АМЕРИКА КӨНДӘЛЕГЕ

Кулымда тыгыз хәрефләр белән шыплап тулган, китап калынлыгындагы көндәлек. Ләкин чит илдә алган тәэсирләрнең анда тамчысы гына сыйды. Йөз кат ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең, чыннан да, артык икән. Бертуктаусыз пепси чөмерүче симез-симез американлылар, чат саен тезелгән “Макдональдс”, “катыргы” йортлар… Юк, чын Америка күпкә киңрәк һәм кызыклырак булып чыкты.

СӘЛАМ, ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК?

16 май, 2008 ел. Нәрсә язудан тотынырга да белмим… Мин беренче тапкыр чит илдә!!! Хыял бит бу, иң зур хыял! Мәскәү–Нью-Йорк самолетында 10 сәгать очтык, ә барлык юл өч тәүлеккә сузылды. Кара тәнлеләрнең шулкадәр күп булуы, уттан аткандай инглизчә сукалаулары, искиткеч тәртип һәм беркая чират булмау – бөтенесе әкият кебек. Әйтергә онытып торам: без бит җылы якка – Флорида штатына кадәр үк килеп җиттек. Русиядә тапкан эш контракты буенча булачак “босс” Киссимми дигән шәһәрдә каршы алды. Иптәш кызым Регина белән Ямайка ресторанында официант булачакбыз. Хуҗабыз да, бу ресторанга йөрүчеләрнең күбесе дә – негр. Бераз шүрләтсә дә, эш булуга куанабыз гына. Яшәргә урын тапканчы дип, Лерой (хуҗабыз – Л.З.) кунакханәгә урнаштырды. Тәүлеге 30 долларлык кунакханә бүлмәсендәге уңайлыкларны күреп, “ах” иттек. Русиядә мондый бәягә карават белән телевизордан артыгын күрсәтмәсләр иде. Тагынмы? Урамда пальма һәм матур-матур чәчәкләр үсеп утыра, чүпнең әсәре дә юк. Үткән-сүткән һәр кеше елмаеп: “Hi, how are you doing?” – ди (Сәлам, хәлләрең ничек?). Хәтта машинада үткәндә дә кул болгыйлар. Кыскасы, әлегә безнең өчен һәрнәрсә сәер, экзотик.

“ЧӘЙЛЕК” КАЛДЫРУ ЗАКОНЛЫ

17 май. Бүген беренче эш көнебез булды. Көненә 12-15 сәгать эшләп, атнага 2 көн ял итәчәкбез. Хезмәт хакы дигәннән, сәгатькә 4 доллар һәм “чәйлек” безнеке. Русиядән аермалы буларак, монда официантка “ярымкеше”гә караган кебек карамыйлар. Бөтен Флорида штатында официантлар шул ук 4 долларны ала. Америкалымы, испанмы, татармы ул… Керем ресторанга күпме кеше йөргәнгә бәйле. Чөнки “чәйлек” – заказ суммасының 15%ы чамасы. Аны калдыру Америкада әхлак кагыйдәсе кебек. Ә американнарның законны тыңлаучан һәм әхлак нормаларын үтәүчән икәнен эт тә белә. Аларның хәтта телефоннарында да “чәйлек санау” дигән махсус функция бар.

Эш әлегә авыр түгел, вакыт аермасына да (8 сәгать) шундук ияләштек. Американнарга бүген турында сөйли-сөйли хәлдән тайдык. Безнең тышкы кыяфәткә исләре китә инде, башка планетадан килгәнбез диярсең. Менә инглиз телем аксый. Клиентларга кайчак: “Кабатлагыз әле, аңламыйм”, – дип икешәр тапкыр әйтәм. Иң кызыгы – алар бер үк җөмләне биш мәртәбә дә елмаеп кабатларга әзер. Бездә булса, күптән психланып рестораннан таярлар, ә безне ике дә уйламыйча эштән куарлар иде…

ШАЯРЫП, АЮЛЫ БУЛДЫК

19 май. Ресторанда җырлаучы 37 яшьлек Дерик белән сөйләшеп утырдым. Ул Русияне коммунистлар иле, дип белгән. Ә Президентыбыз – Бочков! Кич белән сәгатьләр буе сыра чөмерүче Джейсонны да сөйләндердем. Ул Бушны сүкте, бензин бәясе кыйммәтлегеннән һәм салымнарның күплегеннән зарланды. Ләкин Русия Президентын бу да белми – Горбачев дип уйлаган.

Бүген бер кызык хәл булды бит әле. Клиентлар булмагач, Регина белән ресторан каршындагы эскәмиягә чыгып утырган идек. Аттракционнар ягыннан кара тәнле өч егет килә. Икесенең кулында безнең кадәр зурлыктагы уенчык аюлар.

– Сәлам, аюларыгыз бигрәк матур, – мин әйтәм.

– Кирәкме соң?

– Әйе.

Әлбәттә, шаяруым шуның ише иде. Ышанмыйсыз, ике аюны да кулыбызга китереп тоттырдылар. Аптыраудан авыз ачылды, “рәхмәт”тән башка сүз дә әйтә алмыйча калдык. Мондый сюрпризлар безнең өчен ят, гаҗәп нәрсә бит. Ә биредә мөлаемлык, ачык йөз күрсәтү – нормаль хәл. Регина аюына – Доллар, мин Манго дип исем куштым. Ул аюларны Русиягә ничек алып кайтасы булыр.

20 май. Хуҗабыз Леройның ике катлы болын хәтле йортында Регина белән икәү генә яши башладык. Атнага һәрберебез 100әр доллар түли. Урыны искиткеч: бер якта күл, икенчесендә – бассейн, бөтен җирдә яшеллек. Ләкин бәясе кыйммәт. Яңа торак тапмасак, бөтен эшләгән акча яшәүгә китеп барачак.

ЧИРАТ МОНДА ДА БАР

21 май. Social Security дигән документ артыннан йөрибез әле. Бу илгә эшкә килүче студентларның йомшак урыны – шушы кәгазь инде. Безнеңчә ИНН кебегрәк әйбер – Америкада эшләү өчен рөхсәт ул. Баштан бер бинага барып, теркәләсең. “Соушл” әзер булгач, аны сиңа почта аша гына җибәрәләр. Бу документка теркәлү өчен чират торучы мыж булса да, тавыш куптару, этеш-төртеш юк. Чөнки һәркемнең үз чират номеры бар. Тыныч кына шуның килеп җиткәнен көтеп утырасың. Өстәвенә, 20ләп касса хезмәт күрсәтүе дә процессны тизләтә. Кыскасы, без моңарчы күрмәгән тәртип. Бездәге кебек сүгәрлек, бәйләнерлек урын горизонтта да күренми.

22 май. Америка бәдрәфләре турында язмадым бит әле, көндәлегем. Көлмә-көлмә, моңа Русиядән килгән һәр кеше гаҗәпләнә. Американнар түләүле бәдрәф дигән нәрсәне бөтенләй белми. Дөрес инде, бер карасаң, ашаган-эчкән өчен түләү генә җитмәгән… Җәмәгать урыннарындагы бәдрәфнең чисталыгына исең-акылың китәр. Ләкин ничек кенә чиста булмасын, американнар өчен бәдрәф – иң пычрак урын. Алар кулларын ашарга утырганда да, пешерер алдыннан да юмый. Ә менә йомышларын үтәгәннән соң кул юу – алтын кагыйдә. Микроблар ялтырап торган бәдрәфтә генә яши диярсең. Бервакыт безнең белән эшләүче кара тәнле Ванессага: “Русия авылларында бәдрәф урамда”, – дип ычкындырдым. Бичараның кара тәне бер кызарды, бер агарды. Шулкадәр аптыравының сәбәбен хуҗабыз Леройдан сорадык. Бәдрәфне урамда күз алдына китерә алмаган кызый, әлбәттә, безгә ышанмаган. Ә менә авылдан икәнебезне белү Ванессаның котын алган икән. Чөнки “village” (“авыл”) – Америкада бандитлар, хәерчеләр яши торган начар урын, ди.

БЕЗДӘГЕ ФАТИР АМЕРИКАННАР КЕСӘСЕ ӨЧЕН ТҮГЕЛ

24 май. Бүген һәм иртәгә ял… Рәхәтләнеп идән юдык, өй җыештырдык. Мондагы официант эше дә ташка үлчим. Клиентлар белән елмаеп, юк-бар турында сөйләшеп тик йөрибез шунда. Бүген Лерой белән “по душам” сөйләштек. “Америкада кал, монда тормыш җиңел”, – ди. Өйне җыештырганны әйткәч, исе китте. “Бездә хатын-кызлар идән дә юмый, ашарга да ирләр пешерә. Эшләмичә, өйдә тырнак үстереп яталар. Әллә Русиягә күченим микән”, – дип елмайды, ап-ак тешләрен күрсәтеп. “Бер бүлмәле фатир бәясе 60 мең доллар”, – дигәч кенә артына утыра язды. Монда ике катлы йортны 8 мең долларга сатып алырга мөмкин икән. Нинди йортлармы? Бөтен уңайлыгы: җиһазлары (кер һәм табак-савыт юу машинасы, микродулкынлы мич, плитә, диваннар һ.б.), гаражы, ким дигәндә, ике бәдрәфе белән душы булган өй.

25 май. Һава торышы 9 көн буена бер тамчы да үзгәрмәде. Эссе!!! Кызына-кызына “шоколадный заяц”ка әйләнмәсәм инде. Бүген өй каршындагы бассейнда туйганчы йөздек, ичмасам. Суы чип-чиста, бер генә бөҗәк тә йөзми бит шунда. Бассейн суын көн саен алыштырып, газоннарны кисеп, берничә өйнең чүбен түгеп торучы махсус кеше эшли. Юк-юк, без ялламадык аны. Бездәге урам себерүче кебек вазифаны башкарса да, эш кешесен монда хөрмәт итәләр. Аңа ресторан хуҗасы да үзе белән бер баскычта карый. Бассейнда су керүче балаларны жәллим, берсеннән-берсе симез. Гомумән, американнарның сирәге фигурасы белән мактана ала.

…Нәрсә кирәк булса да, “Уол Март” дигән зу-у-ур кибеткә барабыз. Анда җаның теләгән әйберне табарга мөмкин – азык-төлек, косметика, йорт җиһазы… Безнең генә түгел, американнарның да яраткан кибете ул. Халык чипсы, шоколад, чикләвек, әзер пицца яки иртәнге аш, бутерброд ясау өчен кирәкле яшелчәне, колбаса белән сырны кырылып ала. Американнар күбрәк ресторанда яки кафеда ашый, өйдә пешерүне мәшәкатьле саный. Биредә киселмәгән ипи, сыр, колбаса, ит табу мөмкин түгел диярлек. Хәтта банкадагы тозлы кыярны да телемнәргә кискәләп саталар! Ризык бәяләре Русиядәгедән кыйммәтрәк, чүпрәк-чапрак очсыз. Мәсәлән, бәрәңгенең килограммы 40 сум чамасына туры килә, литр ярым кефир – 100, 200 грамм эремчек – 40, “Орбит” сагызы – 23, бер алма – 24, 1 дистә йомырка – 30, уртача зурлыктагы тавык – 130 сум тирәсе.

РУСИЯДӘ ҖЫЛЫНЫР ӨЧЕН АРАКЫ ЭЧӘЛӘР…

26 май. Бер ямьсез негр белән таныштык. Рус хатын-кызы симез, сакаллы, зур күкрәкле була, дип уйлаган икән. Күз алдына китергәнчә, рәсемен дә ясап күрсәтте. Кычкырып көлдек. “Үзегезне бел! Кибетләрегездә безгә ярашлы кечкенә үлчәм табып булмый бит, бөтен кием капчык төсле утыра”, – дидем үзенә. Русия турында шулкадәр әз белүләренә торган саен аптырыйм. Безнең мәктәп баласына кадәр Америка президентын белә. Ә болар?! Американнарны сәясәт, география грамм да кызыксындырмый. Бөтен белгәннәре – тиз арада күп акча эшләү. “Русия турында ниләр беләсез?”- дигән сорауга, бездә коточкыч салкын булуын, мескен халыкның җылыныр өчен гел аракы эчүен, колаклы куян бүрекләре киюен ишеттем. Урамда аюлар йөгереп йөри дисәң дә ышаналар. “” сүзен бөтенесе диярлек беренче тапкыр ишетте. Русиядән килгәнне белгәч: “Эчәсезме, тартасызмы, аракы белән томат согын кушып эчәсезме”, – дип кызыксыналар. Монысы безнең ил студентлары ясаган репутация инде. Америка яшьләренең тәмәкегә исе китми. 1 кап тәмәке – 5-9 доллар тора (бәясе төрле штатта төрлечә – Л.З.). Кыйммәтме? Безнең өчен генә түгел, американнар өчен дә кыйммәт. Эте-бете тәмәке тартмасын өчен уйлап табылган Америка законы бу.

27 май. Америка дискәтүген күреп кайтасы килә башлады… Теләгебезне Леройга әйткәч, эштән соң безне “Боб Морлей” дигән урынга алып китте. Монда дискотека ишекләре 21 яше тулган яшьләр өчен генә ачык икән. Тәмәкене 18 яшьлекләргә сатсалар, спиртлы эчемлекне 21 яшь тулмыйча сатып алу мөмкин түгел. Шуңа күрә американнар өчен 21 яшь тулган көннән дә зур бәйрәм юк. Инде ул датаны Русиядә үк үткәргән булгач, күкрәк киереп, тыныч күңел белән кердек бию залына. Безнең илдәге дискәтүкләрдән нәрсәсе белән аерыламы? Бездәгечә саз каены сыман селкенеп тормыйлар, бөтенесе маймыл төсле үрле-кырлы сикерә, бер-берсенә сылана-сылана бииләр. Яшь аралыгына да искитәрлек – арада чәче агарып беткән 60-70 яшьлек карчыклар да, безнең ише ыбыр-чыбыр да бар. Театр яки концерт түгел, дискотека – американнарның яраткан ял итү урыны. Аның азгынлык оясы булуы белән килешми алар.

“Боб Морлей”да Италиядән килгән Ромео белән таныштым. “Чит илдән булуыңны шундук аңладым. Киенүең, биюең башкача”, – ди. Ул ярты елга килеп, хәзер ресторанда официант булып эшли. Ромео әйтүенчә, Америка дискотекалары бер-берсеннән нык аерыла икән. Рок, рэп стиленә, испанча, хәтта русча музыкага да биергә була. Америкада гей-клублар бик популяр. Өйләнешкән “зәңгәр” яки “ал”ларны очрату да нормаль хәл, закон моны тыймый.

Смифсоннар гаиләсе

29 май. Көндәлегем, Смифсоннар, безнең хуҗаның гаиләсе турында белмисең бит әле. Ире Лерой, хатыны Марлен, уллары Марлон исемле. Математикларча әйтсәк, кара тәнле + ак, тигез була мулат бала. Лерой – тәүлек буе йокламыйча эшләргә сәләтле “эш аты”. Холкын әлегә аңлап бетермәдем. Юмартлыктан ерак торганын гына әйтә алам. Хатыны авыру, коточкыч усал, псих һәм саран ак хатын. Сәламәтлеге какшаган булса да, ике эштә эшли, машина йөртә. Кайчак ресторанда гырылдап йоклап китә, мескен. Уллары – 11 яшьлек мәктәп баласы. Мәктәпләрендә атнага нибары 4 көн укыйлар, анысы да аннан-моннан. Тишек сумкасында йә бер китап була, йә юк. Чит тел буларак испан телен өйрәнәләр. Тырышып укыймы дисезме? Кая ул, сакаллы сабыебыз кәгазьдән ясалган уенчык машина белән уйный. “Америка – дөньядагы иң зур ил, инглиз теле – иң авыр тел”, – дип шундый “укымышлы”лар сөйли инде аннан соң (монысын да американнан ишеттем – Л.З.). Марлонның киенүен күрсәң син! Әллә нинди куркыныч маймыллар төшерелгән ефәк күлмәк, тездән кызыл футболка, муенында төрле төстәге өч муенса… Ул киемнәренең бөтенесен берьюлы кигән чаклары да булды. Андый кыяфәт белән безнең Мәмәт мәктәбенең бусагасыннан да кертмәсләр иде. Артык симез булганга, әтисе улына тәмлүшкәләр ашарга рөхсәт итми. Туйганчы ашыйсы килгәнгәме, Марлон оста пешекче булырга хыяллана. Кичә кич белән ресторанда башын өстәлгә куеп йоклап киткән. Уята алмый интектек. Әтисе чалт-чолт яңаклый – файдасыз. Көч-хәл белән машинага чыгарып аудардык.

Негрлар Айдар Галимовны тыңлый

30 май. Бүген өйгә шалтыраттым. Гадәттәгечә, 2 долларга 1 сәгать сөйләштек. Әни: “Сагынасыңмы?” – дип сорагач, “Юк, бөтен нәрсә шәп! Сез, туганнар, дуслар, татарча сөйләшү генә җитми”, – мин әйтәм. Иң мөһим нәрсәләр җитми дә инде, бер карасаң. Инглиз телем әле яңа нормага килеп маташа, негрларны аңлый башладым. Эх, иркенләп татарча, урысча сөйләшәсе иде… Русиядән Айдар Галимовның дискын кыстырып килгән идем. Лерой: “Сезнең җырлар нинди?” – дип аптыраткач, шул дискны тоттырдым. Ошатты. Хәзер кайчан карама, машинасында җырлый. Негр дустым “Әйтелмәгән мәхәббәтем” җырын бигрәк тә яратты.

1 июнь. Туңдырма алырга заправкадагы кибеткә кердек. Сатучының сөйләшүен ишетсәң, колаклар үрә тора. Хәлләрең ничек, каян килдең, кайда эшлисең, рәхмәт, тагын кил… Бу берәр шымчы түгелме икән, дигән уй килә, билләһи. Шымчы түгел, чөнки икенче кибеткә керсәк, нәкъ шул ук сораулар кабатланачак. Ни дәрәҗәдә ихластыр, ләкин шул мөлаемлык, чиратта торганда ирләрнең хатын-кызга урын бирүе, урамда берәүнең “киемең килешә”, “чәчең матур” дип үтеп китүе күңелне күтәрә. Дорфа караш тойганчы, ясалма елмаю артыграк, минемчә.

2 июнь. Эштән аттракционнарга билет бирделәр. 4 сәгатькә! Кайда, күпме телисең, хет эчең әйләнгәнче атын. Космонавт түгел шул, озакка түзмәдем. Регинаны көткән арада Дерикның (ресторандагы җырчы – Л.З.) “гелфренд”ы белән таныштым. Картаеп бетсәләр дә, егет белән кыз булып тик йөриләр инде. Американнар өйләнешүне кирәк санамый. Шул “гелфренд”, ягъни йөри торган кызының әбисе рус булган икән. “Әбием 91 яшендә үлде. Сталин чорында Америкага күченгән. Сагынса да, Русиядәге тормышны гел сүкте. Ул чорда анда калган булса, исән калуы икеле булган. Әбинең яшәгән урыннарын күрәсем килә”, – дип сөйләде 36 яшьлек Мишель.

Татар – алдакчы һәм хәйләкәр

3 июнь. О-о-о!!! Океан күрдем! Супер! Бер карыйсың – син тездән суда, берничә секундтан соң шул ук урында су муеннан күмгән. Дулкыннар белән уйнап, сәгатьтән артык суда ятканбыз. Аннары ярдагы аксыл-сары комда Дайтона Бич (шәһәр исеме – Л.З.) кояшы астында кызындык. Әлеге пляж без яши торган Киссиммидан 2 сәгатьлек юл. Без эшли торган ресторанга еш йөрүче Тод исемле дустыбыз алып килде. Тод белән Америкадагы тормыш турында сөйләшеп утырдык. “Сезгә барысы да яхшы булып күренә генә. Медальнең икенче ягы да бар”, – ди ул. Нигә болар Америкадан канәгать түгел соң? Монда гади кеше көненә уртача 100 доллар эшли. Туйганчы ресторанда ашау – 10-15, матур күлмәк белән туфли алсаң, 50 долларыңны чыгарып саласың. Әле күпме акча яныңа кала да! Бу бит бер ай түгел, бер көндә эшләнгән акча. Америка әби-бабайларының пенсиясе – аена ике мең доллар, ягъни 60 мең сум. Мондый акча безнең әби-бабайларның төшенә дә керми бит. Тодны аена 100 доллар пенсиягә яшәтеп карыйсы иде… “Әмрикә”сен кочаклап үбәрлек булачак!

10 июнь. Тод ресторанга килгәч, телефонын сузып: “Киленем рус – Света. Мә, телефоннан сөйләшегез”, – димәсенме. Сөйләштек. Килене чыгышы белән татар икән. Минем дә татар булуымны белгәч, елаклары тыгылды. Әби-бабасын кулак дип Ерак Көнчыгышка сөргәннәр. “Кысалар иде, шуңа исем-фамилияне алыштырырга туры килде”, – диде. Фамилиясе Сабирова булган. Хәзер Света Германиядә кара тәнле ире белән тора, баласы бар. Елына бер тапкыр Русиягә кайтабыз, ди.

13 июнь. Эчем поша… Әти белән әнине, туганнарны, Мәмәтне, Казанны бер генә күз белән күрәсе иде… Салкын җил иссә дә, “Эх, бездә дә шулай исә бит”, – дип уйлап куясың. Монда урысларны чүпкә санаулары ачуны китерә. Йөзеңә бәреп, туганнарыңны сүккән кебек. Ак американнар караларны, испаннарны яратмый. Соңгылары тиз үрчи. Ак американ гаиләсендә ике бала булса, негр яки испанда – ким дигәндә дүртәү. Татар дигәннән, хәйләкәр, алдакчы, ышанычсыз… “Сезнең якта татарлар турында нәрсә уйлыйлар?” – дигән сорауга үзбәк белән казах егетләренең җавабы бу.

Җан биздергеч хуҗа

24 июнь. Килгәч тә, американнарның попугай сыман киенүенә аптырый идек. Хәзер ошый башлады. Аннары, монда бөтен җиреңә пирсинг тагу, тәнеңә 15-20 төрле татуировка ясату модада, бугай. Егетләрнең ыштаны тезенә кадәр төшкән. Негрлар гына түгел, Америкада 1-2 ел яшәгән урыс, үзбәк, мари егетләре дә шуңа иярә.

26 июнь. Американнар автобусын зур хәрефтән язарлык. Чират белән кереп, юл хакы өчен ике долларга якын акчаңны махсус контейнерга саласың да вәссәлам! Йокысы ачылмаган контролер белән аңлашасы, нервы бозасы юк. Кичә тукталышта торганда автобусның “маңгаенда” “full” (“тулган”) дигән язуны күрдек. Нәрсә булган дип карасак, утырырга урын юк икән. Исебез дә китмичә бер тукталыш басып бардык. Без бит Русия балалары! Ә американнар андый автобуска бик ашыкканда гына утыра, икенчесен көтүне кулайрак саный. Безнең Казандагы “жилка”дан үзәккә баручы шыплап тулган кызыл автобусларны күрсәтәсе иде аларга… Сөйләп кенә барыбер ышанмаячаклар.

1 июль. Күпкә шәбрәк өйгә күчтек. Ике бәдрәф һәм ике душ, өч йокы бүлмәсе, бөтен җиһазлары булган ике катлы йорт бу. Эшкә дә якын булуы сөендерде. Украинадан Настя, Казахстаннан Рәсүл белән Гәүһәр һәм без – ике татар кызы. Җамал исемле үзбәк егете белән танышкан идек. Шуның аша якташларга чыктык. Бу йорт өчен аена һәрберебез 250шәр доллар түли. Ут белән суга килгән салымнарны үзара бүлешәбез. Күченүебез Леройга гына авыр тәэсир итте. Аена 800 доллардан колак какты бит. Төнге икегә кадәр эшләсәк тә, хәзер босс машинада кайтармый. Тод ике велосипед табып бирде, хәзер велоспорт белән шөгыльләнәбез. Лерой эш сәгатен дә кисте. Болай да җитәр-җитмәс “чәйлек”ләр тагын да әзәячәк дигән сүз. Көненә бер мәртәбә ресторан хисабына ашау да уставны “бозу” булган икән. Беренче көннәрдә шундый игътибарлы, ачык күренгән хуҗабыздан җан бизде. Яңа эш эзли башларга кирәк… Безнең ише студентларның монда буа буарлык булуы гына куркыта бераз. Бөтенесен нәкъ Киссиммига куып китергәннәрмени!

Американнар бәйрәм итә

4 июль. Бәйрәм бүген, бәйрәм! Independens Day! Американнарның Бәйсезлек көне! Бөтен кеше ял итә. Бу көн турында мәктәптә инглиз теле дәресендә өйрәнгәнне хәтерлим. Американнардан сораштырдым: кайберләре генә бәйрәм тарихын белә.

20 июль. Кайтырга ике айдан әзрәк вакыт калды. Әйтергә оят – әле бер генә тапкыр өйне сагындым. Анысы да эш эзләп, төшенкелеккә бирелгән чакта. “Урта гасырлар” (“Medieval times”) дигән ресторанга эшкә урнаштык. Биредә дә официант итеп алдылар. Бу эштә бөтенләй икенче атмосфера. Хезмәткәрләр урта гасырлар стилендә киенә: корсет, озын юбка… Руслар күп, каралар аз. Көненә 3-6 сәгать кенә эшләсәк тә, “чәйлек”ләр шәп! Әлегә рекордым – алты сәгать эчендә эшләнгән 200 доллар. Физик яктан авыррак булса да түзәрлек. Лерой ике эшнең берсен сайларга кушты. Әлбәттә, тавышым негрлар файдасына булмады. Лерой белән хушлаштык.

8 август. Кичә кызык хәл булды. Эштән кайтсак, өйдә ут белән суны сүндергәннәр. Баштан моңа исем дә китмәде. Тыныч кына йөри торгач, тукта, мин әйтәм, бу бит Америка! Тик торганнан ник бетсен ут белән су? Сәбәбе бер генә булырга мөмкин – вакытында түләмәгәнгә бер атна чамасы үткән. Артык борчылмадык моның өчен. Кем әйтмешли, авылда сусыз торган көннәр генә түгел, айлар да күп булды. Менә Украинадан килгән Настяның истерикасы башланды. Метр ярымлы аякларын тибә-тибә елады, бичара. Егетенең битен тырнап бетергән (өй өчен ул җаваплы – Л.З.)! Эштән соң юынасы килгән, иртәннән бирле душ күргәне юк, имеш. Чыннан да, июль өчен түләмәгәнгә сүндергәннәр икән. Нәкъ бер атна көткәннәр дә шапылдатып өзгәннәр. Дөрес сәясәт. Үзебез гаепле. Яңадан тоташтыру 100 долларга төште. Кайбер йортларда түләмәгән һәр көн өчен 30 доллар пеня китә, кемнекендер шундук сүндерәләр, ди.

Бай, Америка!

2 сентябрь. Киссиммидагы соңгы көн, соңгы кич… Китәсе килми, хет акырып ела! Күпме кеше калырга үгетли, күпме кала. Юк, калмыйм, һәр күзәнәгең белән авыл сукмагын сагынып ятканчы… Акчага килгәндә, Америка күрү өчен түккән 100 мең сумны эшләдем. Бүләкләр, кием-салым белән зур-зур сумкалар шыплап тулды. Теге кеше хәтле уенчык аюымны да култык астына кыстырып, алып кайтырга булдым. Бөтен Флориданы әйләндек, бер көнем Дисней Уолдта үтте. Ә иртәгә Нью-Йорк көтә. Бу җирләрне соңгы тапкыр күрүемә ышана алмыйм, ышанасы килми…

9 октябрь. Кайтканга бер айдан артык вакыт үтте. Ә башта һаман Америка. Бигрәк тә Мәскәү аэропортындагы чиратны, пычракны күргәч, сагыну үзәккә үтте. Арттырмыйча әйтәм: кешеләрнең йөзенә кадәр аерыла. Америкада тормыштан канәгать, бәхетле булсалар, бездә халыкның ризасызлыгы маңгаена язылган. Белгечләр әйтүенчә, Русия Америкадан 40-50 елга артта. Ләкин ярты гасырдан соң бездә дә шундый тормыш булачагына ышануы кыен. Кайда тусаң, шунда кирәгең чыгар, диләр. Һәр кеше туган ягында тормыш корырга, ана телендә аралашып яшәргә тиештер. Американы гына американнар иле дип әйтергә тел әйләнми. Бөтен вәкилләрен үзенә сыйдырган, яхшы яшәү шартлары белән магнит төсле тартып торучы аерым бер дөнья кебек ул.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

-АКШ-Флорида-.

Комментарии