- 05.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Архив
Моннан күп еллар элек Әлмәт дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Р.И.Арефьев кабинетында утырганда дежур машина шоферы килеп керде. Мөхтәрәм подполковник тегеңә сүзсез генә бер бишлек тоттырды һәм, кеткелдәп көлеп алганнан соң, ошбу галәмәтенең сәбәбен аңлатмак булып: “Харис тагын миңа штраф салды”, – дип куйды.
Эш болай була. Соңга кадәр эштә тоткарланып, автопредприятиеләрдән билгеләнә торган дежур машина белән өенә кайтырга чыга бу. Ә йортына турыдан гына керәм дисәң, шоферлар “кирпеч” дип йөртә торган билге таләпләрен бозарга кирәк. Төнлә белән тыныч һәм үзе начальник булгач, ГАИ башлыгы әлеге кагыйдәне үтәмәүне әллә ни зур хилафлык дип санамый. Ә менә шофер үзе генә кире чыгып килгәндә, каршында Сапог пәйда була. (Җәен-кышын күн итек киеп йөргәнгә, Харис аганы шулай дип йөртәләр иде).
Япь-яшь шофер “кирпеч” астына керүенең сәбәбе ГАИ начальнигы белән бәйле икәнен аңлатып азапланса да, файдасы тими. Харис моны үзе дә белә ич. Ул бит дежур машинаның билге “астына” кереп киткәнен күреп кала. “Нарушение налицо, – ди старшина Мөхәмәтҗанов, бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп.
– Син иртәгә начальник белән сөйләшерсең, ул сиңа штраф түләтеп тормас”, – дип, беркетмәне җиренә җиткереп төзетеп тә куя.
Номерлы беркетмәгә каләм белән язылганны балта белән дә юнып алып булмаганын ул белми түгел, әлбәттә. Ләкин закон һәркем өчен дә закон дип исәпли. Һәм, ахыр чиктә, үз начальнигына штраф салып куя. Радиомир Иванович, чыннан да, гаепле булгач, шофер егеткә штраф түләтмичә, үзе түли. Әлбәттә ки, закон сагында торучы инспекторга да сүз әйтми.
Шушындый баш бирмәс инспекторлар яшьләре җиткәнче хезмәт итеп, хөрмәт белән ялга китте һәм аларны әле дә сагынып һәм яшьләргә үрнәк итеп искә алалар. Күптән түгел, Әлмәт эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Альберт Закиров хәзерге ГАИ хезмәткәрләрен тәнкыйтьләгәндә, Харис аганы мисалга китерде һәм залдагыларга мөрәҗәгать итеп: “Арагызда мине кагыйдә бозган өчен туктаткан бер генә инспектор булса да, аның белән горурланыр идем. Юк бит…” – дип куя.
Утырыштагылар ГАИ органнарында күп еллар эшләгән полковникның чынлап торып әйтелгән ошбу сүзләрен шаярту итеп кабул итте бугай. “Хокукый” дәүләттә үз “нәчәлнигеңә” бәйләнеп, нинди инспекторның башына бәла аласы килсен икән?! Совет чоры түгел бит хәзер. Тешләк инспекторларга ул вакытларда да бик җиңелгә туры килмәгәндер. Ә хәзер исә андыйларның пенсия яшенә чаклы эшли алу мөмкинлеге бөтенләй юк, минемчә.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии