Президент сайлау – күз буяу

Президент сайлау – күз буяу

Татарстан дәүләт шурасы киләчәктә республика җитәкчесен (Президент булып каламы ул, башлыкмы, илбашымы) сайлап кую тәртибенә кайту өчен җирлек әзерли башлады. Бер яктан караганда, әлеге канун бар төбәкләр өчен мөһим булырга тиеш сыман. Әмма демократиягә таба адым дип саналган бу үзгәрешкә карата халык битараф.

Чыннан да, республика башлыгын сайлап кую турындагы канунны тикшерү бүгенге көн күзлегеннән караганда, бәлки, игътибарга лаек та түгелдер. Чөнки яңа сайлаулар әле 2015 елга гына билгеләнгән, кем бар, кем юк дигәндәй, яңа канунга битарафлык та шуннан киләдер.

Шулай да, булачак сайлаулар уңаеннан әзерләнә торган яңа канун демократиягә таба адым булачакмы? Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев әлеге сорауга болай җавап бирде:

– Нинди генә канун әзерләсәләр дә, аларга ышанычым юк. Татарстан Президентын сайлауга кагылышлы әзерлек башланудан да бернинди яхшылык көтмим. Нинди ысуллар куллансалар да, безнең файдага түгел, алар уйлаганча булыр. Татарстан Путин сәясәтен тормышка ашыруны төп максат итеп куя. Татар халкы, аның мәнфәгате бөтенләй исәпкә алынмый. Сайлау турында сөйләгәндә, хакимият халыкны күз алдында тотмый, бары «күзгә төтен җибәрә». Мин үзем сайлаучы, җәмәгать эшлеклесе буларак, Татарстан Президентын сайлау дигән әйбердән уңай нәрсә көтмим.

Демократия бар дип күрсәтү Мәскәүгә кирәк. Әлеге мәкерле сәясәткә халык күңелен бирми, шуңа аларга булмаганны бар дип күрсәтү кирәк. Мин моны республиканы юкка чыгару алдыннан демократиягә охшаган декорация, күз буяу дип саныйм. Бу – урыс хакимиятенең чираттагы мәкере, бернинди яңа үзгәрешләр дә түгел, – дип белдерде Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев Русиянең элекке Президенты Дмитрий Медведев катнашында узган яңача сайлауга багышланган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә катнашкан иде. Бу җыеннан соң Чаллыда журналистлар белән очрашуында ул сайлау турындагы канунга тәкъдим ителгән үзгәрешләргә уңай бәя бирде.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Интернет түрәләрнең котын алган

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халык контроле» сәхифәсе ачылган һәм анда җибәрелгән шикаятьләр саны көннән-көн арта икән.

Татарстан хөкүмәте порталындагы электрон хезмәтләр проекты җитәкчесе Кристина Таланова көненә унлап, ә кайбер көннәрдә утыздан артык шикаять алынуын әйтә. Бу сәхифә эшли башлаганга бер ай вакыт кына узса да инде 627 шикаять фотолар белән бергә сәхифәгә чыгарылган. Әлеге сәхифәнең эшли башлавы түрәләр өчен «авырткан башка тимер тарак булган».

–Түрәләрнең коты алынды. Чыннан да, бу сервис аларны эшләмәс өчен сылтау табып кына калмыйча, конкрет нәтиҗәләр күрсәтергә мәҗбүр итә. Республика дәрәҗәсендәге хакимиятләргә һәм җирле хакимиятләргә барысына да бик авыр. Без, бу сервисны эшләүчеләр, алар ризасызлыгын сизәбез. Татарстан Президентының: «Кешеләр үтенече төрле оешмалар тарафыннан хәл ителергә тиеш», дигән катгый күрсәтмәсе булганга гына киеренкелек йомшара һәм оешмалар нәтиҗәле эшләү юлына баса башлады, – дип белдерде Таланова.

Аның сүзләренчә, халыкны бигрәк тә юлларның төзек булмавы, теләсә кайда чүплек өемнәре яту, элемтә начарлыгы, теләсә кайда машина калдырулары борчый. Башка мәсьәләләргә дә битараф булмаучылар бар.

​​Шулай ук элмә такталардагы хаталарны да фотога төшереп шикаять итәргә мөмкин. Казанда хаталы элмә такталар һәм урам рекламалары хәйран күп булса да, әлегә «Халык контроле»нә бер генә рәсем җибәрелгән. Бу җитешсезлек шунда ук Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына юлланган. Сәхифәгә керүчеләр бу шикаятьнең кайчан килгәнен, аңа халыкның нинди аңлатмалар бирүен, җаваплыларның бу җитешсезлекне бетерү өчен эшне ничек тотуын да күзәтеп бара.

