Бай булырга теләүчеләр бармы?

Бай булырга теләүчеләр бармы?

Белгечләр мул яшәү теләге һәр җәмгыятьнең үзеннән тора, ди. Русиядә белем дәрәҗәсе югары, әмма муллыкка омтылыш юк.

Җәмгыятьне тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр кебек, гасырлардан килгән катлаулы система билгели. Җәмгыятьләрне өйрәнүче галимнәр (социолингвистлар) исә үз эзләнүләренә нигезләнеп, теге яки бу төркемнең үзенчәлеген билгели белә. Ни өчен кайбер халыклар башкалардан мулрак яши, мәсәлән?

Яңалыкларга ачык һәм ябык җәмгыятьләр була. Аларның кайберләре бай һәм мул булачакларына ышана һәм моңа тиз арада ирешергә тырыша. Башкалары исә «безгә болай да ярый, моннан да начаррак булмасын», дип яши һәм максатлар куеп аларга ирешергә кирәк дип санамый.

Лондонда урнашкан «Legatum» институтына җыелган белгечләр дөньяның 110 илендә уздырылган тикшеренүләргә нигезләнеп, әлеге дәүләтләрнең икътисади дәрәҗәсен һәм халыкның кәефен билгеләгән бер хисап әзерли.

«Кайбер илләрдә үсеш 2-3 гасыр элек башланып әле дә дәвам итә», – ди Принстон университеты галиме Ангус Дитон.

Британия һәм бөтен Европада XVIII гасырда зур үзгәрешләр була. «Мәгърифәтчелек чоры» дип аталган бу дәвердә җәмгыятьләр дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар туплый, һөнәргә өйрәнә, муллык туплана башлый. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсешкә зур йогынты ясый. Мәгърифәтчеләр сәяси азатлык, хокукый тигезлекне яклап, феодаль тәртипләргә каршы чыга.

«Британиядә әле дә дәвам иткән икътисади үсешнең тамырлары нәкъ шул чорда барлыкка килгән. Балаларын тапкач та югалткан, аларны дәвалый алмаган ата-аналар медицина көченә ышана башлаган. Гасырлардан килгән чикләүләр бетерелгән. Кешеләр сораулар куеп, аларга җаваплар табарга өйрәнгән. Мәгърифәт, яңалык, фән һәм технологиянең кеше гомерен озайтачагына һәм яшәүне яхшыртачагына ышаныч арткан. Кешеләр «бәхетнең» нәрсә икәнен аңлый башлаган», диде Принстон университеты галиме Ангус Дитон.

Мәгърифәтчелек татар җәмгыяте үсешенә дә зур йогынты ясаган. Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйри, шулай ук И. Гаспралы – мәгърифәтчелек идеяләрен таратучылар.

Илнең яки җәмгыятьнең бай булу теләге тулысынча ул җәмгыятьтән генә тормый, ди белгечләр. Зур йогынтыны шулай ук ул илнең күршеләре, дуслары һәм көндәшләре ясый. Шулай да сәламәт көндәшлек, тормышны яхшырту һәм үсеш теләге, беренче чиратта, җәмгыятьнең үзендә булырга тиеш.

«Legatum» институтының узган елгы күзәтүенә килгәндә, белем дәрәҗәсе буенча Русия 110 ил арасында – 38нче урында. Башлангыч һәм урта мәктәптә бер укытучыга 17 укучы туры килә. Бу алга киткән илләр өчен дә бик яхшы күрсәткеч. Әмма халык алган белем белән канәгать түгел. Алар яхшы белем алу мул тормышка китерми, дип саный.

Икътисад, сәламәтлек саклау өлкәләре белән халык урта бер дәрәҗәдә канәгать. Илдә иминлекнең булмавы – зур борчылу тудыра, әмма фикер белешүләргә караганда, халыкны иң борчыганы – Русиядә шәхси иреклекнең булмавы.

Алсу КОРМАШ.

Русия: башкаларны куып җитеп, узып киткән «казанышлар»

Русия генераллар саны белән – беренче, миллиардерлары белән – икенче, гади кешеләрнең иминлеге күрсәткече белән – дөньяда 175нче урында.

Әлеге исемлек дөньякүләм үткәрелгән төрле халыкара рейтинглар нигезендә эшләнде.

РУСИЯНЕҢ «БЕРЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Русиядә яшәүчеләр соңгы сигез ел эчендә 2,2 миллионга кимегән. Үлүчеләр саны белән Русия, Украинадан соң, икенче урында. Илдә елына 800 мең кеше үлә.

– Үз-үзләрен үтергән балалар һәм үсмерләр саны буенча Русия Европа илләре арасында беренче урында. Үз-үзләренә кул салучылар буенча Русия, дөньяда Литва, Көньяк Корея, Казахстан, Белорус һәм Япониядән соң, алтынчы урында.

– Аерылышучылар.

– Ата-аналары баш тарткан балалар.

– Йөрәк һәм кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр.

– Русиядә 2,5 миллион кешедә яман шеш авыруы бар.

– Кеше белән сәүдә итү.

– Русиядә һәр сәгать саен ана карынындагы 300 бала юк ителә. Кушма Штатлар белән чагыштырганда сигез тапкыр күбрәк.

– Дөньяда җитештерелгән барлык героинның 21%ы Русиядә кулланыла. Әфьюнлы матдә булган наркотикларның 5%ы Русиядә кулланыла.

– Тартучы балалар.

– Читтән машина кертү. Русия шулай ук куллану вакыты чыккан иң күп чит ил машиналары йөргән ил дә булып тора.

– Табигый газ табу һәм аны читкә сату. Дөньяда табылган бөтен газның 35%ы Русиядә чыга.

– Урманнар күләме. Дөньядагы бөтен урманнарның 23%ы – Русиядә.

– Узган ел Русиядә 500 миллион тонна нефть табылган. Аны читкә сату буенча Русия – дөньяда икенче урында.

– Русиядәге бар халыкның 39,1%ы тәмәке тарта. Икенче урындагы Кытайда бу күрсәткеч 26%. Өченче урындагы АКШта бар халыкның 16%ы гына тәмәке тарта.

– Рәсми мәгълүматларга караганда, 2009 елда педофилләр 124 мең тапкыр балаларга һөҗүм иткән. Русиядә бар җенси җинаятьләрнең яртысы балаларга карата кылына.

– 11 яшьтән 18 яшькә кадәр булган русиялеләр исерткеч эчемлекләрне даими куллана.

– Илдә 760 мең ятим бала һәм миллионга якын кечкенә сукбай бар.

– Узган ел Европада кеше хокуклары судына 40295 шикаять җибәрелгән. Икенче урында Төркия (15206), өченче урында Румыния (11950) тора.

– Генераллар саны белән.

РУСИЯНЕҢ «ИКЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Ялган (контрафакт) товар җитештерү. Беренчелек – Кытайда.

– Бюрократия иң нык үскән ил – Бразилия. Русиядән соң, өченче урында – Польша. Эшмәкәрләр фикеренә караганда, Испания, Сингапур һәм Швеция бизнес үсеше өчен иң кулай илләр булып тора.

– Долларлы миллиардерлар. Беренчелек американнарда. Алманнар икенче урында.

– Интернетка таралган балалар порнографиясе. Беренчелек – АКШта.

– Төрмәләрдә утыручылар саны. Русиядә 100 мең кешедән 584е ябылуда. АКШ беренче урында, Кытайга – өченче урын.

– Русиягә елына 10-12 миллион мигрант килә. Беренче урындагы Кушма Штатларга елына 42,8 миллион мигрант килә. Бу күрсәткечләрдә Русиядән соң Германия, Согуд Гарәбстаны, Канада һәм Франция тора.

– Ялган дару. Кытай беренче урында. Русиядән соң Төркия, Бразилия һәм Чили килә.

– Корал сату. Күп еллар инде бу өлкәдә Кушма Штатлар беренчелекне беркемгә дә бирми. Британия – өченче, Франция – дүртенче урында.

РУСИЯНЕҢ «ӨЧЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Елына 2,6 миллиард долларлык пират дискы сатыла.

– Русиядә елына 119 мең машина урлана. Интерпол мәгълүматлары буенча, Италия машина иң күп урланган ил булып тора. Анда елына 300 мең машина урлана. Икенче урында торган Германиядә 140 мең машина урлана.

РУСИЯНЕҢ «ДҮРТЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Чит илләрдә сыену сорау. Гыйрак, Әфганстан, Сомали гына Русиядән алда. Елына 20 меңләп русияле чит илләрдә сыену сорый. Русия ватандашлары күп очракта Польша илчелегенә мөрәҗәгать итә. Русиядән сыену сораучылар арасында Австрия һәм Франция дә популяр булып тора.

– Молдова, Чехия һәм Маҗарстаннан соң Русиядә елына кеше башына 16 литрга якын исерткеч эчемлекләр кулланыла.

– Русиядә 100 мең кешегә елына 13 үтерү очрагы теркәлә. Иң күп үтереш – Колумбиядә. Анда 100 мең кешегә 63 очрак туры килә. Аннан соң Көньяк Африка республикасы. Русия, Венесуэла белән Мексика арасында тора.

РУСИЯНЕҢ «БИШЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Үтерелгән журналистлар саны буенча Русия Гыйрак, Филиппин, Колумбия һәм Мексикадан гына «калыша».

– Русиядә 561 гаиләнең 100 миллион доллардан да күбрәк байлыгы бар. Бу күрсәткечтә АКШ (2692 гаилә) беренче урында.

РУСИЯНЕҢ «ҖИДЕНЧЕ УРЫННАРЫ»:

– Дөньяда саклануга иң күп акчаны Кушма Штатлар тота. Аннан Кытай һәм Британия килә.

– Нефть ятмалары күләме.

– Русиядә 142 миллион кеше яши. Бер миллиард өч миллион кеше яшәгән Кытай дөньяда беренчелектә. Һиндстан икенче, АКШ өченче урында.

22нче УРЫН:

– Русия үлем дәрәҗәсе буенча Руанда һәм Камерун белән янәшә тора. Әле 2005 елда гына Русия 16нчы иде. Хәзер Сомали белән Руанданы да «узып киткән».

38нче УРЫН:

– Белем бирү сыйфаты. Әле өч ел элек кенә бу күрсәткечтә Русия 27нче баскычта иде.

57нче УРЫН:

– Тормыш дәрәҗәсе.

101нче УРЫН:

– Хөкүмәтнең нәтиҗәле эшләве. Русиядән соң Пакистан, Йәмән, Белорус һәм Иран килә.

134нче УРЫН:

– Ирләрнең гомер озынлыгы. Русиядә ирләрнең уртача гомер озынлыгы 59 елдан аз гына артыграк. Ә хатын-кызларның гомер озынлыгы буенча Русия 100нче урында тора. Русиядә хатын-кызлар уртача 72 ел ярым яши.

159нчы УРЫН:

– Сәяси хокуклар һәм ирек.

173нче УРЫН:

– Матбугат иреге. Конго, Гамбия һәм Зимбабве белән бер дәрәҗәдә.

175нче УРЫН:

– Илдә яшәүчеләр иминлеге.

Наил АЛАН.


Түрәләр урманнар сатып ала

Петровский урманының биш урынын Казан хакимияте инде 2009 һәм 2010 елларда ук бүлеп биргән. Аны ике кеше сатып алган, тагын өч өлеше арендага бирелгән.

Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге вәкиле Наилә Биктимерова әйтүенчә, сатып алучыларның берсе, озак та көттермичә, монда үз йортын да төзи башлаган. Йортны салу өчен, бу хуҗа 40 ел үскән наратларны да кызганып тормаган. Йорты урнашкан урман эченә үтеп керү, ягъни төзелешкә комачауламасын өчен, ул юлдагы наратларны да кистергән. Моңа киртә куючылар булмаган, чөнки урманның ул өлешен бу хуҗа 49 елга арендага алган.

Ләкин әлеге хәлләрнең канунилыгы Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм экологлар берлегендә шик уяткан. Аларның мөрәҗәгате белән бу эшне Казанның табигатьне саклау прокуратурасы тикшерә башлаган. Нәтиҗәдә, Казан хакимияте федераль милектәге урман фондына кергән җирләрне саткан, дигән карарга килгәннәр. Моннан тыш, әлеге урында торак йортлар салырга рөхсәт ителми икән. Ә Казан хакимияте исә инде мартта ук бу урында төзелеш алып барырга ярый, дигән карар чыгарган булган. Йортын салучы да моңа нигезләнеп төзелеш эшләрен башлаган.

Наилә Биктимерова, урманның бу өлешен Касаткин фамилияле кеше сатып алганын әйтте. Ләкин калган җирләрне Татарстанның югарырак түрәләре үз иткән.

P.S. Казанлы дигән исем астында «Азатлык» сәхифәсендә калдырылган фикер:

Ул Петровский урманы безнең Имәнлек (Дубравный) урамына тоташып тора. Андагы башбаштаклык инде 15-20 ел бара, нәрсә генә кыланмый акчалы оятсыз кешеләр. 90нчы елларда яшь наратлар үсеп утырган урманның бер өлешен (Габишев урамы каршында) ут төртеп яндырдылар да, шул урынга калын кесәле адәмнәр коттедж-виллалар төзеп куйды. Гомумән, канун буенча урманнарга 500 метрдан да якын урында торак төзергә ярамый. Тик төкереп бирәләр кануннарга. Шул ук Имәнлек урамында ниндидер әрсез вә комсыз бизнесменнар Экопарк «Дубрава» дигән торак комплекс кора, урманны да кыралар инде. Хакимият бармы бездә? Кем рөхсәт бирә мондый башбаштаклыкка? Бу ачыктан-ачык җинаятьләр өчен кемне булса да җавапка тарттылармы? Казанда әле тагын бер ямьсез күренеш киң таралган: шундый ук оятсыз вә комсыз кешеләр су буйларын, коймалар корып, халыктан ябып куя. Бу да канун буенча тыелган эш, әмма моңа да хакимиятләр күз йома. Менә нинди заманнар килеп җитте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үзе урманчы гаиләсендә үскән кеше буларак, нишләп Татарстанда урман эшләрен тәртипкә салмый икән? Югыйсә, Татарстан бит бу мәсьәләләрдә бөтен Русиягә үрнәк булып тора ала.

Комментарии