Син – шәһәрдән, мин – авылдан…

Газетабызның 11 август санында, калага килгән авыл баласына яңа мохиткә ничек ияләнергә, дигән сорауга җавап эзләгән идек. Бүген яңа тема: авыл баласына шәһәрдә үскән яшьтәшләре белән ничек уртак тел табарга? Моны психолог, психотерапевт, “Баскычлар” психологик үзәге җитәкчесе Резеда Равил кызы Попова аңлата.

Шәһәр балаларыннан аермалы буларак авыл балалары еш кына тыйнак, аз сүзле, кайчак үз-үзләренә бикләнгән була. Шуңа күрә, булган проблемаларын да сөйләргә кыенсыналар. Сүзебез кызлар турында барса, монда иң беренче күзгә ташланучы нәрсә – килеш-килбәткә тукталырга мөмкин. Шәһәр кызларының киемнәре авылныкылар белән чагыштырганда аерыла. Ләкин монда борчылырга урын юк. Бер ел эчендә бу аерма әкренләп кимиячәк. Әлбәттә, авыл кызларының камиллеккә омтылышлары булса.

Ә рухи якка килгәндә. Шәһәр кызлары үзләрен тотышлары, сөйләшүләре белән дә аерылып тора бит.

Чыннан да, шәһәр чибәркәйләре еш кына үз-үзләрен күрсәтергә, аларга карата игътибар күп булганны ярата. Кайчак, алар моннан башка яши дә алмый сыман. Бөтен кешене үзләренә каратып тору өчен ул кызлар төрле ысуллар куллана. Еш кына ул яхшы да булып бетмәскә мөмкин. Әйтик, тәмәке тарта, егетләр белән бергәләп сыра эчә. Авыл кызларын башта бу шок хәленә китерсә дә, тора-бара, “Шәһәр кызлары мине чит итмәсеннәр”, – дип алар да тәмәке пыскыта башлый, кичләрен, уку тәмамлангач, кафеда җыелышып утыралар.

Мондый хәлләр булмасын өчен нишләргә соң?

Беренче нәүбәттә янәшәдәге кешеләргә тиешле бәя бирергә кирәк. Әгәр кеше мактана, кычкырып сөйләшә, башкалардан көлә икән, димәк ул үз-үзенә ышанмый. Ә үз көченә ышанган кеше үзен бөтенләй башкача тота – ул тыныч һәм тыйнак. Шәһәр яшьләрендә дә комплекслар юк түгел. Бу бер. Икенчедән, яшүсмерләрнең психологиясе бик үзенчәлекле: аларга үзләренә карата яшьтәшләренең фикере бик мөһим. Шуңа күрә авыл баласына уку йортында, шәһәрдә бөтен кеше аннан көлә сыман тоела. Мин авыл яшьләренә үз-үзләрен хөрмәт итәргә өйрәнергә киңәш итәм. Алар бәлки шәһәр яшьләреннән тырышлык, максатчанлык, укымышлылык ягыннан бер башка өстен торадыр. Яисә ата-аналары искиткеч тәрбия биргәндер. Менә шундый әһәмиятле әйберләр турында уйласыннар иде.

Авыл яшьләре шәһәр балалары белән аралашканда нинди хаталар җибәрә?

Авыл баласы күп очракта үзен түбән куя. Бу стереотип һәм аннан котылырга кирәк. Шәһәр туташлары гламур журналлардагы кебек искиткеч зәвыклы киенеп, үз-үзләренә бик ышанган булса да, алар сине хөрмәт итми дигән сүз түгел – моны истән чыгармаска. Аларны да әти-әниләре башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәткәндер. Шуңа күрә, әгәр сез шәһәр балаларыннан оялып, алардан читләшеп, аларга карата агрессив хисләр кичерәсез икән – сезгә үз өстегездә эшләргә кирәк. Төркемдәшләрегез турында ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Киресенчә, алар белән күбрәк аралашырга тырышыгыз. Бәлки сезне берләштергән темалар шактый күп булыр.

Үзләрен ак карга кебек хис итүчеләргә нишләргә соң?

Андый яшьләргә бердәм булу ярдәм итә. Әйтик, шул ук авылдан килгән яшьләр тулай торакта кичләрен очрашып хисләре белән уртаклаша, бер-берсенә терәк була ала. Тулай торакта тормасагыз да иптәш кызыгыз белән очрашу, аралашу җаен табарга мөмкин. Бу очракта дуслаша белү сыйфаты бик яхшы ярдәмче. Үзегез генә калсагыз, әлбәттә, кыен булачак. Тагын бер көчле фактор: яшьләргә олы хыяллар ярдәм итә. Мәсәлән, алар, бу уку йортын тәмамлап, үз һөнәрендә иң яхшы белгеч булырга телидер. Шундый зур максат булганда теләсә нинди авырлыклар да кечкенә кебек тоела. Гомумән алганда, уку йортына килгән яшьләрнең хәле күпкә отышлырак. Чөнки аларны 4–5 елда бер максат берләштерә, аларның терәк булырдай укытучылары бар. Ә шәһәргә эш эзләп килүчеләрне күз алдына китерик – менә аларга чыннан да бик кыенга туры килә, чөнки алар зур шәһәрдә ялгыз, аларны монда беркем дә көтми.

Мөхтәрәм укучылар, психолог киңәшләре үз-үзләренә тулысынча ышанып бетмәүчеләр өчен файдага булыр дигән өметтә калабыз. Темабызны дәвам итеп, киләсе әңгәмәдә беренче курс студентларына ата-ана белән аерылышуны җиңел кичерү серләрен ачарга тырышырбыз.

Әдилә СӘФӘРОВА

Бездә матриархат

– Мин шәһәрдә яши алмаячакмын! Суы – хлорлы, һавасы – пычрак, юлда йөрү – куркыныч… – дип әле кайчан гына әллә никадәр сәбәп саный идем. Ни дисәң дә, күңелгә якын туган авылның табигатенә карап туярлык, болын-кырларында йөреп арырлык, күрше-күлән белән сөйләшеп сүз бетәрлек түгел бит.

Хәзер исә Казанның студентлар тулай торагында яшәп ятам. Чыннан да, күпләр әйткәнчә, яшәү шартлары гына каршылык тудырмый, ияләнәсең икән: су да, һава да, юл да проблема түгел хәзер. Мыек астыннан гына көлеп йөрүче югары курс студентларына да күнектек…

ИЯЛӘШҮ

Үз гадәтләребез белән яңа тормышка ияләшү, бәлкем, читтән караганда кызыктыр да. Һәрберебез зур өмет-хыяллар, максатлар белән яши, һәр адымны үз күзлегеннән ача бит әле. “Без дә 1нче курста шундый булдык микән?” – дип, сәбәбен әйтми генә, аптырый күршеләр.

Бүлмәдә дүрт төрле характерлы (позитив, нечкә күңелле, җитди һәм шаян) кызлар – Казанны үзебезчә яулыйбыз. Кайсыбыздыр белмәгән юллардан да “Барыбер адашмыйм!” – дип йөрсә, икенчеләребез светофорның яшел утында атлаганда да өрки: нәрсә булмас, дөнья бу…

Әйе, күп тә үтмәс, без дә чуарланган диварларга, гаҗәеп гүзәл паркларга, трамвайда татарча әйтелүче “Октябрь городок” тукталышына, кичке караңгының чуар янып торучы күзләренә – шәһәр утларына да гап-гади күренеш кебек карый башларбыз. Әллә нинди бормалы-сырмалы юлларны да төн уртасында да адашмаслык итеп ятлап бетерербез, характерларыбыз да үзгәрер… Әмма әлегә барысы да яңа.

Менә шул яңалыкны төрле кеше төрлечә кабул итә. Икенче сменада укучы дустым авыр сулый:

– Бик авыр. Иртә белән вакыт уза да китә, укудан бик соң кайтабыз. Белем бирү көчле булуы әйбәт, әмма тиз генә яңа тормышка кереп китүе дә җиңел түгел. Нишләрмен, белмим! – ди.

Икенче танышым исә:

– Беренче сентябрьдә үк өч пар укыттылар! Кирәгеннән артыкны таләп итәләр шикелле, без әле генә студент тормышына аяк бастык бит, – дип зарлана.

Өченчесе исә сөенеп бетә алмый:

– Шундый күңелле яшибез! Бар да хыялымдагыча!

Тулай торакта да җыелыш үткәрделәр: “Стеналарга язасыз! Чисталыкны сакламыйсыз! Үзегезгә үк ошамаган кайбер шартлар өчен үзегез гаепле бит!” – дип сүгәләр. Ялгыш юлга кермәсеннәр, дип, алдан әйтеп куюлары, мөгаен. Мәченең дә, ни ашаганын белсен өчен, тәлинкәгә иелгәч үк башына сугарга кушалар бит…

ЯҢА ТОРМЫШ

Пессимистик рухта гына яшәмибез, билгеле! КДУда җыелышлар үткәреп, студент тормышының никадәр кызыклы булуы турында сөйләделәр: спорт, бию, җыр, театр түгәрәкләре дә, үзеңне күрсәтерлек бәйрәмнәр дә күп булачак икән. Шул мөмкинлекләр белән әле күптән түгел генә югары курс студентлары күңелле концерт оештырып таныштырды. Монда тормыш бик күңелле, бик актив булачак икән!

