- 05.08.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №31 (6 август)
- Рубрика: Архив
Чистай – ярлы шәһәрләр исемлегендә. Җитештерү оешмалары юк, иң зур предприятие – сәгать заводы инде әллә кайчаннан бирле эшләми, соңгы елларда гына да дистәләгән оешма банкротлыкка чыкты, хезмәт хаклары түбән. Эш урыннары булмау сәбәпле, яшьләр читкә китә. Чүп өстенә чүмәлә – тиздән шәһәрнең 400дән артык сату ноктасы булган базарын ябачаклар. Гомер буе диярлек биредә эшләгән, гаиләсен шушында алган керемнәр белән туендырган сатучылар үзләрен упкын алдында калган кебек тоя. Базар ябылган очракта 1000нән артык кеше эшсез калачак. Алар кая барыр, нинди акчага яшәр – монысын тәгаен генә үзләре дә белми.
160 МИЛЛОНЛЫК КОМПЛЕКС
Чистайлылар телендә Югары базар дип йөртелүче бу сәүдә урыны шәһәр барлыкка килгәннән бирле эшли, диләр. Әмма быел базарның тыныч эшчәнлеге бозыла. Июнь аенда билгесез кешеләр килеп, сәүдә урыны мәйданын үлчәп йөри башлый. Эшмәкәрләр аптырашка кала – ни булыр бу? Сораштыра торгач, базарның ябылачагын белеп алалар. Чаллы эшмәкәре Олег Николаев бу урында 160 млн сумлык сәүдә комплексы төзергә тели икән.
– Базарның ябылачагы турында район җитәкчелеге безне алдан кисәтмәде, факт алдына гына куйды. Меңнән артык кешенең эшсез калачагы беркемне дә кызыксындырмый, ахры, – ди эшмәкәрләр.
2006нчы елда кабул ителгән 271нче федераль закон нигезендә, шәһәрләрдәге базарларга капиталь ремонт ясалырга һәм сату итү урыннары ябык түбә астында булырга тиеш. Әмма бу закон 100 мең халкы булган калаларга гына кагыла. Чистайның үзендә түгел, бөтен районында яшәүчеләр дә бу санга тулмый, биредә барлыгы 61 мең генә кеше яши. Әллә район җитәкчелеге Бөгелмә, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән үрнәк алырга булганмы? Бу шәһәрләрдә дә базарларны уртак түбә астына алганнар иде. Әмма ул шәһәрләр Чистай белән чагыштыра торган да түгел. Бөгелмә белән Нурлатта нефть табыла, Алабугада аерым икътисади зона, туризм чәчәк аткан. Моңа бәйле рәвештә, халыкның сатып алу мөмкинлеге дә югарырак. Шуңа күрә аларда базарларны түбә астына кертү зур протестлар тудырмаган.
– Чистайда кеше акчасызлык һәм эшсезлектән интегә. Базарны ябып, аның урынына сәүдә комплексы төзү – акыллы фикер түгел, чөнки халыкның сатып алу мөмкинлеге бик түбән дәрәҗәдә. Безнең Үзәк базар муниципаль оешмасы рентабельлек буенча шәһәрдә өченче урында бара һәм хакимияткә җир арендасы өчен ай саен 800 мең сум түли. Түләүләребез район бюджетындагы укытучы һәм табибларның хезмәт хакларына китеп бара. Китсен, без моңа риза. Әмма ниндидер инвесторга – шәхси кулларга акча түлисебез килми, – ди эшмәкәрләр.
Район җитәкчелеге, яңа комплекс төзелеп беткәч, сәүдәгәрләр андагы урыннарны арендалап, сату итә алачак, ди. Ябык түбәле базарда, ягъни сәүдә комплексында сату итү уңайлы, сүз дә юк. Кышкы суыкларда, көзге яңгырларда халык та, сәүдәгәрләр дә ышыкта булыр иде. Әмма бу рәхәтлекләргә бәйле рәвештә, эшмәкәрләргә аренда өчен берничә мәртәбә күбрәк акча түләргә туры киләчәк. Хәзер сәүдәгәрләр бер квадрат метр мәйдан өчен 400 сум акча түли. Яңа комплекс булдырылгач, бу бәяләрнең ким дигәндә 1400 сум булуы бар, дип шикләнәләр. Әлеге саннар күктән алынмаган – башка сәүдә комплексларындагы бәяләрдән чыгып шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
– Мин 5 квадрат метр җир арендалыйм, ай саен 2 мең сум акча түлим. Сәүдә комплексыннан исә 10 квадрат метр урын арендаларга туры киләчәк, 1400 сумнан исәпләгәндә, бу 14 мең була. Аренда түләүләрен каплап бару өчен, товарга бәяне арттырырга туры киләчәк. Әмма кыйммәтле товарны акчасыз Чистай халкы алырмы соң? – дип аптырый эшмәкәр Ирина Телепчиева.
Мисал буларак, сәүдәгәр күн аяк киеменә төртеп күрсәтте. Базарда аның бәясе 1200 сум. Шушындый ук товар сәүдә комплексларында 1800 сум тора. Аерма шактый. Ә барысы да бит аренда хакы кыйммәт булуга бәйле!
«БЕЗ АЧТАН ҮЛӘЧӘКБЕЗ»
Сату итүчеләрнең күбесе югары белемле. Аларны базарга Чистайдагы эшсезлек алып килгән.
– Безнең шәһәрдә сәүдә үзәкләре ачу өчен җир җитәрлек. Әмма инвесторны нәкъ менә бу җир кызыксындыра. Чөнки бу «эшкәртелгән» урын, бирегә халык йөри. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәч, базарга үзегез капиталь ремонт ясагыз, диделәр. Моның өчен 80 млн сум акча кирәк. Безнең андый мөмкинлегебез юк. Кая гына барсак та, акча юк, бирә алмыйбыз, үзегез хәл итегез, диләр. Илдә акчага кытлык шул – бөтенесе качакларга һәм оборонага китеп бара, – ди эшмәкәрләр.
Бу территориядә яңа сәүдә комплексы төзү проектына конкурсны игълан иткәннәр инде, анда кем җиңәчәген болай да чамалап була. Кемнең кулында – шуның алдында. Хәзер сәүдәгәрләр үз хокукларын башка юл белән якламакчы. ТР Министрлар Кабинетының 2011нче елда чыгарган карары буенча ярминкәләр оештырырга мөмкин. Русиянең кайбер шәһәрләрендә түбә астына кертелмәгән базарларны (әйтик, Ярославль, Самара, Пензада) ярминкәләр итеп үзгәрткәннәр дә эшмәкәрләргә бәйләнеп тормаганнар. Бу очракта капиталь төзелеш кирәкми, һәм ярминкәләр булу федераль законга да каршы килми.
– Безнең дә бу базарны ярминкә итеп үзгәртәсебез килә. Без бит тартмалар өстендә сату итмибез – яхшы павильоннарыбыз бар. Дөрес, аларның түбәләре күгәргән. Әмма аны гына төзекләндерә алыр идек. Федераль законда каралган «ябык базар»лар Чистай өчен актуаль түгел. Бирегә сәүдә комплексы төзергә алынган Николаев «яначак» әле. Аренда хакларын түләү өчен, бәяләрне арттырырга мәҗбүр булачакбыз, аннары бирегә йөрүче калмаячак. Керем булмагач, безгә эш урыннарын ташлап китәргә туры киләчәк. Шул рәвешле, иртәме-соңмы, монда эшләүче калмаячак, – ди Ирина Телепчаева.
«БЕЗГӘ БАШКА БАЗАР КИРӘКМИ»
Иртәдән алып көн уртасына кадәр утырсам да, эшмәкәрләрнең сатулары гөрләп барды дип әйтә алмыйм. Килгән кешеләр кабат-кабат бәясен сорый, арзанрак, гадирәк товар сайларга тырыша. Димәк, сатучыларның «мы выживаем как можем» диюләре дөреслеккә туры киләдер. Сатып алучылар янына килеп, базар ябылу уңаеннан фикерләрен сорашам. Ун сатып алучының унысы да, «без комплекс төзелүгә каршы», дип җавап бирде.
– Монда бәяләр арзан. Бөтен кеше шушында килә. Кемгә кирәк ул сәүдә комплекслары? Әнә шәһәр тулы алар. Товарлары кыйммәт булгач, анда йөрмибез. Монда базарны ябалар икән, мин барыбер ун бәясенә кибеттән алмыйм, Казанга барып киенәм, арзанракка чыга, – дип сөйләде үзен Лена дип таныштырган ханым.
ЯБЫК ТЕМА
Эшмәкәрләрнең зарларын беркем ишетергә теләми. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев: «Сезнең белән маташканчы, безгә базарны сатып җибәрү яхшырак», – дип, кул гына селтәгән. ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов: «Комплекс төзелсә, үзегезгә сату итәргә уңайлырак булачак», – дип «тынычландырган». Чарасызлыктан эшмәкәрләр журналистларга шалтырата башлаган. Әмма ТНВ да килмәгән, газеталар да битараф калган… Хәтта рус телле бәйсез газета да проблеманы яктыртуга алынмаган. Бу тема ни өчен «ябык» икәнен эшмәкәрләр үзләренчә фаразлый, комплекс төзелү район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка файдалы, диләр. Ул тиздән ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланачак.
Район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов үзе эшмәкәрләрне бик авырлык белән бер тапкыр кабул иткән. Әңгәмә бик киеренке узган. Башлык, бүлмәсендә эленеп торган Путин портретына төртеп күрсәтеп: «Канәгать булмасагыз, әнә аңа мөрәҗәгать итегез», – дигән.
БАЗАР ЯБЫЛУДАН КЕМГӘ ФАЙДА?
Чистайда эшмәкәрләрнең проблемасына битараф калмаучы бер генә кеше бар. Ул – Чистай шәһәре советы депутаты Вера Князева. Вера Александровна әйтүенчә, эшсез калган очракта, эшмәкәрләргә барыр урын юк.
– Трикотаж, азык-төлек, сөт эшкәртү оешмалары, мәктәпләр, туберкулезга каршы диспансер, инфекция сырхауханәсе – барысы да ябылды. Базарны ябу халыкка, эшмәкәрләргә файда булсын өчен эшләнми. Файда булсын дисәләр, халыкны көне килеп җиткәч кенә кисәтмәсләр иде. Алар болай да чүлмәккә төшкән бака кебек тыпырчынып, ничек тә эшләргә тырыша. Базарда 20 елдан артык сату итүчеләр бар. Кая барыр алар? Әгәр дә аренда хаклары түләп барырлык булса, эшмәкәрләргә җиңелрәк булыр иде анысы, ләкин бәяләр арзан булмаячак. Салымнар, Пенсия фондына взнослар, аренда өчен түләгәннән соң аларның яшәргә акчалары калмаячак. Бездә коммуналь хезмәтләр, ут һәм су өчен түләү хаклары Казанга караганда да кыйммәтрәк. Эшмәкәрләргә Чистайда болай да авыр. Шәһәр акча чыгара торган урыннар – кибетләр, даруханәләр, чәчтарашханәләр һәм банклар белән тулган. Ә акча китерә торган җитештерүче оешмалар юк. Бездә уртача хезмәт хакын 19 мең диләр, әмма бу дөрес сүз түгел. Район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнаша. Ул җиңәчәк. Депутат булачак. Районның элекке башлыгы Вячеслав Козлов «Эссен» кибете астындагы җирләрне үзенә алган иде. Аннары ул Яңа Чишмә районы башлыгы итеп билгеләнде, әмма җирләрне арендалаган өчен, акчалар аңа күчерелеп бара. Илдус Әхмәтҗанов депутат булгач, Казанга китәрме-юкмы, анысын белмим, әмма базар белән бәйле очрак әнә шул «Эссен» очрагын кабатлыйдыр кебек…
«ХОКУКЛАРЫ БОЗЫЛМАЯЧАК»
Әлеге уңайдан район прокуроры Рәсим Хәкимҗанов, эшмәкәрләрнең хокуклары бозылмаячак, дип белдерде. Әмма 2015нче елга кадәр шәһәрләрдәге базарлар түбә астына алынырга тиеш икән.
– Министрлар Кабинетының карары буенча базарларны ярминкә итеп үзгәртергә дә мөмкин. Бу законга каршы килми…
– Әлеге карар турында мин кичә генә ишеттем. Әгәр чынлап та, федераль закон бозылмый икән, нишләп әле ярминкә итеп калдырмаска ди? – дип җавап бирде прокурор.
Чистай башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Хөснуллин бөтен гаепне Мәскәүгә өеп калдырып, үзләрен чарасыз корбаннар итеп күрсәтеп, «без федераль законны боза алмыйбыз», дип белдерде.
– Без базарны ябу турында сүз алып бармыйбыз, түбәле базар төзү өстендә эшлибез. Базарны ярминкә дип атау – проблеманы вакытлыча гына хәл итү ул. Барыбер, иртәме-соңмы, базарны түбә астына аласы булачак. Яңа бина төзелгәч тә, эшмәкәрләрне шунда күчерәчәкбез. Базарларга кагылышлы проблемалар белән 2012нче елдан бирле шөгыльләнәбез. Шәһәрнең аларны түбә астына алу өчен мөмкинлеге юк. Шушы эшне башкарып чыгардай инвестор эзләдек. Берәү табылды. Әмма хәзер эшмәкәрләр белән проблема килеп чыкты – алар, «безгә берни кирәкми, без үзебез төзибез», диләр. Әмма төзелеш эшләренә акчаларны федераль яки республика бюджетыннан алмакчы булалар. Әлегә мондый акчалар бүлеп бирә торган программалар юк. Базар астындагы җирләр муниципалитетныкы һәм анда кем төзелеш эше алып барса да, безгә барыбер. Киләсе ел уртасына кадәр ябык түбәле базар эшләнеп бетәргә тиеш. Төзелеш эшләре барганда, сәүдәгәрләрне башка бинага күчереп торачакбыз.
– Эшмәкәрләрне аренда бәясе куркыта бит…
– Инвестор, аренда өчен түләүләр 600-700 сумнан артмаячак, диде.
– Әгәр дә эшмәкәрләр бу бәядән канәгать булмыйча, эшмәкәрлектән китсә, аларга кая барырга?
– Районда хәзерге вакытта 500 эш урынына вакансия бар. Хезмәт хаклары ярыйсы. Башка регионнарга барып эшләргә мөмкин. Эш урыннары юк дию эшлисе килмәү генә ул…
Эшмәкәрләрне мәҗбүри рәвештә «бәхетле итү» процессы башланган. Ул процессны башлаган район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, мөгаен, Дәүләт Советы депутаты булачак. Яңа килгән район башлыгы исә эшмәкәрләргә, гөнаһсыз караш белән: «Миңа нишләргә? Миңа кадәр башланган эшләргә катнашым юк», – диячәк. Эшмәкәрләрне яклыйбыз, аларга шартлар тудырабыз, диләр. Әмма Чистай хакимиятендә, шәһәр советында эшләгән дистәләгән кешенең берсе генә эшмәкәрләрнең зарларын ишеткән. Сентябрьдә сайлау. Сайлау алдыннан, гадәттә, безнең җитәкчеләр халыкка нидер вәгъдә итә, халыкның теләген үти. Чистай районында исә халык фикеренә сайлау алдыннан да колак салып тормыйлар. Түрәләрнең азуы шушы буладыр, күрәмсең…
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Чистай – Казан.
Чистай базары ябылу кемне бәхетле итәр?,

Комментарии