Әлмәт мөслимәләрен террорчы итмәкчеләр

Әлмәт мөслимәләрен террорчы итмәкчеләр

30нчы мартта Әлмәттәге өч хатын-кызның Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасында торуда шикләнелүе, аларга җинаять эше ачылуы хәбәр ителгән иде. Шуларның берсе – Гөлия Мөхәммәтҗанованың ире Ренат Латыйфуллин сөйләвенчә, 24нче март көнне иртәнге алтыдан 11 гаиләдә тоткарлаулар, тентүләр, сорау алулар башланган.

«Алардан ун сәгатькә якын сорау алганнар, аннары эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр, ул анда кунып чыкты. Ә безнең дүрт һәм өч яшьлек ике кечкенә балабыз бар. Алар ул көнне анасыз калды. Икенче көнне мәхкәмә булды һәм аларны ике айга өй сагына алу карары чыгарылды. Менә хәзер аның аягына махсус электрон беләзек тагылган.

Хатынымны террор гамәлендә катнашуда гаеплиләр. 205нче маддәнең икенче өлеше. Бернинди дәлил дә юк, бары ниндидер яшерен шаһит сүзләренә генә таянганнар. Өйдә тентү булды, берни тапмадылар. Бездә бары мәчеттә сатыла торган китаплар гына бар. Аны алып киттеләр, компьютер, телефоннарны алдылар. Бу кешене элемтәсез калдыру өчен махсус эшләнәдер, күрәсең. Интернетка да чыгып булмый, шалтыратып та булмый.

Бу эш ниндидер ясалма: яшерен шаһит, яшерен мәгълүмат. Нәрсәгә бәйләнергә белмәгәч, «Хизб ут-Тәхрир» оешмасына керә, дигәннәр. Коралсыз, бернинди куркыныч тудырмаган мөселманнар белән көрәш алып бару җиңел бит ул. Аларны төрмәгә утыртасың да, аннары сиңа яңа дәрәҗә, яңа йолдыз. Чын җинаятьчеләр белән көрәшү авыррак. Ә ике кечкенә баласы булган хатын нинди террорда катнаша алсын инде? Алар өйдә утыра, балалар белән мәш килә. Тоткарланган башка хатын-кызларның да имчәк балалары бар, дип ишеттем. Аларны ниндидер җинаятьтә гаепләү башбаштаклык. Минем хатыным бернинди дә «Хизб ут-Тәхрир»гә керми», – ди ул.

Өй сагына алынган Гөлия Мөхәммәтҗанованың адвокаты Руслан Гарифуллин җомга көнне әлеге эш белән танышу өчен Әлмәткә юл тотты. Заманында Гарифуллин чиркәү яндыруда гаепләнгән Чистай мөселманнарын яклаган иде, әмма соңрак ул бу эштән читләштерелде.

Гарифуллин «Азатлык»ка әйтүенчә, Әлмәттә өй сагына алынган мөслимәләр, яшерен рәвештә фатирда җыелып, ислам динен дәгъват итү турында сөйләшкән, диләр, һәм аларны террор оешмасы әгъзасы булуда гаеплиләр.

«Хизб ут-Тәхрир» исламга дәгъват алып баруны максат итеп куя. Бернинди коралсыз, бары сайлаулар, конференцияләр, референдумнар ярдәмендә шәригатьне көндәлек тормышка кертүне, исламны халыкка тарату белән шөгыльләнә. Алар бит террор оешмасында катнашуда гаепләнә, ягъни, юридик яктан караганда, әлеге оешма хакимияткә каршы корал күтәрү, куркыту алып бара, дигән мәгънәгә тиң. Бу террорны кылу өчен әле кораллар да кирәк бит. Бу бит көлке», – ди Гарифуллин. «Хизб ут-Тәхрир» башка кайбер илләрдә тыелса да, бары тик Русиядә генә террорчы оешма буларак теркәлгән. Адвокат әйтүенчә, «Хизб ут-Тәхрир» оешмасында катнашучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Соңгы елларда «Хизб ут-Тәхрир»дә катнашуда гаепләнгәннәрнең барысы да төрмә җәзасына хөкем ителә килде. Әле февраль аенда гына Чиләбедә Салават Хәбиров, Альфред Шаимов, Ринат Шәмсетдинов, Орифҗан Миров һәм Радик Кәбиров, экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп, 5-17 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде.

Башкортстанда 2015нче елда «Хизб ут-Тәхрир» әгъзалары булуда гаепләнеп башта дүрт, аннары сигез кеше төрмә җәзасына хөкем ителде. Дүртөйледән 40 яшьлек Илгиз Сәлахов оешманың төбәктәге җитәкчесе дип табылды. Ул 10 ел ярымга, тагын берничә кеше 5-6 ел төрмәгә хөкем ителде. Мәхкәмә оешманың яшерен эшчәнлек алып баруын, мәчетләрдә башка диннәргә нәфрәт уяту юлы белән оешмага яңа кешеләрне яллавын белдерде.

Казанда да төрмә җәзасына хөкем ителүчеләр булды. Шуларның берсе – элекке «Әл-Ихлас» мәчете имамы Рөстәм Сафинга каршы гаепләү белдерү ике «яшерен шаһит» дәлилләренә нигезләнде. Гомумән, адвокат Әлмирә Жукова тикшерүләрнең ачык булмавыннан зарлана.

«Бу эшләр яшерен шаһитлар күрсәтмәсе нигезендә тикшерелә. Русиядә хәлифәт төзү бөтенләй тузга язмаган хәл. Шуңа аларны моның өчен гаепләү дөрес түгел, дип исәплим», – дигән иде ул.

Соңгы вакытта «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә Кырымда да шактый гына мөселманнар тоткарланды.

Чаллыда Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир» тарафдары дип гаепләнеп хөкем ителгән Булат Рәҗәпов элегрәк хиҗапны яклап, мөселманнарны кысуны, Коръән китабын тыюларны тәнкыйтьләп мәчетләрдә чаралар уздыруын сөйләгән иде.

«Шуның өчен безне экстремизмда гаепләмәкче булалар. Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шунда ук экстремистка әйләнәсең», – дигән иде ул «Азатлык»ка.

«Хизб ут-Тәхрир» исемле сөнни сәяси оешманың үзәге Лондонда урнашкан. Бу хәрәкәт эшчәнлеге Русиядә 2003нче елдан бирле тыелган. Хокук яклаучылар әлеге оешмага бәйле «экстремизм» гаепләве булган эшләрдә иминлек хезмәткәрләренең кануннарны бозып эш итүе күзәтелә, дип белдерә.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татар мәгарифе өчен үрнәк

Испаниянең Каталония һәм Басклар илендә мәгариф тулысынча диярлек үз телләрендә оештырылган. 20 ел элек мәктәпләрдә бары испанча гына укыталар иде.

Каталония халкының 70 проценты каталанча да, испанча да сөйләшә. 30лап проценты каталанча белми, болар арасында күпчелеге – соңгы елларда күчеп килүчеләр. Әмма аларның да балалары каталан мәктәпләрендә укый инде, чөнки башка төрлесе юк. Анда барлык дәресләр каталан телендә бара.

Милли мәгарифне мондый югары дәрәҗәгә Каталония 20 ел эчендә үстереп җиткерде. «Азатлык» хәбәрчесе элекке чорда укыган Марта Сильва һәм Баск иленнән укытучы Аврора Солас белән әңгәмә корды. (Мәгълүм булганча, ​Татарстанның милли хәрәкәте еш кына Каталониянең бәйсезлек омтылышын үзенә үрнәк итеп ала).

ХАЛЫК ТУГАН ТЕЛГӘ ТАРТЫЛА

Каталониядә хөкүмәткә һәм дәүләт оешмаларына эшкә каталанча белгәннәр генә кабул ителә. Почта, рәсми идарәләрдә кәгазь тутырырга кирәк булса, аны ике телдә – испан һәм каталанча тәкъдим итәләр. Мәктәпләрдә испан теле дәрес буларак атнасына 2 сәгать укытыла.

Испаниянең төньягындагы Басклар иле Каталониядән бу мәсьәләдә әле артта кала. Аврора Солас сүзләренә караганда, анда мәктәпләр «өч модульдә» эшли. «А» сыйныфларында бөтен укулар испан телендә бара, атнасына 5 дәрес баск теле керә. «Бу модуль белән укырга теләүчеләр саны елдан ел кими бара, һәм күпмедер вакыттан, Каталониядәге кебек, испанча гына укыту бетәр, дип фаразлыйбыз. Икенче «B» модулендә дәресләрнең яртысы испанча, яртысы баскча бара. Өченче «D» модуле белән укучылар бөтен фәннәрне баскча укый, атнасына 3 сәгать испан теле керә. Соңгысы Баск илендә иң популяр була бара», – ди Аврора. Баск телен белмәүчеләр мәгариф, медицина өлкәләрендә, дәүләт хезмәтендә яки юрист булып эшли алмый.

Татарстанда татар телен укытуга каршы чыгучы ата-аналар «балаларының татар теле белән генә чикләнеп башка фәннәрне һәм телләрне өйрәнергә вакытлары калмауга» борчыла. Бу сүзгә Марта Сильва көлеп үк җибәрде һәм үз гаиләсе мисалында балаларның телләрне бик тиз өйрәнүе турында сөйләде. Мартаның 9 яшьлек игезәк кызлары – Юлия һәм Элена хәзер инглиз мәктәбенең өченче сыйныфында укый.

«Балаларның теле Каталониядә ачылды, әмма мәктәпнең беренче сыйныфына Мадридка китәргә туры килде. Иремне эшләргә шунда җибәрделәр. Испан телен урамда гына ишеткән балалар испан балалары арасына укырга керде. Өстәмә дәресләр алып, 1-2 ай эчендә испан балаларын куып җиттеләр. Укытучылар моңа әзер. Андый балаларга ярдәм итү тәҗрибәсе Мадридта да, Каталониядә дә бар. Кирәк булса, өйрәнеп була. Кызларның испан телен өйрәнәчәгенә бер шигем дә юк иде, минем өчен аларга каталан телен бирү мөһимрәк», – диде ана.

«Балам татар теле урынына инглизчә өйрәнсен» диючеләргә җавап – Каталониядә һәм Басклар илендә инглиз теле балалар бакчасында ук укытыла башлый. Шуңа күрә Элена белән Юлия бернинди авырлыксыз инглиз мәктәбенең 3нче классына керә алды. Мәктәптә аларга инглизчәне яхшыртырга ярдәм итәләр.

Балалар телне телевизор карап яхшы өйрәнә. Каталан һәм баск телендә өчәр канал бар, аларда балалар өчен тапшырулар күп. Прагага күчеп килгән Элена белән Юлия яраткан тапшыруларын сагына. Дисней мультфильмнарын кызлар испанча, итальянча (әтиләре итальян) һәм инглизчә карый.

ЮГАРЫ БЕЛЕМНЕ КАЙСЫ ТЕЛДӘ АЛАЛАР?

Башлангыч һәм урта мәктәптә үз телләренең күтәрелешенә сөенгән каталаннар һәм басклар югары уку йортларында бу ике телнең генә җитмәвен аңлый. Кайсы телдә һәм кайсы вузда белем алу турында карар кабул иткәнче, башта һөнәр сайлана. Укытучылар, юристлар һәм икътисадчылар өчен туган телдә уку яхшырак санала. Физика, химияне өйрәнергә теләүчеләр, фән дөньясына китәргә җыенучылар испан телле вузларга бара. «Баск теленә тәрҗемә ителмәгән дәреслекләр, терминнар бар. Кайбер фәннәрне инглизчә уку кулайрак һәм нәтиҗәлерәк. Бу яктан сайлау мөмкинлеге булсын иде», – ди Аврора.

Икътисадчы белеменә ия булган, Прагага килгәнче зур ширкәттә сәүдә һәм маркетинг бүлеген җитәкләгән Марта Сильва Каталониянең якын киләчәктә Испаниядән аерылу ихтималлыгының файдасын күрми: «Милли җитәкчеләребезгә без мең рәхмәтле. Телне, мәгарифне, каталаннарның абруен күтәргән өчен. Без моны дәвам итәчәкбез, балаларыбыз Каталониянең горурлыгы булып үсәчәк. Әмма бәйсезлек турында сүзләрне туктатып торырга кирәк. Кызганыч ки (көлә – авт.), минем кебек уйлаучылар күп түгел. Халыкның күпчелеге бәйсезлек тели. Без бәйсезлек алсак, салымнар артачак, белем алу, сәламәтлек саклау кыйммәтләнәчәк. Башкача мөмкин түгел. Минем бөтен гаиләм Каталониянең бәйсез булуын тели. Бергә җыелганда мине ул сөйләшүләргә катнаштырмыйлар, чөнки фикеремне беләләр. Икътисадчы булганга, мин акча саныйм, глобаль икътисади кризис шартларында бүленүнең файдасын күрмим», – ди Марта.

Мартаның борчылуы нигезсез түгел, әмма Испаниянең башка төбәкләрендә дә Каталониянең бәйсезлеген яклаган җитәкчеләр, компания һәм оешмалар бар. Каталония аерылып чыккач, Испания анда үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәне алудан баш тартырга мөмкин.

Төньяктагы Басклар иле исә бәйсезлектән тагын да ераграк. 1936-1939нчы еллардагы гражданнар сугышыннан соң милли хәрәкәт Испаниядән төбәккә күбрәк хокуклар алуга иреште. Әмма сәнәгать предприятиеләренә бай булган Басклар илендә керемнәрнең зур өлеше әле дә Испания казнасына китә бара. Басклар иле генә түгел, Каталония дә, Татарстан һәм Башкортстан кебек, илнең башка ярлы провинцияләрен ашатып ятучы иң зур донор төбәкләрнең берсе.

Испаниянең дә үз «Сталины» булган. Гражданнар сугышыннан соң генерал Франко Басклар иле һәм Каталониянең бәйсезлек омтылышларын тамырдан корытыр өчен мәктәпләрдә үз телләрен укытуны тыйган, башка төбәкләрдән испан укытучыларын китерткән.

Марта һәм Аврораның әби-бабалары каталан һәм баск җәмгыятендә үскән булса, аларның әти-әниләре үз телләрендә сөйләшергә куркып яшәгән. «Әниемнең кибеттә, урамда баскча сөйләшү тыелганын сөйләгәне бар», – дип искә ала Аврора. Хәзер инде мондый хәлне күз алдына китерү дә авыр.

Татарстан һәм Башкортстанда милли хәрәкәт күтәрелгән 1990нчы елларда Каталония белән Басклар илендә хакимияткә милли җанлы, бәйсезлек яклы көчләр килә. Үзгәрешләр башланган һәм реформалар бик тиз тормышка ашырылган. Марта милли үзаңның югары дәрәҗәдә булуы өчен беренче чиратта абруйлы җитәкчеләр кирәк, дип санаса, баск теле укытучысы Аврора, аңа өстәп, халыкның үз телендә сөйләшү теләге дә зур булырга тиеш, ди.

Алсу КОРМАШ

Яшерен байлыклары фаш ителде

Зур офшор җәнҗалы кубарган Панама документлары Русия Президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең офшор ширкәтләре аша 2 миллиард доллар уздыруын күрсәтә.

«Моссак Фонсека» исемле офшор юридик ширкәт март аенда Германиянең «Зе Дойче Цайтунг» басмасына 11,5 миллион документ тапшырган булган. Аларны өйрәнүдә 80ләп илдән 400гә якын журналист катнаша.

Панама документлары дип аталган бу мәгълүматның өйрәнелгән кадәр өлеше якшәмбе кичендә Интернетка чыгарылды. Алар дистәләрчә сәясәтче һәм эшмәкәрнең әлеге юридик ширкәт ярдәмендә офшор хисаплары аша коррупциягә бәйле операцияләр башкарганын фаш итә. Араларында Русия, Украина, Казахстан һәм Азәрбайҗан сәясәтчеләре, спортчылар, эшкуарлар да бар.

Виктор Звагельский

Британ Вирджин Утрауларында (БВУ) 2007нче елда, Панамада 2011нчедә теркәлгән ике ширкәт белән бәйле. Дәүләт Думасындагы «Бердәм Русия» фракциясе әгъзасы «Чит ил активларын бетерү турындагы» канун чыкканнан соң 3 ай эчендә алардан арынырга тиеш булса да, Панама документлары ул ширкәтләрнең әле дә Звагельский белән бәйле булуын һәм аңа табыш китерүен күрсәтә.

Александр Бабаков

Думадагы «Бердәм Русия» фракциясе әгъзасы Александр Бабаков 2007нче елда БВУда ширкәт теркәгән һәм 2011нчедә аны 23 яшьлек кызы исеменә күчергән. 2011нче елда Думага сайланганда бу милеге турында мәгълүматны яшергән. Рәсми рәвештә Бабаков Думада иң ярлы депутат саналса да (2014нче елда кереме 4 миллион сум гына булган), Панама документлары аның чит илдә ширкәтләре һәм кыйммәтле күчемсез милеге булуын күрсәтә.

Алексей Патрушев

Русия Иминлек советы башлыгы Николай Патрушевның туганнан туганы Алексей Патрушев 2010-2012нче елларда БВУда бер ширкәт хуҗасы булган. Алексей Патрушев Карелия урманнарын Финляндиягә сатучы компаниянең директорлар советына да кергән.

Александр Махонов

Русия эчке эшләр министры урынбасары Александр Махонов БВУда биш ширкәт хуҗасы. Коррупциягә каршы канун нигезендә аңа чит илләрдә эшмәкәрлек алып бару яки финанс активлары тоту тыелуга карамастан, аның ул ширкәтләре дистәләрчә миллион доллар белән бәяләнә.

Алексей Улюкаев

2004-2009нчы елларда БВУда теркәлгән «Роннивил ЛТД» ширкәтенең хуҗасы һәм җитәкчесе булып Русиянең хәзерге икътисади үсеш министры, ә ул чактагы Үзәк Банк рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаевның улы Дмитрий торган. Канун нигезендә Дмитрий Улюкаевка чит илдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү тыелмаса да, ул чакта 21 яшьтә генә булган егетнең әле андый мөмкинлекләре булмаган, дигән шик бар.

Дмитрий Песков

Русия Президенты хакимияте башлыгы урынбасары, Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков БВУда 2014нче елда теркәлгән «Карина Глобал Ассетс ЛТД» ширкәте белән бәйле диелә. Бу ширкәтне Песковның хатыны Татьяна Навка теркәгән. Ул вакытта алар әле рәсми рәвештә язылышмаган булса да, бик якын мөнәсәбәттә булган, шул елның җәендә аларның кызлары туган.

Петр Порошенко

Украина Президенты Петр Порошенко 2014нче елның август аенда, Донбасс төбәгендәге иң каты бәрелешләр барган һәм хәрбиләр зур югалтулар кичергән көннәрдә, БВУа, Кипрда һәм Нидерландта үз ширкәтләрен теркәгән. Аларның хисабында зур акчалар булмаса да (иң күбе 2000 доллар), Порошенко аларны һәм үзенең чит илләрдәге керемнәрен салым декларациясендә күрсәтмәгән.

Сергей Ролдугин

Виолончельдә уйнаучы Сергей Ролдугин – Панама документларының иң кызыклы ачышы. «КАМАЗ» һәм «АВТОВАЗ» акцияләренең зур гына өлешен төрле яшерен схемалар белән кулына төшергән Петербург музыканты – Русия Президентының яшьлек дусты. Алай гына да түгел, иң якын дусларының берсе. Хәзер инде аны Путинның «акча капчыклары»ның берсе дип тә атыйлар.

Ролдугин Илбашының биографисе турында «Беренче кешедән – Владимир Путин белән әңгәмәләр» исемле китапта ничек танышулары, ничек дуслашып китүләре турында тәфсилләп сөйли. «Таныштык һәм беркайчан да аерылмадык. Ул миңа бертуганым кебек. Элек минем барыр җирем булмаганда мин аңа бара, анда ашый һәм йоклый идем», – дип искә ала Ролдугин. Путин кызларының берсен чукындырган Ролдугин тыйнак музыкант тормышы белән яши, ә Панама документларына караганда, аның офшор хисапларына төрле юллар белән 2 миллиард доллар җыелган.

Бу акчаларның күп өлеше төрле алдау юллары белән алынган. Панама документлары күрсәтүенчә, Дәүләт компаниясе булган «Роснефть» бер үк көндә үз акцияләренең бер өлешен Ролдугинга сату турында килешү имзалаган һәм шул ук көнне ул килешүне гамәлдән дә чыгарган. Нәтиҗәдә, килешүне үтәүдән баш тарткан өчен компенсация буларак Ролдугинның офшор хисабына 750 мең доллар күчергән.

Икенче бер очракта Алексей Мордашовның «Северсталь» компаниясе Ролдугинга бурычка 6 миллион доллар бирә һәм шунда ук ул бурычны кичерә. Эшмәкәр Сөләйман Керимов, Ротенберглар ширкәтләре белән дә шундый ук килешүләр кабатлана.

ВТБ банкының Кипрдагы бүлекчәсе булган «Русия Коммерция Банкы» да (шулай ук дәүләт банкы санала) Ролдугин офшорына кире кайтарылмый торган кредитлар бирә. Бу банк аңа барлыгы 650 миллион долларлык кредит ача.

Наиф АКМАЛ

«Безнең гәҗит» белешмәсе: Офшор – салымнары нык киметелгән яки бөтенләй булмаган дәүләт (яисә төбәк). Анда теркәлүнең тагын бер мөһим өстенлеге – компания яки ширкәтнең хуҗаларын җирле хакимият сер итеп саклый.

Комментарии