- 05.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №40 (5 октябрь)
- Рубрика: Архив
Александр СУРИНОВ, Русиянең Дәүләт статистика комитеты башлыгы:
– Пенсиягә чыгу яшен арттырмыйча булмый, безнең башка чарабыз юк. Бу хакта мин моннан 10 ел элек үк әйткән идем. Ләкин моны кешеләрне кимсетеп һәм рәнҗетеп, кисәк кенә гамәлгә кертәсе түгел, ә эзлекле рәвештә, халыкка тәфсилләп аңлатып башкарырга кирәк.
– «Мәйдан» каналын карыйм да, һәр татар җырлый ала, дигән нәтиҗәгә киләм. Безнең халык бик моңлы, шуңа күрә дөньядагы 7 миллион татар да җырчы, дип саныйм. Мәсәлән, безнең авылның яртысы инде бүген үк телевидениедә чыгыш ясарга лаеклы. Иң мөһиме – тавыш түгел бит, күңелеңне биреп җырлау.
Комментарии