Симферопольдә Әби патшага һәйкәл ачыла

Симферопольдә Әби патшага һәйкәл ачыла

Симферополь (Акмәчетнең) үзәк ял итү бакчасында Екатерина Икенчегә һәйкәл ачуга әзерлек эшләре бара. 25нче июльдә үтәчәк рәсми ачылышка Русия Президенты да килер, дип көтелә.

Кырым башкаласы Акмәчеттә Әби патшага (кырымтатарлар аны патша дими, Катерина дип атый) һәйкәл кую чире Украина заманында ук башланган иде. Патша генераллары ягыннан дәүләтләре 1783нче елда таланган кырымтатарлар моңа каршы чыгып, бу гамәлне туктатты.

2014нче елда Русия Кырымны үзенә кушкач, ярымутрауда бөтен нәрсә үзгәрде. Бүген биредә урыслаштыру гамәлләре бара, дияргә мөмкин. Әби патшага һәйкәл кую мәсьәләсе дә хәл ителгән – аны Мәскәүдә әзерләп, Кырымга китергәннәр инде.

Бу эшне махсус фонд алып бара. Аны Кремльдән куелган республика башлыгы Сергей Аксеновның хатыны җитәкли. Һәйкәл өчен акча да тупланган. (Бәясе – 35 миллион сум тирәсе). Фонд исеме артында хакимияттәге түрәләр тора, дигән имеш-мимешләр дә юк түгел.

Кырымтатарларның моның белән килешмәве билгеле булса да, аларның фикеренә колак салучы юк. Кырым хәзер шундый бер яклы кырыс «толерантлык» чорын кичерә. Әби патша һәйкәле янында ярымутрауны яндырган, басып алган рус генералларына, алар арасында Александр Суворов, Яков Булгаков, Василий Долгоруков–Крымский, Григорий Потемкин–Таврическийга бюстлар да куелачак.

Акмәчетнең үзәк ял итү бакчасында Кырымны яулап алуның 100 еллыгына, ягъни 1890нчы елда Әби патшага куелган һәйкәлнең инкыйлабка хәтле, большевиклар аны җимергәнче торганы мәгълүм. Шәһәрнең Киров исемендәге үзәк урамында Николай II һәм Әби патша портретларын урнаштыру эше дә бара. Бу гамәлләрнең барысы да Кырым – кырымтатар халкының туган җире, дигән чынбарлыкны юкка чыгару өчен, Кырымны борынгы рус җире итеп күрсәтү өчен эшләнсә кирәк.

Дилявер ОСМАН

ГМО зыянлымы?

Июнь ахырында Русия Дәүләт Думасы ГМО җитештерүне тыйган канун кабул итте. Фән кешеләре бу мәсьәлә нигезендә төрле карашта, кайберәүләр ГМОны зыянлы дисә, башкалары моны уйдырма, дип атый.

Шактый тавыш куптарган «Яровая кануны» белән бергә Дәүләт Думасында кабул ителгән кайбер кануннар җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды. Алар арасында ГМОны тыю кануны да бар. Бу мәгълүмат чараларында бәхәсләр тудырды. Кешеләрнең көндәлек тормышына, ашау рәвешенә турыдан туры тәэсир ясаган бу канун Русиядә ГМО ашамлыкларын җитештерүне тулысы белән тыя. Халыкка аның файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? ГМО кеше сәламәтлегенә чыннан да куркыныч тудырамы? «Азатлык» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

Нәрсә ул ГМО?

Genetically modified organism дип аталган ашамлыклар «геннар дәрәҗәсендә үзгәртелгән организмнар» дигәнне аңлата. Геннар инженериясе тармагы казанышлары ярдәмендә галимнәр үсемлекләр, хайваннар, микроорганизмнар геннарын үзгәртүгә ирешә. Бу процесс ярдәмендә җитештерүне арттыру, хайван һәм үсемлекләр авыруларын юкка чыгару, ризыкларның сыйфатын, тышкы кыяфәтен матурлатуга ирешеп була.

Җәмгыятьтә бу төр ашамлыкларга караш төрлечә. Шулай да күпчелек кеше тарафыннан ул негатив кабул ителә. Социологик сораштырулар нигезендә халыкның күпчелеге (мәсәлән, Европада бу сан 95 процент тирәсендә) ГМОның кеше сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкинлеген әйтә. Җитештерүчеләр кешеләрнең ГМОны бүки урынына күрүен оста файдалана, урынсыз да, кирәксә дә, кирәкмәсә дә ризык тышлыгына «ГМОсыз» дип мөһер суга.

«Гринпис» оешмасының ГМОдан баш тарту өндәмәсеннән соң аларга җавап итеп 107 Нобель бүләге иясе ачык хат язды. Алар фикеренчә, хисләр һәм стереотипларга нигезләнеп, фикер йөртергә ярамый. Бары тик фәнни дәлилләр генә нигезле була ала. Фәнни яктан исә алар ГМОның зыянлы булмаганын исбатлый ала, дип белдерә.

«Без Гринпис һәм аларның тарафдарларыннан бу мәсьәләгә карашны төптән үзгәртүне, абруйлы фәнни һәм идарә итү оешмаларының дәлилләрен кабул итүне, ГМОга каршы кампанияне туктатуны таләп итәбез. Биотехнологияләр ярдәмендә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы сыйфатын яхшырткан фермерчылар мисалына игътибар итәргә кирәк», – диелә хатта.

Шулай ук Нобель ияләре аңлатуынча, биотехнологияләрне эшкә җигү планетаның фәкыйрь халкына җитди рәвештә ярдәм итәргә тиеш, бу процесска каршы чыгу – бөтен кешелеккә каршы җинаять.

Михаил Гельфанд белән Александр Панчин – мәгълүмат чараларында ГМОны яклаучы иң актив Русия галимнәре. Алар кайбер уйдырма «миф»ларны юкка чыгарырга кирәк дип саный.

«ГМО табигый булмагач, ул зыянлы»

Александр Панчин сүзләренчә, бу фикерләү – зур хата. «Агулы гөмбә – табигый продукт, тик аны беркем ашамый. Яки чәчәк авыруы (оспа) да – табигый патоген. Шул ук вакытта аның вакцинасы – ясалма, уйлап чыгарылган. Натураль, органик ашамлыкларда да инфекцияле авырулар була, алардан меңнәрчә кеше үлә. Шул ук вакытта ясалма чыгарылган «алтын дөге» А витаминына бай. Бу – кайбер илләрдә кешеләргә җитмәгән витамин, ул меңнәрчә кеше гомерен коткара», ди галим.

«ГМО аллергия, яман шеш кебек авыруларны тудыра»

Михаил Гельфанд моны да уйдырма дип атый: «Кешенең ГМОлы ризыкка аллергиясе булырга мөмкин дигән тезис – мәгънәсез. Кешенең табигый генга аллергиясе бар икән, ул ясалма геннарга да күчә. Ә бары тик ГМОлы ризыкка гына аллергия туа алмый.

ГМОның яман шеш таралуына китергәне – мәгънәсез ялган. Аны астыртын фикерле кешеләр тарата. Моны дәлилләгән бернинди фәнни исбатлаулар юк, һәм, киресенчә, моны инкар иткән күзәтүләр һәм фәнни тәҗрибәләр бар. ГМОны куллану яман шешкә китерми», – ди Мәскәү университеты профессоры.

«ГМОны токсиннар белән «ашаталар»

«ГМОлы һәм ГМОсыз үсемлекләр кырларында гербицидлар (чүп үләннәрен бетергән химик матдәләр) бертигез дәрәҗәдә кулланыла, бу – фәнни статистика. Пестицидлар исә ГМОлы кырларда 40 процентка азрак кулланыла», – ди Гельфанд.

«ГМО – ачлык һәм караңгылыкка юл»

ГМОга каршы чыккан оешмалар белән беррәттән фән эшлеклеләре дә бар. Русиянең «LavkaLavka» дип аталган эре фермерчылар кооперативы да яңа кабул ителгән канунны хуплады. «ГМО – халыкара коллапс, ачлык һәм караңгылыкка юл» дип белдерде алар.

Компетентлык җитмәүдә гаепне исә әлеге оешма «махсус оештырылган мәгълүмати һөҗүм», ә яңа канунга каршы чыгучыларны хәтта халыкара ширкәтләргә эшләүчеләр, дип атады. Әлбәттә, мондый караш җәмгыятьтә бәхәсләрне дәвам иттерә генә.

Закир ӘМИРХАН

Никита Белых үзен тоткарлауны сәяси түгел, ди

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых үзен зур сумнарда ришвәт алуда гаепләп тоткарлауны сәясәт белән бәйләнмәгән, дип саный. Бу хакта ул «Нью Таймс» журналы сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Белых сүзләренчә, ул – оппозиция лидеры түгел, ә Киров өлкәсе губернаторы итеп сайланган дәүләт эшендәге түрә. Оппозициядә калган очракта система һөҗүменнән ныграк саклана алмас идегезме, дигән сорауга җавап биреп Белых: «Бу сәясәт белән бәйле түгел», – дип белдерде. Ул шулай ук төбәк башлыгы булып калырга теләвен дә әйтә.

Белых 24нче июньдә Мәскәүдә тоткарланды. Русия тикшерү комитеты вәкиле, губернатор 150 мең евро алган, дип белдерде һәм бу акчалар 400 меңлек ришвәтнең бер өлеше булган. 25нче июньдә мәхкәмә Белыхны ике айга сак астында калдыру карары чыгарды. Белых гаепләүне кире кага һәм үзен провокация корбаны дип белдерә.

«Новая газета» Белыхның кулга алынган көнне «Нововятск чаңгы ширкәте» хуҗасы Юрий Зюдхаймер белән очрашуы турында язды. Мәкаләдә язылганча, эшмәкәр губернатор белән акчаларны чиркәүләргә ничек тоту турында фикерләшкән. Пакетны алгач губернатор аны ачып карамаган һәм акчаларны санамаган да.

Катнаш никахта татар басылып кала

Себердә татар яшьләре арасында катнаш никахларның саны әлегә кимеми. Кайбер сирәк кенә катнаш гаиләләрдә балаларда ике милләт гореф-гадәтләренә карата да тигез караш тәрбияләнә, ә татар теле дә сакланган очраклар гомумән күзәтелми. Егетләргә караганда татар кызларында татар егете белән гаилә кору омтылышы көчлерәк, тик егетләр урыс кызларына өйләнәләр, дип зарлана кызлар.

«Урыс кызлары белән йөрим әле, татар кызына өйләнермен, татар кызлары артык тыйнак, үзләрен иркен тоткан урыс кызлары белән сөешеп йөрү кызыклырак, ди егетләр», – дип аңлата кызлар. Йөри торгач, урыс кызыннан аерыла алмый татар егете, телиме-теләмиме, өйләнеп тә куя аңа.

Башкортстанда туып үскән, хәрби хезмәттән киткән офицер, урыс хатыны белән гомер иткән, үтә дә милли җанлы дустыбыз бар иде, көтмәгәндә вафат булды. Милләтем, туган телем дип өзелеп-өзелеп шигырьләр яза иде, шигырьләреннән милли рухтагы йөрәк әрнүләре бөркелеп торды. Хатыны да, ике кызы да бер татар сүзен белмәде, шуңа әрни иде күңеле.

Бер кызы исерекбаш урыс егетенә кияүгә чыкты – хатынының күңеленә хуш килде ул, икенчесе уңган, эчми-тартмый торган татар егете белән кушылды. Ә хатыны: «Бу нинди язмыш! Үзем татар белән яшәдем, инде кызыма да татар белән яшәү язмышы тидеме?!» – дип ачынып әйтүен авыр кичерде татар ире. Җан әрнүләре дә иртә алып китте бугай аны бакыйлыкка.

Якын танышларымның кызы, татар кызы, урыс егетенә кияүгә чыкты, ике нәни баласы бар инде, икесен дә чиркәүдә чукындырдылар. Яшь татар анасыннан, аның туганнары ягыннан да бернинди каршылык булмады, каршылык күрсәтергә өлгермәде дә алар, теге яктан алардан рөхсәт сораучы да булмады. Яшьләр үзләрен бик бәхетле сизәләр, матур яшиләр, гаилә уңышлы, чөнки бер як икенче якка тулысынча күчте.

Күптән түгел олы яшенә җиткән, нәсел тамырлары Татарстан җирендә калган, күркәм кыяфәтле, дәрәҗәле эштә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, инде шактый олы яшенә җиткән татар ире «Ак калфак» җәмгыятенә үзенә тиң, зыялы, фатирлы татар хатыны белән танышып кавышырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Урыс хатыны белән гомер иткән, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, кияүдәге кызларын фатирлы иткән, үз фатирын хатынына калдырган, хәзер, картайгач, хатыны белән кызларына татар карты кирәкми булып чыккан. Шулай итеп, йортсыз-җирсез урамда калуын сизми дә калган бу кеше.

Казан–Чаллы арасында теплоходта барганда шактый яшькә җиткән, татар ире белән гомер иткән урыс хатыны белән янәшә утырып барырга туры килде, сүзгә сүз ияреп, күп нәрсә турында сөйләштек. Мин аңа сорау бирдем: «Катнаш гаиләдә каршылыксыз, аңлашып, тату-дус гомер итеп буламы?» Ул: «Була, әгәр дә бер як икенче якка тулысынча авышса». «Сезнең гаиләдә кем кем ягына авышты?» «Әлбәттә, ул минем ягыма».

Бер мәҗлестә күптән күрешмәгән элекке сабакташым белән очраштык, ул чибәр, уңышлы, фән кандидаты дәрәҗәсенә ирешеп өлгергән улы белән килгән иде. Мин исә бу егеткә сокланып карадым, киләчәктә аның белән әңгәмә үткәреп дөньяга чыгару нияте белән якынрак танышырга булдым. Урыс телендә генә сөйләшсә дә, күрегез татар егетләрен дип әйтәсем килде. Ахырда сорау бирдем аңа: «Сөйгән кызың бардыр инде?» «Бар», ди. «Татар кызымы?» Минем соравымнан ук гарьләнгән төстә, горур кыяфәткә күчеп: «Әлбәттә, урыс кызы!» – дип җавап бирде. Аңардан интервью алу теләгем шунда ук җил кебек очты.

Әлбәттә, гомумән алганда, катнаш гаиләдә татар басылып кала, ә татар теле сакланган гаиләләрне көндез шәм белән эзләргә кирәк. Милли горурлык хисеннән мәхрүм булган татар яшьләре өчен «олы агай» вәкиле белән кавышу дәрәҗә булып күренә. Һәвәскәрлек дәрәҗәсендә генә барган милли үсеш уеннары, туган тел дәрәҗәсенең юкка чыгуы милли горурлык хисе тәрбияләү түгел, яшьләрне миллилектән читләштерә генә.

Бибинур САБИРОВА,

Төмән шәһәре

Империянең ялган казанышлары

Галим Гелий Сәләхетдинов тарихта фән өлкәсенә бәйле шактый гына уйдырмалар булуын әйтә. Шуларның кайберләрен фаш иткән өчен аңа башта шелтәләр булган, аннары эштән куганнар.

ЛОМОНОСОВ

Рәсми тарихка караганда, Михаил Ломоносов матдәләрнең атом– молекуляр төзелеше хакындагы төшенчәләрне эшкәрткән, химик реакцияләрдә массаның сакланыш канунын тапкан (1756), корпускуляр (атом– молекуляр) тәгълиматы нигезләрен тәкъдим иткән (1741– 50), Венера планетасының атмосферасы барлыгын ачыклаган (1761), фәлсәфи һәм гражданлык рухындагы рус одасының иҗаткәре. Шигырьләр, трагедияләр һәм сатирик әсәрләр, фундаменталь филологик трактатлар һәм рус теленең гыйльми грамматикасы авторы. Төсләр хакындагы теориясен алга сөргән. Берничә оптик әсбап ясаган, мозаика сәнгате үсешенә зур өлеш керткән.

Сәләхетдинов болар белән килешми:

«Ломоносов үзенең дустына бер хатта «әгәр бер урында нәрсәдер артса, икенче урында кими» дигән сүзләр язып җибәргән. Шуңа бәйләп Ломоносов массаның саклану канунын тапкан, диләр. Бу көлке. Бер хат ачышлар тудыра алмый.

Беренче тапкыр масса сакланышын үзенең тәҗрибәләре белән француз Антуан Лавуазье исбатлап күрсәткән. Һәм ул аның фәнни эше булып бара. Газларның атом-молекуляр тәгълиматы нигезләрен тәкъдим итүе дә ялган, чөнки ул математиканы бик начар белгән, шул сәбәпле аның физика һәм химия өлкәсендәге «ачышлары» да уйдырма гына.

Ломоносов бернинди хезмәт булдырмаган. Бары Германиядә белем алу вакытында язып алган лекцияләрен генә бәян иткән. Ул галим түгел, чит илдә дә белем алу урынына ул күбрәк салгалап йөри, шуңа белеме дә йомшак була. Аның каравы, Русиягә кайткач төрле зур проектларга дип акчалар алуга ирешә алган.

Мозаика сәнгате үсешенә килгәндә, аны граф Третьяков Италиядән алып кайткан. Шуннан Ломоносов аны Русиядә җитештерү белән янып йөри башлый. Екатерина Икенче аңа моның өчен зур җир биләмәләре, дөнья акча һәм крепостнойлар бүлеп биргән, әмма Ломоносов бу эшне дә башкарып чыга алмаган. Ул чит илдән кайткач югары җитәкчеләргә карата мактау хатлары яудыра башлау нәтиҗәсендә генә аларның канаты астына эләгә. Аеруча граф Шувалов аны яраткан. Ул үзенең «фәнни» әкиятләре белән аларның күзләренә төтен җибәргән», – ди Гелий Сәләхетдинов.

ПАРОВОЗ БУЛДЫРГАН ЧЕРЕПАНОВЛАР

Түбән Тагилдагы механик, крепостной Ефим Черепанов «машиналарны карау» өчен 1825нче елда Швециягә, ә аның бертуганы Мирон тимер юлларны өйрәнер өчен 1833нче елда Англиягә җибәрелгән. Аннан кайтканнан соң 1833– 1934нче елда алар Русиядә беренче паровоз, ә 1835нче елда куәтлерәк икенче паровоз ясаганнар. Алар шулай ук чуен тимер юл булдырганнар. 854 метр озынлыктагы тимер юл төзелеше өчен Миронны крепостной булудан азат иткәннәр, Ефим Черепановка пар машиналары төзегән өчен бераз иртәрәк ирек бирелгән.

«Азатлык»ның әңгәмәдәше әлеге рәсми версиягә аныклык кертеп:

«Черепановлар Англиягә белем эстәргә баргач паровоз күреп алганнар һәм шундый машиналарны Уралда да ясарга уйлаганнар. Аларның «паровоз уйлап табу» ачышы бары шул гына», – ди.

КОНСТАНТИН ЦИОЛКОВСКИЙ

Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салучы, Галәмгә очу өчен ракеталар кулланырга кирәклеген тәкъдим итүчеләрнең беренчесе. Планетаара аралашу өчен ракета проекты Циолковский тарафыннан 1903нче елда эшләнә. Ракетаның металл корпусының алгы өлеше кешеләр һәм җайланмалар урнаштыру өчен билгеләнгән. Урта өлешенә ягулык (сыек водород) һәм оксидлаштыру газлары, яну камерасыннан бик зур тизлек белән чыгып зур реактив этү көче хасил итәләр.

Гелий Сәләхетдинов фикере:

«Ракеталар инде XIII гасырда ук билгеле була. 1800нче елда инглиз полковнигы Уильям Конгрев бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлый. Шул ук вакытта Кембридж университетында ракеталар хәрәкәте тигезләмәсе уйлап табыла һәм ул бик гади була. Русиядә моны, әлбәттә, белми калалар. Иван Мещерский дигән кеше бу тигезләмәне яңадан чишә һәм үзенең фәнни эшенә кертә. Тагын алты елдан соң Циолковский аны үзенең китабында бастырып чыгара. 1933нче елда советларга галимнең юбилеен уздырырга кирәк булганда, Циолковскийны аның авторы итеп билгелиләр».

Сәләхетдинов радионы Александр Попов, пар моторын Иван Ползунов уйлап табуы да бары уйдырма гына булуын әйтә. Аның әйтүенчә, тарих белән алай шаярырга ярамый.

«Мин Русия фәненә бәйле күп мөһим әйберләр беләм, әмма алар турында мәгълүматлар КГБ архивларында ята. Дәлилләр булмагач, бу хакта сөйли алмыйм. Син галим булгач, һәр сүзеңне исбатлый алырга тиешсең. Безнең илгә булмаган уңышлар белән мактанырга ярамый, дөреслекне әйтергә кирәк.

Циолковский бит саташкан булган. Берни эшләмәгән. Ул галәмгә юл күрсәткән диюләре – ялган. Мин бу хакта китаплар бастырдым, радиоларда чыгыш ясадым. Шуннан барысының да ачуы чыкты, мине «усал татар» дип битәрли башладылар. Нәтиҗәдә, тавыш купты, мине эштән кудылар», – ди ул.

Гелий әфәнде элек Русия фәннәр академиясендә эшләгән. Әтисе татар, әнисе урыс булган. Бабаларының берсе – Польша яһүде. Ул үзен урыс дип саный һәм православ динендә булуын әйтә.

Ландыш ХАРРАСОВА

Нокса урманы өчен көрәш дәвам итә

Казанда Нокса урманын саклау өчен көрәшүчеләр табигатькә каршы сәясәтнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белән очрашты. Инициатив төркемнән чарада берничә дистә вәкил бар иде: яше дә, карты да «Урманны бозуга каршы» дигән шигарьләр күтәрде, кайберләре торып басып сүз дә әйтте.

«Монда каршы килүчеләрнең тулы саны түгел әле. Алар күбрәк. Барыбыз да Нокса урманын саклап калырга тырышабыз. Яшеллек урынына социаль корылмалар төзү планлаштырыла. Нокса авышлыгындагы бу проектлар анда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы килә. Ни өчен шәһәрдәге төзелешләр гел урман, яшеллекне юк итү хисабына башкарыла, башкача эшләп булмыймыни?!» – ди шәһәр активисты, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Җыелышта, инде берничә ел Нокса урманын саклап килгән ярсулы казанлылар шәһәр хакимияте һәм төзелеш оешмасы вәкилләреннән үзләренең үтенечләрен ишетүне таләп итте.

«Кешенең йорт-җире ничек кенә уңайлы шартларда булмасын, табигать һәм яшеллектән ерак торган очракта, таш стеналар гына булса, көнкүреш рәхәт була алмый. Бүгенге көндә шәһәрдә, парклар һәм скверлар программасы бара. Казан үзәгендә бик матур яшел почмаклар ачыла. Ләкин без, шәһәр кырыенда яши торган кешеләр, кала уртасыннан китеп, табигатькә якын булырбыз, дип уйлаган идек», – дип сөйләде безгә Азино бистәсендә яшәүче Әлфия Кәримова.

Казан хакимияте җирле халыкны катгый сайлау алдына куя: урман яки төзеләчәк мәктәп һәм поликлиника. «Әлбәттә, алары да кирәк, ләкин урманны юк итмичә буладыр бит?!» – ди чарага җыелган казанлылар. Вәгъдә ителгән социаль объектлар урынына шау-шулы сәүдә, күңел ачу үзәкләре төзеп куелмасмы, дип тә кайгыручылар бар. Әмма аларны тынычландырырлык җавап әлегә юк.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Русия Кырым турындагы резолюциягә протест белдереп утырыштан чыгып китте

Дүшәмбе көнне Тбилисида барган Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы парламентлары ассамблеясының 25нче утырышында Кырым, Абхазия һәм Көньяк Осетия турында резолюция тикшерелде. Аны Украина әзерләде. Русия вәкилчелеге резолюциягә каршы булуын белдереп, утырыштан чыгып китте.

Резолюция проектында Кырымда кеше хокуклары, аерым алганда кырымтатарларның хокуклары даими бозылуы турында әйтелгән. Русия делегациясе башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Ковалев аның эчтәлеген «кабул итәрлек түгел» дип атады. Проектның Абхазия һәм Көньяк Осетиягә караган өлеше «Русиягә каршы сәясиләштерелгән» диде.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы ассамблеясы Европа, Азия һәм Төньяк Америкадагы 57 дәүләт парламентлары вәкилләрен берләштерә.

«Инҗирлек» авиабазасын Русия куллана алмаячак

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу үзләренең «Инҗирлек» хәрби һава көчләре ныгытмасын Русиягә куллануга бирә ала, дип белдермәвен әйтте. Чавушоглу сүзләренчә, ул Русиядә тыелган «Ислам дәүләтенә» каршы көрәштә теләсә кем белән дә хезмәттәшлеккә әзер, дип кенә белдергән булган.

Алдан мәгълүмат чаралары «Чавушоглу Инҗирлек авиабазасын Сүриядәге «Ислам дәүләте» төркеменә каршы сугышу өчен Русиягә вакытлыча куллануга бирә алуын белдерде», дип язып чыккан иде. Чавушоглу шулай ук Төркия һәм Русия президентларының очрашуы июль ахырында, август башында узарга мөмкинлеген дә әйтте.

Белешмә (аерым блок фото астында): Аданә шәһәре янындагы «Инҗирлек» авиабазасын 1951нче елда АКШ төзи башлый. Хәзер төп кулланучысы булып Төркия дә тора. Аннан шулай ук Бөекбритания һәм Согуд Гарәбстаны файдалана. Бу ныгытмада НАТО көчләренең атом коралы да бар, дип яза «Википедия».

1974нче елда Төркия Кипрга бәреп кергәч, АКШ Конгрессы игълан иткән эмбаргога җавап итеп Төркия үз илендә булган бөтен АКШ ныгытмаларын яба һәм алар Төркия хәрби һава көчләре карамагына күчә. НАТО йөкләмәләрен исәпкә алып бары тик ике ныгытма гына: Измирдәгесен һәм «Инҗирлек»не килешү нигезендә куллану мөмкинлеге калдырыла. Бүген авиабазада АКШның биш меңгә якын хәрбие бар.

Комментарии