- 05.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №31 (6 август)
- Рубрика: Архив
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары ректорларының 2013 елга декларацияләрен игълан итте. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстандагы югары уку йортларының ректорлары да бар.
Илшат ГАФУРОВ, Казан федераль университеты
– 5,9 млн сум акча эшләгән. 607 кв.м йорты, 296 кв.м, 293 кв.м, 52 кв.м, 51 кв.м дүрт фатиры, 36 кв.м төзелеп бетмәгән корылмасы, җәмгысе 4275 кв.м өч җир кишәрлеге, ГАЗ 21 машинасы бар.
Җәмәгате
– 2,91 млн сум акча эшләгән. 129 кв.м (Испаниядә), 48 кв.м ике фатиры, 207 кв.м мәйданлы торак булмаган бинасы, 45 кв.м төзелеп бетмәгән корылмасы, Toyota Camry машинасы бар.
Николай МОРОЗКИН, Башкорт дәүләт университеты
– 2,69 млн сум акча эшләгән. 123 кв.м, 75 кв.м ике фатиры, 1490 кв.м, 32 кв.м ике җир кишәрлеге, 19 кв.м гаражы, 21 кв.м машина кую урыны, Honda CR-V машинасыбар.
Җәмәгате
– 1,59 млн сум акча эшләгән. 85 кв.м фатиры, 81кв.м дачасы, 18 кв.м, 18 кв.м, 21кв.м өч гаражы, Honda Civic машинасы бар.
Ягәфәр ӘБДРӘШИТОВ, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы директоры.
– 2,8 млн сум акча эшләгән. 160 кв.м фатиры, 4515 кв.м ике җир кишәрлеге, 377 кв.м һәм 69 кв.м ике йорты, 40 кв.м гаражы, Audi A6, Toyota Land Cruiser 80 ике машинасы, Yamaha VK 540 чанасы бар.
Җәмәгате
– 137 мең сум акча эшләгән. Toyota Lexus GS 250 машинасы бар.
Раил ӘСАДУЛЛИН, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.
– 3,8 млн сум акча эшләгән. 76 кв.м фатиры, 158 кв.м йорты, 3400 кв.м җир кишәрлеге, 15 кв.м гаражы, Hyundai IX 35, Toyota RAV4 машинасы бар.
Җәмәгате
– 224 мең сум акча эшләгән.
Рамил БАХТИЗИН, Башкортстан фәннәр академиясе президенты, 19нчы июньнән Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры вазифаларын башкара.
– 3,96 млн сум акча эшләгән. 1150 кв.м һәм 600 кв.м җир кишәрлеге, 386 кв.м йорты, 115 кв.м һәм 136 кв.м ике фатиры, Subaru Forester машинасы бар.
Җәмәгате
– 374 мең сум акча эшләгән. 799 кв.м кишәрлеге, 56 кв.м фатиры бар.
Альберт ГЫЙЛМЕТДИНОВ, Казан милли тикшеренүләр техник университеты (КАИ)
– 3,52 миллион сум акча эшләгән. 835 кв.м җир кишәрлеге, 148 кв.м фатиры, 11 кв.м гаражы, 142 кв.м йорты бар.
Җәмәгате
– 430 мең сум акча эшләгән. Audi машинасы бар.
Морат ГОЗАЕРОВ, Уфа дәүләт авиация техник университеты
– 6,42 млн сум акча эшләгән. 261 кв.м йорты, 108 кв.м, 101 кв.м ике фатиры, 28 кв.м, 22 кв.м ике гаражы, 1519 кв.м җир кишәрлеге, Nissan Tiida машинасы бар.
Җәмәгате
– 1,05 млн сум акча эшләгән.
Герман ДЬЯКОНОВ, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ)
– 3,75 млн сум акча эшләгән. 6016 кв.м өч җир кишәрлеге, 70 кв.м йорты, 190 кв.м, 75 кв.м, 46 кв.м мәйданлы өч фатиры, 150 һәм 48 кв.м ике дачасы, 10 кв.м гаражы бар. УАЗ 315114 машинасы, МЗСА 81771D көймә арбасы, Казанка 5М4 көймәсе бар.
Балигъ булмаган улы
– 42 кв.м фатиры бар.
Эдуард АБДУЛЛАҖАНОВ, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры
– 14,86 миллион сум акча эшләгән. 83 кв.м һәм 138 кв.м ике фатиры, 1050 кв.м җир кишәрлеге, Wolkswagen Touareg, «Волга» М-21 машинасы, Yamaha RT50FX чанасы бар.
Җәмәгате
– 6,78 миллион сум акча эшләгән. 73 кв.м фатиры, Honda CR-V машинасы бар.
Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
– 2,98 млн сум акча эшләгән. 243 кв.м җир кишәрлеге, 314 кв.м йорты, 100 кв.м һәм 66 кв.м фатиры, 20 кв.м гаражы, ВАЗ 21093 машинасы бар.
Җәмәгате
– 131 мең сум акча эшләгән, 19 кв.м, 18 кв.м ике гаражы бар.
Наил АЛАН.
azatliq.org.
Тикшерү комитеты Рәхимовларны сорау алуга чакыра
Башкортстанның канунсыз хосусыйлаштырылган нефть тармагын үзләштерү эшен тикшерү барышында элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның Австриядә качып яткан улы Урал Рәхимовка тикшерү комитеты сорау алырга чакыру җибәргән.
Күпләп кеше үтертүдә гаепләп хөкем ителгән «Кингисепп төркеме» һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эшләрен тикшерү барышында «Башнефть»кә аерым җинаять эше ачылган иде. Ул 2014нче елның апрель аенда аерым эш буларак тикшерелә башлаган. Тикшерүчеләргә Игорь Изместьев «Башнефть»не сатуда Урал Рәхимов һәм «Система» компаниясе арасында билгеле эшкуар Левон Айперян арадашчы булганлыгын әйткән. Айперян 15нче июль Ереваннан Мәскәүгә килеп төшү белән Домодедово һава аланында кулга алынган иде. Эшкуар «К-31» дип аталучы медицина үзәгендә дәваланырга килгән булган. Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карары буенча Айперян 15нче августка кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән. 65 яшьлек эшмәкәрне җинаять эшенә тарттыру буенча 20 битлек карар белән таныштыру ике сәгать вакытны алган. Аңа җинаять юлы белән кулга акча төшерү һәм үзләштерү гаебе белдерелгән. Айперян гаепләүне кире каккан.
«Башнефть» эше буенча «Система» компаниясе башы Владимир Евтушенко да тикшерү бүлегенә чакыртылган. Шуны да әйтергә кирәк, Forbes мәгълүматларына караганда, Владимир Евтушенконың байлыгы 9 миллиард доллар исәпләнә, аның кулында «Система»ның 64% кыйммәтле кәгазьләре, МТС, «Интурист» һәм «Балалар дөньясы» компанияләре. Евтушенкога «Башнефть»не хосусыйлаштыру һәм Урал Рәхимовка бәйле сораулар биргәннәр. Сорау алу ярты сәгать барган. Бу хакта ул РБКга белдергән иде. Соңрак Русиянең саклык банкы идарәсе рәисе Герман Грефт аны яклап, «Башнефть» хосусыйлаштырылып берничә ел узгач кына сатылу сәбәпле, «Система»ның гаебе юклыгын белдергән иде.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Мортаза Рәхимов Башкортстан Президенты булган вакытта республиканың нефть тармагы канунсыз хосусыйлаштырылып, улы Урал Рәхимов кулына күчкән иде. Хосусыйлаштыруның канунсызлыгы турында арбитраж мәхкәмә карар чыгарса да, ул вакытында тикшерелмәде. 2009нчы елда «Башнефть» Владимир Евтушенко җитәкчелегендәге «Системага» сатып җибәрелде. «Уфанефтехим», «Новоил», «Уфаоргсинтез», «Уфа нефть эшкәртү заводы» һәм «Башкирнефтепродукт»ларны берләштергән «Башнефть» контроль пакетлары өчен «Система» 2 миллиард доллар түләгән. Нефть тармагы байлыгы башта хәйрия фондларына күчерелде, сатучы булып шул фондлар күрсәтелде. Тикшерү бүлеге фаразы буенча, «Система» «Башнефть»не 7 миллиард долларга сатып алырга килешкән булган. Шуның ике миллиарды рәсми түләнгән. Ул бүген Мортаза Рәхимов кулындагы «Урал» фондында саклана. Калган 5 миллиарды Айрапетян арадашлыгында Австриягә Урал Рәхимов кулына күчкән. Арадашчылык өчен Левон Айрапетянга 50 миллион доллар акча түләнгән.
Тикшерү бүлеге соравы буенча Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе «Система»ның 71,76% , «Башнефть»нең 12,64% , «Уфаоргсинтез»ның 100% кыйммәтле кәгазьләрен кулга алган. Шулай ук Левон Айрапетянның 300 миллион сумлык «Башнефть» кыйммәтле кәгазьләре дә кулга алынган.
Билгеле оппозиционер, Русиянең халык идарәсе фиркасе башы Альберт Мөхәммәдьяров сүзләренчә, «Башнефть» эшенең карала башлавы уңаеннан өч төрле фараз бар.
Беренчедән, болар артында Башкортстан хакимияте тора. Хакимият Мортаза Рәхимовның Раил Сарбаев аша республиканы кулга алырга тырышуына каршы көрәш башлаган. Моңа финанс ярдәмне «Урал» фонды күрсәткән. «Система» да бу сәясәттән үзенә файда күрергә өметләнгән.
Икенчедән, Рөстәм Хәмитовны Башкортстан җитәкчелегенә китерергә ярдәм иткән «Роснефть» башы Игорь Сечинның да мәнфәгатьләре бар. Ул «Башнефть»не «Роснефть»кә кушарга җыена.
Өченчедән, Владимир Евтушенконың «Башнефть»нең 1-2 миллиард долларлык кыйммәтле кәгазьләре быел көз Лондон биржасына куелачагы турындагы хәбәре сәбәпче. Евтушенко шул юл белән компанияне йотылудан сакларга, чит ил инвесторларын җәлеп итәргә җыена. Ә бу исә каршы якның мәнфәгатьләренә туры килми.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстан хакимиятенең боларга кысылышы юк. Бу хакта республика хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Мифтахов белдерде. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм Уфада теркәлеп бүгенге көндә Австриядә яшәүче улы Уралны тикшерү бүлеге сорау алырга чакырган. Ләкин Урал Рәхимов аны инкарь иткән. Шул уңайдан якын араларда аңа читтән торып гаепләү белдерелеп, федераль эзләү игълан ителүе мөмкин.
Мөнир ВАФИН.
Һич югы мәхкәмә татарча барсын
30нчы июль көнне Татарстанның Югары суды Рәүф Ибраһимовка Мәскәү районы мәхкәмәсенең элегрәк чыгарылган 10 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды. Билгеле булганча, Татар иҗтимагый үзәге корылтаен урамда оештырган өчен сигез кеше 10ар мең сум штрафка тартылган иде. Шулар арасында Рамай Юлдашка гына әлеге штрафны түләтү кире кагылган. «Ул бит Мари Илендә яши. Ә андагы мәхкәмә протоколны төзегәндә Рамай Юлдашев үзе булмаган һәм шуңа, бу дөрес түгел, дип кире каккан», – ди Ибраһимов.
Рәүф әфәнде 30нчы июльдә узган мәхкәмәнең татарча алып барылуын таләп иткән. «Татарча алып бармыйбыз, сезгә тәрҗемәче чакырабыз, диделәр. Мәхкәмәдә чыннан да тәрҗемәче бар иде, әмма ни гаҗәп, хөкемдар үзе дә ара-тирә татарча сөйли башлады. Шулай итеп, мәхкәмә утырышында без дә, тәрҗемәче дә, хөкемдар да татарча сөйләште. Алга китеш булды, ахры, дип уйлыйм. Югары мәхкәмә элекке чыгарылган карарны үз көчендә калдырса да, һич югы мәхкәмә татарча барды», – ди ул.
Рәүф әфәнде Югары судның президиумына шикаять итәчәген әйтә. «Президиум хөкемдарлары да татарча сөйләмәсме дип уйлыйбыз. 10 меңне түләтерләр инде түләтүен, һич югы мәхкәмәне әкрен генә булса да татарча алып барырга өйрәтәсе иде. Бу да минем өчен җиңү. Шуңа ахырга кадәр йөрергә булдым», – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Түрәләр Татарстанны атом тозагына алырга тели
Татарстанның атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов фикеренчә, республикадагы түрәләр, зур акчалы проектларга кызыгып, Татарстанны атом тозагына алырга тели. Бер яктан, Кама Аланы атом станциясен төзергә теләү куркыныч ясаса, икенче яктан, Биектау районындагы «Радон» атом калдыклары саклагычын тагын да куәтлерәк эшләтергә ниятлиләр.
Альберт Гарапов фикеренчә, Биектау районындагы «Крутушка» шифаханәсеннән ерак булмаган Дачное авылы янындагы «Радон» атом калдыкларын саклагыч 97%ка тулган. Лицензиясе 2015нче елда бетәргә тиеш булса да, РосРАО аның янына башка корылма төзеп, күбрәк атом калдыклары тупларга җыена, дигән шикләр бар. Белгеч республикада атом белән бәйле эшләрне халыктан яшереп кылырга тырышуларын әйтә.
«Российская газета»да басылган белдерү – моңа мисал. Әлеге газета 4нче июль санында «Радон» саклагычы турында җәмәгатьчелек тыңлауларының Дачное авылында үтәчәге хакында белдерү бастыра. «Бу белдерү сатам-алам игъланнар бүлегенә кечкенә генә хәрефләр белән язылган. Аны кем күрсен? Гади халык арасында бу газетаны алучы бөтенләй дә юк», – ди Гарапов. Ул үзе, әлеге белдерүне күреп алуга ук, Татарстандагы бәйсез газеталар аша чаң суга башлый. «Җәмәгатьчелек тыңлаулары булдымы – булды, дип күз буяу өчен генә язганнар бу белдерүне», – ди Гарапов.
Татарстанның атомга каршы җәмгыяте активистлары, Кама Аланындагы атом станциясен төзүгә каршы һәм «Радон»ны ябарга кирәк, дип, әледән-әле протест чараларын үткәреп тора. Гарапов сүзләренчә, бу чаралар вакытында үтеп баручылар да атом төзелешенә каршы имзаларын калдыра. «Атом төзелешен хуплаган йөзгә берәү булса булыр, әле андыйлар да бик сирәк очрый», – ди активист. Аның сүзләренчә, төрле дәрәҗәдәге түрәләр атомга каршы җәмгыять эшчәнлегенә һәрвакыт аяк чалырга тора. Гарапов 26нчы апрельдә, Чернобыль һәлакәте көнен искә алып, пикет үткәргән иде. Мәхкәмә, бу чара тавыш көчәйткеч җайланма кулланып, канун бозып оештырылган, дип активистны гаепләп, аңа 30 сәгать мәҗбүри эшләү карары чыгарды.
Җәмәгатьчелек быел 17-21нче июль көннәрендә Казанда һәм Кама Аланында «Уртак киләчәгебез яхшырак булсын өчен!» дип аталган Халыкара экология һәм мәдәният фестивале үткәрергә теләде. Фестиваль кысаларында конференция һәм семинарларда галимнәр, активистлар чыгыш ясарга, төрле юнәлештәге музыкаль төркемнәр җырларга, Кама Аланының киләчәгенә карата атомсыз башка проектлар тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма Түбән Кама районы һәм Кама Аланы түрәләре чараны үткәрергә рөхсәт бирмәде. Шуңа күрә активистлар Казан белән генә чикләнде.
Бу фестивальдә Татарстанның атомга каршы оешмасы, «Кедр йорты» экология клубы, Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге, Татар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашты. Алар бергәләшеп кабул иткән белдерүдә атом станциясен төземәскә, аның урынына башка әйбер корырга, авыл хуҗалыгындагы үсемлекләргә гамма-нурланыш ясамаска һәм «Радон»ны ябарга дигән карар язылган.
«Радон», чыннан да, Казанга зур куркыныч тудыра. Ул Казансу елгасы ярына урнашкан. Аның төзелгәненә быел 50 ел булды. 1964нче елдан бирле аңа Татарстан, Удмуртия, Чуашстан һәм Мари Иленнән атом-төш калдыкларын китереп тордылар. 1990нчы елларда ул авария хәлендә иде. Су да басты, әйләндереп алган коймаларын да сүттеләр. Дәүләт комиссиясе дә аның яраксыз хәлгә килүен таныды», – ди Гарапов.
Атомга каршы җәмгыять 1992нче елда ук бу саклагычны ябарга һәм калдыкларны химия заводларына тапшырырга дигән тәкъдим белән чыга. Бу тәкъдимгә колак салмыйлар, комбинат эшләвен дәвам итә. 2003нче елда «Радон» 97%ка тула. Бу хакта «Яшел хач» экология оешмасы белдерә. 2012нче елда атомга каршы җәмгыять, «Радон»ның хәле белән кызыксынып, тагын хатлар яза, активистларга килгән җавапта аның әлегә эшләгәнлеге әйтелә.
Атомга каршылар «Радон»ны консервацияләүне, анда калдыклар китермәүне таләп итә. Активистлар фикеренчә, атом калдыклары – радиоизотоплар ябык әйләнештә булырга тиеш. Төрле оешмалар фәнни-техник тикшеренүләр һәм җитештерү өчен радиоизотопларны радиохимия заводларыннан ала. Аннан соң калдыкларны кабат шул ук радиохимия заводларына җибәрә. «Шулай иткәндә генә бөтен ил буйлап атом калдыкларын тарату тукталачак», – ди Гарапов.
Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов әле күптән түгел генә «Радон» тирәсендәге җирләрне, андагы нурланышның күпме дәрәҗәдә булуын тикшереп кайткан. «Бүгенгә анда барысы да ярарлык. Бу комбинатны, минем белүемчә, ябу-япмау мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Аны юк итү, калдыкларны башка урынга күчерү өчен бик зур суммалар кирәк. Ташу шулай ук куркыныч тудыра.
Чистайдагы атом калдыклары сакланган урынны юк итәбез, дип бер тотынганнар иде инде. Акчалар бүленде, радиоактив матдәләрне өскә чыгардылар, шул тирәләрне нурланыш тузанына батырдылар һәм акчалары да бетте. Шул килеш калды. Зурайту шулай ук күпләгән акчалар таләп итә. Миңа калса, «Радон»ны куллануны туктатып, аны консервацияләү иң отышлысы һәм бу арзанга төшәчәк. «Радон», бер яктан караганда, куркыныч тудырмый, тирә-юньдә нурланыш сизелми. Икенче ягы да бар, әгәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, террор гамәле булса?» – ди Бәдретдинов.
Татарстанлыларның һәм иҗтимагый оешмаларның күпләгән каршылыкларыннан, Мәскәүгә хатларыннан соң Кама Аланы атом станциясе инде төзелмәс, дип, халык бер иркен сулыш алган иде. Бу куркынычка нокта куелмаган икән, аны төзү яңадан калкып чыкты. «Чернобыль», «Фукусима» һәм «Кыштым» һәлакәтләреннән соң, алга киткән акыллы илләр, киләчәккә атом-төш энергиясеннән баш тарта башлады. Франциядән кала Европада бөтен илләр үзләрендәге атом станцияләрен ябарга дигән карар чыгарды. Кушма Штатларны алсак, анда күптән инде бер генә атом электр станциясе төзү дә планлаштырылмый. Алар 2020нче елга үзләрендәге атом станцияләренең 25%ын ябарга җыена. Атом энергиясенең киләчәге юк.
Русиядә, көтмәгәндә 2013нче елда татар атом станциясенең кирәклеге калкып чыкты. Документны Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган һәм, эшләтеп җибәрергә кирәк, дип белдергән. Баксаң, бу эш узган елның җәй аенда Татарстан хөкүмәте белән килештерелгән булган. Станциянең бәясе 20 миллиард доллар булачак, дип белдерелә. Бу сумма кайбер түрәләрнең амбицияләре уянуга этәргән булырга тиеш. «Әмма Татарстан халкының күпчелеге бу станцияне төзүгә каршы», – ди Гарапов. .
Наил АЛАН.
Украинадан урыс качакларын китерү – вак милләтләрне бетерү сәясәте
Русиянең кайбер төбәкләрендәге мәгълүмат чаралары Украина качаклары, аларга тудырылган шартлар турында яратып сөйли. «Башинформ» хәбәр итүенчә, 28нче июль көнне Украинадан Уфага 101 качак утырган очкыч килгән. Алар арасында 29 бала да бар, дип белдерелә.
Качакларны «Сәламәтлек чишмәсе» ял йортына урнаштырганнар, кайнар ризык һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткәннәр, медик һәм рухи ярдәм күрсәткәннәр. Әлеге качаклар республиканың Благовещенск каласы һәм Илеш районына җибәреләчәк. Гомумән, Башкортстан барлыгы биш меңләп качакка сыену бирергә җыена.
Чаллы шәһәре дә 1700ләп качакны кабул итәргә әзер булуы турында белдергән иде. Аларның күбесенә эш биреләчәге, балаларның бакчаларга һәм мәктәпләргә алыначагы әйтелде.
«Азатлык», Татарстанда бүген Украинадан күпме качак барлыгын һәм тагын күпме көтелгәнен белү өчен, республиканың миграция хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итте. Читтән килгәннәрне теркәүче дәүләт оешмасы булган бу хезмәт күпме качак барлыгын белдерүдән баш тартты. Кайбер хәбәрләргә караганда, Казан янындагы «Васильево» хастаханәсенә 500ләп качак урнашкан. Казан халкы арасында аларның күбесе Украинаның көнчыгышыннан түгел икән, ә хәзерге вазгыятьтән файдаланып, үзләренең тормышларын җайлау өчен, илнең башка өлкәләреннән дә килеп урнашкан дигән сүзләр дә таралган.
Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов фикеренчә, Русиянең Кырымны үзенә кушып куюы, Украинаның көнчыгышын «Новороссия» дип атый башлау да – илдәге аз санлы милләтләрне бетерүгә юнәлгән сәясәтнең бер канаты. Галим Украинаның кораллы бәрелешләр барган көнчыгышыннан качып китүчеләрне күпләп Башкортстанга җибәрүне республикадагы җирле халыкларның санын киметү, миллилекне юкка чыгару өчен эшләнгәнлеген белдерә. «Нишләптер бу качакларны Русиянең Европа өлешендәге урыслар күпләп яшәгән Ростов, Курск, Воронеж, Белгород һәм башка өлкәләренә түгел, ә ничә мең чакрымнар ераклыктагы Башкортстанга җибәрәләр. Хәзер Уфадагы күп кенә уку йортларының профилакторийларына шул качакларны урнаштырдылар. Республикадагы башка калаларга, районнарга да бүлеп җибәрә башладылар. Ни өчендер аларны башта милли республикаларга озаталар. Миндә, бу качаклар башка өлкәләр белән нигә тигез бүленми соң, дигән сорау да туа?» – ди Колшәрипов.
Аның сүзләренчә, качаклар күпләп китерелгәнгә, республикада яшәүче башкорт һәм татарлар арасында ризасызлык туа башлаган. «Бу качакларны безнең республика бюджетыннан ашаталар, аларга фатирлар һәм эш бирәләр. Бу качаклар гомердә дә кара эшче булып эшләмәячәк. Аларга яхшы эш кирәк. Бу хәлләр мондагы төп халыкка рухи яктан тискәре тәэсир итә. Әгәр бөтен өлкәләргә бер үк санда качаклар озатылса, бездәге гади халык ачуланмас та иде», – ди Колшәрипов.
Колшәрипов урыслаштыру сәясәтенең бүген төрле яклап алып барылганлыгын әйтә. Галим фикеренчә, Русия җитәкчелегенең июль башында бергә җыелып милләтара мөнәсәбәтләр шурасында сөйләшеп утыруы һәм шунда мәдәният министры Мединскийның милли төбәкләрдә рус теленә күбрәк сәгатьләр бирелергә тиеш дип әйтүе моңа мисал булып тора.
«Башкортстанда хәзер ата-аналар теләсә генә баласын башкорт телендә укыта ала. Башкорт телен дәүләт теле буларак укыту да гамәлдән төшеп калды. Алай гына да түгел, башкорт телен ана теле буларак өйрәнү дә бик нык кыскартылды. Башкорт филологиясе факультетында күптән кыскартулар бара.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән югары уку йортларына керүне карасак, урыс телен белү канунлаштырылган. Мин Мединскийның сүзләрен киләчәктә милли телләрне бөтенләй дә укытмаска тырышу буларак аңладым», – ди Колшәрипов.
Наил АЛАН.

Комментарии