НИНДИ БӘЙРӘМ БУ?

30 августны быел да зурдан кубып бәйрәм иттек. Студентларның яллары беткән чакка туры килгәнгәме, халык белән тулы иде. Берничә урында концерт барды, үзәк урамнар җәяүлеләр өчен генә ачык булды, ә автобуслар төнлә дә йөрде. Сәгать унда бәйрәм салюты һәм Ирек мәйданында лазерлы шоу карадык. Соңгысын бик тырышып рекламалаганнар иде. Искитәрлек ягын күрмәдек. “Шуның өчен меңләгән халыкны җыйдылармы?! Кызык түгел”, – дип зарлана-зарлана сыра шешәләрен асфальтка тондыручылар да шактый булды. Монысы канәгатьсезлек йөзеннән. Димәк, яшьләр тагын да купшырак, гаҗәбрәк нәрсә көтә…

Ә ни өчен шулкадәр зурлыйбыз соң бу көнне? Нинди бәйрәм бу? Шәһәр көне! Үзәк урамнарны әйләнгәннән соң нәкъ шундый нәтиҗә ясадым. Ярминкә мәйданында чыгыш ясаучы җырчылар халыкны Шәһәр һәм республика көне белән котлады. Казанга 1005 яшь тулуын кат-кат әйттеләр. Очраган танышларым да: “Әлбәттә, Шәһәр көне бүген”, – дип җаваплады. Исерек кызларның гимнын сузганнарын да ишеттем әле. Анысы да уйланырга нигез булды. Кыскасы, исен сизмәдем. Бу көннең сәяси мәгънәсен белмиләр. Чөнки аны яшьләргә җиткерүче дә, искә алучы да юк.

Изображение удалено.

20 ел элек дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә һәм юридик яктан бәйсез республикага әйләнә. Сәясәтчеләр исә, шушы чордан яңа борылыш алдык, демократик тормышка аяк бастык, дип уйлый. Ләкин бәйсезлек сүздә генә кала шул…

Баштагы елларда 30 августны, чынлап та, Суверенитет көне буларак билгеләп үтәләр. Аннары, хакимияткә Владимир килгәч, бу бәйрәмнең төсе югалганнан югала бара. Тиздән ул Республика көне дип игълан ителә. Ә 2005 елда Суверенитет көнен Казанның 1000 еллыгы белән берләштереп, гөрләтеп уздырдык. Нәтиҗәдә, ул Шәһәр көне буларак кына калды.

Әлбәттә, эш бәйрәмнең исемендә генә түгел. Беренче чиратта, яшәү шартларында. Русиядән башка бер адым да атламаган башыбыз белән бүген милләттәшләребезгә бәйсез дәүләт икәнебезне кычкырып утыру көлке булыр иде.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

“Бәйрәмдә исерекләр ташыдым”

Изображение удалено.

Милләттәшләрем, хөрмәтле татарстанлылар, 30 август – суверенитет көне ничек узды соң? Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез, нинди гамәлләр кылдыгыз? Мин, мәсәлән, төне буе исерекләр ташыдым, ягъни такси вазифасын үтәдем.

Иртән сәгать 10да, яңгыр явып торуга карамастан, Камал театры бинасы янына киттем. Төрле чыгышлар арасыннан аеруча районының Пимәр авылыннан килгән баянчылар уйнаганын илһамланып карадым. Осталыкларына күз тимәсен. Араларында кече яшьтәге мәктәп балалары да булу аеруча сөендерде мине. Чөнки оста гармунчы-баянчылар бүген арабызда күп түгел. Әмма көн суыграк булгач, биредә озак юана алмадым, өйгә кайтып киттем. Көндез кояш чыкты, фатирда утыру да ялыктыра башлады һәм кичке якта кабат үзәккә юнәлдем.

Сәгать кичке 8ләр тирәсе. Бәйрәм “кыза” гына башлаган. Башкала үзәге кайный, кибетләрдә су буе чират. Урамда яшьләр әллә нинди тавышлар чыгара. Һәммәсе шул рәвешле Татарстанның суверенитет алуына 20 ел тулуны “юа”.

Такси вазифасын башкару уемда юк иде үзе. Шәһәр буенча йөргәндә ике кыз кул күтәрде дә туктарга булдым, утырттым үзләрен. “10 микрорайонга хәтле. 150 сум”, – диде кызлар. Таксистлар хакын белмим, беренче тапкырга бик әйбәт дип, теләп ризалаштым. Алар кереп утыруга салонына тәмәке исе таралды. Кызлар төтенне яхшы суырган, бәлки, тарткан кешеләр янында озаграк басып торганнардыр.

– Бәйрәм ничек үтте, кызлар? – дим, машинадагы тынлыкны бозып.

– Әй, туган көн белән Яңа ел булса, бүләк бирерләр иде. Монда нәрсә инде?! Сәгать 7дә төшкән идек, салкын, туңып йөрдек. Өйдә утырмастан ярый инде, – ди кызлар.

