Фәүзия Бәйрәмовага прокуратурада кисәтү ясаганнар

Фәүзия Бәйрәмовага прокуратурада кисәтү ясаганнар

Казахстанга юлга чыгарга әзерләнеп торган Бәйрәмованы ФСБ машинасына утыртып, Чаллы прокуратура бинасына алып китәләр. Бу хакта Милли мәҗлеснең матбугат үзәге хәбәр итә.

Прокуратурада прокурор ярдәмчесе Илшат Фәрхетдинов аңа урыс телендә язылган «Кисәтү»не («Предостережение») кычкырып укып чыга. Анда Бәйрәмованың интернеттагы «Татар халкына мөрәҗәгате»һәм «Мы – татары, а не русские!» мәкаләләре тәнкыйтьләнә, аларда экстремизм билгеләре барлыгы әйтелә. Әгәр алга таба да шулай язуын дәвам итсә, аңа каршы җинаять эше ачылачагы турында кисәтелә. Бәйрәмова бу кисәтү белән риза түгеллеген язып, имзасын куя.

«Мин татар халкының империя тарафыннан юк ителгән хокукларын яклыйм, ә бу экстремизм була алмый. Үзем исән вакытта алга таба да милләтемне яклаячакмын. Мин үлгәч, тынычланырсыз, ул вакытта да миннән калган китаплар минем эшемне эшләр, иншаллаһ!» дип язып бирә ул.

Бәйрәмова органнар тарафыннан ясалган бу адымны сайлаулар алдыннан милли хәрәкәтне, аның лидерларын куркыту өчен эшләнә, дип бәяли.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Рафаил Хәкимов кызы Камилә һәлак булды

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның бердәнбер кызы Камилә Хәкимова фаҗигале төстә вафат булды.

Рафаил Хәкимов дусларының сүзләренә караганда, Камилә 1 октябрь кичендә Казанга килгән вакытта үзе идарә иткән машина белән юл һәлакәтенә очраган һәм шунда ук вафат булган.

Камилә Хәкимова Казанның 131нче мәктәбен тәмамлаган. Казан Федераль Университеты ВМК факультетында укыган.

Казандагы татар зыялылары, милли җәмәгатьчелек Рафаил Хәкимов һәм аның тормыш иптәше Мәүлидә ханымның тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүмә 3 октябрьдә татар зиратында бабасы Сибгать Хәким янына җирләнде.

Райнур ШАКИР.

Җитештерү арта, әмма бәяләр аннан да тизрәк үсә

Татарстанның статистика комитеты 2011 елның гыйнварыннан алып августка кадәр арада республиканың төп икътисади күрсәткечләре хисабын тәкъдим итте. Хакимият зур икътисади үсеш турында белдерә, әмма 2011 елда бәяләр үсеше аны берничә мәртәбә узып китте.

Татарстан Президентының еллык юлламасын тыңлаганда, республика бөтен яктан үсә, алга бара дигән тәэсир калган иде. Рөстәм Миңнеханов үз сүзен, 2010 ел нәтиҗәләре куандыра, дип башлады. Сәнәгатьтә 1 триллион сумлык тауар җитештерелгән, 300 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителгән, эш хаклары 7%ка арткан, дип сөйләде Президент.

Матбугатта чыккан хәбәргә караганда, сәнәгатьтәге һәм авыл хуҗалыгындагы җитештерү күләме, төзелеш һәм эш хаклары арта барган. Әмма Татарстанда үсеш күзәтелсә дә, 2011 елда бәяләр, тарифлар үсеше белән ярыша алмый.

Әйтик, бу елның 8 аенда сәнәгатьтәге җитештерү индексы 5,9%ка арткан, төзелеш күләме 6,3%ка күтәрелгән, торакны кулланышка кертү хәтта 25,5%ка арткан. Үткән ел ахырында Президент төзүчеләрне планнары үтәмәү, нык кына соңга калу өчен тәнкыйтьләгән иде. Инде хәзер төзүчеләр планнарын куып тотарга тырыша булып чыга.

Үткән елгы корылыкны искә алганда, авыл хуҗалыгында зур алга китеш гаҗәпләндерми. Бөтен хуҗалыклар азык-төлекне якынча 30%ка күбрәк җитештергән икән. Алай гына да түгел, быел Татарстанда рекордлы уңыш булды, 5 миллион тонна икмәк җыеп алынды, дип мактандылар.

Үсте, үсте… бәяләр үсте

Үткән җәйдә корылык аркасында бәрәңге бәясе үсеп барды, арзанрак бәягә сатканда, хәтта базарларда сугышу очраклары булып алган иде. Ярма, бигрәк тә карабодайга бәя 4-5 тапкыр күтәрелде.

Ул вакытта, алдагы ел уңдырышлы булыр, бәяләр үз урынына кайтыр дип өметләндерделәр. Инде бу елгы күрсәткечләргә карап, шуны әйтеп була: бәрәңгегә бәя төште, әмма карабодайга шул дәрәҗәдә калды. Алай гына да түгел, тары ярмасы бәясе 33%ка артты, кара һәм ак икмәк 16-17%ка кыйммәтләнде.

Боларны статистик хисапта бензин (17,8%) һәм торак-коммуналь түләүләрнең (10-13%) артуы белән аңлаталар. Шуның белән бергә тимер юлда йөрү хаклары бер елда, якынча, өчтән бер өлешкә артып куйган (35,8%).

Татарстанда «Бәләкәч» программасы белән күпләп төзелә һәм ачыла торган балалар бакчалары сабыйларның ата-аналарына бер яктан шатлык алып килсә, икенче яктан, көендерә. Балаңны анда йөртү хаклары да 8 айда шактый күтәрелгән булып чыкты (15%).

Шәһәрара автобуслар һәм эчке транспортта да бәяләр бер урында тормаган, акча янчыкларын юкарта башлаган (17% һәм 8,8%).

Керемнәр бәяләр тизлеге белән үсми

Шул ук вакытта, рәсми хисапны төзүчеләр бәяләр арту белән халыкның керемнәре кимүен дә таный. 2011 елда керемнәр артмаган гына түгел, төшү ягына таба киткән (0,4%).

Татарстан ширкәтләрендә бирелгән уртача эш хакы күрсәткече бик куандырса да, тарифлар һәм хаклар артуы күкләрдән җиргә төшерә. Әйтик, рәсми хисапта әйтелгәнчә, үткән җәй белән чагыштырганда, Татарстан халкына хезмәт хакын якынча 15%ка арттырганнар. Ә реаль эш хакы якынча 4%ка гына күтәрелгән булып чыкты.

Минималь куллану бюджеты 2010 ел августы белән чагыштырганда, 8,8%ка арткан һәм хәзер 9 мең 36 сум тәшкил итә.

Кризисның икенче дулкыны килү куркынычы булганда, кешеләр чит ил тауарларына бәяләрнең яңадан артуына әзерләнә һәм булган акчаларын саклап калыр өчен долларлар, евролар алырга тырыша.

Бикә ТИМЕРОВА.

Комментарии