Таланова сүзләренчә, сәхифәгә килгән шикаятьләрне төрле оешмалар 10 көн эчендә карап хәл итү көнен билгеләргә тиеш. Әгәр инде булган хәл өчен министрлык, дәүләт оешмасы түгел, ә башка бер өченче ширкәт җаваплы булса, каралу вакыты 30 көнгә кадәр арта. Юлларның төзек булмавы кешеләрне бигрәк тә борчый дигән идек. Әгәр бик ватылган юлны төзекләндерү 2013 елга планлаштырылган булса, бу эш үтәлешен тикшерү вакыты да алдан билгеләнеп куела, ди Таланова.

– Җитешсезлекне бетерү бар кешенең дә күз алдында бара. Җибәргән кеше үзе аның нинди оешмага юлланганын күреп тора. Шулай ук бу оешма җитәкчесе дә күрә. Иң әһәмиятлесе – бөтен мөрәҗәгатьләрне һәм эш барышын республика җитәкчелеге дә күзәтеп бара. Гади кеше дә, җитәкчелек тә бер үк төрле статистиканы күрә. «Халык контроле»ндәге статистика бүлегенә кереп, күпме мөрәҗәгать булуын, күпмесенең каралуда икәнен, күпмесенең хәл ителгәнен һәм кешеләрнең аңлатмаларын да карарга була.

Икенче бер үзенчәлеге шунда – шикаятьне җибәргән кеше эшнең нәтиҗәсеннән канәгать булганда гына бу эш ябыла. Оешма әлеге проблеманың хәл ителүе турында фото урнаштырырга тиеш, – ди Таланова.

​​Бүгенгә мөрәҗәгатьләрнең бары тик 10 процентка якыны гына каралган. Министрлыкларда һәм төрле оешмаларда бу килгән шикаятьләрне күзәтеп бару өчен җаваплылар билгеләнә башлаган. «Без якын арада мөрәҗәгатьләрнең каралуын 90 процентка җиткерергә телибез», – ди Таланова.

«Халык контроле»нә җибәрелгән хәбәр һәм фотолар шунда ук сәхифәгә чыкмый. Мыскыллау һәм хаксыз рәвештә зыян сала торган сүзләрнең булмавы һәм фотолар тикшерелә. «3-4 сәгать эчендә алар сәхифәдә пәйда була», – ди Таланова.

«Азатлык» радиосы Талановадан кешеләрнең «Халык контроле»нә татарча яза алу-алмавы белән кызыксынды. «Безнең белгечләр бар, алар ничек язган – ул шулай сәхифәгә чыгачак. Әлегә татарча язучылар булмады. Әгәр андый хәбәрләр килсә, без министрлыкларга һәм төрле оешмаларга бу хәбәргә татарча җавап бирү таләбе куячакбыз», – диде ул.

Хөрмәтле укучылар, сез дә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында төрле җитешсезлекләрне очратасыздыр. Аларны фотога төшереп, аңлатма язып, «Халык контроле»нә һәм «Азатлык» радиосына да һәм «Безнең гәҗит»кә җибәрә аласыз.

Наил АЛАН.

Һөҗүмче татарга охшаган?

Сишәмбегә каршы төндә журналист Сергей Асланянга подъездында берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Аның белдерүенчә, төнге унберенче унбиш минутта аның өй телефонына шалтыратып, чыгып керергә сораганнар.

– Мин чыктым һәм подъездда бер ир кешене күрдем. Тышкы кыяфәте белән ул татарга охшаган иде. Янына килгәч, ул миңа: «Син – Аллаһ дошманы», – дип пычак белән ташланды, – дип сөйләде ул.

Соңыннан һөҗүм итүче чыгып качкан, ә Асланян үзенә ашыгыч ярдәм чакырткан.

Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы һәм табиблар аның сәламәтлегенә куркыныч янамавын әйтә. Бу һөҗүм нигезендә җинаять эше ачылган. Асланян үзе, күптән түгел генә радиодан Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы мыскыллы сүзләр сөйләве өчен, аңа һөҗүм иткәннәр дип саный. Билгеле булганча, ул 14 майда «Маяк» радиосында пәйгамбәр «өскә үрмәләргә» тырышкан эшмәкәр булган дип аның тормышын сурәтләде.

– Ул Инҗилне күчереп язган һәм нәтиҗәдә әлеге бизнес-проект шулкадәр отышлы булган ки, хәтта кешеләр хәзер дә шул уенны дәвам итә, – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең күпхатынлылык турындагы сүзләрен җенси проблемалар белән бәйләде.

