Дәүләт Советы да бетерелерме?

Дмитрий Медведев республика җитәкчеләренең Президент дип аталудан баш тартуына каршы түгел. Бу хакта ул “Россия1” телеканалына биргән интервьюда белдерде. Төбәкләрдә мондый теләк бар икән, хакиме аны хуплый гына. Медведев, әгәр республикалар теләсә, җитәкчеләре исемен алмаштыру өчен ил Конституциясенә үзгәрешләр кертергә дә әзер булуын әйтә. Ул шулай ук кайбер өлкә парламентларының “дума” дип аталуын да ошатмый, мондый хәл халык арасында буталчык тудыра, ди. Шуңа чиратта аларның исемен алмаштыру шаукымы көтелә бугай. Татарстанга да кагылмый калмас ул, чөнки безнең парламент Дәүләт Советы ич, ә илдә бер Дәүләт Советы бар инде. Шуңа озакламый безнең парламентка каныга башлаячаклар.

Мәскәү Татарстанны “күрмәде”

Быел суверенитетның 20 еллыгы, республика һәм шәһәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына Мәскәүдән бер генә олы дә килмәде. Башка елларда җитәкчеләр котлау телеграммалары юлласа, быел алары да булмады. Русия җитәкчеләре Татарстанның бәйрәм итүен “күрми” калуны кулайрак санады бугай…

Милләт кенә түгел, дин дә

Быелның октябрендә узасы халык санын алуда сораштыру кәгазьләренә кешенең нинди диндә булуы турындагы графа кертелергә мөмкин. Һәрхәлдә, моны руханилар таләп итә. Соңгы тапкыр дин мәсьәләсен 1937 елда үткән халык санын алуда күтәргәннәр иде, аннан соң әлеге графа юкка чыгарылды.

Төнге шартлау

31 августта төнге сәгать икеләр тирәсендә Мәскәү районындагы Ленин электр подстанциясендә шартлау гөрселдәде. Нәтиҗәдә күптән түгел генә төзелгән өч катлы кирпеч бинаның өч стенасы тулысы белән ишелеп төште. Казанның Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүче 80 мең кеше, бер хастаханә утсыз калды. Үлем-китем, зыян күрүче юк. Иртәнге унга барлык йортларга да ут бирелгән иде. Әлеге подстанция – башкалада иң “өлкәннәрнең” берсе. Моннан бер ел элек аның җиһазларын түбә астына кертәбез дип, өч катлы бина төзеп куйдылар. Хәзер бер стенасы һәм этаж блоклары гына исән. Әлеге юллар язылганда тикшерүчеләр берничә версияне күздә тотып эшли иде. Алар арасында җиһазларның искереп эштән чыгуы, трансформаторга су яки башка сыеклык эләгү һәм шартлау бар. Якын-тирәдә яшәүчеләр бина көчле гөрселдәүдән соң ишелде, берара аны ут ялмап торды дип тә сөйли.

Фуражлы булырбызмы?

Узган атнада Президенты Казахстанга барып, республикага фураж сатып алу турында сөйләшүләр үткәргән иде. Ләкин әлегә Казахстан безгә күпме иген бирәчәген әйтә алмый. Быел аларда бөртекләрнең сыйфаты әйбәт, терлеккә ашата торган 4-5 класслысы бөтенләй дә булмаска мөмкин. Бәрәңге тирәсендә дә әлегә сораулар шактый. Аны Белоруссиядән алып кайтуга әзерлек бара. Башлыча республикага 40 мең тонна икенче икмәк китерелер диелсә дә, хәзер күләм турында икеле-микеле фаразлар яңгырый.

Федоров “арыган”

Чувашиядә якшәмбедән яңа президент – республика хакиме итеп Михаил Игнатьев билгеләнде һәм вазыйфаларын башкаруга кереште. Тантана тыныч, олы кунакларсыз гына үткән. Элеккеге президент Николай Федоров саубуллашу чыгышында дулкынланудан берничә тапкыр пауза ясарга мәҗбүр булган. Заманында ул Русиянең юстиция министры иде. Хәзер кайда эшләр – билгесез, үзе тәкъдимнәр шактый, ди. Ләкин башта ял итмәкче. Президентлык чорында алынмаган 300 көн чамасы отпускы калган икән.

“Билайн” “татарлашты”

“Билайн” кәрәзле элемтә компаниясе клиентлары белән татарча сөйләшә башлады. Моның өчен компания махсус белгечләр яллаган, автоҗавап кайтаргычка да теленә тәрҗемә ителгән мәгълүмат керткән. “Билайн” җитәкчелеге моны үзе өчен һәр клиенты кадерле булу белән аңлата.

Русия күләмендә эшләүче эре компанияләр соңгы вакытта татар теленә якыная. Күптән түгел генә илдәге иң эре интернет-эзләү порталларының берсе yandex.ru “татарлашты”. Шунысы сөендерә, тәрҗемәләре “керделе-чыктылы” түгел, ачуны китерми.

Мәхәббәт троллейбусы

Казанның алтынчы маршрутында чәчәкләр белән бизәлгән троллейбус йөри башлады. Аның сыртына “Язмыш белән очрашу урыны” дип тә язылган, ә салонда сөю хакында ретро-җырлар яңгырый. “Мәхәббәт троллейбусын” шәһәргә Мәскәүдәге бер эшмәкәр бүләк иткән. Күп еллар элек ул әлеге маршрутта булачак хатыны белән танышкан була.

Мәктәптә акча җыю кануни түгел

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Шул уңайдан хокук яклау үзәге “кайнар линия” ачты. Мәктәпләрдә мәҗбүри акча җыюлар турында хәбәрләрне шул үзәккә хәбәр итәргә мөмкин.

“Мәктәп үсеше иганәлек фонды”на акча җыюда канунсызлык очраклары турында еш сөйләнә. Моңа тискәре карашларын республика Президенты да, хокук саклау органнары җитәкчелеге дә белдерде. Русия Премьер-министры Владимир : «Мәҗбүри–ихтыярый” сүзен “көчләп талау”, дип бәяләде.

Балагыз укыган мәктәптәге иганәлек фондына карата фикерегез нинди, тәгаенләнгән кертем күләме бармы, түләүләрнең вакыты билгеләнгәнме, взносларны ни рәвешле түлисез, банк исәп хисап счетынамы, әллә кулга гына тапшырасызмы, фондка җыелган акчаның ничек сарыф ителүе сезгә билгелеме… Үзәктәге кайнар линиядә әнә шундый сорауларга җавап көтәләр.

Телефон – (843) 277-03-86. Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10нан кичке 6га кадәр кабул ителә.

Хокук яклау үзәге узган елларда мәктәп фондына мәҗбүриләп акча җыю очракларын ачыклап, канунсыз гамәлләргә хокук саклау оешмалары игътибарын юнәлткән иде инде.

“Дю Солей” Казанда күпме акча эшли?

Казанга Канада циркы килде. Атлаган саен килеп торалар, нәрсәсенә аптырыйсың, дисезме? Гади цирк түгел бу, дөньякүләм танылган “Дю Солей”! Исемен тәрҗемә итсәк, Кояш циркы. Бу чарага әзерлек март аеннан барды. Шәһәр белән цирк арасындагы килешүгә кул куяр өчен дә 3,5 ай вакыт киткән, ди. Ике яктан да бик күп юрист катнашкан. Билет бәяләренең бәясе – 1 меңнән 9 мең сумга кадәр торуы да циркның дәрәҗәсе турында сөйли. Казан монда да рекорд куеп, премьерага кадәр үк 35 мең билетны сатып алып бетерде. Оештыручыларның берсе Игорь Сивов әйтүенчә, “Дю Солей”ның Казанга килүе – зур вакыйга. “Гастрольләре бер ел алдан планлаштырып куелган иде. Шулай да, Рим белән Казан арасында сайланып, нәкъ безгә килергә булдылар. Бу – шәһәребез дәрәҗәсен күтәрә”, – ди ул. Казанны нинди күрсәткечләр буенча сайлаганнар соң? Беренчедән, андагы халык саны миллионнан да ким булмаска тиеш. Икенчедән, хезмәт хакы, яшәү шартлары, туризм, студентлар һәм урта яшьтәгеләр саны – барысы да исәпкә алынган. “Дю Солей” Казан циркы бинасы белән генә канәгатьләнмичә, Ярминкә мәйданында чатырдан берничә атна эчендә үзенең шәһәрчеген төзеде. Анда үзләренең ашханәләре, физиотерапия кабинеты, спортзал, хәтта электр энергиясе чыганагына кадәр бар. Артистлар имгәнә-нитә калса, шундук вертолет белән Германиягә алып китәләр. Цирк хезмәткәрләре андагы иң яхшы клиникаларда дәвалана. Аңлашылганча, биредә шырдый-бырдый клоуннар чыгыш ясамый. Таләпләр җитди, конкурс нык зур. Шулай да, “Дю Солей”да өч милләттәшебез эшли. Гимнастка Ләйсән Гаязова, гимнаст Руслан Хәкимуллин һәм жонглер Ильяс Мингалеев.

“Дю Солей” тамашачыны нәрсә белән шаккаттыра соң? Биредә хайваннар юк! Мондый цирк дөньяда берәү генә. Аннары, анда йолдызлар, танылган исемнәр очратып булмый. Иң зур исем – “Дю Солей”. Шул ук вакытта тамашаның кульминациясен табып, иң шәп чыгышны аерып карый алмадым. Чөнки алар барысы да шәп. Һәркайсы оригиналь һәм яңа төрле. 100ләгән артист чыгыш ясый… Хәтта берсен тамашачылар да тотып-тотып карады. Шарга тотынып, өсләрендә очып йөрде ул. Һәр чыгышка авызны ачып: “Моны ничек башкаралар, аңламыйм!!!” – дип утырасың.

Тагын бер күренешкә игътибар иттем – тамашачылар арасында балалар юк диярлек. Кәчтүм-чалбар кигән һәм галстук таккан олы-олы абыйлар, бизәнгән-ясанган түтәйләрне күргәч, бераз аптырап та тордым. Килешәсездер, циркның төп тамашачысы балалар булмау, чыннан да, сәер. Балалар өчен эшләүче цирк мондый бәягә бу кадәр билет та сата алмас иде, минемчә.

Циркның 200гә якын хезмәткәренә безнең шәһәрдә тору 250-300 миллион сумга төшә икән. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: шәһәр бюджетыннан акча бүленмәгән, бары тик иганәчеләр ярдәме генә булган, дип ышандырдылар. Ләкин “Дю Солей”ның 2700 кеше сыйдырышлы залын, барлыгы 44 тапкыр чыгыш ясаячагын һәм билет бәяләрен исәпкә алсак, шактый керемле тамаша икәне аңлашыла. Мин барган көнне, мәсәлән, залда бер генә буш урын да юк иде. Ә кассада билетка чират өзелми. Тамашачылар исә, 8әр меңлек сувенирларны да, 500 тәңкәлек дискларын да, 200 сумлык сэндвичларны да күпсенмичә ала. Шуннан соң “Халыкның акчасы юк, хәерчелектә яшибез”, – дип әйтеп кара син…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии