- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Архив
Иртән эшкә барганда радио тыңлап барам. Беркөнне радиодан таныш тавыш ишетәм, Татарстанның профсоюз берләшмәсе лидеры Татьяна Водопьянова ханым икән. Татарстанда уртача хезмәт хакы 28600 сум, Идел буе округында беренче булып барабыз, дип горурланып сөйли. Ярар, Татарстаныбыз өчен горурланырга кирәк. Мин дә шат. Әгәр инде һәрбер эшләгән кешенең хезмәт хакы 28600 булса, икеләтә шатланыр идем. Тик шунысын әйтәсем килә, аена 10-12 мең сум хезмәт хакы алучыга нинди файдасы бар икән ул 28600дән? Мине күптәннән борчый инде ул норма, уртача хезмәт хакы. Нишләптер беркем дә ул норманы үзгәртергә уйламый бугай. Мәсәлән, уртача хезмәт хакы менә шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Аерым-аерым санарга кирәк. Әйтик, нефтьчеләргә, колхозчыларга, банк хезмәткәрләренә һ.б. Менә шулай бик дөрес булыр иде. Без беренче булырга яратабыз. Әйдәгез әле, уртача хезмәт хакын санаучы иптәшләр, менә шул идеяне башлап җибәрик зинһар. Бу өлкәдә дә беренче булыйк әле.
Шәүкәт ГАЙНАНОВ,
Әлмәт районы

Комментарии