Камалда—106 сезон

Милләтебезнең аңын бер гасырдан артык агарту белән шөгыльләнүче төп татар театрларыбызның берсе – 14 октябрьдә 106нчы сезонын ача.

Яңа сезонга камаллыларның планнары зурдан. Тамашачыларны һәрвакыттагыча премьералар һәм юбилей, искә алу кичәләре белән шаккаттырырга уйлыйлар. Сезон Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е белән ачылачак. Театрның элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, матур гадәт буенча, сезонның беренче премьерасы «Зәңгәр шәл»не карарга мөмкин булачак. Күпләр бу спектакльне, нинди премьера инде, дияр. директоры Шамил Закиров әйтүенә караганда, тамашачыларга без карарга күнеккәнчә түгел, бөтенләй башкача, тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең режиссеры Ф. Бикчәнтәев татар театрының йөзек кашы булган бу спектакльне нәкъ язганча, иң беренче вариантта куярга уйлаган.

Хәзер яшь артистлар белән бергә, яшь режиссерлар да күп бу театрда. Шуларның берсе, яшь драматург . Аның бер сәхнәләштергән әсәре «Үлеп яратты» дип атала. Бу спектакль халыкның бөек кызы, кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы, мөгаллимә һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Бубига багышланган. (Шуны да искәртергә кирәк, Ркаил Зәйдулла язган бу әсәр, «Яңа татар пьесасы—2010» конкурсында Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.) Әсәр тамашачыны героиняның тормыш юлы белән генә таныштырып калмый, ә татар теле язмышы, татар мәктәпләренең ябылуы кебек актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп чыга.

Сезонның тагын бер кызыклы спектакле – «Ак чәчәкләр иле һәм Кара көчләр» ( авторы И. Зәйниев). Театр бу спектакльне гаилә белән карау өчен инновацион технологияләр һәм заманча театраль ысуллар кулланып шоу формасында әзерләргә җыена. Фэнтези жанрындагы бу спектакль яшүсмерләр өчен сәхнәләштерелә. Спектакльдә төп рольләрдә – татар әкиятләре геройлары.

Кызыклы, берсеннән-берсе эчтәлекле спектакльләрдән тыш, Г. Камал театры җитәкчелеге бу сезонда «Театр сөючеләр клубы»н оештырырга җыена. Театр яратучы, артистлар белән кызыксынучы, театрның «пәрдә артында» кала торган нечкәлекләрен белергә теләүчеләрне әлеге клубта көтеп калалар.

Әлеге сезон, башкалары кебек, театр артистларының юбилейларына, истәлекле даталарга бик бай. Әсхәт Хисмәтов һәм Фирая Әкбарованың 60, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 50 яшьлек юбилейлары билгеләп үтеләчәк. 17 октябрьдә күренекле режиссер, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаковның 100 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үтәчәк. Шулай ук мондый искә алу кичәләре Мәрьям Сульва. Гөлсем Камская, Гөлсем Болгарская һ.б. мәшһүр шәхесләрнеке дә булачак.

Сезон ачылганчы камаллылар Алтайга, «Желанный берег» күчмә театр фестиваленә китте. Яңа елга кадәр Мордва республикасына, Әстерхан шәһәренә, Мәскәүгә барырга планлаштырып торалар. Бер сүз белән әйткәндә, Г. Камал театры яңа сезонда тулы көченә эшләргә әзер!

 

Комментарии