Дөньяда иң начар юллы илләр

Дөньяда иң начар юллы илләр

2017-2018 елларда дөньяда иң начар юллары булган илләр исемлеге төзелгән. 137 ил юлларына бәя бирелгән. Юлларның сыйфаты 1дән 7гә кадәр шкала буенча бәяләнгән. Бер ил дә иң югары билгегә лаек булмаган.

Иң начар юллар – Мавританиядә, ул 2 балл җыйган. Аннан кала Конго Демократик Республикасы һәм Гаити килә, алар икесе дә 2,1 балл җыйган. Дүртенче һәм бишенче урыннар Мадагаскар һәм Гвинеядә, анда юллар 2,2 баллга лаек дип табылган. Аннан соң Йәмән (2,3 балл), Парагвай (2,4 балл), Украина (2,4 балл), Мозамбик (2,5 балл), Молдавия (2,5 балл) киләләр.

Рейтингта иң яхшылары дип Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (6,4 балл), Сингапур (6,3 балл), Швейцария (6,3 балл), Гонконг (6,2 балл), Нидерландия (6,1 балл), Япония (6,1 балл), Франция (6 балл), Португалия (6 балл), Австрия (6 балл), АКШ (5,7 балл) табылган.

Русия дә бу исемлеккә кергән һәм 137 ил арасында 114 урын алган. Шулай да рейтингта Русия юлларының яхшыруы билгеләнгән.

Комментарии