«Мьянма мөселманнарын яклауны оештырып, Кадыйров үзенә баллар җыя»

«Мьянма мөселманнарын яклауны оештырып, Кадыйров үзенә баллар җыя»

Якшәмбе Мәскәүдә Мьянма илчелеге каршында, соңрак Грозныйда Мьянмадагы рохинҗа мөселманнарының эзәрлекләнүенә каршы митинг узды. Мөселманнар үзләрен ниндидер бер сәяси көч итеп күрсәтергә тырышса да, ислам белгече Алексей Малашенко, бу мөселманнар артында Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров тора, дип саный.

«Рамзан Кадыйров үзен Чечня башлыгы һәм Русия сәясәтчесе дип кенә түгел, ә дөнья мөселманнары лидерларының берсе итеп күрсәтергә ярата. Моның өчен аңа бик уңай очрак та туры килде. Шарли Эбдо очрагы кебек. Әмма Кадыйров, Мәскәү мөселманнарга каршы чыкса, үзенең Русия сәясәтенә каршы чыгачагы турында әйтеп, арттырып җибәрде. Аның атом коралын куллану кирәклеге турындагы белдерүе гомумән сафсата кебек яңгырый. Русия Трампы кебек килеп чыга. Шуңа да карамастан, ул үзенә дөнья күләмендә баллар җыя. Ул Сүриягә дә, Фарсы култыгына да сәфәргә йөрергә ярата. Шул ук гарәп дәүләтләре күзендә үз-үзенә хуҗа, бәйсез кеше кебек күренә. Русиядә бөтенесе Путиннан курка, ә ул менә курыкмый булып чыга. Әмма ул артыгын кыланды, дип уйлыйм. Ничектер консенсус табарга туры киләчәк һәм ул тәнкыйтькә тотылачак. Әлеге тәнкыйть иң югары дәрәҗәдә булыр, дип уйламыйм уйлавын.

Гомумән, Кадыйров үзенең нинди булуын күрсәтте. Путинны четерекле хәлгә куйды. Аның Мәскәүдә оештырган демонстрациясе халыкта ачу тудыра. Грозныйда булса бер хәл, ә бу бит – Мәскәүдә. Интернетка күз салсаң, халык бу хәлләрне яратмый. Шуңа күрә Русия хакимиятенең үзен киләчәктә ничек тотачагын күзәтүе бик кызык», – ди Малашенко.

Билгеле булганча, Мәскәүдәге митинг хакимият белән килештерелмәде. Мөселманнар Мәскәү үзәгендә Никитская урамы юлларын япса да, аларны тоткарлаучы булмады. Бу күп кенә либерал сәясәтчеләрне хәтта аптырашта калдырды. Малашенко фикеренчә, хакимияттән бүген-иртәгә телеканалларга әлеге хәлгә ничек бәя бирү турында йөкләмә булачак. «Русия дәүләт каналлары бу хәлләргә тәнкыйди бәя бирер дип уйлыйм. Мьянма мөселманнарына бәйле шаукым әлегә мәгълүмат чараларында һәм интернетта гына бара. Шул ук Дмитрий Песков та (президент сүзчесе), Мария Захарова да (тышкы эшләр министрлыгы вәкиле) бернинди белдерүләр дә ясамады, чөнки хакимият әлегә аптырашта. Бер карасаң, Навальный, ул менә – экстремист, ә болар, имеш, кардәшләрен якларга чыгучылар, дип тә кабул ителә. Тоткарламауның сәбәбе шулдыр», – ди ул.

Әлбәттә бүген Русия мөселманнарының үз проблемалары да бихисап, әмма аларны якларга атлыгып торучы күренми. Малашенко фикеренчә, Кадыров әлеге мөселманнарны сәяси инструмент буларак кулланды. «Мәскәүдә митингка чыккан мөселманнар үзләрен бик тыныч тотты. Мөселман булмаганнарга бердәнбер куркыныч сүз ул «Аллаһ әкбәр» дип кычкырулары булды», – ди белгеч.

Аның фикеренчә, күпләр Мьянмадагы хәлләрнең кайдан килеп чыгуын һәм ник нәкъ хәзер килеп чыгуын аңлап та бетерми. «Мьянма мөселманнарының үтә дә экстремистик оешмасы соңгы ике-өч атнада буддистларның монастырьләрен җимерә, будда һәйкәлләрен вата һәм, гомумән, үзен бик начар тота. Мьянма җитәкчелеге моңа шундый юл белән җавап бирде. Гомумән, бу инде бик күптән дәвам иткән гомуми этноконфессиональ низагка килеп тоташа», – ди ул.

