандыр. Әйе, мин җиңдем!!!

Дөрестән дә, дустының җиңүен кайгырткан сержант Старчевой хаклы булып чыкты. Шимбә яки ял көне якынлаштымы, кухняга яки казарма идәнен юарга еш эләгә башладым. Теге Скрябин исә очрашканда карашын читкә төбәп, борын астыннан ниндидер көй көйләп уза иде.

…Бер айдан соң ике элемтәче янына өйрәнчек итеп чик буена ук урнашкан заставалардагы электрон-контроль нокталарын тикшерергә җибәрделәр. Чик буйлап үтүче сукаланган җир полосасы куелган чәнечкеле чыбыклы баганалар төзеклеген – “С-100” системасын даими тикшереп сафка бастырып тотарга кирәк иде. Әле бер, әле икенче заставада атналап хезмәт куя торгач, вакыт сизелми дә үтте. Ә отрядта бер олуг чара була калса, чакыртып кайтаралар иде. Шулай бер кайтуда мыек җибәрүемне күрделәр дә тиз генә кырырга әмер бирделәр. Әмма шул вакытта өлкән лейтенант замполит килеп кереп, бар хәрбиләрне тигез сафка тезгәч, ярып ук салды:

– Анда бөек һәм курку белмәс Батыйхан каны ага, ахры. Үзегез белгәнегезчә, сакал түгел, мыек кына йөртерлек хокук яулады инде ул! – дип сүзен төгәлләде.

Бераздан тагын отрядка кайтасын әйттеләр. Баксаң, туган якка кайтып килү өчен 10 көнлек ял белән бүләкләгәннәр икән үземне. Тиз генә яңа китель, фуражка һәм бер чемодан да табып куйдым. Төне буе күз какмыйча туган авылымдагы туган-тумачаларым һәм дус-ишләрем белән очрашу, гәпләшү мизгелләрен күз алдымнан кичердем. Кайтуым самолетта булса, килүем поездда да ярар, дип план кордым. Туган якка тизрәк кайтып аяк басасым килде.

Әмма икенче көнне штабка чакыртып, миңа биреләсе ялның икенче берәүгә – штаб начальнигын йөртүче шоферга бирелүен төшендерделәр. Миңа отряд әләме каршында истәлеккә фотога төшү бәхете тәтегәнлеген әйттеләр. Шулай итеп, бар сөенечем көенечкә әйләнде. Өстемдәге көндәлек киемемне дә алыштырмыйча, штабка очып барып, фоторәсемгә төшәргә тәкъдим итүчеләргә: “Төссез һәм җансыз кәгазь кисәгегез үзегезгә булсын… Йомшартып, үз кирәгегезгә кулланыгыз!!! – дип әйтеп салырга уйлаган идем. Штабка җитәрәк, Яр Чаллыдан хезмәткә алынган Порыгваев: “Юләрләнмә, якташ. Башкаларга анысы да тәтеми әле. Маңгай тиреңне агызып алган хезмәтеңнең кайтавазы булыр ул… Истәлеккә калыр”, – дигәч, тоттым да өстемдәге киемнәремне алыштырып тормыйча, кулыма автомат алып, Кызыл байрак янына юнәлдем…

Сурәтемне алгач, ничектер, күңелем эчендә бер юшкын барлыкка килгәнен сиздем. Тора-бара Хак Тәгаләнең бер тәкъдире, сынарга-сыгылмаска өндәгән бер мизгеледер дип тә юандым. Башка демобилизацияләнергә җыенучы солдатлар кебек ни өчендер, юк-бар минутларны сурәтләгән фотосурәтләр җыймадым, фотоальбом да тутырмадым. Чөнки әлеге армия хезмәте тулысынча йөрәгемне телгәләгән, яралаган хәлдә, үзем белән ерак Иделем буена, җирлегенә китәчәк бит.

…Кайтыр чак та җитте. Туганымнан килгән акчага соры төстәге чемодан алып, аңа бердәнбер кедымны салдым да Бикин шәһәренең тимер юл станциясенә юнәлдем. Йөрәкнең әхлаки яктан тапталуын тизрәк дәвалау өчен дә туган якка ашкынып, поезд вагоны баскычына уң аягымнан атладым… Менә 5-10 минуттан состав алга омтылыр… Иблис каргаган сазлыклары, Уссури тайгалары, чебен-черкиләр тулган бу төбәккә соңгы тапкыр күз салмый булмас дип, кире борылып карарга уйладым. Чү? Нәрсә бу? Булуы мөмкин түгел, ни күзем белән күрим: перронның икенче ягында замполитның “УАЗ”игы күзгә чалынды. Һәм аның эченнән әле яңа гына капитан дәрәҗәсен алган офицер Комлев килеп чыкты. Вагон баскычына куйган аягымны кире алдым. Ниндидер көч борылырга мәҗбүр итте. Ияләшенгән солдат гадәте белән үрә торып бастым. Командирым исә уң кулын ипле һәм килешле итеп башына кигән фуражкасы янын китерде дә честь бирде:

– Син булдырдың. Бер адымыңда да сынатмадың. Иң мөһиме, горур, җиңелүне белмәс булып калдың. Туган илеңә – кече Ватаныңа кайткач та, сынатма, сыгылма… Карашың әүвәлгечә алга юнәлгән булсын… Узган чыныгу мәктәбендәге кебек үзсүзле, үҗәт булып кала бир, олуг баласы!!! Бу сүзләрне исеңнән чыгарма, – диде дә 30-40 метрлап читтә торган машинасына атлады.

Бу секундта уң кулыма кадерләп тоткан яшел фуражкама күз яшьләре тамганын тойдым. Аннары үземне бар җаным-тәнем белән бу фани дөньяны кочагыма алгандай хис иттем. Ничектер, шулай “сәер” итеп хәрби хезмәтне төгәлләвемне, бер генә сержант, солдатка тәтемәгән хөрмәтне – юл сәламе-фатихасын алуымны тизрәк тренерыма җиткерү уе башымнан сызып узды. Әйе, беркайчан да егылмаска, бары тик Ходайдан гына шүрләргә өйрәткән олимпия чемпионы белән тизрәк бу шатлыгым белән уртаклашасым килде. “Без булдырдык! Сезнең киңәш-фатихагыз буенча әллә ниткән хәрби Уставта каралмаган иң дәү бүләккә лаек булдым!” – дип әйтәсем килде. Эх, бу минутны әти-әни, туганнар һәм мәктәп бусагасыннан чыгарган чал чәчле апа-агайларым күрсә иде.

Чыннан да, солдат каешын билемә буып, гер күтәргән бәйгедә җиңеп, тиешле игътибарсыз калуым һәм һавада эленеп калган солдат отпускысы белән башым әйләндерүдән дә, миңа калса, бу хәл көтелмәгәнрәк һәм кадерлерәк булып, гомерлек истә калырлык иде шул…

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН.

Алабуга шәһәре.

Комментарии