Шулай ук студентлар поликлиникасында бушлай дәвалана да алабыз. Поликлиника дигәннән, медосмотр турында да бер-ике сүз язып китмичә булмас. Казанның һәр студенты шул Попов тукталышындагы шифаханәдә тикшеренү үтәчәк бит. Әле чират көтүчеләр өчен алдан ук әйтеп куям: бер көндә генә барыбер медосмотр үтеп бетерә алмаячаксыз! Без дә: “Нишләсәм дә эшлим, бер көндә эшемне бетерәм”, – дип килсәк тә, озын коридор буена сузылган чиратның ахырына барып баскач, өметләр шиңде. Парлар да тозланырга, кесә дә юкарырга, үтеп бетереп була, дигән ышаныч та сүнә башларга мөмкин. Әмма барыбер билгеләнгән көнгә кадәр эшеңне бетерәсең. Чөнки таләбе шундый.

Ә тулай торак тормышына килгәндә, юкка гына бу турыда Айфара төркеме “Синдә генә мәңгелек яз”, – дип җырламый икән. Биредә һәркем бер-берсенә туганнарча карый. Бергәләп ашарга пешерәсең, җыештырасың, укырга чабасың бит.

Безнең бүлмәдә исә көн дә кәеф бәйрәме: әле рәхәтләнеп көләбез-шаярабыз, җырлыйбыз, яраткан шигырьләрне укыйбыз, якында гына яшәүче төркемдәшләрне кунакка дәшеп, кич утырабыз, бергәләп дәрес әзерлибез, хыяллар белән уртаклашабыз. Төркемдәшләр дигәннән, бездә матриархат. “Имтихан биргәндә егетләр бар иде бит!”– ди безнекеләр. Укытучылар да: “Сугышып бетмәсәгез ярый!” – дип шаяра. “Егетләр белән тәнәфескә чыккач кына күрешәбез!” – ди бүлмәдәшем. Кызлар булгач, бер-беребезне аңлыйбыз, эч серләребез дә уртак биредә. Кайбер мөгаллимнәр генә: “Кызлар-егетләр”, – дип эндәшкәли…

Беренче көннәрдә аудиторияләрне таба алмыйча интексәк, хәзер кайда нәрсә барын беләбез инде. “Бу КДУның һәр почмагын белеп бетерү мөмкинме икән?!” – дип гаҗәпләнә үз мәктәбенең кайсы почмагында никадәр тузан ятканын да ятлап бетергән дустым. Шул ук вакытта әле безнең өчен яңа булган биек диварлар, ап-ак колонналарга да сокланып карыйбыз, “Мин бит монда укыйм!” – дип горурланабыз. Хыяллар чынга аша икән!

Тормыш баскычлар буенча үсә, үзгәрә, яңара ул. Без дә яңа тормыш агымына кердек. Ул дулкынның югарыга гына алып менүен һәм ташкын чорларында бары тик безгә көч өстәлүен теләргә кала.

МЕНӘ КҮРЕРСЕЗ

Тиздән “Багышлау” дигән көннәр килеп җитәр.

– Әче су эчмәгән студент бишенче курска кадәр җитә алмый! – дип, быелгы чыгарылышлар “куркытып” та куйды инде. Ул тозлы-борычлы суның рецептын алар үзләре генә белә икән. “Яхшы киемнәрегезне киеп бара күрмәгез!” – дигән киңәшләрдән соң, ниләр генә кыландырырлар, дип, күңелгә, чыннан да, шик төшә башлады. Ни генә булмасын, уттан янмый, судан чыланмый чыгарга әзер инде без!

Әле башкалар алдында чыгыш ясарга, үзебезне күрсәтергә дә тиеш булабыз икән. Ә төркемдә һәркем сәләтле!

Килер бер көн, беренче курс студентлары йөрер төркем-төркем, студент шулпасын инде берничә ел эчкәннәрне үзебез узып китәрбез әле, менә күрерсез!

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

ТАТАРЧА АҢЛАЕШЛЫ

вокзалында авылга кайтырга автобуска билет алдым да эскәмияләрнең берсенә барып утырдым. Шулчак ниндидер кәгазь тотып, минем янга бер кыз килеп утырды һәм: “Пожалуйста, помогите мне заполнить бланк”, – дип сүз башлады. Булышырга каршы түгеллегемне белдердем. Сөйләшә-сөйләшә тутыра башладык. Документка паспорт номеры язарга кирәк икән. Ул, паспортын алып, кирәкле битен ачты. Бәрәкалла, бу да минем кебек йомры бәрәңге, күпереп пешкән күмәч ашап үскән бер авылның кызы икән. Нигә соң әле без русча сөйләшәбез, дип уйлап куйдым һәм саф татарча: “Менә бу шакмакларга бу номерны язасы”, – дип җавап бирдем. Ул да гаҗәпләнмәде, татарча сөйләшеп китте.

Үз телеңдә үзең һәм синнән соң килгән буын үзе сөйләшмәсә, онытылмый кая барсын инде ул?!

Рәзинә ХӘМИТОВА.

Саба районы.

Комментарии