МЕНДӘР АСТЫНДА 38 МЕҢЕҢ БАРМЫ?

МЕНДӘР АСТЫНДА 38 МЕҢЕҢ БАРМЫ?

Белгечләр русиялеләр кулында күпме кәгазь акча йөргәнне исәпләп чыгарды. Үзәк Банк китергән саннарга нигезләнеп, алар әлеге сумма 3,8 триллион сум, дип чамалый. Икътисади яктан актив булган 100 миллион кешегә бүлгәндә, җан башына 38 мең туры килә. Илнең һәр бишенче гражданы акчаларны банкларга ышанмыйча, нәкъ менә кулда саклауны хуп күрә.

«Известия»

ПЕДОФИЛЛАРНЫ «САУГАННАР»

Мәскәүдә өч полиция хезмәткәре һәм дүрт гражданнан торган җинаятьчел төркем ачыкланды. Алар яшүсмерләрне җәлеп итеп, «зәңгәр» притоннар оештырганнар. Балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән педофилларны төркем әгъзалары соңыннан, җинаять эшен ачу белән янап, шантажлаганнар. Хәзер инде «пагонлы өрәкләр» үзләре төрмәгә утыртылырга мөмкин.

«Интерфакс»

Изображение удалено.

ГАҖӘЕП МАТЕМАТИКА

Генераль прокуратура Беларуссияне ялганда тоткан. Эш шунда: узган ел Русиягә документларда әлеге илдә үстерелде дип күрсәтелгән 573 мең тонна алма һәм гөмбә кертелә, ә гамәлдә бу культураларның тулаем уңышы 5 тапкырга кимрәк булган икән. Прокурор урынбасары Владимир Малиновский фикеренчә, Буларуссиянеке, дип, безгә санкциягә эләккән илләрнең продукциясе кертелә.

РИА «Новости»

«ЯШЕРЕН БЮДЖЕТ»ны АРТТЫРМАКЧЫЛАР

Русиянең Финанс министрлыгы быелгы бюджетның яшерен, ягъни ябык өлешен 680 миллиард сумга арттырырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, сер итеп һәм аеруча сер итеп сакланган чыгымнар 3,7 триллион сумга кадәр җитәчәк. Белгечләр фаразлавынча, әлеге акчаның 67 процентын хәрби чыгымнар тәшкил итә. Ә мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларына җәмгысе 8 генә процент туры килә.

«Слон»

Изображение удалено.БАШЫ БЕЛӘН ДЖИПНЫ ЯНЧЕГӘН

Уфаның җәмәгать суды дүрт яшьлек баланы джипка зыян салуда гаепләде. Хөкем карарында язылганча, Артём исемле малай велосипедта йөргәндә күршеләре Руслан Ислакаевның автомашинасына башы белән бәрелгән. Тик малайның башында бернинди җәрәхәтләр дә табылмаган. Джип кузовында исә 3 сантиметр зурлыктагы янчелү урыны бар. Хәзер малайның әти-әнисе машина хуҗасына 20 мең сум акча түләргә тиеш.

НТВ

Комментарии