- 05.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиянең Энергетика министрлыгы, 3 еллык тәнәфестән соң, Татарстанда атом электр станциясен төзү мәсьәләсен яңадан карый башлады. Бу хакта узган атнада «Генерирующая компания» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Раузил Хаҗиев белдерде.
Моннан 30 ел элек бөтен дөньяны тетрәндергән Чернобыль вакыйгасы җәмгыятьтә «тыныч атом»га карата мөнәсәбәтне төптән үзгәртте. Бу дәвер эчендә технологияләр алга китеп, саклану чаралары көчәйсә дә, атом энергетикасына сагаебрак каручылар әле дә күп. Кемдер аны чиста һәм чагыштырмача имин чыганакка санаса, башкалар, авария килеп чыккан очракта, республикадан берни дә калмаячак, дип курка.
Ләкин бу – аерым мәсьәлә. Биредә барлык татарстанлылар өчен дә – АЭС яклымы алар, түгелме – ике мөһим әйберне билгеләргә кирәк.
1. Үзенең территориясендә АЭС төзү кирәклеген республика халкы хәл итәргә тиеш. Мәскәү түрәләре, хәтта Татарстанныкыларның эше түгел ул. Бу мәсьәлә республикада яшәүче бар кешегә дә кагыла, димәк, атом реакторын булдыру-булдырмау да бары тик алар карамагында гына.
«Төзелеш федераль программа нигезендә» (ягъни, Русия бюджеты хисабына) барачак дигән сылтауларга да ышанырга ярамый. Беренчедән, Татарстанда нәрсә генә ясалса да, ул республика керемнәре хисабына эшләнә. Республиканың донор төбәк икәнен истә тотарга кирәк, ә безгә бирелә торган «федераль акчалар» – ул үзебезгә кайтучы Татарстан акчасы гына (дөресрәге, аларның кечкенә бер өлеше) («Колониаль мантыйктан арына алмыйлар» Безнең гәҗит», №12, 23нче март, 2016). Икенчедән, кем акчасы булса да, төзелешне шул җирлекнең хуҗалары рөхсәтеннән башка алып барырга ярамый. Әйтик, бакча күршегез сезнең җирегездә үз теләге белән генә беседка төзи яки чүплек ясый алмый. Хәтта ул миллиардер булган очракта да. Матди ресурсларга ия булу һәм алар хисабына төзелеш алып бара алу – икесе ике нәрсә, бутарга ярамый. Шулай итеп, атом станциясенә кагылышлы мәсьәләне бары тик Татарстан халкы гына хәл итәргә хокуклы.
2. АЭС төзелешен торгызу турында бүген сүз кузгату иртәрәк әле. Моның өчен Татарстанның, югары технологияләр киң кулланышка кергән, алга киткән дәүләт булып үсеп җиткәнен көтәсе. Шулай ук төзелешне башкарырлык дөнья компанияләрен дә сайлый алырга тиешбез. Ул чакта проектларның куркынычсызлыгы иң алгы планга куелыр иде, әлбәттә. Тик бүгенге вәзгыятьтә бу шартларның берсенә дә ирешеп булмый. Русияне тәшкил итүче төбәкләрдә әлеге тармакка керүче барлык объектлар да – «Росатом» корпорациясе карамагында. Һәм аның үзенчәлекле технологияләре, аның чималына бәйле итеп корылган. Калдыкларны утильләштерү дә – шул дәүләт монополиясе кулында. Ягъни, «атом бәйсезлеге» Татарстан өчен мөмкин эш түгел әлегә.
«Аурупалы Татарстан» сәяси платформасы 2014нче ел азагында бу мәсьәлә буенча Интернет-сорашуы уздырды. Анда 600гә якын кеше катнашты. Күпчелек (70 процент) республикада АЭС төзелешенә катгый рәвештә «Юк!» диде. Ризалашучылар 15 процентны тәшкил итте. Тагын 15 процент: «Бәлки, киләчәктә, шартлар үзгәргәч кенә», – дигән җавапка тавыш бирде.
Сүз уңаеннан, алдынгы илләрдә табигать өчен зарарсызрак, альтернатив чыганаклардан алынган электр энергиясе күзгә күренеп арзаная. Әйтик, АКШта аның үзкыйммәте хәзер җылылык электр станцияләре биргәненә караганда икеләтә диярлек түбәнрәк. (Шул ук вакытта атом энергиясе бәясе ТЭЦныкыннан 20-30 процентка гына арзанрак, дип санала). Ә Даниядә бөтен егәрлекнең яртысын җилдә эшләүче электростанцияләр эшләп чыгара. Бу нисбәттән, Татарстанның энергетика куәтен арттыру мөмкинлеге дә атом реакторларына гына барып тоташмый.
aurupatatarstan сәяси платформасы

Комментарии