Малашенко күрше Бангладешта яшәүче мөселманнарның Мьянмадагы кардәшләрен якламавын Бангладешка шул кадәр халыкның кирәк булмавы һәм анда үз проблемалары да бихисап булуы белән аңлата. «Ә менә Индонезия җитәкчесе Мьянмадагы хәлләрне ачыклау өчен анда үз вәкилен җибәрде», – ди ул.

Белешмә. Узган атнада Мьянмада купкан чуалышлар нәтиҗәсендә бу илдәге рохинҗа мөселманнары, эзәрлекләүдән куркып, күрше Бангладешка качып киткән. БМО мәгълүматына караганда, илдән 40 меңләп кеше киткән санала.

Рохинҗа мөселманнары – Мьянманың Ракхайн (икенче төрле – Аракан) штатында күмәкләшеп яшәүче этник төркем. Алар үзләрен хәзерге Ракхайн штатының җирле халкы дип саный, гәрчә күп кенә тарихчылар, алар Мьянмага күчеп килгән, дип бара. Мьянма хөкүмәте аларны, Бангладештан килгән канунсыз иммигрантлар дип белдереп, ватандашлык бирүдән баш тарта. 2012нче елны аларның саны 800 мең кеше дип исәпләнде. БМО мәгълүматларына караганда, алар – дөньяда иң нык эзәрлекләнүче милли азчылык. Күп кенә рохинҗалар күрше Бангладешның качаклар лагеренда, шулай ук Таиланд-Мьянма чигендәге районнарда яши.

Ландыш ХАРРАСОВА

Президент сайлавында Путинның көндәше итеп Кремль хатын-кызны куярга мөмкин

2018нче елда булачак Русия президентын сайлауда кандидат итеп Кремльдә хатын-кызны чыгарырга мөмкиннәр. Ул Путинга көндәш булыр дип фаразлыйлар. Бу хакта, президент идарәсендәге чыганакка таянып, «Ведомости» яза.

Басма әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, 5-7 намзәт карала. Аларның өчесе «Гадел Русия» вәкилләре – Наталья Великая, Ирина Вольнец һәм Ирина Петеляева. Великая һәм Петеляева «Ведомости»га, әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады, дигән. Волынец аңлатма бирмәгән.

Шулай ук бер фиркадә дә тормаган хатын-кыз намзәте дә карала. Чыганак идеаль намзәт дип Ксения Собчакны атый. Президент идарәсе вәкиле сүзләренә караганда, Собчак – сәясәткә килергә теләгән заманча яшь хатын-кыз образы.

Русия президенты сайлавында моңа кадәр ике хатын-кыз намзәт булган иде инде. 2000нче елда президент сайлауга үз намзәтен Элла Памфилова чыгарды. Ул хәзер Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Памфилова бер процент тавыш җыйды. 2004нче елда президентлыкка «Союз правых сил» фиркасенннән Ирина Хакамада чыкты. Ул 4 процент тирәсе тавыш җыйды.

Русиянең «Яшелләр» экологик фиркасе рәисе урынбасары, Башкортстан Корылтае депутаты Руфинә Шаһапова Русия президентына намзәт буларак тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта фирка җитәкчесе Анатолий Панфилов сүзләренә сылтама белән «РИА Новости» яза. «Шаһапова Башкортстанның 20 әйдәп баручы сәясәтчесе исемлегенә керә. Русия – күп милләтле дәүләт, милли республикалар вәкилләре дә булырга тиеш. Шаһапованың ике баласы, ире бар, ул экология һәм социаль сәясәт проблемалары белән шөгыльләнә. Аның перспективасы бар», – дигән Панфилов.

Президентлыкка намзәт фирканең чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк. Утырыш ноябрьгә билгеләнгән.

Русия президенты сайлавы 2018нче елның 18нче мартында узачак. Хакимияттәге Владимир Путин үзенең сайлауда катнашуы турында әлегә рәсми белдермәде.

Телне кимсеткән полицияне мәхкәмә аша акылга утыртып буламы?

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче активист Рөстәм Баттал Башкортстан полициясе белән мәхкәмә аша тарткалаша. Аның фикеренчә, түрәләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр республиканың башкорт дәүләт телен бар дип белми. Баттал үз хокуклары өчен көрәшә, ул полицияне җаваплылыкка тартырга тырыша. «Азатлык» башкорт телендә язылган гаризалар, мөрәҗәгатьләрнең кире борылу тарихы турында, мәхкәмәгә бармыйча да ничек полицияне акылга утыртырга мөмкинлеге хакында Рөстәм Батталдан сорашты.

– Рөстәм әфәнде, мәхкәмәдә нәрсә өчен тарткалашасыз?

– Ел башында Башкортстан полициясенә, дөресрәге аларның миграция хезмәтенә белешмә сорап мөрәҗәгать яздым. Җавап бирелмәде, алар моның сәбәбен сәер аңлаттылар. Имеш, мин мөрәҗәгатьне урысча түгел, ә башкорт телендә язганмын. Аларның җаваплары болай яңгырый: «Без – дәүләт оешмасы, дәүләт теле – урыс теле, шуңа күрә урысча язылмаган гаризагызны кабул итүдән баш тартабыз». Бу мине аяктан ега язды.

– Мөрәҗәгатегез кире кагылгач, сез нишләдегез, гаризаны яңадан урысча яздыгызмы?

– Юк, әлбәттә! Дөрес, мин моңа кул селтәргә дә мөмкин идем, әмма хокукларымны яклыйсым килде. Башкорт теленең дәүләт дәрәҗәсе бар, бу Башкортстан Конституциясендә акка кара белән язылган. Гаризаны дәүләт телендә укый алмаулары минем түгел, аларның проблемасы. Кемдер аңламаганга күрә урысча язарга тиеш түгелмен. Гаризам кабул ителсен өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Марттан бирле мәхкәмә эше бара.

– Мәхкәмәдә эшегез ничек каралды? Сүз уңаеннан, Башкортстанда мәхкәмә нинди телдә бара?

– Дөресен әйткәндә, мин бер генә утырышта да катнашмадым. Эшне артык озайтмас өчен алдан ук «килә алмаган очракта, мәхкәмә эшен миннән башка карагызчы» дигән үтенеч юлладым.

Бу – административ кодекс нигезендә каралган эш. Аларда, гадәттә, башкорт теле кулланыла, минем очракта да шулай булды. Һәрхәлдә мәхкәмәгә җибәрелгән гаризалар, үтенечләр, шикаятьләрем башкортча язылган иде. Алар, күрәсең, тәрҗемә ителгәндер. Димәк ике тел кулланыла.

Монда да кызык хәл булды: беренче хөкемдар башкортча дәгъва гаризасын кабул итмәгән булып чыкты. Ул да урысча язарга кирәк, дип карар итте. Мин бу карарны Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иттем. Алар хөкемдарга гаризаны башкорт телендә кабул итәргә кушты. Аннары хөкемдарлар алмашынды – эшне яңа хөкемдар алып бара башлады.

– Ә нәтиҗә нинди?

– 13нче июльдә мәхкәмә тәмамланды, мине яклап карар чыгарды. Эчке эшләр министрлыгы Русия Конституциянең 26нчы маддәсен (бу телләр куллану хокукы хакындагы маддә. – Ред.) һәм гаризалар белән эшләү нигезендә үзенең эчке кагыйдәләрен (инструкциясен) бозуда гаепле дип табылды.

Мәхкәмә карарында «гаризаның башкорт телендә булуы аны дәүләт оешмасы тарафыннан кабул итмәскә, аннан баш тартырга сәбәп була алмый» диелгән. Мәхкәмәдә җиңдем, әмма полиция хезмәте моның белән килешмәде. Риза түгелбез, дип апелляциягә бирде.

– Бу мәхкәмәдән соң үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?

– Вазгыятьне белмәгән кешеләрдән: «Милли тел? Ә нинди проблема? Ирекле кулланыгыз», – дигән фикерләр ишетергә туры килә. Әмма милли телләр кулланышта юк. Гап-гади гаризаны дәүләт телендә язып булмый. Бу гына түгел, хәтта кимсетеп, урысча языгыз, дип күрсәтмә бирәләр. Коточкыч хәл бит. Башкорт, татар телендә сөйләшәм, хезмәт алам, дип телисең, ләкин әллә нинди башка сыймаслык киртәләр, мәшәкатьләр туа.

– Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстанда башкорт теле дәүләт дәрәҗәсендә якланган, телләр кануны гамәлдә булып санала. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

– Башкортстанда башкорт теле өлешчә якланган һәм күп очракта берничә өлкәдә генә: мәсәлән, визуаль бизәлештә, элмә такталарда башкорт теле бар. Калган өлкәләрдә башкорт теле кулланышта түгел. Мисал өчен, оешмаларның элмә такталарның ике дәүләт телендә булуын тикшерәләр, әмма бу оешмаларның бина эчендә телләрнең кулланышына игътибар итүче юк. Татарстанда дәүләт телләре белән хәлләр начаррак.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии