«Өченче тапкыр яндык: «Яңа Тура», «Адмирал», хәзер менә «Порт»

«Өченче тапкыр яндык: «Яңа Тура», «Адмирал», хәзер менә «Порт»

5нче июнь көнне Казанның Оренбур трактында урнашкан «Порт» сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Корбаннар һәм яраланучылар юк, әмма күп кенә сәүдәгәрләрнең товарлары кулланмаслык хәлгә килгән.

Сәүдәгәрләр сөйләвенчә, кайберләренең товарлары инде өченче тапкыр янган. «Яңа Тура» базарында янган, аннары «Адмирал» үзәгендә, хәзер менә өченче тапкырга эләгүчеләр бар.

«Без бурычка баткан, кредитларны түләргә акча юк. Ник гел безнең республикада гына яна соң ул? «Тура»да яндым, «Адмирал»да яндым, менә хәзер «Порт»та яндым. Ыштансыз калдым. «Ак Барс» банк белән сөйләшегез, мин кредит түләмим. Безне тагын яндырдылар», – дип ярсый-ярсый сөйләде Лилия исемле сәүдәгәр Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов янында.

Рафилә белән Римма исемле эшмәкәрләр әле яңа гына җәйге киемнәр алып кайткан булган. «Бераз гына да сатып өлгермәдек. 10 миллион сумлык әйберебез янды. Барысы да кредитка алынган акчага», – дип елый-елый сөйләде Рафилә ханым. Аларның товарлары инде элегрәк «Адмирал»да да янып беткән булган.

«Адмирал» янгач та, булышучы булмады. Барысы да кредитка алынган», – дип сөйләде алар.

Ногманов янына җыелган сәүдәгәрләр бизнес-омбудсменга төрле сораулар бирде. Ногманов биш кешелек инициатив төркем төзергә тәкъдим итте. «Бөтен нечкәлекләрне алар белән сөйләшәчәкбез», – дип ышандырды ул.

«Салават күпере»ндә фатир көтүчеләр: «Ышаныч бетте»

«Салават күпере» торак комплексында фатир көтүчеләр кабат урамга чыкты. Узган шимбә йөздән артык кеше үз йортлары янына килеп, төзелеш территориясенә керергә теләде. Алар махсус эш киеменнән киенеп, төзелешне тизләтмәкче иде. «Үз йортыбызны үзебез төзик» акциясенең идеясе шундый. Янәсе, дәүләт йортларны төзерлек хәлдә түгел икән, без үзебез тотынабыз. Ләкин сак хезмәте аларны эчкә кертмәде. Чарасызлыктан акциядә катнашучылар төзелеш урынында уратып алган койма капкасына төзелеш кораллары белән суккалап игътибарны җәлеп итте.

«Үзебез белән төзелеш кораллары, эш киемнәре алып килдек. Кешеләр үз фатирларын инде 6-7 ел көтә. Һаман билгесезлек. Йорт май аенда әзер булырга тиеш иде, инде хәзер яңа срок – август аена билгеләнде. Əмма без ышанмыйбыз аңа, чөнки инде ничә тапкыр йортны төзеп бетерү вакыты күчерелде. Бүген без үз ихтыярыбыз белән җыелдык, чарасызлыктан», – дип сөйләде Лидия Йосыпова.

Лидия Йосыпова үз фатирын инде алты ел көтә. Гаиләдә алар дүрт кеше. Кая гына мөрәҗәгать итмәгән. Төзелеш министрлыгына да, дәүләт торак фондына да.

«Түрәләргә бер дә ышанмыйбыз, чөнки инде 2015нче елда тапшырылырга тиеш өч йорт һаман әзер түгел. 2018нче елның гыйнварыннан бирле төзелеш бармый, йорт бик начар хәлдә. Дәүләт торак фонды сүзләренчә, бу йортта 12 кеше эшли. Адәм көлкесе бит бу. Ә эш бик күп, төзелеш тик тора», – ди Лидия Йосыпова.

«ТҮРӘЛӘРГӘ ЫШАНМЫЙБЫЗ»

«Без фатирны 10 елдан артык көтәбез. Өч балабыз бар. Кызларыбызның икесен мәктәпкә, берсен балалар бакчасына бирер идек. Уку елы башланырга да күп вакыт калмады. Бөтенесен бер вакытта эшләп, тормышны яңа биттән ачасы килә. Инде без аптырашта – бөтен йортларда кеше яши, ә бу йорт һаман төзелеп бетә алмый. Безне төзелеш территориясенә кертсәләр, без әзме-күпме булышыр идек», – дип сөйләде акциягә килгән Евгений Савкин.

«Минем әни һәм әти белән ике бүлмәле «хрущевка»да яшибез, без биш кеше, әниләр белән барлыгы җиде кеше. Шуңа күрә без бу фатирны зарыгып көтәбез», – ди Евгенийның хатыны Эльвира Савкина.

«Бик көтәм, ике бала белән. Берсе өченче сыйныфта, икенчесе беренчедә укый. «Салават күпере»ндәге мәктәпкә бирәсе бар балаларны, монда теркәлү булмаса, кабул итмиләр. Җәй эчендә йорт тапшырылмаса, өлгермәм дип куркам», – ди Илһам Зиннәтов.

«МИҢНЕХАНОВ КҮРСӘТМӘСЕ ҮТӘЛМИ»

«Салават күпере» торак комплексының беренче чиратында әле өч йортта һаман төзелеш тәмамланмаган. Гәрчә йорт 2015нче елда ук тапшырылырга тиеш булган. Ел башында Татарстан төзелеш министры Илшат Гыймаев бу йортлар март аенда төзелеп бетеп, май аенда тапшырылачагын вәгъдә иткән иде. Хәзер август ахырына күчерелде, ди фатир көтүчеләр. Объектларның барысы да зур дәүләт заказларын үтәүче «ПСО-Казань» төзүче оешма тарафыннан төзелә.

– Миңнеханов биргән күрсәтмә үтәлми дигән сүз бит бу. Генераль төзүче оешма – «ПСО-Казань» үз вазифаларын үтәми. 18 катлы биш подъездлы бу йортта инде ярты ел берни эшләнми. Алар Мордовиядә стадион төзи, хәзер зоопаркны яңарталар. Зоопарктагы җәнлекләр безгә караганда үз йортларына тизрәк кереп урнашыр, ахры. Җәнлекләр алар өчен мөһимрәк, күрәмсең, – дип сөйләде Фәрит Гарифуллин.

Фатир көтүчеләр янына бер түрә дә, төзелеш оешмасы вәкиле дә килмәде. Бары ахырдан ике полиция хезмәткәре активистларның исемнәрен һәм гозерләрен язып китте. Куркуданмы, шуннан соң озак вакыт үтмәде, фатир көтүчеләр өметсезлек белән таралышты.

Казанны басып алучылар һәйкәленә акча бар, шәһәрне саклап шәһит киткәннәргә – юк

Казанны басып алучылар һәйкәленә Мәскәү дә, республика җитәкчелеге дә акчасын да, игътибарын да кызганмый. Казанны яклаганда шәһит киткән татарлар истәлегенә Яңа татар бистәсендә төзелгән Иске Таш мәчетне төзекләндерүгә инде ничә еллар буе акча таба алмыйлар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 1552нче елда Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган Казансу елгасындагы һәйкәл-чиркәүне төзекләндерергә, һәйкәлгә бара торган юлдагы күперне яңадан төзергә вәгъдә иткән. Бу хакта Татарстан митрополиты Феофан «Бизнес-Онлайн»га әйткән иде. Билгеле булганча, әлеге һәйкәлгә акча әледән-әле бүленеп тора, ә менә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл мәсьәләсе әле дә хәл ителмәгән.

Министрлар кабинетының карары нигезендә ул һәйкәл инде 2002нче елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның шикаятен канәгатьләндермәде. Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе дә Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, башта хакимият бик озак Испаниядән шар алып кайттык дип алдап йөрткән. «Өч-дүрт ел элек шәһит киткәннәргә һәйкәл Кол-Шәриф мәчете булыр диделәр. Мәдәният министрының урынбасары Светлана Персовадан шундый хат килгән иде», – диде ул.

Казанның Яңа татар бистәсендә шулай ук 1552нче елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән Иске Таш мәчет бар. Аның имамы Надир Шәйморатов әйтүенчә, мәчетнең инде 50 еллап ремонт күргәне юк.

– Мәхәллә белән хәл җиткәнчә эшлибез. Эчке ремонтын үзебез ясадык. Тышкы ягын һәм түбәсен ремонтлау өчен инде ничәмә-ничә ел хатлар язабыз. Татарстан мәдәният министрлыгына да, президент идарәсенә дә, мөфтияткә дә яздык. Чөнки кышка түбәсе түзмәячәк. Ни дисәң дә мәчеткә 200 ел бит. Мондый тарихи мәчетләр бармак белән генә санарлык, ә ремонт ясалмаганы шушы гына калгандыр мөгаен. Мәчет федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле булып тора. Республика, федераль органнар да бераз кайгыртырга тиеш. Ниндидер программалар бардыр бит инде. Ремонт сорап Татарстан Президенты идарәсенә язган хатны Мәдәният министрлыгына төшергәннәр. Алардан минем электрон адреска хат килгән иде. 2019нчы елны, бәлкем, ремонт булыр, дип язганнар. Моны бер хезмәткәр язган. Аннары бүлек җитәкчесе белән телефоннан сөйләшкән идем. «Бөтенләй ышандыра алмыйбыз. Министрлыкның акчасы юк. Бинаның хуҗасы кайгыртырга тиеш», – диде. Аның хуҗасы кем икәнен мин кайдан белим. Бөтен оешмага да язып чыктым, дидем. Мөфтигә яздым, шәһәргә яздым, министрлыкка яздым. Бөтенесен имам өстенә төшереп калдырмакчы булалар. Имеш үз көчегез белән эшләгез. Болай да узган ел үз акчама ашханәсен төзедем, энекәш миллион ярым сум акча биреп эчке ремонтын ясадык, махсус намазлык кебек келәмнәр, пәрдәләр алдык. Без бит әллә күпме сорамыйбыз. Мин инде сметасын да әзерләдем. 2015нче елда санаганда, фасадны һәм түбәне ясау өчен 1,5 миллион сум кирәк иде. Өч елда бәлкем бераз кыйммәтләнгәндер, әмма бит кайбер объектларга 20-30 миллион сум бүленә. Әнә – Казанны басып алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәленә әле күптән түгел биргәннәр иде, инде тагын бирәләр. Мәдәният министрлыгы аны федераль хакимият күчерә дип аңлата. Бирмәсеннәр димим, бирсеннәр. Безнекен дә игътибарсыз калдырмасыннар. 10 мең мөселман күмелгән урындагы мәчеткә республиканың акчасы юк. Түбәсеннән су үтә. Эчтәге ясалган ремонт та юкка чыгачак. Кешеләр җыйган акчалар да югалачак. Менә бу көннәрдә көчле җилләр булып алды, түбәсенең бер яктан калайлары күтәрелгән. Шап-шап сугып утыра. Каерып атса, кем анда менә. Болай да элегрәк кисәк-кисәк калайлар белән кайбер урыннарны яптык инде. Махсус зур КАМАЗ чакырттырып,эшләдек, – ди Надир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, алар инде 1994 елдан бирле җитәкчеләргә хатлар язып килә.

«Һичьюгы берәр программага кертеп шул-шул елны төзекләндерәбез дисеннәр иде. Ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканчы шулай хатлар язарга туры килер инде», – ди Иске Таш мәчет имамы.

Надир хәзрәт әйтүенчә, тарихи бина буларак реставрация уздыру өчен махсус кәгазьләр кирәк: «Мәшәкате күп аның. Мин инде кәгазьләрен дә җыеп бетергән идем. Аны эшләү ширкәтен дә таптым. Калайларны да зур ташлама белән бирергә ризалашканнар иде», – дип көрсенә ул.

Белешмә. Иске Таш мәчет (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа Татар бистәсендә урнашкан. Риваятьләргә караганда, мәчет 1552нче елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802нче елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830нчы елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад итеп кулланылган. 1994нче елдан янә мәчет булды.

«Азатлык» берлеге активистларына административ эшләр ачыла

Ялгыз пикетка чыккан «Азатлык» берлеге әгъзасы Рәфыйк Кәримуллин Казанның «Вишневский» полиция бүлегенә чакырылган. Аңа татар китап кибетен яклап 28нче майда үткәрелгән ялгыз пикет өчен административ эш ачканнар.

Рәфыйк Кәримуллин Русия Конституциясенең 51нче маддәсе, ягъни үз-үзеңә каршы шаһитлык итмәү нигезендә аңлатмалар бирүдән баш тарткан. Аның сүзләренчә, якын арада полициягә «Азатлык» берлегенең башка активистлары – Фәнил Гыйләҗев белән Батырхан Әгъзамов та чакырылачак. Тәртип саклау оешмалары протоколда Казанда дөнья футбол беренчелеге узган вакытта чемпионатка бәйле булмаган урам җыеннарын үткәрү тыелганын язган. Соңгы вакытта «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары татар телен, татар хокукларын яклап ялгыз пикетлар үткәрә. Соңгысы Бауман урамындагы китап кибетен япмауны таләп итеп үткәрелде. Казан башкарма комитеты карары нигезендә, 25нче майдан 25нче июньгә кадәр Казанда дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар 9:00-14:00 аралыгында гына үтәргә мөмкин, катнашучылар саны исә 150дән артмаска тиеш. Документта ялгыз пикетлар турында сүз юк.

Комментарии