Түрәләр бүлгәндә, халык фатир көтә

Социаль ипотека тирәсендәге аңлашылмаучанлык дәвам итә. Президент каршындагы дәүләт торак фонды бөлгенлеккә төшмәсме?

Социаль ипотека нигезендә, торак алырга теләүчеләр акчаларын даими кертә барса да, ни сәбәпледер, фатирларга уздырылмый. Гәрчә Татарстан хөкүмәте башлыгы элегрәк: “Чиратта беркем дә 3 елдан артыграк тормаска тиеш”, – дигән иде. Шуңадыр, узган атна азагында булган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин һәм республика президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинның үзара тарткалашуы Миңнехановның ачуын чыгарды.

Министр Хөснуллин белдерүенчә, социаль торак төзелешенең өчтән бер өлеше бөтенләй тукталу алдында тора һәм бу хәлгә ул дәүләт торак фондын гаепләде. Ягъни фонд тарафыннан акчаның дөрес тотылмавына ишарәләде. Хөснуллин сүзләренчә, торак фонды быел 800 мең квадрат метр торак төзергә вәгъдә иткән, әмма әлегә шуның 26%ы гына үтәлгән. 17 күп катлы йорт бөтенләй төзелә алмый ята. Гәрчә алар 9-18 айда инде төзелеп бетәргә тиеш булса да. Аның сәбәпләрен Марат Хөснуллин финансларның җитмәвеннән һәм төзелеш материаллары белән вакытында тәэмин ителмәүдән күрә. “Торак фонды тарафыннан кулланыла торган финанслау системасының һәрвакыт үзгәреп торуы төзүче оешмаларны авыр хәлгә куя”, – ди Хөснуллин.

Билгеле булганча, торак фонды тәртипләре нигезендә төзүче оешмаларга төзелеш материалларын үзләренә сатып алу тыела. Бар эш “Стройресурскомплект” ширкәте тарафыннан башкарыла. Әмма министр әйтүенчә, әлеге оешмада бюрократия көчле һәм төзүчеләргә айлар буе төрле кәгазьләр тутырып вакыт уздырырга туры килә. Шулай ук Хөснуллин фонд акчаны кирәкле төзелешләргә кертмәгән, дип саный һәм шул нигездә тикшерү уздырырга сорый.

Нишләргә?

Фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллин әлеге тәнкыйтьтән соң акланырга мәҗбүр булды. Һәм алдан билгеләнгән план нигезендә, ел азагына 800 квадрат метр торак төзелеп бетәчәген әйтте. 9 ай дәвамында төзелергә тиешле йортның 5 айда төгәлләнәчәге беркемне дә ышандырмый, әлбәттә. Әмма бу хакта торак фондыннан аңлатма алу мөмкин булмады. Чөнки көн дәвамында телефонга җавап бирмәделәр.

Ике арасындагы конфликт фатир көтүче халыкны борчуга салды. Күп акча кертүче халык, фондның бөлгенлеккә төшүеннән куркып, акчаларын кире алмакчы. Аз акча кертүчеләр ахыргача чиратта торачагын әйтә. Казанда яшәүче Дилбәр шундыйларның берсе. Ул инде чиратта 2007 елдан бирле тора. Бюджет оешмасында эшләгәнлектән, аның торак сатып алу мөмкинлеге юк. “Социаль ипотекага ай саен тиешле акчаларны кертеп барам, чөнки бары шушы программага гына өметләнәм. Әгәр ул барып чыкмаса, гомер буена фатир яллап бер йорттан икенчесенә күчеп йөрергә туры киләчәк”, – ди Дилбәр. Ул социаль ипотека программасы бетү мөмкинлеген ишетсә дә, акчасын кире алырга ашыкмый. “Фонд бөлгенлеккә чыкса да аптырамыйм, чөнки хәзер түрәләрдән барысын да көтеп була. Әмма проблема акча җитмәүдә түгел, ә программаны тормышка ашыручыларда. Күп танышларым, шушы программа нигезендә, биреп һәм танышлык белән фатир ала алды”, – ди Дилбәр.

Ул социаль ипотека программасы тукталып калса да, Татарстан җитәкчелеге башка берәр чара уйлап табар дигән фикердә. Ландыш ХАРРАСОВА.Кризис яшьләрне авылга кайтара

“Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына карашы үзгәрмәсә, кайтканнар гына түгел, гомер бакый авылда эшләгәннәрнең дә хәле яхшырмас”, – ди ширкәт башлыклары.

3 август көнне бер төркем авыл хуҗалыгы ширкәтләре башлыклары Шәмәрдәндәге икмәк кабул итү урынына җыелган. “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Хәбир Фәсхетдинов, урып-җыю башланганга бер атнадан артык, ашлык кабул итү бәяләре һаман куелмаган, дип аптырый. “Узган ел бодайны 5 сум 50 тиеннән тапшырган идек. Быел белгән кеше юк. 4 сум 50 тиен дип тә ычкындыралар. Арышны әлегә бөтенләй алучы юк. Монда – Шәмәрдәндә: “Арышыгызны кая булса да куеп торыгыз, безгә бодай кирәк, аның өчен 3 сумнан акча биреп торам”, – дип әйтәләр. Акча сорап килгән идек. Минем бүгенгә 1,5 миллион сум кредит түлисе бар”, – ди Хәбир Фәсхетдинов.

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгында җитештерелгән икмәккә, сөткә яхшы бәя булса, барысын да эшләп була. “Хезмәт хакын да вакытында түләп, җирдә эшләүчеләр өчен төрле социаль программаларны да тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Авылга эшлибез дип кайтканнарны йортлы итү уйлары да башымнан чыкмый”, – ди Фәсхетдинов.

Дөньяда финанс кризисы башлангач, авылга күчеп кайтучылар арта. Марат Шәрәфиев үзенең абыйсы Азат белән бергә Казанда “Стройкоммаш” ширкәтендә эшләгән. “20 мең тирәсе хезмәт хакы ала идек, кризиска сылтап бик аз – 3 мең тирәсе генә түли башладылар, шуңа кайттык”, – ди ул. Дөрес, авылда да Марат акчаны каерып алмый. Казанда фатир түләүләре өчен бик күп кирәк бит.

Һәр көнне иртән Алан авылындагы Шәрәфиевләрнең өйләре каршыннан 3 трактор эшкә кузгала. Берсенә әтисе Илгиз, икенчесенә Марат үзе, өченчесенә абыйсы Азат утыра. Кризис башлангач, Азат та хатыны һәм баласы белән авылга кайткан. Бер түбә астында алар бүген 9 кеше.

“Хезмәт хакына карап кына яшәп булмый. Мал асрарга, тавык-чебеш үстерергә, бәрәңге утыртырга кирәк. Колхозда бик нык эшләп, өйгә кайткач тагын да катырак итеп тир түксәң генә авылда яшәп була”, – ди Шәрәфиев.

“Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Хәбир Фәсхетдинов тә авылга тырыш эшче куллар җитешмәүне яшерми. Әнә акчасы азлыктан ферма көтүен көтүче дә юк икән. Мариларны эшкә алганнар. Әйткәннең үтәлмәвенә дә аптырый ул. “Сөт тапшырган өчен 25 тиен дотация бирергә җыеналар. Башта 2 сум була дип әйткәннәр иде. 1 сумы – , 1 сумы Татарстан бюджетыннан дип. Менә хәзер исә 25 тиенгә дип документлар әзерли башладык”, – ди Фәсхетдинов.

Авылга күчеп кайткан Шәрәфиевләр үзләре генә түгел. Аланга соңгы 3-4 ай эчендә 7 яшь кеше кире кайтты инде, ди авыл халкы. Наил АЛАН. Казанны яулау кызыктыра

Узган җомгада, Мәскәүдә Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгында Явыз Иван һәм ул кылган гамәлләрне искә алдылар.

Мәскәү патшасы Иван Васильевич 22 яшендә гаскәр җыеп Казанны алырга килгән. Берничә тапкыр яуга чыгып та, Кремлен ала алмыйча, Мәскәүгә кайтканнан соң, шәрык ачкычы булган Казанны яулап алу максаты куелган. Шул вакытта бер акыллы башы Казаннан берничә дистә чакрым ераклыктагы Зөя утравында кораллар һәм гаскәр туплау өчен крепость төзергә тәкъдим иткән. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китереп, тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган.

ЗӨЯ ӨЧЕН МӘСКӘҮДӘ КӨРӘШТЕЛӘР

Казан яулап алынганнан соң, Зөя утравында чиркәүләр, монастырьлар төзелгән. Анда изге сурәтләр, кыйммәтле иконалар саклана. Татарстанга кунакка килүче бу тарихи һәйкәлләрне барып карый ала. Свияжск (татарча әйткәндә Зөя) утравы кешеләрне үзенә тартып тора. Бер яктан Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә торган Казан Кремле, икенче яктан – еракта Идел уртасында 64 гектар мәйданлы утрау һәм андагы борынгы чиркәү-монастырьлар. Менә шушы тарихи ташларны саклау һәм туристларга күрсәтү өчен кирәкле акчалар элекке елларда табылмаган. Утрауда яшәгән 200 кешенең йортларын һәм тарихи һәйкәлләрне бераз гына тәртипкә китерү өчен генә дә 6 миллиард сум акча кирәк.

Татарстан бюджеты моны күтәрә алмый. Казанны алганнар икән, һәйкәлләрен дә үзләре торгызсыннар дип, читтән карап торып булмый. Татарстан Зөя утравында федераль музей-тыюлык булдырып, кирәкле акчаларны федераль казнадан алырга тәкъдим итә. Шәһри Болгарны тергезергә мөмкинлек эзләп табасы бар бит әле!

МОНДА ТУРИСТЛАР АГЫЛЫР

Кыскасы, Русия Мәдәният министрлыгында узган коллегия утырышында кызу бәхәс барган. Бу юлы Казан вәкилләре Мәскәүдәге көрәштә җиңүгә ирешкән. Коллегия утырышта яңгыраган чыгышларны, Татарстан вәкилләрен тыңлап, музей-тыюлык булдыру тәкъдиме белән федераль хөкүмәткә чыгарга карар иткән.

Үз һәйкәлен Русия үзе төзәтсен, акчасын бирсен. Ә Татарстан бу эшне яхшылап оештырыр. Эшләр шулай барып, федераль хөкүмәт Зөя утравында музей-тыюлык ачса һәм акчалар бирелсә, инде Шәһри Болгар хәрабәләренә дә Татарстанның кулы җитә башлар кебек.

ҖИР АСТЫННАН КАЗАН КРЕМЛЕН ЯУЛАУ

Бу атнада Казанның Авиатөзелеш районында Соцгород дип аталган ерак мәхәлләдә җир казып төшеп киттеләр. Бу инде Казанны алу өчен Зөя утравында утрауда бура җыю гына түгел. Казан Кремленә җир астыннан үтеп керү өчен метро казыла башлады. Хәзергә әле Декабристлар урамы башына килеп җиткән метро юллары Горбунов исемендәге очкыч төзү ширкәтенә барып җитәргә тиеш.

Шушы ерак араны җир астыннан түгел, өстеннән трамвайда үткәндә дә ярты сәгатьләп вакыт уза. Ә Универсиадага кадәр 4 ел вакыт калып бара. Метро төзү акчасы да аз бирелә. Әмма барыбер бу атнада Алтынчәч һәм Айсылу исемле җир асты машиналары балчык кимереп тагы аска төшеп китте.

ТУГАН ТЕЛДӘН ВАЗ КИЧҮ

Уку йортлары бу көннәрдә кайнады. Татарстандагы югары мәктәпләргә гариза биргән абитуриентларның саны ярты миллионга якынлашып килә. Кайбер уку йортларында бер урынга 50-60 кеше дәгъва итә.

Ә менә Казан университетының филологиясе факультетына аттестатларының төп нөсхәләрен китерүчеләр саны кабул ителүчеләрдән кимрәк булып чыкты. Берәүләр укырга керү өчен зур конвертларда ришвәтне кемгә бирергә белмичә интегә, шул ук вакытта бүлегендә стипендия алып укырга, өчен кирәкле белем алырга һәм мәгарифтә, дәүләт оешмаларында рәхәтләнеп эшләргә теләүчеләр аз булып чыккан. Римзил ВӘЛИ Исхаков кошларга ярдәм итә Универсиада корылмаларын Казансу ярында төзүгә каршы булган экологларны Казанның элекке мэры Камил Исхаков яклап чыкты. Ул экологлардан килгән хатны Русия президентына тапшырачак.

Универсиада стадионы һәм су спорты сараен төзү 100 метрга күчереләчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр Татарстан экологлары шәһәр хакимиятеннән корылмалар проектларын үзгәртүне сораган иде. Чөнки алар Универсиада корылмалары Казансу янындагы яшел аланлыкта төзелсә, табигатькә зур зыян киләчәген әйтә. Әмма экологлар мәсьәлә хәл ителде дип санамый.

Экологларга көтелмәгән ярдәм Казанның элекке башлыгы Камил Исхаковтан килергә мөмкин, дип яза “НГ”. «Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” иҗтимагый хәрәкәт рәисе Дмитрий Бердников сүзләренә караганда, Исхаков экологларның Казан мэриясе белән каршылыклары турындагы хатын Русия президенты Дмитрий Медведевка тапшырачак.

“Элек оппозиция белән элемтәдә тормаган һәм алар аша сәясәткә керү юлларын эзләмәгән” Исхаковның бу адымын Мәскәү Карнеги үзәге башлыгы Сергей Сергеев “кызыклы” дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, Исхаковның Казанның хәзерге башлыгы белән аралары яхшы түгел һәм, сәяси тормыштан артта калмас өчен, ул шәһәр хакимиятенә каршы булучылар белән берләшергә мәҗбүр.

Исхаков бүген Казаннан ерак, ул конференциясе оешмасында Русиянең вәкиле булып тора.

Алсу КОРМАШ.

Беренче татар кибернетигы вафат Физика-математика, техника фәннәре докторы, профессор Рәис Бохараев якшәмбе көнне Казанда иске татар зиратында җирләнде.

Рәис Бохараев Казан дәүләт университетында математик кибернетика һәм информатика мәктәбенә нигез салучы һәм бу өлкәдә дөньяда әйдәп баручы белгечләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.

Дөнья күләмендә танылачак галим 1929 елның 24 апрелендә Төмән шәһәрендә туа. 1947 елда Казанда икенче мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Кандидатлык диссертациясен геометрия өлкәсендә әзерли. Шуннан соң үзенә юнәлеш эзли башлый һәм кибернетиканы сайлый.

Казан дәүләт университетының ВМК факультеты мөгаллиме Равил Хади сүзләренчә, ул елларда әле Сталинның кибернетиканы ялган фән дип игълан иткән карары үз көчендә була. Шулай итеп, татар егете «ялган фән» белән шөгыльләнә башлый. Ул елларда кибернетика өлкәсендә эшләүчеләр бөтенләй булмый диярлек. Бохараев әлеге фәнгә беренчеләрдән булып кереп китә.

Рәис Бохараев яңа компьютерлар җитештерү юнәлешендә институт, Казан дәүләт университеты каршында бүлек, шул ук уку йортында кафедра ача. Русия, дөнья күләмендә бик күп фәнни җыеннар оештыра.

Ул компьютерлар җитештерү эшен генә алып бармый. Татар телен компьютерда гамәлгә кертү өчен дә зур хезмәт куя. Гомумән, аның хезмәтләре күпкырлы, алар бөтен татар дөньясына кагыла.

Рәис Бохараев апрель аенда гына үзенең 80 яшен тутырган иде. Ул соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт университетында эшчәнлеген дәвам итте. “Быел диссертацияләр яклаган вакытта иң күп сорауларны Рәис Бохараев бирде”, – ди Казан дәүләт университетының ВМК факультеты мөгаллиме Равил Хади.

Рәис Бохараевның беренче улы Равил – билгеле шагыйрь, драматург, журналист. Ул Лондонда яши. Ә икенчесе – Наил. Ул әтисе юлын сайлаган.

Рәис Бохараев Татарстанның атказанган фән эшлеклесе иде. Саша ДОЛГОВ.

www.azatliq.org

Кризиста наркоманнар арта

Соңгы 2-3 ел эчендә наркоманнар саны артты. Аларның үсеш темпын элек 3-4% дип билгеләсәләр, хәзер ул 6-7%. Икътисадый кыенлыклар бу афәт өчен уңайлы шартлар тудыра.

Социаль җитешсезлекләр, эшсезлек, чын шатлык һәм табигый куанычлар аз булу, рухи киеренкелек наркомания тозагына кешеләрне тагы да күбрәк этәрә. Наркомания белән авыручылар саны арту республиканың вак, халыкның яшәү дәрәҗәсе бик үк яхшы булмаган шәһәрләрендә күзәтелә. Шундыйлардан берсе – Лениногорск шәһәре. Соңгы 2-3 елда мондагы наркоманнар саны ике тапкырга арткан. Кискен проблемадан чыгу юлын эзләү максатыннан, республиканың наркоманиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы нәкъ менә шушы шәһәрдә узды.

Мондагы социаль җитешсезлекләрне комиссия әгъзалары шәһәрдәге наркоманиягә каршы көрәш эшенең начар алып барылуында дип искәртә. Район башлыклары наркоманияне кисәтү өлкәсендә шәһәрдә эшләр алып барыла дисә дә, 2009 елның соңгы 6 аенда Лениногорск районы җирендә наркомания белән бәйле башкарылган җинаятьләр 3 тапкыр арткан.

Республика прокуроры Кафил Әмиров районда җинаятьләрне кисәтү буенча аналитик эшләр булмавын, наркомания белән бәйле суд эшләре яхшылап каралмавын әйтә. Чыннан да, Лениногорск районында ачыкланган наркоманнар притоны эше хәтта судка да җибәрелмәгән.

Бүген Татарстанда 9 меңнән артык наркоман теркәлгән. Республика наркологик тернәкләндерү үзәгенең баш урынбасары Габбас Төхвәтуллин әйтүенчә, бу саннар дөреслекне күрсәтми. Чынлыкта исә хәл күпкә мөшкелрәк. Исәптә тормаган наркоманнарны да кушсаң, бу саннар 10-15 тапкырга артыграк булыр иде, ди ул.

Дөрес, кисәтү чаралары алып бару бик мөһим, дип саный Әлмәт наркология үзәге баш табибы урынбасары Марат Галимҗанов. Әлмәт шәһәрендә наркомания өлкәсендә хәлләр һәрчак яхшыдан булмады. Моны әлмәтлеләрнең яшәү дәрәҗәсе югары, акчасы күп булу белән аңлаталар иде. Бүген исә мондагы хәлләр, рәсми саннарга караганда, яхшыга таба бара. Узган елны 753 наркоман теркәлсә, быел аларның саны кимегән – 729га калган. 2008 елның беренче яртыеллыгында наркомания белән авыручы 79 кеше теркәлсә, хәзер бу күрсәткеч тә сөендерә, ди нарколог Марат Галимҗанов. Быел 21 наркоман теркәлгән. «Кризис, эшсезлек кешене күңел төшенкелегенә этәрә. Шуңа да уку йортларында, җинаять ачыклау урыннарында аңлату һәм кисәтү эшләре алып барылырга тиеш”, – дип саный Әлмәт наркомания тернәкләндерү үзәгенең баш табиб урынбасары Марат Галимҗанов. Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА

www.azatliq.org

Чишмә яман шештән коткарырмы?

Казаннан 70 чакрым ераклыктагы Алан авылында Ялан тау чишмәсе тергезелде. Авыл халкының бөтенесе булмаса да күпләр чишмә суы эчә башлаган.

“Яшьлек чишмәсе ул безнең. Сөтләр суыта торган чишмә иде. Анда безнең 40ар бидон сөт сыйды. Без, савымчылар атка сөт төяп чишмәгә ташыйбыз, бидоннарны чишмәгә үзебез тутыра идек, аннан үзебез машиналарга төяп җибәрәбез”, – дип искә ала Гөлйөзем апа Гыйләҗева моннан 30-40 еллар элек савымчы булып эшләгән вакытларын.

Ялан тау чишмәсен яңадан терелткәннән соң ачылышына Алан халкы белән бергә Гөлйөзем апа да тантанага килгән иде.

ИГЕЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәсәнова авыл халкы өчен шушы чишмәне яңартып, изгелек эшләү теләге күңелемдә бар иде, ниһаять ирем Исмәгыйль белән теләгебез тормышка ашты, дип белдерде. Чистартканда, ташларын өйгәндә күрше-тирәләр дә, авыл халкы да ярдәм кулы сузган. Бәйрәм көнне чәй өстәленә авыл апалары үзләре дә тәм-томнарын пешереп алып төшкән.

Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина да, бу бәйрәмгә үз өлешем булсын дип, артистлар да чакырган, ресторан-кафеларында милли ризыклар пешертеп алып кайткан иде.

КЫШ КӨНЕ ДӘ СУКМАК САЛЫНА

“Авылның бу башына күчеп килгәнгә 6 ел булды. Бер көн дә калган юк. Җәен, кышын чишмә суы алып кайтабыз”, – ди Разыя апа. Дөрес, Алан авылы чишмәләргә бай. Әнә авылга терәлеп диярлек утырган Урыс тавыннан челтерәгән Камил, Оркыя, Челтерәмә чишмәләреннән дә эчүчеләр бар. Күпләр Ялан тау чишмәсе иң тәмлесе, дип белдерә. Әмма Аланның бөтен халкы да чишмә суы гына эчә икән дип тә булмый. Җир астыннан суыртылган артезиан суы бөтен кешенең дип әйтерлек өенә кергән. Әмма суы каты, чәй чыкмый, юшкыны чәйнек төбенә утыра диләр.

КОЛОНКА СУЫ ХАЛЫКНЫ ЯЛКАУЛАНДЫРДЫ, ЗЫЯНЫ ДА ЮК ТҮГЕЛ

Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев сүзләренчә, моннан 35 еллар чамасы элек авылга су кертү халыкны ялкауландырган һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә азмы-күпме тискәре йогынтысы да булган. “Колонка суы эчә башлагач, халык чишмәгә йөрми башлады. Шуның аркасында чишмәләр томаланды. Кешеләр дә ялкауланды. Соңгы елларда экологияне тикшерүчеләр һәм санэпидстанцияләр күп суларның эчәргә яраксыз икәнлеген ачыклады. Чишмә суларының чистарак икәнлеге беленде. Шуңа да халык хәзер чишмәгә тартыла”, ди Хаҗиев.

ДӨНЬЯСЫ АШЛАМАЛЫ

Дөрес, Аланда Ялан таудагы һәм Чакрак тавындагы 3 чишмәнең генә сыйфаты тикшерелгән. Яхшы дип табылган. Әмма калганнарының, шулай ук җир астыннан суыртылган суларның нинди булуы билгеле түгел. Соңгы вакытта бу хәл яман шеш һәм башка авыруларның да артуына да сәбәп булырга мөмкин, ди Хаҗиев. “Икмәк тә хәзер ашлама белән генә үсә. Шул ук ашламалар елгаларга агып төшә. Су җиргә иңә, яки колонка суына эләгә. Халыкның еш авыруы менә шуннан да килә, мөгаен”, дип белдерә Хаҗиев.

ЯМАН ШЕШ БЕЛӘН АВЫРУЧЫЛАР АРТА

Авыл табибәсе Әкълимә Кашапова да соңгы вакытта яман шеш авыруыннан китеп баручылар арта, дип белдерә. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Карпенко белдерүенчә, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда яман шеш белән хастаханәгә ятучылар саны уртача 10%ка арткан. Баш табип Рөстәм Хәсәнов та узган ел тагын 11 мең кешедә яман шеш авыруы табылуны әйткән иде. Ә барлыгы әлеге чир белән авыручылар саны 60 мең икән. Татарстанда яшәүче 64 кешенең берсендә яман шеш бар.

ИҢ ЗУР ИГЪТИБАР СУГА

Луиза Карпенко сусыз тормыш булмаганга һәм кешенең күп өлеше судан торганга, эчә торган суның сыйфатына зур игътибар булырга тиеш, дип белдерә. Яман шеш авыруларының соңгы елларда кискен артуын чиста булмаган су эчү, геннары үзгәртелгән ризык ашау, кризис аркасында тормыш хәле начарланып кәеф бозылу белән дә бәйли ул.

Алан халкы Ялан тау чишмәсе бәйрәменнән кәефләре күтәрелеп, Сабантуйга караганда да күңеллерәк булды, дип таралышты. Эшмәкәр Равилә Шәйдуллина да ел саен нәкъ шул көнне авыл халкын чишмә янына җыеп күңел ачтырырга теләге бар икәнне белдерде.

Наил АЛАН

www.azatliq.org

Комментарии