- 05.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Архив
“Рубин” Чемпионнар Лигасында яңадан Испаниянең (Каталония) “Барселона” командасы белән бер төркемгә эләкте. Узган ел Казан командасы читтә каталоннарны 2:1 исәбе белән отса, үз кырында 0:0 исәбе белән уйнады.
“Рубин”ның баш тренеры янәдән дөньяның иң көчле командаларының берсе белән көч сынашуына сөенүен белдерә. “Бу җанатарларга зур бүләк”, – ди ул. Безнең белән D төркеменә эләккән “Панатинаикос” (Греция) һәм “Копенгаген” (Дания) командаларын Корбан Бәрдыев, өйрәнергә кирәк, аларның көчле булуларында шигем юк, ди.
“Барселона” белән уен кискен булса да, бу юлы 1/8 финал өлешенә чыгып булырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. “Панатинаикос” һәм “Копенгаген” – икесе бер дәрәҗәдәге командалар.
“Панатинаикос” баш тренеры Никос Ниоплиас “Рубин” турында: “Без авыр төркемгә юлыктык. “Барселона”ны санамаганда, безгә Русия чемпионы да эләкте”, – диде. Ә “Копенгаген” капитаны Яльте Неррегор: “Безгә беренче-икенче урынны яулау, финалга чыгу кыенга туры киләчәк”, – дип белдерде. “Барселона” командасының икенче тренеры Тито Виланова “Рубин” белән очрашуны җиңелләрдән түгел, ди.
Transfermarkt.de мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта “Рубин” трансфер өлкәсендә Европада иң күп акча түгүчеләр арасында 5нче урынга менгән. Бу Чемпионнар Лигасында катнашыр өчен махсус эшләнә. Хәтта трансферда күпләрне шаккатырган “Зенит” командасы да, Казан хәтле акчаны яңа уенчылар өчен сарыф итмәгән. Хәзерге вакытта “Рубин” яңа уенчылар өчен 43,1 млн евро акча түккән булса, ә “Зенит” исә 42 млн евро белән бездән калыша. Иң күп акча сарыф иткән командалар арасында “Манчестер Сити” (153,45 млн евро), “Реал” (81 млн) һәм “Барселона” (71,5 млн).
“Хоффенхайм”ның ярымсакчысы Эдуардо (15 млн евро) һәм “Дженоа” сакчысы Боккетти (9,5 млн евро) белән соңгы килешүләр “Рубин”ны кыйммәтле “алдынгылар” рәтенә керткән. Татарстан җитәкчелеге яңа уенчылар ярдәме белән Чемпионнар Лигасында уңышлы чыгыш ясарга һәм плэй-оффка чыгарга өметләнә. Яңа уенчыларның акча өчен генәме, әллә чыннан да туп тибәргә килүләрен тиздән вакыт күрсәтер. Әмма Русия чемпионатында “Рубин”лыларның беренчелекне яулавына күпләр шикләнә, хәтта икенче урын да тәтемәскә мөмкин, диләр. Узган якшәмбедә “Рубин” Нальчикның “Спартак” командасы белән 1:1 исәбенә уйнады. Әлегә Казан турнир таблицасында 2нче урынны сакласа да, запаста 2 уены булган “Зенит” белән ЦСКА татар командасын ул урыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Исегезгә төшерәбез: 14 сентябрьдә “Рубин” беренче уенын Копенгагенда уйный, 29 сентябрьдә Казанда “Барселона”ны кабул итә.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии