Акча җыелган, ә юл?

“Бу хат районы Югары Өскебаш авылыннан. Авылыбыз бик матур урында урнашкан. Өч ягында урман, аның кырыенда ял итәрдәй урыны да бар. Зәңгәр күле җәелеп ята. Авылыбыз уртасында мәчет тә бар. Мәктәп, клуб, буралы челтерәп аккан чишмә, балалар бакчасы гөр килеп эшли. Ни җитмиме? Урамыбыз юлы начар, бөтен ямьне шул боза…

Кыш көне юлыбызның кары чистартылмый. Чишмә юлын әйтәсе дә юк. Язгы-көзге пычракта урамыбызның бер ягыннан икенче ягына чыгып булмый. Без быел авылыбыз урамы тип-тигез булып ялтырап торыр, бала-оныкларыбыз белән генә кайтып төшәрләр, кайда батып калырбыз да, кайда машинаның төбе ташка тияр микән дип куркып йөрмәсләр дип уйлаган идек. Кая ул! Җәяүле дә йөри торган түгел. Абынып егылсаң баш кадәр ташка төшеп сыртың сынар, ә яңгыр яугач, баскан җирдән аякны алып булмый, кызыл балчык аяк киемен йолкып алып кала. Олы кешеләр җомгага бара алмый җәфа чигә, кибеткә йөрерлек түгел. Өч ел элек урамыбызны төзекләндерүгә акча җыябыз дигәч сөенә-сөенә акча бирдек бит. Читтәге балаларыбыз да бик канәгать булып ярдәм кулы сузды, иганәче ярдәме дә булды. Ни җитми? Нигә бу эшнең очы-кырые юк? Узган ел башында эш башланган иде. Ул да булмады китерелгән катокны икенче көнне үк алып киттеләр. Главаның авылына юл салырга кирәк икән. Без гади колхозчыга юл төзек булмаса да ярыймыни? Узган ел авылыбыз кызы бу эш артыннан йөри башлаган иде, икенче елга дип сүз бирделәр. Әле һаман да эшнең башы күренми. Югыйсә, үз авылыбызда депутат бар. Нигә ышанып сайладык? Без шушы авылда колхозыбыз, районыбыз өчен эшләп картайган кешеләр бит. Картаймыш көнебездә авыл урамнарын тигез-пөхтә итеп күрергә насыйп булмасмыни? Авыл тормышын кем кайгыртырга тиеш? Моң-зар күп инде. Чарасы күрелер дип өметләнеп калабыз. Бу үтенеч хаты бер төркем авыл халкы исеменнән язылды.”

Әйтерсең Кукмарага киләсемне барысы да алдан сизгән. Хатта язганнарны инкарь итеп, мин килгәндә эш башланган иде инде. Юл буена кайтарып салынган ташлы балчык өемнәре берсе артыннан берсе тезелеп тора. Урам яңгырдан соң менә шундый була дигәндәй, анысы да явып үткән. Балчык аякка ябыша. Машина йөртүче шаяртып алырга да күп сорап тормый: мич чыгару өчен менә дигән балчык бит бу, зарланып яталар тагын. Юл кырындагы баш кадәр ташларга чыннан да гаҗәпләнерлек. Аларын нигез салганда куллансаң менә дигән. Бу узган елны юл “төзәткәннән” соң калган байлык күрәсең. Минем кебек яхшы йөртүчеләрнең машинасы пычракта шуып китеп, шул таш өстенә менеп утырса, машинаның төбе белән хушлаша аласың.

Авылга очраган бер кешегә бәйләнәм: юлларыгыз ошыймы? Ал яулыклы, зәңгәр курткалы бер апа кайчандыр юл төзәтүгә мең сум акчасын биреп, бүген “барысыннан канәгать” булса да, нигәдер исемен әйтергә курыкты. Кая анда исем-фамилия, кайда эшләвен дә әйтеп тормады, тизрәк таю ягын карады. Бу ападан соң ук халык белән сөйләшү авырга туры киләсенә төшендем. Кукмарадан булган машина йөртүче Азат та бу яклардагы халыкның аз сүзле булуын алдан кисәткән иде үзе.

КАНӘГАТЬ ХАЛЫК

Әби-бабайдан юл хакында сораша башлыйм да, күзләренә яшь тула. Көзге пычракка батып, кышкы карга чумып чишмәгә төшүләрен сөйлиләр дә, ахырдан “канәгать, кызым, барысыннан да канәгать” дип бетерәләр. Шул чишмә юлына таш салынмаган, ә кыш көне кары бөтенләй чистартылмый икән. Монысы халык сүзе, билгеле. Ләкин җитәкчелек гадәттә башка төрле сөйли.

Үзен Габделхәй дип таныштырган кешегә дә һаман шул бер мәсьәлә буенча барып бәйләндем.

– Акча ташлы балчык салдыру өчен җыелды, сеңлем, – диде ул. – Асфальт дигән сүз булганын хәтерләмим. Зиләнең капка төбенә кадәр җәелде дә, аннары акча бетте дип әйткәннәр. Безнең очка җитмәде. Сабир Әхтәмов исемле Советлар Союзы Героен беләсеңдер инде. Шул да юл төзәтүгә акча биргән булган икән. Ә хәзер инде газетага язып чыккан дип сөйләделәр. Акчам кем кесәсендә микән, дип язган ди. Юллар төзәтелде бит инде. Чокырлары капланды, шул гына. Асфальт түгел.

– Сез әйткән Зилә Андреева үзенең капка алдына кадәр үк ташлы балчык салдыра, ә башкаларга юк, диләр.

– Анда чокыр бик күп иде. Шуны капладылар.

– Әле яңгыр сибәләп кенә китте, үзегез инде резин итек кигәнсез.

– Кәлүш белән генә йөреп булмый, аякка балчык тула, сеңлем.

Чишмәгә якын гына урнашкан бер йортның ишеген кактым. Инде алтын туйларын уздырган Илсөяр апа һәм Наил абый Сәмигуллиннардан чишмә юлы хакында сораштым. Хатта язылганны раслыйлар.

Берничә кеше авыл юлына дигән ташның башка якка шууын, аны сатуларын сөйләде. “Үзебезгә булмас инде ул”, – диләр.

ЭШТӘГЕ АВЫРЛЫК

Акча югарыда телгә алынган Зилә Андреева тарафыннан җыелган, гомумән, юл мәсьәләсендә иң күп көч куйган кеше шулдыр монда. Авылда депутат итеп сайланган ханымны эзләп өенә бардым. Юк иде. Эш урынында, ягъни почтада да юк. Соңыннан телефоннан гына сөйләшә алдым. “Бүген сәгать өчтә авыл җыены була, “глава” да килә, шунда килегез. Бөтен документларымны авыл җирлеге башлыгына тапшырдым, болай гына берни дә әйтә алмыйм”, – диде ул коры гына. Күпме авыл халкы белән аралашып, шуларның берсе дә җыелыш хакында авыз ачып бер сүз әйтмәгән иде югыйсә. Белгән булсам, иртәнге тугызда килүемә карамастан, кичкә кадәр көтеп утырган булыр идем әле. Хәер, соңыннан шул ук авыл халкы сөйләвенчә, җыелышта юл турында авыз ачып беркем бер сүз әйтмәгән. Бигрәк карусыз халык! Бер-берсенә зарланышып йөреп кенә юл салып куярлар дип уйлыйлардыр инде. Җыелышка “глава” дигәннәре дә килмәгән икән. Аның каравы, җыелыштан да мөһимрәк вакыйга соңрак булды. Зилә Андреевага төрле телефоннардан шалтыратып эзләгәнгә, ул минем номерны ачыклый алмаган күрәсең һәм соңгы шалтыраткан номерымны мине табу максатыннан кабат җыйган. Бер гаепсез берәүне тәмам коткыга салып: “Нәрсә ул качып кына тикшеренеп йөри? Эшендә авырлык булырга бик мөмкин”, – дип янарга да куркып тормаган. Соңыннан моны миңа хәбәр иттеләр. Һәм мин Зиләгә үзем шалтыраттым.

– Миңа янап шалтыраткансыз икән, телефонда сезнең номер чагылган дип әйттеләр. Әйтәсе сүзләрегезне миңа әйтегез.

– Юк-юк, мин яңа кайтып кердем. Кем шалтыратканын белмим.

– Өегездә тагын кемнәр бар соң?

– Балалар гына.

Балаларныкы белән тавышы аерыладыр ул! Аннары, Сезнең өй номерыннан күрше хатыны кереп шалтыраткандыр дип тә уйламыйм. Мондый янаулар эш тәҗрибәмдә беренчесе түгел, соңгысы булыр дип тә уйламыйм. Бер үк, куркыттым мин моны, дип уйлый күрмәгез тагын. Эшемдә килеп туган бердәнбер авырлык – шул көнне Сезне эш урынында да, өегездә дә тота алмавым. Бары шул гына! Редакциягә дә әллә кемнәрдән шалтыраттырып ятарга кирәкмәс. Юкса, депутат исемен күтәреп йөрткән кеше мондый янаулар өчен законда аерым маддәләр булуын да белергә тиештер. Сезнең урында булсам, мин оялыр идем, ичмасам. Әйтерсең, мин бөтен кешене саклап, капка төбендә төн кунарга, һәр чакырган кеше өчен Казаннан кайтып йөрергә тиеш.

Юл салуга кире кайтып, Зилә Андреева сөйләгәннәрне дә җиткерим әле.

– Җыелган акча якынча 70 мең булды. Ялгыз пенсионерлар бу эшкә – 200, техникасыз хуҗалыклар – 500, үз техникасы булганнар 1000 сум бирде. Үз тракторы булганнар таш ташырга дип трактор белән чыкты. Аларга ягулык артыннан үзем, үз машинам белән йөрдем. Мин машина да йөртәм. Акча җыю мәсьәләсе буенча Советлар союзы герое Сабир Әхтәмовка да чыктым. Ул 15 мең бирде. Рөстәм Миннехановның әнисе безнең яктан. Аннан да ярдәм сорап карадым, ул яктан ярдәм булмады, – диде.

– Чишмә юлына таш салу каралганмы?

– Әлегә юк. Төп урамны рәткә китерергә кирәк. 2007 елда карьердан таш чыгардык. Чыгарган таш бик күп булды. Аннан калган акчага, җиткән кадәр тырышып, 2008 елда юлга таш керттек. Министрлыкка хат та яздым хәтта. Аннан җавап килде. Анда әйтелгәнчә, безнең авылга юл салу 2009-2010 елга каралган. Безгә тиешлене район бюджеты шул вакытка бүлеп бирергә тиеш була инде.

Кайсы авылга барсаң да, хат язучының кем булуын ачыклау башлана. Бу очракта да шулай булды. “Бер генә кеше исеменнән язылганмы ул, авыл халкы исеменнәнме, кемнәр кул куйган…” – Зилә Андрееваны иң кызыксындырган як шунысы иде. Әле үзенә кереп янаучылар, кычкыручылар да булган икән.

Авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановның ярсуын да кабул итә алмадым.

– Ташлы балчык читкә сатыла, диләр.

– Минем карар буенча читкә сатылган таш юк. Үзебезгә дә җитми әле ул. Минем карардан башка урлап сатылган таш буенча махсус органнарга мөрәҗәгать итәргә уйлап торам.

– Чишмә юлына таш салачаксызмы?

– Юк. Төп урамны рәткә китерергә дә акча юк. Кешедән җыелган акча ул мизер гына.

– Әбиләргә 600-1000 сумга таш тәкъдим иткәннәр икән.

– Таш тәкъдим иткән кеше мин түгел.

Ахырдан Нургаян Гали улы мине судка бирәчәген, хатны язган кешегә дә эләгәчәген, тагын әллә ниләр сөйләп, янап, куркытырга теләде. “Җыелышта бер кеше дә юл турында әйтмәде, мин ул хатны кем язганын әйтсәләр, аны чәйнәп өзәр идем”, – дип өстәргә дә онытмады. Дөрес, әдәп кагыйдәләрен истә тотып булса кирәк, гафу үтенде үзе. Анысы өчен олы рәхмәтемне җиткереп, алдыгызда баш иям!

Сүз арасында асфальт турында да сораштырдым. “Программага кергән, 2012 елга булырга мөмкин”, – диде Нургаян Гали улы Мөхәммәтҗанов. Ә мин күргән таш өемнәре юлдагы тирән чокырларны күмү өчен алып кайтылган икән.

АХЫРГЫ СҮЗ

Дөресен генә әйткәндә, монда тикшереп йөри торган җир юк. Җыелган акчага ташлы балчык кайтарып салганнар. Капка төбен дә Авыл җирлеге карап йөри алмый. Артыгы калганмы ул акчаның, юкмы – анысы караңгы. Кем әйтмешли, кемнең кулында – шуның авызында! Ташның яхшысы кода-кодагый капка төбенә салынса да, артык акча кемнеңдер кесәсендә ятып калса да, аны дәлилләү ай-хай. Ә асфальтны 70 меңгә генә салып булмый, җәмәгать. Авыл җирлегенең көче юк инде аның. Икенче юлы, бәлки, авыз ачып сүз әйтә белсәгез, үз хокукларыгызны яклау өчен җан атып тартышсагыз гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә алырсыз. Район башлыгы урынына башка кеше килгән очракта да (аның вак-төяк артыннан йөрергә вакыты юк), үз теләкләрегезне аның артыннан әйтеп җибәрергә онытмагыз. Бәлки, җиткерер дә. Җиткермәсә, үз намусында калыр. Хәер, хәзер “намус” сүзе “СССР” кебек үк иске сүз бугай инде ул.

Зилә ханыма бияләй эченнән йодрык күрсәтеп йөрмичә, редакциягә әллә кемнәрдән шалтыраттырмыйча гына, юл өчен җыелган акчаның хисабын бар халык күз алдына эләргә киңәш итәр идем. Шуннан соң сезгә янаучы да, куркытучы да, әллә кайлардан шалтыратучы да булмас. Хисап кәгазе почтада эленәме ул, авыл уртасындагы берәр баганагамы – мөһим түгел. Депутат кеше акча җыярга гына түгел, хисап та тота белергә тиеш.

Ә Нургаян Мөхәммәтҗановның кызулыгын һаман да аңлый алмыйм. Хәер, монда һәр иренмәгән кеше миңа акырды, анысына исем дә китми. Мин килеп киткәннән соң да авыл җирлеге башлыгының авыл халкын куркытып, хат язган кешене эзләп, янап йөрүләре бернинди кысага да сыймый. Акыллы җитәкче алай эшләмәс иде. Хәер, балык башыннан чери шул инде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Кукмара-Югары Өскебаш-.

Комментарии