- 05.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №40 (5 октябрь)
- Рубрика: Архив
Казанның Бишбалта бистәсе Казан тарихы белән тыгыз бәйле, бу – татар тарихы да. Тик бүген моны күрмәмешкә салышалар. Аны Русия империясе белән генә бәйләү кемгә кирәк?
Узган ялларда «Штаб» резиденциясендә янә Бишбалта бистәсен тергезү хакында фикер алыштылар. Казанда адмиралтействоның 300 еллыгына бу эшләрне башкарып чыгарга телиләр. Аның берничә варианты бар, төрле авторлар бистәне ничек яңартып булуы хакында проектларын тәкъдим итә. Тик аларның берсендә дә Бишбалта бистәсен татар тарихы белән бәйләү омтылышы күренми. Мөселман зиратын тәртипкә китерү, аны мемориал урынга әйләндерү турында бернинди сүз ишетелми. Татар тарихына урын юк булып чыга. Әйтерсең лә татар эзе бөтенләй юк төсле. Ә бит бу урыннар Петр Беренче белән генә бәйле түгел. Аңа кадәр дә монда татар тормышы кайнаган.
Туризм һәм этномәдәни күзлектән караганда, Бишбалта бистәсенең тарихи чикләрен бераз киңәйтәсе иде. Бу урын Болгар чорына кадәр үк сәүдә һәм хәрби флотилия белән бәйле. Казан ханлыгы чорында биредә тормыш кайнап торганлыгы төгәл билгеле. Шуңа күрә Казанны борынгыдан ук халыкара сәүдә шәһәре, ул чордагы дөнья цивилизациясенең бер үзәге буларак күрсәтеп булыр иде. Юкса без тарихтан зур бер вакыт аралыгын алып ташлап онытачакбыз.
РУСИЯ ФЛОТЫ ГЫНА ТАНТАНА ИТӘ
Гомумән, бүген шәһәр өчен җаваплы кешеләрнең эшчәнлегенә күз салсаң, Казанны этноконфессия ягыннан бүлеп карау хисе туа. Ә бит төрле мәдәниятләрнең бер урында яшәп килүе – шәһәр һәм республиканың аерым бер үзенчәлеге, мактанып телгә алырлык «фишкасы». Бишбалта бистәсен тергезү проектында әлегә урыс империясе белән Русия флоты гына тантана итә. Ә татарлар кайда?!
Бишбалтаны яңартуының беренче презентациясе ясалгач, аны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Проектларны без дә карадык. Анда татар тарихы исәпкә алынмавына ризасызлык хакында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Президенты киңәшчесе Олеся Балтусовага җиткерде. Ул: «Проектны тулысы белән күрмичә ризасызлык белдерү дөрес түгел. Ашыкмагыз, сез бит тулысы белән карамадыгыз», – дип котылды. Сабыр итеп көттек, әмма ахыр чиктә барыбер яңартылачак бистәдә татарлыкка урын түрдән булмавы аңлашыла.
Проектта менә мондый тарихи фактлар исәпкә алынмаган:
- Бишбалтадагы хәрби корабларны төзү урыны лашманчы крестьяннар белән бәйле. Алар көймәләр төзү өчен урман кисү кебек иң авыр һәм куркыныч эш башкарган. Лашманчыларның күбесе татар булган, бу авыр хезмәткә өстенлекле сословие булудан туктаган татар морзаларын язарга тырышканнар. Шулай ук биредә мари, чуаш, удмуртлар эшләгән. Әгәр «Тверь» дип аталган зур көймә бар икән, димәк, лашманчыларга да ниндидер бер истәлек билгесе кирәк.
- Бишбалта бистәсенең тарихи үзәге – ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле татар бистәсе. Биредә кәсепчеләр тормышы кайнаган.
- Бу бистәнең зур урамында ике уникаль агач мәчет булган. Алар 1980нче елда гына җимерелгән.
- Бишбалта – ул тагын иске мөселман зираты да. Ул Казан ханлыгы чорындагы тарих белән бәйле. Аның күп өлеше югалган, ләкин зиратта XIX гасыр һәйкәлләре сакланган, суфый шәехләрнең каберлекләре турында мәгълүмат бар.
- Адмирал верфе янында борынгыдан ук төрле кораблар туктаган. Биредә сәүдә эшләре барган. Бишбалтаның тарих битләреннән Маркиз дип танылган утрауны да, Бакалда исемле яр буе корылмасын да төшереп калдыру дөрес булмас иде. Бакалда – Казанда елга флотының тарихы башланган урын.
Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ, тарихчы
Туганнар солдат үлеме сәбәпләрен тикшерүне сорый
Эльвира Абулмәнова Брянск янындагы хәрби бүлектә асылынган килеш табылган туганының үлемен тикшерүне сорап Русия саклану министры Сергей Шойгуга интернетта мөрәҗәгать урнаштырган.
Башкортстанның Күгәрчен районы Теләмбәт авылында туган Вильдан Абдулмәнов 26нчы сентябрьдә үлгән, дип яза мөрәҗәгать авторы.
«Аның әнисенә 26сына каршы төндә шалтыратып, улыгыз югалды, дип хәбәр итәләр. Иртән аны асылынган килеш табалар һәм 30нчы сентябрьдә безгә кайтардылар. Куллары сыдырылган, муены аркылы зур яра бар иде (шулай ярып карадылар дип әйткәннәр). Башын тотып карагач, кыйналганнан соң калган кебек шешләр сизелде. Кулының арткы ягында күгәргән урыннар күп, ике тырнагы алынган иде. Аркасы зәңгәр төстә, ике кабыргасы сынган иде», – дип санап китә Эльвира Абдулмәнова.
Туганнар, солдатның үз-үзен үтерүенә ышанмый, ди сеңлесе. Туганнарына билгеле булганча, Вильданны өлкәнрәк солдатлар газаплаган, алар аннан акча сораган булырга мөмкиннәр.
Мөрәҗәгатьне 1,5 мең кеше имзалаган.
«Керәшен теленә кайтсак, татар телебезне югалтырга мөмкинбез»
Казанда Урыс православ чиркәве оештырган «Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү» исемле корылтайның керәшен татарларына багышланган секциясендә катнашучылар үзләренең татар булуын кире какты.
1нче октябрьдә Казан православ рухани семинариясендә узган корылтайның керәшеннәргә багышланган «Пастырское окормление кряшенского населения» дигән секциясенең төп максаты – керәшен татарларны православ диненә кайтару һәм православ гореф-гадәтләрендә тәрбияләү.
Катнашучылар әйдәп баручылар белән бергә 11 кеше иде. Күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – керәшеннәр татарлар белән бәйлеме, әллә алар аерым милләтме? Урыс православ чиркәве оештырган әлеге чарада катнашучылар бердәм тавыш белән «керәшеннәр татарлар түгел» диде.
Сөйләшүдә катнашучыларның күбесе чыгышларын урысча башласа да, әйтергә теләгәннәрен урыс телендә җиткерү авыр икәнен аңлап, сүзләрен татар телендә тәмамладылар. Чыгыш ясаучыларның берсе, Балык бистәсеннән килгән Мария Абдрәхимова «керәшеннәрнең этник чыгышлары рәсми рәвештә фәнни-концепцияне алдымы?», дип сорады.
Аңа: «Без халыклар исемлегендә бар, әмма Мәскәүдә җыелган керәшен оешмалары (алар арасында бердәмлек бик сизелмәде) татар милләтенә кергән субэтнос дип карар чыгарды. «Чукынган» дигән сүз ул – дини термин, ә керәшен – халыкның исеме, безне керәшен татарлары дип йөртү дөрес түгел» дигән җавап кайтарылды.
Шулай ук керәшен татарларның мәктәпләрен ачу, православ дини терминнарны керәшен теленә тәрҗемә итеп китаплар чыгару мәсьәләләре дә күтәрелде, тик төгәл җавап таба алмадылар. Кемдер, керәшен мәктәбен ачар өчен керәшен телендә укыта ала торган укытучылар юк, дисә, башкалар керәшен телендә укыту алып барылмаса да, «Керәшен мәктәбе» дигән исем үзе генә дә халыкка үз милләтен өйрәнергә этәргеч булыр иде, дигән караш белдерде.
«Азатлык» радиосы Татарстан керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе һәм керәшен татарларның «Туганайлар» гәҗите баш мөхәррире Людмила Белоусовадан керәшеннәрнең ана теле турында да сорады.
– Керәшеннәрнең ана теле нинди тел?
– Без аны керәшен теле дип әйтәбез, ләкин бу телдә керәшеннәр бүгенге көндә сөйләшми. Керәшен халкының теле чиркәүдә генә сакланып калган. Урыслар чиркәүләрендә «старославянский» дигән телне кулланган шикелле, безнең тел дә керәшен чиркәүләрендә калган.
– Ә ни өчен керәшен халкы ул телне балаларына өйрәтә алмый?
– Узган гасырның 30нчы елларыннан бирле керәшен балалары татар мәктәпләрендә укыган һәм татар әдәби телен өйрәнгән. Бүгенге көндә татар-әдәби телен саклап калу да зур проблема, әгәр дә без балаларыбызны керәшен теленә кайтарырга телибез икән, без татар телен югалтырга мөмкинбез.
Алсу ӘХМӘТ
Явыз Иванга һәйкәл барыбер куелган
Орел шәһәрендә елга ярында Явыз Иванга һәйкәл куелган, якын арада тантаналы рәвештә ачарга да җыеналар. Бу хакта электрон мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Һәйкәлне урнаштыру эшләре тәмамланган инде, аның янындагы җирне тәртипкә китерәсе бар, дип белдерә шәһәр хакимияте матбугат хезмәте вәкиле Сергей Тюрин.
Тюрин әйтүенчә, һәйкәл Ока һәм Орлик елгалары кушылган яр буенда урнашкан. 1566нчы елда Явыз Иван фәрманы белән нәкъ шушы урында Орел шәһәре барлыкка килгән. Һәйкәлнең урынын алыштыру турындагы карар шәһәр төзелеше советы утырышында кабул ителгән.
«Баштарак яшьләр театры янында урнаштырылырга тиеш иде. Ләкин кешеләр, туган якны өйрәнүче белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре каршы килде. Аннары депутатлар һәйкәл ТЮЗ бинасын каплар, дип санадылар. Шуңа күрә аны Ока яры буенда урнаштыру турында карар кабул ителде», – ди Тюрин.
Хәзер, аның сүзләренчә, «халык тынычланды, канәгатьсезләр калмады».
Русиядә Явыз Иванга беренче һәйкәл Орел шәһәрендә 3нче август көнне ачылырга тиеш иде. Җәмәгатьчелек һәйкәл куюга каршы урам җыенына чыкты, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше петиция төзеп, имзалар җыя башлады.
Орелның Заводской район суды шәһәр хакимияте һәм шәһәр башлыгының Явыз Иванга һәйкәл куярга тырышуына каршыларның шикаятен тикшерә башлады. Мәхкәмә карары билгеле булганчы һәйкәлне кую тыелган иде.
Халыкның яртысы гына Дума сайлавы гадел узды, дип саный
Левада үзәге оештырган фикер белешүдә катнашкан русиялеләрнең 46 проценты гына Дәүләт Думасы сайлавы гадел узды, дип саный. Халыкның 21 проценты моның белән килешми. Ә 22 процент «сайлау гадел уздымы?» – дигән сорауга җавап бирә алмаган.
78 процент сайлау алды кампаниясе вакытында нинди дә булса басымга юлыкмадык, дип белдерә. 5 процентына – эштәге җитәкчелек, 4 процентына – җирле хакимият яки дуслары, 2 процентына туганнары басым ясаган.
Халыкның 18 проценты тавышларны санаганда хокук бозулар булмады, дип белдерә. 30 проценты булды, ди, ләкин алар җитди түгел иде, дигән. 13 проценты «күп кенә хокук бозулар булды, ләкин алар сайлау барышын үзгәртерлек түгел иде», ди. 6 проценты бик җитди хокук бозулар булды, дип бәяли.
Русиялеләрнең 41 проценты яңа парламентка нинди партияләр кергәнен якынча белә, ә 36 проценты төгәл белә.
Казанда 1552нче ел шәһитләрен искә алдылар
2нче октябрьдә Казанда бер төркем татар активисты 1552нче елда каланы яклап һәлак булучыларны догалар укып искә алды. Кирмән диварлары янында шәһитләр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урынына чәчәк бәйләмнәре дә салган активистлар бу чара белән Хәтер атнасын башлауларын белдерде.
«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чәчәк салыр алдыннан сүз алып, 1552нче елның 2нче октябрен иске календарь буенча Казанның яулап алыну көне һәм татар дәүләтенең егылган көне, дип бәян итте.
«Бу көнне искә алу безнең изге бурычыбыз. Без, татар милли хәрәкәте буларак, шәһит киткән бабаларыбызга лаеклы һәйкәл куелуын таләп итәбез. Әлеге изге урыннарда бабаларыбыз милләтен, динен, үзләренең киләчәген яклап корбан булган. Без бүгеннән башлап Казанда Хәтер көне атнасы чараларын башларга булдык», – диде Нәбиуллин.
Нәбиуллин быелгы Хәтер көненең вакыты төгәл билгеле булса да, аны уздыру урынының әлегә ачыкланып бетмәвен җиткерде.
«Без Хәтер көнен уздыру өчен Казан шәһәре башкарма комитетына Камал театры мәйданы, Вахитов һәйкәле мәйданы һәм Ирек мәйданнарын тәкъдим иттек. Хәзер алардан җавап көтәбез. Ә көненә килгәндә, Хәтер көне быел да 15нче октябрьдә булачак. Бу көннең төп чарасы башка елларда иртәнге якта уздырылган булса, быел аның вакыты көндезге бердә булачак. Моны халыкны Хәтер көненә күбрәк җәлеп итү максатыннан шулай эшләдек», – дип белдерде Нәбиуллин.
Райнур ШАКИРОВ
Мәҗлес әгъзаларына басым арта бара
Русия Югары суды Кырымтатар Мәҗлесен тыю карарын раслаганнан соң оешманың 6 әгъзасын Русиянең экстремизмга каршы идарәсенә чакыртып сорау алганнар.
Мәҗлеснең тагын 6 әгъзасын – Эмине Авамилева, Дилявер Аккиев, Мустафа Маушев, Бекир Мамут, Садых Табах һәм Шевкет Кайбуллаевны Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идарәсенә чакыртып, административ протоколлар төзегәннәр. Мәҗлес әгъзасы Энвер Куртиев язма рәвештә чакыру таләп итеп, Абдураман Эгиз авыру сәбәпле бармаган. Чакырылганнарның барысы да эшчәнлеге тыелган Мәҗлес җыелышында катнашуда гаепләнә.
Сорауга чакырылганнар арасында «Кырым» газетасы баш мөхәррире, мәҗлес әгъзасы Бекир Мамутов «Азатлык»ка шуларны сөйләде: «Без элек тә җыела идек, ләкин 22нче сентябрьдә Ильми Умеровның өендә җыелганда Мәҗлес җитәкчесе Рефат Чубаров безгә скайп аша Кырымда хакимиятләр белән хезмәттәшлек иткән мәҗлес әгъзалары Кырым мөфтие Эмирали Аблаев, Руслан Якубов, Айдер Аджимамбетовның вәкаләтләре туктатылганы хакында карар ителгәнен белдерде. Миннән сорау алганда шул мәсьәлә белән кызыксындылар. Мәҗлесне тыю карарыннан соң прокуратура эчке эшләр хезмәтләренә безнең эшчәнлегебез турында күрсәтмә биргән һәм алар безне чакыра башладылар. Мәҗлес әгъзаларының вәкаләтләре туктатылса да, алар Мәҗлес әгъзалары булып калалар. Мәҗлестән кемнедер тик Корылтай гына чыгара ала, «Йә Корылтай, йә үлем», – дидем мин сорау алу барышында».
6 мәҗлес әгъзасына административ протоколлар төзелгән, бу протоколлар буенча 4нче октябрьдә Бакчасарайда мәхкәмә эше башланды.
27нче сентябрьдә Кырымдагы Русия мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзинне эшчәнлеге туктатылган оешманың эшен оештыруда гаепләп, Русия Федерациясе Административ Кодексының 2028нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 1 мең сумга штрафка тартты.
28нче сентябрьдә Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровны да бу үзәккә чакырганнар иде. Аңа мәхкәмә 750 сум штраф түләтү карарын чыгарды.
29нчы сентябрь көнне Русиянең Югары суды Кырымтатар мәҗлесен тыю турындагы карарны гамәлдә калдырды. 26нчы апрельдә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне экстремистик оешма дип танып, аның эшчәнлеген тыю карары чыгарган иде. Бу карарны халыкара оешмалар, Украина җитәкчелеге, Европа илләре хөкем итте.
Узган җомга Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Киевта уздырган брифингта оешманы тыю карарыннан соң кырымтатарларга карата яңа эзәрлекләүләр башлана, Мәҗлес әгъзаларына каршы җинаять эшләре ачыла ала, диде. Алты әгъзаны экстремизмга каршы үзәккә чакырулары – аның сүзләре хаклыгын раслый.
Мәҗлес Русия Югары мәхкәмәсенең тыю карары белән риза булмыйча, Европа судына гариза әзерләячәген белдерде. Украинаның юстиция министры Павел Петренко «Украина Русиягә каршы» дәүләтара мөрәҗәгать проекты нигезендә Европа кеше хокуклары судына Мәҗлесне тыю карары канунсыз булу турында гариза әзерләнгәнен игълан итте. Бу Украинаның әлеге мәхкәмәгә Русиягә каршы юллаган инде 5нче гаризасы.
Дәүләт Русия икътисадының 70 процентын контрольдә тота
Икътисадка дәүләт катнашы – көндәшлек үсешенә иң төп киртә, диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт хисабында. Дәүләт өлеше булган ширкәтләр саны соңгы 10 елда 35 проценттан 70 процентка кадәр арткан.
Хисапта көндәшлекнең төп дошманнары итеп түрәләрне атыйлар. Русиягә каршы чикләүләргә җавап буларак чит илдән товар кертүне тыю да зур зыян салган. Моннан тыш, хакимият басымы белән төрле киртәләр куела.
Шулай ук дәүләт Интернетта бәйгеләр игълан иткәндә дә конкуренция чикләнә, нәтиҗәдә бәяләр арта, ә сыйфат, киресенчә, кими.
Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев белдерүенчә, бу киләчәктә башкарылырга тиеш программа түгел, бу соңгы елларда барлыкка килгән хәлләрне бәян итү. Мондагы мәгълүмат хөкүмәтнең күңеленә ятып бетмәскә дә мөмкин, ди ул.
Чит илдән товар кертүне Русия Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшләгән иде. Әлеге гамәл бөтен халыкны аптырашта калдырды.

Комментарии