4,4 процент белән ипотека алырга мөмкин!

4,4 процент белән ипотека алырга мөмкин!

Җәй – торак алырга теләүчеләр өчен иң кулай вакыт. Чөнки җәен торак бәяләре «катып кала». Ә көзгә бәяләр кабат үсә башлый.

Казанда бер квадрат метрның уртача бәясе – 64 мең сум. Менә шуннан үзегез санап карагыз: бер бүлмәле фатирның бәясе күпме була да, ике, өч бүлмәлеләрнеке күпме? Бөтен кеше дә аның кадәр акча җыеп бетерә алмый. Ә фатир аласы килә. Андый очракта ипотека ярдәмгә килә дә инде.

«Унистрой» төзелеш компаниясе белән эшли торган «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасы белгечләре әйтүенчә, төзелеш оешмасы, банклар белән килешү төзеп, ипотека ставкаларына ташлама ясатуга ирешкән. Мәсәлән, ВТБ банкы бер елга 4,4 процентлы ипотека тәкъдим итә! Илдә ипотека ставкалары 9-10 процент тирәсендә тирбәлгәндә, бу 4,4 процент гадәттән тыш хәл булып күренә. Шулай да бу могҗиза түгел – чынбарлык. Беренче елны 4,4 процент белән түлисең, ә икенче елдан ставка 8,9 процент була. Бу ысул ипотека кредитын кыска вакыт эчендә түләп бетерергә теләгән кешеләр өчен отышлы. Ә инде тиз арада түләп бетерә алмыйсыз икән, 7,2 процент белән ипотека алырга мөмкин. Бу ставка бөтен срокка исәпләнгән. Беренчел кертем дә зур түгел: торак бәясенең 10 проценты күләмендә генә.

«Сбербанк» шулай ук үз акциясен тәкъдим итә. Әлеге банк ярдәмендә «Унистрой» оешмасы төзегән йорттан фатир алырга теләсәгез, йорт бәясенә 4 процент ташлама ясала. Ипотеканы җиде елга алырга уйласагыз, ставка 7,2 («Сбербанк» клиентларына) яки 7,5 (башка кешеләргә) процент булачак. 12 елга алырга уйласагыз, ипотека ставкасы 7,7 («Сбербанк» клиентларына) яки 8 (башка кешеләргә) процент була.

«Абсолют Банк» – 8, «Российский капитал» – 8,75, «Газпромбанк» һәм «Россельхоз Банк» – 9, «Ак Барс Банк» 9,1 процентлы ставка белән ипотека тәкъдим итә.

Банклар белән килешеп, ипотека ставкаларын түбәнәйтүдән тыш, «Унистрой» сатып алучылар өчен башка төрле акцияләр дә уздырып тора. Мәсәлән, «Весна» торак комплексында фатирны каралама вариантта да, ремонт белән дә алып була. Ремонт ясалган фатирны алсаң, шундук күченеп яши дә башлый аласың. Төзелеш материаллары эзләп йөрисе, нервы бетерәсе булмый. Компания ясаган ремонт ошамас, дип тә куркасы юк: төзелеш оешмасы сезгә кайсы төс ошавын белешеп, сезнең белән килештереп, фатирны шул төстә эшләячәк.

Кемдер ипотеканы хәрам ди, шуңа күрә ул ысул белән фатир алуны уйлап та карамый. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы (ЖНК) бар. Аның программасы нигезендә мөселман эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү үзәге «АЛЬ-МИЗАН» эшләгән модель ята (килешү 2018нче елның 17нче апрелендә төзелгән).

Кооператив ничек эшли соң? Беренче эш итеп, гариза язасың һәм кооперативка керәсең. Шуннан соң үзеңә фатир сайлыйсың. Ул фатирның ярты бәясен син түлисең, ә яртысын синең өчен кооператив түләп тора. Аннары яңа фатирга күченергә һәм рәхәтләнеп яши башларга була. Фатирның кооператив түләгән суммасын сигез елга бүлеп, өлешләп кайтарасың. Бернинди процентларсыз! Кооперативның эшчәнлеге 215нче «Торак-туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон тарафыннан саклана – монысы «кооператив ышанычлымы икән?» дигән сорауга җавап.

Торак-туплам кооперативы яки ипотека турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии