Режиссерлар «үрчи»

Редакциядән Камал театрына матбугат конференциясенә җибәрделәр. “Һөнәр” дигән яшь режиссура фестивале турында сөйләшергә. Иртәнге якта безнең яклардан шәһәр үзәгенә барып җитүнең зур бер проблема икәнен чамалап, бераз “запас” белән чыгып киттем. Барыбер ярдәме тимәде – бөке соңга калдырды. Кабалана-кабалана кирәкле бүлмәне эзләп йөргәндә, каршыма Илдар абый Хәйруллин очрады.

Кыюсыз гына исәнләшүемә җавабы әзер иде аның:

– Нишләп соңга калып йөрисең? Бу бит сиңа свидание түгел, эш! – диде ул соңгы сүзгә басым ясап. Аннары, коридорның икенче ягына төртеп күрсәтте. – Йөгер!

Бу сүзләргә “ә” дип тә, “җә” дип тә әйтә алмадым. “Әһә, хатамны таныйм”, – дигәндәй, битем кып-кызыл булып янарга тотынды. Йөгердем…

…Мин килеп кергәндә, Камал театры директоры Шамил Закировның өметле яшь режиссерларны мактаган чагы иде.

– Бөтенрусия яшь режиссура фестивален үткәрә башлау – яхшы фикер. Чөнки Казанда көчле актерлар күп. Ләкин ул сәләтләрне ачып җибәрү һәм тамашачыга күрсәтү өчен, режиссерлар арасында конкуренция дә булырга тиеш. Ә без бу яктан артта, бездә – монополия. Әлеге фестиваль нәкъ шушы өлкәдә конкуренция тудырырга ярдәм итәчәк. Ә сәләтле яшь режиссерлар байтак, – диде ул.

Былтыр Камал театрының әлеге фестиваль турындагы ниятен Мәдәният министрлыгы да хуплап, ел саен уздырырга кирәк дигән фикергә килгән иде. Шулай итеп, “Һөнәр”не быел икенче мәртәбә, инде зурайтып, күләмендә үткәрәчәкләр.

Республикада I режиссура остаханәсе дә үсеп чыкты. Быелгы фестиваль программасында аларның спектакльләрен дә күреп булачак. Оештыручылар фикеренчә, яшьләргә сәхнә бирүнең уңай яклары күп. Хәзер алар Мәскәү яки Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә китү ягын карамаячак. Фестиваль Г.Камал, Г.Кариев һәм Болак театрлары биналарында 13-18 декабрьдә үтәчәк.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии