- 05.11.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №44 (2 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Без туплам кооперативлары (ЖНК) турында шактый яздык инде. Шулай да «нәрсә соң ул?» дигән сораулар килеп тора, халыкның бу өлкәдә мәгълүматы җитеп бетми. Андыйларның гозерен истә тотып, тагын бер тапкыр торак-туплам кооперативлары турында аңлатма бирәбез.
Әйтик, Казанда «Унистрой» төзелеш оешмасы тәкъдим иткән «Торак мөмкинлекләре» кооперативының эш механизмы болай: кеше үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара. Пирамидалар белән бутый күрмәгез, бу – оешмада торган өчен айлык түләү хакы гына. Мисал өчен, эш урыныбызда профсоюз оешмасында торган өчен дә түләргә кирәк бит. Бу да шуның кебек. Ай саен түләнелә торган ул мең сум кооперативның административ һәм хуҗалык чыгымнарын каплау өчен тотыла.
Кооперативка керүнең тагын бер шарты бар: сатып алучының кулында үзе алырга уйлаган фатир бәясенең яртысы булырга тиеш. Бу сумма кооперативның исәп-хисап счетына күчерелә һәм кооператив шушы акчага үзенекен өстәп, сезгә фатирны сатып алып бирә. Булды! Шуннан соң әлеге фатирга күченеп, рәхәтләнеп яши башларга мөмкин. Ә торакның калган бәясен ун елга бүлеп, кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз! Кооперативның ипотекадан аермасы да шунда: ул торак алу өчен кредит түгел, ә фатир бәясен аз-азлап өлешләп кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Ун елга сузарга теләмәсәң, бурычыңнан иртәрәк тә котыла аласың. Белгечләр «Торак мөмкинлекләре» кооперативы һәм ипотека ярдәмендә алынган фатирларның бәясен чагыштырып караган. Беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.
Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә, аны иминиятләштерү дә – кооператив эше. Торак кулланылышка тапшырылуга, син анда теркәлә аласың. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың.
Кооперативка кергәч, фатирың әзер булганны еллар буе көтәсе түгел: «Торак мөмкинлекләре» кооперативы инде әзер йортлардан фатирлар тәкъдим итә. Әйтик, «Арт-Сити», «Весна», «Царево Village» комплекслары – 2016нчы елның декабрендә, «Журавли» – 2017нче елның 1-2нче кварталында кулланылышка тапшырыла. Әлеге йортлар барысы да түбә астында, аларда эчке эшләр генә калып бара.
Процентларсыз, поручительләрсез, залогсыз гына торак алу ысулы ул торак-туплам кооперативы. Аның эшчәнлеге 215нче «Торак-туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон тарафыннан саклана, шуңа күрә «кооператив ышанычлымы икән?» дигән сорау урынсыз.
Кооперативка кызыкмыйча, ипотека вариантына тукталучылар өчен дә «Унистрой»ның кызыклы тәкъдимнәре бар. Әйтик, ана капиталын беренчел кертем итеп кертсәң, «Абсолютбанк» 8,8 процент белән генә ипотека бирә. Бер генә шарты бар: ана капиталыннан тыш, тагын 10 процент күләмендә акчалата кертемнең дә булуы кирәк. Ә ВТБ24 банкы 10 процентлы ипотека тәкъдим итә, бу очракта акчалата кертемнең күләме 5 процент булырга тиеш. Игътибар итегез: беренчел кертемнең гомуми күләме (ана капиталы сертификаты һәм акчалата) 15 проценттан да ким була алмый.
Торак-туплам кооперативы яки ипотека турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында
Комментарии