Әлеге сүзләр мөселман җәмәгатьчелегенең ачуын чыгарды. Аерым алганда, Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин аны Русия баш прокуратурасына шикаять итте.

Асланянның үзенә һөҗүм итүченең татарга охшаган диюе дә, бәлкем, нәкъ Татарстан мөселман әһелләре шикаятенә бәйледер, чөнки бер караштан гына татарны аеру мөмкин түгеллеген һәркем яхшы аңлый.

Мөселманнар исә бу хәлне провокация дип атый. Мисал өчен, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов: «Бу провокация һәм хокук саклау оешмаларына моның артында кем торуын ачыкларга кирәк», – дип белдерде.

Асланян элек «Эхо Москвы» радиосында эшләгән. 2008 елда «Маяк» радиосына машиналар темасы буенча белгеч буларак чакырыла һәм төрле тапшыруларда чыгыш ясый башлый. Аның Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы сүзләре дә яңа машина сайлау темасына багышланган тапшыруда әйтелде. Шуңа кайбер мөселманнар әлеге тапшыруда Мөхәммәд пәйгамбәрне сөйләүне алдан уйланылган заказ дип кабул итте.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Яһүд музыкасы фестивале

Үткән ел Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин башкаланың бердәнбер синагогасында булып киткән иде. Мәхәллә белән очрашу барышында яһүд музыка фестивале идеясе яңгыраган һәм ул хупланган.

4-6 июнь көннәрендә Казанда әлеге фестиваль уза һәм бу көннәрдә Казанның тугыз мәйданында яһүд көйләре яңгырый. Төп чыгышлар Петербург урамында каралган. Кунаклар яһүд милли ашлары белән дә сыйлана ала. Петербург урамында урнашкан кафе, рестораннар менюсына да яһүд ашларын махсус керткәннәр.

Чарага Америка, Израиль, Куба, Австрия, Украинадан музыкантлар чакырулы.

Татар яшьләренең бу фестивальгә карата үз фикерләре бар. «Иттифак» төркеме солисты һәм «Yummy Music» студиясе хуҗасы Ильяс Гафаров мәсәлән болай ди:

– Җанлы татар музыкасы фестивале үткән ел да булды, Алла бирса, быел да үтәчәк. Ләкин ул дәүләт ярдәме белән түгел, ә иганәчеләр тырышлыгы белән башкарылды. Әмма безнең фестиваль яһүднекенә караганда берничә тапкыр кечкенәрәк иде. Бюджеты ике миллионга якын да килмәде. Шуңа күрә, бу саннарга карап, кайсы халыкка игътибар барын әйтергә була.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Мортаза Рәхимов «Башнефть»тән китә

Мәгълүм ки, «Башнефть» ширкәте элекке елларда Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов карамагында иде. Әмма 2009 елда республика бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертүче ширкәтнең төп акцияләрен Мәскәүнең «Система» холдингы сатып алды. Ә сатудан кергән акчалар, барлыгы 63 миллиард сум «Урал» хәйрия фондына күчерелде. Фонд белән бүген Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә.

2010 елда Мортаза Рәхимов Президентлыктан алынды. Шулай да, аны «Башнефть» директорлар шурасына әгъза итеп керттеләр. Һәм менә соңгы яңалык – Мортаза Рәхимов директорлар шурасыннан чыга. Бу нәрсәне аңлата соң?

Мортаза Рәхимов «Башнефть» ширкәте җитәкчелегеннән чыгып, матди яктан берни югалтмый. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да шундый фикер әйтте. Чөнки акчалар барыбер «Урал» хәйрия фондында. Шулай ук Рәхимов абруен да югалтмый булып чыга ул. Ни өчен дигәндә, «Система» холдингы «Башнефть» ширкәтен хәзер чит ил фирмасына сатарга әзерләнә, дигән хәбәрләр бар. Бу, әлбәттә, Башкортстанның әлеге җитәкчелеге ягыннан бик хупланмый. Шушы хәлдә Мортаза Рәхимов әлеге сату-алуда катнашмый һәм аның гаебе юк, дип саналачак.

Бу арада Мортаза Рәхимов матбугатта республиканың хәзерге җитәкчелегенә карата янә тискәре фикерләрен белдерде. «Евразия хокук журналы» дип аталган мәгълүмат чарасына әңгәмәдә Мортаза Рәхимов әлеге хакимиятләрнең күп сөйләве, шул ук вакытта тәгаен эшләре булмавы хакында кайбер мисаллар китерә. Моны үзенә игътибар кимегән элекке Президентның картларча гап-гади сукрануы гына дип бәяләүчеләр дә бар.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии