Тукай бүләген халкыңның сыкрануы белән ал инде

Тукай бүләген халкыңның сыкрануы белән ал инде

Каләмдәшем Фәнзилә Мостафинаның «Тукай бүләге «уен»ында быел кем җиңәр?» («Безнең гәҗит», №13, 30нчы март, 2016) исемле язмасын укыгач уйланып калдым, чөнки Тукай бүләгенә дәгъва итүче кандидатларның иҗат җимешләре арасында җан әрнеткечләре дә бар. Бүләк дигәннән, минемчә, ул телебезне саклау, республикабызның бәйсезлеген булдыру, ана телен дәүләт теле буларак кулланышка кертүчеләр тарафыннан телгә алынырга тиештер. Ә чынлыкта ничек, табигать язгы чорга кердеме, бездә, ягъни татарларда Тукай премиясен бүлгәләү, берсеннән-берсе уздырып, эш-гамәлләрен күрсәтү башлана.

Халкыбызның иң дәү бүләгенә омтылучы кандидат апай-агайлар, Фәүзия ханым һәм Айдар әфәндедән башка, әйтегез әле, кайсыгыз татар халкының Милли мәҗлесен булдыру, төзү хакында башын ватты һәм аның яшәешенең кануннарын чыгарды? Кайсыгыз, гади татар халкы мәнфәгатен якларга әзер булып, трамвай рельсына аркылыга сузылып ятты? Кайсыгыз, чит төбәкләрдә тормыш итүче мөселман кардәшләрнең бәйсезлеген яклап, ай буе ачлык игълан итеп, мәйданнарда кунды? Яки кайсыгыз тарихи эзләнүләре өчен Русия прокуратурасы тарафыннан эзәрлекләнде? Чит төбәкләргә чәчелеп яшәүче кан кардәшләребезнең атом-төш нурланышына дучар булулары турында кем беренче булып тикшерү эшләрен башлады, матбугатта чаң сукты?

Журналист Фәнзилә Мостафина әйтүенчә, кандидатлар утырышында залдан «провокатор» сүзе яңгыраган икән, «Үз халкының ак яулыклы һәм чиккән түбәтәйле улларына теләсә нәрсә кычкыра алган әдипләребезнең «Бөек Тукай бүләге» исемен йөртергә хакы бармы соң?» дигән сорау туа.

Соңгы тапкыр сукмагым әлеге ике кандидат белән Чаллы судында Рафис Кашаповны хөкем итеп, Коми Республикасының Ухта каласы Бельгоп посёлыгына озатыр алдыннан кичешкән иде. Шул вакытта ук халыкның бик аз килүе, ә үзләрен халкыбызның ул-кызлары мөһере астында йөртүче әдәби һәм шигъри җаннарыбызның бөтенләй булмавы йөрәгемне кискәләгән иде.

Газетада язылган мәкаләне кат-кат укыдым да үземчә бер катгый фикергә килдем әле. Кандидат-дуслар, кайсыгызның тормыш хәле аеруча да хөрти яки бик тә үлчәмле икән, алыгыз да бүлешегез сез ул бүләкне. Ә менә Бөек Тукай премиясе исемен бары Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимгә генә калдырсагыз, монысы саф милләт ул-кызлары, әдипләре гамәлләре кебек булачак! Нигездән үк уйлап фикер йөртик әле, милләттәшләр!

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Татарстанның, Русиянең һәм Халыкара журналистлар берлеге әгъзасы,

Алабуга шәһәре

Комментарии