Сөйләшүләреннән суверенитетның аларга ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлавы кыен түгел. Онытылып “гуләйт итү” өчен календарьдагы 30 август бер сәбәп кенә.

Кызлар рәхмәт әйтеп төшеп калды. Аяклары җиңел булды бит. Ике генә тукталыш үткән идем, бер ир белән хатын кул күтәреп тора. Төнге сәгать бер. Кая кайталар икән дип, боларына да туктадым. Икесе дә ярыйсы гына төшереп алган. Бераздан телефоннары шалтырады. Хатынны әнисе эзли, елаган баланы тынычландыра алмый интегә бугай.

– Кайтып җитәбез ич инде. Еласа, шешәсенә сөт салып бир инде. Әллә нигә бер ял итәргә чыгабыз, шунда да кайтырга кушасың, – дип әнисенә ризасызлык сүзләрен белдереп алды ул.

Монысының күкрәк сөте эчә торган нәни баласы бар. Әни кеше эчеп кайткан көе баласын имезсә, “шәп” була инде, икәүләшеп изрәп йокларлар. Боларына да 30 август өйдән китеп, үз ишләре белән җыелышып эчәр өчен бер сәбәп кенә икәне аңлашыла.

– Бәйрәмне бик карап булмады. Нинди чыгышлар булды соң? – дим бу “клиентларыма” да.

– Кем белгән анда ни булганын?! Дуслар белән җыелыштык та Камал театры артына барып утырдык.

Боларын Космонавтлар урамында төшереп калдырдым да яңадан үзәккә юл алдым. Ошап китте әле миңа бу эш. Горький паркы тукталышында кыз белән егет туктатты. Үзәккә илтеп куюымны сорадылар. Була ул, проблема юк. Сөйләшүләреннән аңлашыла, егет азәрбайҗан милләтеннән, ә кыз – руслашкан . Болары ап-аек. Бәхәсләшеп тә алганнар бугай. Үзара салкынрак сөйләшәләр.

– Әйттем мин сиңа чыгып йөрмик дип, – ди азәрбайҗан егете русча вата-җимерә. Теле шомармаган әле, Татарстанга күптән түгел генә килгән бугай. – Аллам, ураза ае бит, ә монда бар да исерек. Сезнекеләргә суверенитет ни дә, Сабан туй ни! Гел эчәргә генә булсын.

Аек азәрбайҗан егете төшкәндә “вакланып” тормады, 200 сум бирде. Елмаеп, татарча итеп рәхмәт дигән идем, ул да: “Татар кызы, мусюлманка”, – дип елмайды.

Алар яныннан киткәч, тагын бер егет янына туктадым: “Җиңү проспектына тикле алып бармассызмы икән? Алдан ук әйтеп куям, бер тиен дә акчам калмады”, – ди. Аягында көчкә басып тора. Булган бар акчасын эчеп бетергән бу. Бушлай сыр капкында гына була дип, монысын алмадым, юл чатында басып калды. Исерекләргә хәйрия эшләп йөрерлек баемадым әле, гафу итсен.

Уң һәм Сул Болак урамнарында юлны төнге сәгать 12дән соң ачтылар. Кердем карурманнарга, адаштым дигәндәй, андагы чүп-чар… Бер чыккач, йөрим инде дип, төнге 3кә хәтле кеше ташыдым. Нәтиҗәдә 1200 сум акча эшләдем.

Әле кайтып яткач та тиз йоклап китеп булмады. Ишегалдындагы яшьләр тавышы 9нчы катка хәтле ярып менә. Акырышалар, салган баштан мактанышалар, холык күрсәтешәләр… Югыйсә икенче көнне күбесенә эшкә барасы бит.

Ә дустым Илдарның 30 август көне тагын да “үзенчәлекле” үткән. Бу хакта икенче көнне шалтыратышып уртаклаштык. Бер-беребездән серләребез юк, шуңа гел ачыктан-ачык сөйләшәбез. “Көндез чыгып та тормадым. Бәйрәмне көне буе телевизордан күрсәттеләр. Анда “нечего ловить”. Кукмараныкы Айрат та минем белән иде. Төнлә Бауманда ике кыз белән таныштык. “Служак” фатир снимать итә. Кат-кат чыгып йөрмәскә дип, 5 литр сыра, тәмәке, чипсы, көнбагыш алдык та Айратка киттек. Вот кызлар “клевые”! Исерештеләр. Берсе чишенмичә генә стриптиз да биеп күрсәтте. Кесәсенә юри 50 сум акча тыктым. Көлә-көлә үләбез дип торабыз. Әйбәт бии. Өйрәнергә йөргән булган бугай. Иртән озаттык үзләрен. Телефон номерларын алып калдык әле. Ә сез нишләдегез?” – ди. Илдар өчен исә шундый зур бәйрәмдә кызларны кулга төшерү – бар нәрсәдән дә мөһимрәк.

Тагын кем нәрсә эзли, шуңа юлыга, диярсез инде. Эзләмим дә бит, юлыма шулай туры киләләр менә. Бәйрәмнең матур, күркәм яклары да күп булгандыр.

Суверенитет! 20 яшьлек юбилеең да үтеп китте. Кибетләрдә сатылмаган товарлар сатылып план үтәлде, күпме кеше махмырдан интекте, кесәләр такырайды… Болай барса, 40-50 яшьлек юбилейларың нинди рухта үтәр?! Бу хакта уйлыйсы да килми.

Кемнәрне котларга өлгермәдем, соң булса да уң булсын, үткән бәйрәм белән, ватандашлар! Бәйсезлек алган көнең белән, республикам!

Алмазия ГАЛИЕВА

Булдырабызмы?

Изображение удалено.

Без булдырабыз. Шәп яши башладык. Пенсия дә артты, бөтен җирдә бәя дә күтәрелде.

Шәп яшибез! Квартал саен гипермакетлар, супермаркетлар ачылды. Аларга бөтен илдән җыелган чүп-чар тулды. Йөри-йөри арсаң да, кияргә юньле кием, ашарга сыйфатлы ризык тапмыйсың. Колбасаларны эт белән мәче дә иснәп кенә китә, авызларына алырга куркалар, ахры. Сөт продуктларын әйтә торган түгел. Ни генә ясамыйлар үзе, ә ашарлыгы юк.

Шәп яшибез! Эшләргә эш юк. Хезмәт биржасына басасың да акчасын түләп торалар. Базарда эшләсәң, акча төртеп, инвалидлык алырга була. Менә сиңа ике җирдән керем, шәп бит безнең закон!

Менә, безгә, пенсионерларга нишләргә инде? Коммуналь хезмәтләр өчен түләсәң, ашарга, кием алырга акча калмый. Ике айга бер булса да, мунчага да барасы килә.

Ә без, югыйсә, сугыш чоры балалары. 14 яшьтән эшкә җигелдек. Әтиләре сугыштан кайтканнар югары уку йортына керде, ә безгә җиң сызганып эшләргә туры килде. Тиенләп җыеп барган акчабызны да хөкүмәт тартып алды. Ни өчен? Үзләренчә мыскыл итүме бу?

Шәп яшибез, булдырабыз. Әби-байлар төзегән колхозны әниләр сугыш вакытында таркатмады. Чабата киеп, 15-20 чакрымнан җилкәсендә орлык ташып, басуларны чәчте. Ферма тулы мал асрады. Ә хәзер басулар да, фермалар да буш.

Илебез җиргә, суга, нефтькә бай. Димәк, эш тә җитәрлек булырга тиеш. Без булдырабыз, дип кычкырып утырасы урында, яшьләрне эшкә өйрәтергә кирәк. Эчкечелек тә, наркомания дә кимер иде.

Айсылу ГАЛИМБИКОВА.

Яр шәһәре.

Нәрсә ул мөстәкыйльлек?

“Суверенитет” дип шәрран ярып, без нәрсәгә ирештек: белемгәме, байлыккамы, мөстәкыйль сәясәткәме яки караклыккамы?! Түрәләребез соңгысында болай да мөстәкыйль иде инде.

“Белем” төшенчәсенә килгәндә, безнең Урыссу бистәсендә татар гимназиясе ачтылар. Аның эшчәнлеге югарыдагыларны кызыксындырмый. Югыйсә, бу гимназиядә барлык фәнне дә русча алып бармаслар иде.

Моннан ун еллар чамасы элек булса кирәк, районда укытучыларының “О величии татарского языка” дигән темага семинары үткәрелде. Үзем физика-математика укытканга, анда катнаша алмадым. Шунда ул вакыттагы роно инспекторы Азат Зыя улы Саматов бу семинар турында үзенең гаҗәпләнүен белдереп: “Мин бу семинарның максатын да, гомумән, бернәрсә дә аңламадым”, – дигән. Менә шундый хәлләр.

Ә Русиянең мөстәкыйльлеге кемгә бәйле? Яки кемгә бәйсез? Бик кызык парадокс бит бу. Русия Татарстанга, Башкортстан яки Чечняга бәйлеме? АКШ, Германия, Франция, Япония һәм башка алга киткән илләргәме? Үзендә күпме уңдырышлы җирләр булып, алар чүп үләне астында ята. Ә икмәкне чит илдән алырга мәҗбүрбез. Күпме урман байлыклары Япония, Кытай илләре чималы булып тора. Нефть, газыбыз да берничә кеше кулында гына бит. Дәүләт, күпме байлыгы була торып та, гади халыкны талап, шул исәпкә көн күрергә мәҗбүр.

Дәүләт Думасы төрле кануннар иҗат итеп ятканчы, таянырлыкларын булдырсын, халык арасында йөреп, алар ихтыяҗын өйрәнсен иде. Үзләренә берәр сүз әйтеп кара әле син. Я төрмәгә, яки тилеләр йортына урнаштыралар, яисә рухи зыян өчен дип “кечкенә” генә штраф салып куюлары бар. Менә шундый демократия Русиядә.

Фазыл ЯМАЕВ.

Ютазы районы, Байрак авылы.

Комментарии