Сыра кыйммәтләнә

Алкогольле эчемлекләргә бәя тагын артачак. Чөнки хөкүмәте алкогольгә һәм тәмәкегә акцизлар күтәрү хәстәрен күрмәкче.

Киләсе елга алкогольле эчемлекләргә ул 30%ка, ә тәмәкегә 44%ка артачак. РИА “Новости” хәбәренә ышансаң, иң авыры сыра җитештерүчеләргә: акциз сырага 190%ка күтәреләчәк. Моннан тыш, нефть продуктларына да 10% кыйммәтрәк акцизлар билгеләнәчәк. Никельгә өстәмә эксперт пошлинасы куелачак. Бу, әлбәттә, базарда бәяләрнең артуына китерәчәк. Инде сыра сатучы ширкәтләр борчуга калды. Алар сатып алу кимер дип борчыла.

Камаз тагын каникулдаКамаз ширкәте августта бер айга җитештерүен туктата. Ширкәт җитәкчеләре белдерүенчә, Русиядә Камаз машиналарына мохтаҗлык кимегән.

Камаз җитәкчесе Сергей Когогин сүзләренчә, август ае киләчәктә дә, икътисадның нинди хәлдә булуына карамастан, Камаз өчен җәйге ял ае булып калырга мөмкин. “Бу Русия өчен генә яңалык. Европа Берлеге илләрендә ширкәтләрнең җәйге ялга китүе гадәти күренеш”, – диде ул.

Автомобиль фирмалары банкрот

“Нур-авто” Volkswagen ширкәтенең рәсми дилеры булудан туктады. Алман автомобиль концерны “Нур-авто” белән килешүне өзде. Ул автозаводның Татарстандагы бердәнбер рәсми вәкиле иде.

Хәзерге вакытта “Нур-авто” җитди финанс кыенлыклары кичерә. Аның клиентлары да бу кыенлыклардан зыян күрә.

Бу хактагы язманы 5нче биттән укый аласыз.

Кредитлы машиналар

Русиядә ташламалы кредитлар бирү буенча дәүләт программасы нигезендә сатып алырга мөмкин булган автомобильләр исемлеге игълан ителде. Программада башта 350 мең сумлык кредит турында гына сүз булды, ә хәзер ул 600 мең сумга күтәрелде. Тик бер генә шарт: Русиядә җыелган булырга тиеш. Моннан тыш, беренче түләү 30%тан 15%ка кечерәйтелде. Һәм бу кредит сатып алучыларга ел саен 10-11%ка гына кыйммәтләнәчәк.

Менә ташламалы кредит белән сатып алырга мөмкин булган машиналар: «Lada»ның бар маркалары да, «ГАЗ»ның җиңел машиналары («ГАЗель» һәм “Volga Siber” шул исемлектә), UAZ, «ТагАЗ», «ИЖ-2717», Chevrolet Niva, Chevrolet Cruze, Fiat Albea, Doblo һәм Ducato, Ford Focus, Kia Spectra, Renault Logan, Skoda Fabia һәм Skoda Octavia, Hyundai Sonata һәм Accent.

Гомерлеккә “права”сыз калдырмакчылар

Быел көзен Русия депутатлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны тагын да кырысландырмакчы. Соңгы вакытта булган эре аварияләрдән соң, һәм депутатлар бу темага яңадан әйләнеп кайтырга мәҗбүр.

Тәкъдим ителәсе закон бу өлкәдә революция итеп кабул итәрлек. Беренче хөкемнән тиешле сабак алмаган шоферлар, яңадан салмыш килеш руль артына утырса, аларның машинасын тартып алырга, үзләрен гомерлеккә “права”сыз калдырырга мөмкиннәр. Даими рәвештә тизлекне арттырырга яратучыларга, каршы полосага чыгып хәрәкәт итүчеләргә һәм чатта кызыл светофорны санламаучыларга да шундый ук катгый хөкем кулланылу ихтимал. “Бу кыйммәтле машиналарда чаптырып йөрергә күнеккән җилбәзәкләргә җитди кисәтү булыр иде”, – дип белдерде Русия Дәүләт Думасының конституция комитеты рәисе беренче урынбасары Александр Москалец “Ведомости” газетасына.

Депутатлар бер эздән икенчесенә күчкән вакытта ян фараларын яндырмаган шоферларга да җәзаны кырысландырмакчы. Хәзерге вакытта борылыш утына игътибар итмәгән шоферларга 100 сум штраф каралган. Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов фикеренчә, әлеге җәза күпкә кырысрак булырга тиеш. Бармагын төймәгә басарга иренгән шоферларны бу тәртипкә өйрәтер, дип уйлый ул. Әгәр депутатлар килешсәләр, борылу сигналларын бирмәгән шоферларга штраф 500дән 1000 сумга кадәр билгеләнергә мөмкин.

Дуңгыз гриппы тарала Русиядә H1N1 гриппын йоктыручылар саны 55кә җитте. Роспотребнадзор җитәкчесенең әйтүенә караганда, хәзер тагын берничә кешене тикшерәләр. “Русия халкы ял итәргә ярата торган илләрнең барысында диярлек бу грипп табылган. Авыручыларның саны артуы кешеләрнең җәйге ялларын тәмамлап өйгә кайтуы белән бәйле”, – ди Геннадий Онищенко. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 180 мең кеше шушы гриппны йоктырган, 1200дән артыгы – үлгән.

Фатирлы булу шик астында Татарстанда социаль ипотека программасы нигезендә торак төзелеше кимеде. Программаның туктатылуы бар, дигән хәбәрләр таралды. президенты каршындагы Дәүләт торак төзелеш фонды кыенлыкларны финанслар җитмәү белән аңлата. Фондта, федераль бюджеттан көтелгән 6,1 миллиард сум килмәде, диләр. Шул ук вакытта, республика хакимиятләре фондның акчаларны ничек тотуын тикшерә башларга җыена, дип яза “Коммерсант” газетасы. Теманың дәвамы 3нче биттә. Шәймиев 10 августта судка барырга тиеш Журналист Ирек Мортазин эшен караучы суд гаепләү ягының дәгъваларын тыңлаганнан соң, үзенең киләсе утырышын 10 августка билгеләде. Гаепләнүче Мортазин сүзләренә караганда, ул утырышка дәгъвачы үзе дә, ягъни бу очракта Татарстан президенты тә килергә тиеш, чөнки суд шикаять бирүче тарафны тыңлаячак. Татарстандагы хәзерге хакимияткә оппозициядә торган Ирек Мортазин үзенең элекке җитәкчесе – Президент Шәймиев турында ялган мәгълүмат таратуда, аның абруен какшатуда, аерым социаль катламга карата нәфрәт уятуда гаепләнә. БДИда һәр дүртенче эш ялган

Русия мәгарифен күзәтүче оешма быелгы бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләрнең чиреге ялган дип белдерә. Оешма җитәкчесе Любовь Глебова әйтүенчә, 100 балл җыйган укучыларның барысының да эшләре тикшерелгән һәм аларның чирегенең чынлыкта 100 баллык булмавы ачыкланган.

Русиядә бердәм дәүләт имтиханында барлыгы 2200 укучы 100 балл җыйган.

Эчәр су программасы акчасы дөрес тотылмаган

Татарстанның хисап палатасы “2006-2008 елларда Татарстанда эчәр су” программасына бюджеттан бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшерде.

Палатаның матбугат хезмәте белдерүенчә, 465 миллион сумның дөрес тотылмавы яки югалуы ачыкланган. Кайбер эш башкаручыларга рөхсәт ителгәннән арттырып түләү очраклары булган. 3 корылма өчен бүленгән акчаның 7,4 миллион сумы артып калган һәм бюджетка кире кайтарылган.

Курсант үлде

Петербургта Хәрби физик тәрбия институтының 3 курсында укыган Максим Невзоров вакытында медицина ярдәме алмавы аркасында үлгән.

“Петербургның солдат аналары” хокук яклау оешмасына Максим белән бергә укыган егетләр шалтыратып, аның соңгы атнада бик авыр йөргәнен сөйләгән. Максим биле авыртуга зарланган, хастаханәгә яткыруны сораган. Табиб аңа остеохондроздан дару эчәргә кушкан. 26 июльдә Максимга ашыгыч ярдәм чакыртылган. 27 июльдә курсант вафат булган.

“Максим белән бергә укыган курсантлар аның сидегендә кан булганын сөйләде, моны тикшерер өчен җинаять эше дә ачылырга мөмкин, бу кыйнау була ала”, – диде хокук яклау оешмасы рәисе Элла Полякова.

Хәрби физик тәрбия институтында табибка барыр өчен медицина хезмәте башлыгыннан рөхсәт алып, факультет җитәкчесенә гариза язарга кирәк. Гаризаны институт ректоры раслагач кына, курсант табибка җибәрелә ала. Шуңа күрә авыручы курсантларга башта дару бирәләр.

Комментарии