Казанда пародияче юл проблемасын хәл итү өчен Миңнеханов булып кыланган – бер атнадан яңа юл салганнар

Казанда пародияче юл проблемасын хәл итү өчен Миңнеханов булып кыланган – бер атнадан яңа юл салганнар

Сезнең берәр проблемагыз бар һәм аны хәл итә алмыйсызмы? Алайса, Казанда яшәүче пародияләр остасы Айнур Сөләймановка мөрәҗәгать итегез. Ул гадәттә төрле йолдызларга пародя ясый. Әмма бер атна элек егет Президент Рөстәм Миңнеханов тавышы һәм сөйләме белән үзе яшәгән ишек алдындагы чокыр-чакырны төшереп, видео керткән иде. «Хәерле иртә Казан. Урамда яз. Юллар юк. Ләкин мин барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – диелгән иде анда. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Бер атна да үтмәгән – егет күрсәткән ишек алдының юлын төзекләндерә дә башлаганнар! Айнурның үзенә шалтыраттык – нәрсә бу, чынлап та аның пародиясе «ясатамы» бу юлны, әллә инде биредә юл төзекләндерәчәген алдан ук белдеме икән ул?

– Вакыйгалар мин яшәгән Мәүлетов урамында бара. Видеодан да күргәнсездер, безнең ишек алдында машина белән йөри торган түгел – көпчәкләрең шакмакланып бетә. Узган көнне генә Рөстәм Миңнехановның «Instagram»ын карап утырган идем. Ул бер видеоязма кертте: үзенең резиденциясен төшергән һәм кадр артында сөйләп тора: «Монда томан төшкән, әмма мин бар да яхшы булыр дип уйлыйм», – ди ул анда. Икенче көнне иртән тордым да, тәрәзә янына килеп баскач, башыма шушындый видео төшерү уе килде. Миңнеханов булып сөйли-сөйли ишек алдыбызны күрсәттем һәм интернетка элдем. Бер атна да үтмәде, ишек алдына техникалар килде, юлны эшли дә башладылар. Мин машинада килеп туктадым да, чыгып видеоның икенче өлешен төшереп бетердем – һаман да Президент тавышы белән: «Ну, нәрсә? Молодцы! Ишеткәннәр безнең сүзне, эшлиләр. Әйдә, эшләсеннәр, халык өчен бит. Халык өчен – бу безнең өчен», – дигән сүзләр әйттем. Бу видеолар тиз арада таралып та өлгерде. Хәзер видеолар астына Казанның бөтен районнарындагы начар юллы ишек алларын йөреп чыгарга кушучылар да, чүп яндыру заводына каршы шушындый видеоязма төшерергә өндәүчеләр дә, башка проблемаларын хәл итеп бирүемне (!) сорап язучылар да бар. Бу ишек алдыбызның юлларын төзекләндерүләренә нәкъ менә минем пародиям сәбәпче булгандыр, дип, 100 процент ышанып әйтә алмыйм, әмма андый шикләр бар. Кем белә, бәлки очраклы туры килүдер… Үзем өчен дә кызыклы сер монысы. Туры гына килгәнме, юкмы – әгәр дә файдасы булса, мин моңа сөенәм генә, – ди егет. Ә үзе бу уңайдан видеоязмасы астына язып куйган: «Менә бу ичмасам шаяру! Халык хакына! Бер атна да үтмәде. Менә йортка да капиталь ремонт ясыйсы бар әле… ».

Ә видеоязманың пародия генә булуын аңламаучылар шактый. Кемдер моны чынлап та Миңнеханов үзе сөйли дип кабул иткән. «Халык өчен дисез! Сез нәрсә сөйлисез!» – дип нәфрәтләнгән берсе. Икенчесе: «Миңнеханов биш катлы йорт фатирында нәрсә эшләп йөри икән?» – дип баш вата. Янәсе, Президент кеше башкала элитасы яши торган купшы йортларда гына йөрергә мөмкин бит. Ә монда – биш катлы «хрущевка»…

Болай булса, пародиячеләр, без – журналист халкын эшсез итеп куймагайлары әле. Моңа кадәр проблемаларын сөйләр өчен халык безнең белән элемтәгә чыга иде, эшләр болайга киткәч, пародия осталарын эзли башламагайлары…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии