- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел урыс халкы өчен бик мөһим булган Пасха бәйрәме узды. Барыбызга мәгълүм булганча, ул көнне төрле төскә буялган (традицион төсе кызыл булса да) йомырка – бу бәйрәмнең символы буларак, кулич (чүпрәле камырдан пешерелгән, күп май, шикәр, йөзем, йомырка салынган икмәк) авыз ителә.
Милли бәйрәм көннәрендә урыслар һәм, гомумән, башка милләтләр дә үз халкына хас булган кием кия, гореф-гадәт, йолаларны саклап калу өчен, бергә-бергә җыелып теге яки бу бәйрәмнең ямен күрә. Бездә андый әйбер юк дип әйтмим. Татарлар да милли бәйрәмнәрен уздыра. Нәүрүз, сабантуйларның ничек күңелле үтүен генә карагыз. Әмма, минемчә, урысларда хәтта яшьләр дә кайбер милли бәйрәмнәрне җаны-тәне белән көтеп ала. Безнең милләт яшьләре алай ук актив түгел бугай.
Элек кызлар озын чәч толымнарын икегә үреп йөргән. Матур күлмәк, алъяпкыч кигәннәр, башларында – калфак, аякта читек булган. Егетләр исә гади генә чалбар, күлмәктән. Билдә – билбау, аякта – чабата. Кызлар көянтә-чиләкләп чишмәдән су ташый, буш вакытта чигә, тегә, бәйли. Егетләр белән кичке якта аланда бергә җыелып, учаклар ягып, төрле уеннар уйнап, җыр-биюләр белән вакытны күңелле үткәргәннәр. Дәү әни: «Без яшь чакта, язгы боз кузгала башлагач, егетләр-кызлар күпер өстендә җыелып бии идек, боз кисәгенә ут төртелгән салам куеп, агызып җибәрә идек», – дип искә ала иде. Элек яшүсмерләр өчен тәртипле булу да тиеш әйбер саналган, ә хәзер…
Ә хәзер ничек? Кызлар тизрәк үсәргә омтыла. Малайлар (кызганыч, малайлар гына да түгел) хәмер эчү, тәмәке тарту белән мавыга башлый. Бала-чага урамга уйнарга да чыкмый. Бар буш вакытын компьютер каршында уздыра, иҗтимагый сайтларда утыра.
Кеше тормышын җиңеләйтә торган төрле техник җыйланмалар булмаса да, эше күбрәк булса да, мин элекке заманга әйләнеп кайтыр идем.
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.
Комментарии