- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Архив
Икътисадый реформа турында федераль дәрәҗәдә кызу бәхәс алып барылган вакытта, РФ икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кризистан чыгу буенча бик оригиналь план әзерләнгән. Әлеге «Улюкаев планы» 2019нчы елга кадәр хезмәт хаклары үсешен, Милли иминлек фондыннан (Татарстан анда кеременең 3%ын күчерә) «нәтиҗәле инвестпроектларга» ярдәм итүне, корпоратив табыш үсешен һәм энергия куллануны киметүне туңдырудан гыйбарәт. Һәм монда Улюкаевның шефы Медведевның Кырымдагы сүзләре урынлы һәм актуаль булып чыга: «Акча юк, ләкин сез тотыгыз (сүзе-сүзгә тәрҗемә ителде. «Түзегез» мәгънәсендә әйтергә теләгәндер премьер-министр, дип аңлыйк. «БГ» ред.иск.)» Тик менә бәла: безнең җитештергән продукциябез, түрәләр теләгәнчә, конкурентлык сәләтенә ия түгел. Бу шартларда реаль керемнәрне киметүне стимуллаштыру (!) хисабына эчке куллануны чикләү – икътисадый мантыйктан чыгып бәяләгәндә, аңлатуы кыен булган адым. Ә гомумән, социаль дәүләт мантыйгын искә алу гадәте юк бездә, юкса Русия Федерациясе конституция буенча шундый дәүләт булып тора бит. «Нигезсез югары хезмәт хаклары» белән көрәш турындагы бу карарны корпоратив сектор да кабул итәчәк. Шулай булгач, «нигезсез югары хезмәт хаклары» – болай да түбән булган хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә ярдәм итәрме?
Конституция нигезендә шулай ук социаль дәүләт саналган Татарстан өчен бу ни аңлата? «Улюкаев план»ы беренче чиратта бюджетта эшләүчеләргә һәм аз керемле гражданнарга китереп сугачак. Ә Татарстанда, билгеле булганча, икътисади потенциалы буенча тәңгәл төбәкләр белән чагыштырып караганда, хезмәт хаклары түбәнрәк. Бу нисбәттән, Казан исә, миллионлы шәһәрләр арасындагы исемлектә бөтенләй ахыргы урыннарда бара. Димәк: «байлар байый бара, ярлы – ярлыланачак». Алга таба реаль хезмәт хакларының кимүе НДФЛ кертемнәренең дә кимүенә китерәчәк. Ә финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, НДФЛ җыемнары белән бәйле ситуация планлаштырылган күрсәткечләрдән болай да ерак тора.
Картада Авропаның кайбер илләрендә билгеләнгән минималь хезмәт хаклары күрсәтелгән. Анда күренгәнчә, минималь хезмәт хаклары буенча аермалар шактый: 1500 евро (110000 сум) Бенилюкс илләрендә, 250 евро (18000 сум) Балтик буенда, Төркиядә – 405 евро (30000 сум), Ә Татарстанда МРОТ – 85 евро (6204 сум).
2015нче елда гына да бер ел эчендә ярлылар саны 10 процентка, ягъни 231 мең кешегә арткан. Ярлылык чиге республикабызда пенсионерлар өчен 8500 сум, ә эшләүчеләргә – 11100 сум дип билгеләнгән. Шул ук вакытта Татарстаннан Мәскәүгә ел саен ярты триллион сум акча китә. Салым җыю, керемнәр бүлешү системасы гадел булса, Татарстанда ярлылар, гомумән, булмас иде.
Минималь хезмәт хакы үсеше хезмәт хакларының тулаем күтәрелүенә этәрә. Димәк, минималь хезмәт хакы размеры үсеше ул социаль яклауга корылган чара гына түгел, гражданнарның тормыш-яшәү дәрәҗәсен күтәрү, һәм кагыйдә буларак, тулаем икътисадый үсеш өчен дә файдалы стимул булып тора.
Тулырак язма aurupatatarstan.org сәхифәсендә

Комментарии