Татар яшьләре уянырга чакыра

30 август иртәсендә яшьләре Татарстанның декларациясен кабул итүнең 20 еллыгына багышлап, “Уян, !” акциясенә чыкты. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, алар халык санын алуда татарны 125 төркемгә бүлүгә, мәктәпләре ябылуга, милли университет булмауга, суверенитеты турындагы декларациянең кануни көче югалуга каршы шигарьләрен бер сәгатьтән артык күтәреп торды.

Акцияне оештыручы “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Наил Нәбиуллин әйтүенчә, чараның төп максаты – татарны битараф булмауга өндәү һәм дәүләтебезгә 30 август – суверенитет декларациясе көне икәнен искә төшерү. “Алайса бүген шәһәр көне дигән сүзләр йөри башлады. Татар халкының бүген дәүләтсез, телсез, мескен халыкка әверелүенә риза түгеллегебезне күрсәтергә телибез”, диде ул.

Акциядә IV Бөтендөнья татар яшьләре форумының кайбер әгъзалары да катнашты. Түбән Вартадан килгән Айрат Галиев, үзе татарча авыр сөйләшсә дә, телне саклап калу өчен борчыла. “Татарларның бүгенге халәте яшьләрне борчырга тиеш. Мәгарифтә милли компонентны тыю кебек чикләүләрне битараф калдыру мөмкин түгел. Октябрьдә булачак халык исәбен алуны да 2002 елдагы кебек булыр, диләр. Безнең милләтне бүлгәләргә исәплиләр. Исемлектә башкорт татарлары да бар. Чынлыкта, андый юк бит. Безне мондый сүзләр белән кимсетмәүләрен таләп итәбез”, – ди Себер якларыннан килгән татар егете.

“Безнең Төмәндә татарларның хәле шулай ук яман. Татар теле һәм әдәбияты мәктәпләрдә бер сәгать кенә укытылачак”, – ди Төмән кызы Зөлфия Речапова.

“Мин бирегә бер максат белән генә килдем – татар йокыдан уянырга, беренче чиратта, ул милләт буларак сакланып калырга тиеш. Суверенитет мәсьәләсендә, безгә федераль үзәк белән яңа шартнамә төзергә кирәк, дип саныйм. Чөнки бүгенге шартнамә Татарстан мәнфәгатьләрен бик кыса”, – ди Чаллыдан Илнур Сәлахов.

Ирек мәйданына җыелган яшьләр акцияне “Татарлар, берләшегез! Ил өчен көрәшегез! Тел өчен көрәшегез! !” дигән шигарьләр әйтеп тәмамлады. “Азатлык” татар яшьләре берлеге киләчәктә дә уяту эшен дәвам итеп, төрле очрашулар оештырырга, милләт, тел проблемаларын аңлату эшләрен алып барырга планлаштыра.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

“Молодая гвардия” уеннан уймак чыгарды

“Бердәм Русия” партиясенең “Молодая гвардия” оешмасы, Русия премьеры Владимир Путингә ияреп, янгын сүндерү эшләрендә катнашкан. Соңрак моның алдан әзерләнгән тамаша икәне генә ачыкланган. Хәзер инде шушы “янгын сүндерү” уеныннан соң килеп чыккан шау-шу аркасында “Молодая гвардия” җитәкчесе, сенатор Руслан Гаттаров Мәскәү Кремле оештырган әлеге хәрәкәттән читкә сөрелә.

10 августта Русия премьер-министры Владимир Рязань өлкәсендә янучы урманга самолеттан 24 тонна су сиптерә. Путиннең шушы тырышлыгы нәтиҗәдә ике урында ут сүндерелә, дип хисап биргән иде рәсми медиа. Премьерның янгын сүндерүе каһкаһәле коментарларга сәбәп булса да, аны беркем дә шиккә алмады, ә менә “Молодая гвардия” янгыннан коткару уеныннан уймак чыгарды.

Премьер кебек “Молодая гвардия” дә Рязань өлкәсендәге янгыннарны сүндерергә алына. Шул ук көнне, 10 августта оешманың интернет сәхифәсендә урман сүндерү турында видеоязма урнаштырыла. “Яшь гвардия”челәр үзләренең бик зур мәйдандагы утны сүндерүләрен хәбәр итәләр. “Утны сүндерәбез” дип аталган әлеге пиар-акция белән “Молодая гвардия” лидеры, 33 яшьлек Руслан Гаттаров үзе җитәкчелек итә. Әмма озак та үтми, гвардиячеләрнең бу “батырлыгы” ялган икәне ачыклана – моны интернеттагы блогерлар ачып сала.

“Молодая гвардия”нең янгынны уңышлы сүндерә алмавы аркасында оешма идарәсендә зур “чистартулар” көтелә.

Гвардия комсомол була алмады

Соңгы елларда Русия хакимиятенең иҗтимагый институтлар булдыру өлкәсендә кире системасына кайту күренеше аермачык сизелә. “Бердәм Русия” фиркасе КПСС урынын алырга теләр иде. Комсомолга алмашка исә яшьләр өчен төрле модельләр эшләп карадылар. Партия мәсьәләсе җиңел генә хәл ителде – барлык түрәләр тантаналы төстә “Бердәм Русия”гә кабул ителде, сайлауларда өстенлек аңа гына бирелде, идарә ресурсы да аның файдасына гына эшләнде.

Ә менә яшьләр хәрәкәте алай ук уңышлы килеп чыкмады. Дөрес, узган ел шул ук “Молодая гвардия” башлыгы Руслан Гаттаров Сочида узачак Олимпиада корылмаларын яшьләр төзергә, үзләренә акча эшләргә тиеш, безгә анда читтән килгән гастарбайтерлар кирәкми дигән белдерү ясаган иде. Әмма аның бу купшы белдерүе сүздә генә калды. Сочи төзелешләрендә эшләүче яшьләр саны артмады. “Россия молодая” оешмасы лидеры Максим Мищенко фикеренчә, хакимият яшьләр оешмалары эшеннән риза түгел. Яшьләр хәрәкәте комсомолны алыштырырга тиеш иде, әмма алар хакимият муенына менеп атланып, үз-үзләрен генә пиарлый башлады.

Сәяси мәйданда сәләмәт көндәшлек, ирекле фикер булмаган илдә андый оешмалар үсә алмый. Чит ил күзәтүчеләре Русиядә янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәшә алмауны да илдә хакимият гамәлләрен тәнкыйть итә алырлык сәяси оппозиция булмау, авторитаризм урнаша бару белән аңлата.

Саша ДОЛГОВ

“Суверенлык декларациясе юл ачты”

Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров суверенлык турындагы декларация ярдәмендә республика күп кенә икътисади өстенлекләргә ирешә алды, дип саный. Ләкин Русия белән Татарстан арасында килешүләр имзалау алай җиңел генә булмаган. Монда шәхси танышлыклар да, юридик документлар да файдаланылган.

1989-1995 елларда премьер-министр булган Мөхәммәт Сабиров 1990 елларда республиканың икътисади яктан шактый уңышка ирешә алуын әйтә. Һәм суверенитет турындагы декларация булмаса бу икеле иде, ди. “Декларация байрак кебек булды. Шуңа нигезләнеп без Русия белән Татарстан арасындагы килешүләрне төзи алдык. Һәм аларның республика халкына файда китерүендә мин шикләнмим”, – ди ул.

Суверенитет турында декларация кабул ителгәч үк Татарстан җитәкчелеге беренче чиратта икътисади өлкәдәге өстенлекләргә ирешүне кайгырта башлаган. Һәм моның өчен Русия белән хөкүмәт-ара килешүләр төзергә булалар.

1992 елның 22 гыйнварында “Русия һәм Татарстан арасындагы икътисади хезмәттәшлек” турында документ имзалана. Моңа Русия премьеры-министры Егор Гайдарның ярдәме зур була. “Әлеге килешү нигезендә Татарстанга чит илгә табылган нефтьнең 10%ка якынын үзенә сату мөмкинлеге бирелде. Ул вакытта аның бер барреле 25 доллар торса да, заманы өчен бу долларның файдасы хәзергегә караганда зуррак иде”, – ди ул.

1994 елның 15 февралендә вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә төзелгән. “Бу бик кирәкле документны Русиядә беренче булып нәкъ Татарстан имзалады. Анда бюджет турында, тышкы икътисади элемтә, җинаять һәм хокук бозуларга каршы уртак килешү һәм шулай ук хәрби өлкәдәге килешү керде”, – ди Сабиров. Ягъни Татарстанга Мәскәүне урап узып кына чит илләр белән мөнәсәбәтләр булдырырга рөхсәт ителгән. Шулай ук Татарстанда хәрби частьләр күп булу сәбәпле, республика Русиягә үз таләпләрен куйган. “Алар безнең җирне били, суны эчәләр дип хәрби өлкәдә килешү эшләдек. Ул хәрби корылмаларның безгә бернигә дә кирәге юк һәм Мәскәү моны аңлый иде”, – ди ул. Сабиров сүзләренчә, башта күбесе бу килешүләргә каршы торган. “Сез нәрсә шулай итеп Русиядән китәсез мени” дип әйтүчеләр дә булган. Бары аңлату эшләре алып барып, юридик дәлилләр китереп кенә уңышка ирешелгән.

Татарстан президенты Ельцин белән сөйләшсә, Сабиров электән үк премьер-министр Виктор Черномырдин белән таныш булу сәбәпле, аның аркылы эш йөрткән. “Мин Әлмәттә, Черномырдин “Газпром”да эшләгәндә дә очрашып тордык. Гаиләсе белән дә танышып кунакка йөрештек. Ельцин белән Шәймиев дус иде. Шулай ике яклап нык тырыштык. Әгәр алар ярдәме булмаса бу уңышларга ирешә алмаган булыр идек”, – ди ул.

“Әлеге документларның барлыгын бәлкем күбесе белеп тә бетермидер. Дефолт башлангач нефтьне читкә сатып әйберләрнең бәяләрен күтәрмәдек. Әмма күрше төбәкләр генә безгә килеп азык-төлекне җыеп китәләр иде. Ул вакытта безнең халыкка җиңелрәк булды. Соңрак та халык суверенитет турындагы декларациядән күп файда күрде”, – дип ассызыклый Сабиров

Татарстан хикмәте: Русиягә кермәде дә, чыкмады да

Татарстанның суверенлык декларациясенә кул куелып 20 ел узгач та, республиканың Русиядә булу-булмавы турында төрле фикерләр яңгырый. Татарстан җитәкчеләре беркайчан да бәйсезлек сүзен кулланмады, Шәймиев моны горурланып әйтә, әмма икенче яктан, ул Татарстанны “Русиядә” дип тә әйтмәде, һаман “Русия белән” дип килде. Чынбарлыкта Татарстан Русиянең сәяси һәм хакимият буыннарына нык итеп беркетеп куелган, икътисад турында инде әйтеп тә торасы юк. Моны хәзер иң радикал милләтче дә танырга мәҗбүр.

Ә менә тарихи-хокукый яктан караганда, Татарстанның формаль статусы турында галимнәр арасында әле һаман да фәнни бәхәсләр бара.

Хокук фәннәре докторы, профессор Борис Железнов Татарстан шартнамәгә кул куеп, формаль төстә Русия составына керде, дип санаса да, академик Индус Таһиров башка фикердә. Татарстан Русиягә кермәде, Шартнамә – ул үзара вәкаләтләрне бүлешү кәгазе генә, ди озак еллар Татар конгрессын җитәкләгән Таһиров: “ ханлыгын Мәскәү яулап алды, без ирекле рәвештә Русиягә кермәдек. Ә менә башкортлар Мәскәү дәүләтенә үзләре теләп кушылды. Татарстан суверенитет кабул иткәч, Минтимер Шәймиев Идиятуллин белән мине Уфага җибәрде. Башкортлар да декларацияләрен Татарстан формуласы белән (субъектлыкны күрсәтми генә) кабул итмәсме дип өметләнгән иде ул. Башкортлар башта моңа ризалашса да, ахыргы чиктә булдыра алмадылар, суверенитетларын Русия эчендә дип кабул иттеләр. Шуннан соң Шәймиев фикердәшләрсез калдык дип, бик уфтанды.

Мин аңа шул вакытта: “Минтимер әфәнде, алар бит бернәрсә дә югалтмады, чөнки заманында үзләренең Русиягә ирекле рәвештә керүләрен әйткәннәр иде. Моны декларацияләрендә кабатладылар гына”, – дидем”.

Мәскәүдәге сөйләшүләрдә Татарстан карашы шундый иде – без (Татарстан) Русиядән чыкмыйбыз, ләкин анда кермибез дә. “Әгәр 1990 елгы Декларация Татарстанны Русия составында дип әйтеп кабул ителсә, ул татарларның Русиягә керүен таныган беренче документ булыр иде”, – ди Татар конгрессының беренче рәисе.

Татарстан суверенлыгын тулы рәвештә игълан итсә дә, Русия аны беркайчан да танымады. Индус Таһиров моңа уфтанмый, бу бары тик вакыт мәсьәләсе дип саный. “Бары тик татар милләтенең исән-имин калуы кирәк. Татарның сөте исән булса, аның Ватаны кайтачак. Мин ышанам. Татарстан мөстәкыйль булачак”, – ди ул.

Казан белән Мәскәү арасындагы килешү 2017 елда гамәлдән чыга. Димәк, Железнов дәлилен кабул иткән очракта да, шуннан соң Татарстанның Русия субъекты булуы да туктала дигән сүз.

Саша ДОЛГОВ, Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии