- 05.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Архив
Эчеп була икән ул! Гомер буе эчерә алмадылар бит мине. Кичәгегә кадәр авыл буенча «Эчмәс Вәли» дигән даныма, район күләмендә алдынгылар рәтендә булган исемемә тап төшереп, мин дә кулыма стакан алдым. Әйе-әйе, стакан, эчкән-эчкән мин әйтәм, бер булсын, берәгәйле булсын. Рюмка белән генә маташып тормаска булдым. Ник эчтең, дисезме?! Кызыксынып кына инде. Тәнне ял иттерү өчен. Урак өсте бәк кызу булды быел, «расслабиться» итәргә кирәк иде…
Мин, Миңгол Шакиры, Кытай Кәриме (чын кытай түгел лә, күзе кысык булганга, Кытай дип кушамат тактык) урак өстен, җитәкчеләр әйтмешли, «югалтуларсыз тәмамлаган өчен» бирелгән чыпчык тезе хәтле премияләребезне хатыннардан яшереп, үзебезгә бәйрәм ясарга булдык. Моңа кадәр, 35 яшемә җитеп, бер генә тамчы да авызга якын китермәгән «җен суы»н никләр генә кабарга булганмындыр, шайтан алгыры?! Терсәк якын да, тешләп булмый, үкенүдән ни файда?!
Көннең икенче яртысында арт бакчада җыелдык та бәйрәмне башладык. Кешечә булсын дип, тост әйтеп җиппәрдем: «Гомеремдә бер генә тапкыр да эчкәнем булмады. Ну, быелгы урак өстеннән соң ял итмичә булмый, җәмәгать! Әйдәгез, урак тәмамлану хөрмәтенә җибәрик беренчене!» Шулай итеп, беренчесен – урак өчен, икенчесен – колхоз, өченчесен ару белмәс трактор-комбайннар өчен җибәрдек. Ахыр чиктә ни өчен эчәргә икән дип аптырап утырганнан соң, персиятел галиҗәнаплары (үзара олылап шулай йөртәбез үзен) саулыгы өчен дә җибәрергә булдык. Ни дисәң дә, премияләрне ул өләште бит… Эчә торгач, хәйран җибәрелгән. Торып киткәндә, аяклар тайпыла, баш әйләнә иде, каһәр. Соң, менә кем кушкан без өч юләргә шуның кадәр эчкәннән соң, колхоз тракторы белән басуга чыгып китәргә?!
Тракторга утырганны хәтерлим, калганын юк. Тик булдырасын-булдырганбыз, малай! Менә хәзер үтереп баш чатный, тик монда синнән: «Авырыйсыңмы?» – дип, башыңнан сыйпамыйлар шул. Күрсәтәләр түлке күрмәгәнне!
Я, нидә тукталдым әле?! Ә, әйе, шулай утырып киткән без өчәүләшеп бер тракторга. Авыл аша чыкканда ук безнең трактор астында Бибинур әбинең карт әтәче җан тәслим кылган, мескен. Кытай Кәриме үзе рульдә килеш үз тавыкларын изеп киткән. Безнең артта өч тавык тезелешеп ятып калган. Капка төбенә арканлап куйган буаз сыерлары бу хәлне күреп, урам уртасында бозаулаган… Аннан, басуга чыгып китеп, салам эскертен туздырганбыз. Басу буйлап җилдерә торгач, урман буена да менеп җиткәнбез. Ярый, карт усакка бәрелгәнбез әле дим, тагын ниләр булган булыр иде?!
Уянып киткәндә, иң беренче баш чатнавына чыдый алмыйча гына күзләремне ачтым. Кайда икәнемне аңламый куркып, сикереп торып утырсам, башым белән трактор кабинасы түшәменә килеп «сыландым». Кайда икәнемне аңладым аннары аңлавын… Янда әллә-нинди фасоннарга кереп, Кәрим белән Шакир гырлап йоклап ята. Ә мин, йомшакта, алар өстендә ятканмын. Хәйран гына тырыша торгач, тегеләрне уяттым да тизрәк: «Каян килеп чыктык соң без монда?» – дип сорадым. Тегеләр мине ишетерлек тә хәлдә түгел. Башлары авырта инде… Икәүләшеп башларын учлап тотып: «Хәтерләмибез», – ди болар да. Ә баш, чыннан да, авырта… Кичәгедән калган «нәрсә»не күргәч, өчебезне дә сөенеч басты. Кичекмәстән, аны-моны уйламыйча, башта үзебезне кайгырттык. Булган нәрсәләребезне эчеп бетерәбез генә дип торганда… Эх, участковый белән персиятел галиҗәнаплары шәп күренешкә тап булды, ичмасам! Без өчәүләшеп «җибәреп» утырабыз, янда карт усак белән сөзешкән мескен трактор!
Менә хәзер, көчле бәйрәмнән соң, өчәүләшеп милиция бүлегендә «баш төзәтәбез»… Колхоз милкенә зыян китергән өчен, соңгы ай хезмәт хакын бирмәскә карар кылганнар. Ишкән эскерт өчен шулай ук штраф. Әле 15 тәүлектән чыгып булса ярый! Карт әтәчен таптаткан өчен, үҗәт Бибинур әби көне-төне милиция юлын таптый, ди…
Менә шулай бер эчтем, берәгәйле эчтем, җәмәгать! Бүтән, гомерем булса, тезләнеп үтенеп сорасалар да, «шайтан суы»н авызыма якын да китермим, билләһи!
Рәфилә САЛИХОВА.
Эчмәс Вәли маҗаралары ,

Комментарии