- 05.04.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Архив
Хәтерләсәгез, яшь башкаручыларны инкубатор кебек «пачкалап» чыгарып кына торган «Йолдызлар фабрикасы» дип аталган проект бар иде. Бервакыт алып баручы шунда катнашучы егет-кызларны сәхнәгә тезеп бастырган да Салават Фәтхетдиновка сорау биргән, имеш: «Ничек уйлыйсыз, боларның кайсыннан артист чыгар?» Салават Зәкиевич, барысын да күздән йөртеп чыкканнан соң, бер егеткә күрсәтеп: «Менә монысы ерак китәр: үзе – Салават, үзе – Миңнеханов бит», – дигән.
Җырчының фаразы тормышка аша. Бүген Салават Миңнеханов хатыны – яшь башкаручы Гүзәлем белән халыкка икенче концерт программасын тәкъдим итә инде. «Телепортация» дип атала ул. Нәрсә дигән сүз бу, тамашачыны концертта нәрсә көтә – шул турыда сөйләшергә дип кенә очрашкан идек, Салаватның үзе белән булган хәлләрне мәзәк итеп сөйләвеннән көлеп, хатыны белән бергәләп башкарган җырларын да тыңлап кайттык.
«РЕПЕТИЦИЯ СӘХНӘДӘ ТҮГЕЛ, ӨЙДӘ УЗДЫ»
– Концерт программабыз әйбәт кенә бара. 13 шәһәрне һәм бер авылны йөреп чыгарга уйлыйбыз. 11нче апрель көнне Филармониядә Казан тамашачысын көтеп калабыз. Әле мондый концертның беркайчан да булганы юк иде, – дип башлады сүзен Салават.
– Программаны «Телепортация» дип атап, тамашачыга нәрсә җиткерергә теләдегез?
– Күпләрдә: «Телепортация нәрсә ул?» – дигән сорау туа. Дөресен генә әйткәндә, без аның нәрсә икәнен үзебез дә аңлап бетермибез әле (көлә). Һәр артистның башкалардан аерылып торасы килә бит. Тавышы булсынмы ул, костюмы, концерт программасымы – башкаларныкына охшамасын! Шулай уйланып утырганда, миндә телепортация рухында программа төзү идеясе туды. Интернетта бу сүз «секундның ничәдер өлеше эчендә бер урыннан икенче урынга күчү» дип аңлатыла. Анда да җитешәсе килә, монда да булырга телисең – кешенең хыялы бит инде бу. Без үзебезнең тамашада менә шуны күрсәтергә булдык. Идеяне Гөлназ Сәфәровага сөйләдем, ул бик кызыксынып китте. Яза да яза бу – алты сәгатьлек сценарий язган! Аны ике сәгатьлек итеп кыскартырга туры килде.
– Концертта сездән кала тагын кемнәр катнаша?
– Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов. Тик алар гадәттәгечә сәхнәгә чыгып җырламыйлар, безнең янга телепортация ысулы ярдәмендә киләләр.
– Концертны тамашачы хөкеменә тәкъдим иткәнче озак әзерләндегезме?
– Репетицияләр безнең өйдә узды һәм бик авыр вакытка туры килде. Проектны планлаштыргач, әтине больницага салдык. Безнең командада барлыгы дүрт кенә кеше. Тавыш операторы Азат Зарипов белән видеоинженер, үзе дә җырлар иҗат итүче Илназар бер ай дәвамында безнең өйдә яшәде дисәң дә була. Кайвакыт әти янында кунып та калгаларга туры килде. Егетләр барысын да аңлады, үз гаиләләренә тиешле вакытны да безгә бүлеп бирделәр. Алар килсә, суыткыч бушап кала иде. Берзаман бөтенләй безгә ашар өчен генә йөри башладылар (көлешәбез). (Җитдиләнеп) Егетләргә рәхмәт, бик тырыштылар!
– Әтиегезнең вафатыннан соң концертны кичектерү турында уйламадыгызмы, Салават? Сәбәбе җитди бит, тамашачы аңлар иде…
– Әтине күмгән көнне Сабада туй мәҗлесен алып барасыбыз бар иде, хәтта аннан да баш тартмадык. Өйләнешүче парга шалтыратып, безнең шундый хәл булды, килә алмыйбыз, дисәк, аларны нинди кыен хәлгә куябыз бит. Шуңа күрә җиренә җиткереп эшләп чыктык.
Әти икенче дөньяга китте, анда тынычлангандыр дип ышанабыз, аның рухына дога кылабыз. Хәзер әни дә тынычланды инде. Әти-әниләр кинәт китә икән. Мөмкинлек булганда, алар белән вакытны күбрәк үткәрик.
«КОМПЬЮТЕР ЧӘЧЕМНЕ АГАРТТЫ»
– Программагыз күбесенчә техник чараларга бәйле, дисез. Беренче концерт гадәттән тыш хәлләрсез генә уздымы соң?
– Беренче концерт Мөслимдә узасы. Гүзәлем белән мин Азнакайда, әтинең җидесен үткәрдек. Азатның Чаллыда ике банкет. Иртәгә концерт дигән көнне Илназар шалтырата: «Салават, бетте баш, ноутбук ватылды», – ди. Ә безнең анда 80ләп видео, концерт барышында һәрберсен куярга кирәк!
(Кайда әле ул, дип, Салават теге ноутбугын тартып та чыгарды. Үзе белән йөртә икән!) Менә ул. Шушының аркасында минем берничә чәчем дә агарды (көлә). Эшли икән ул үзе! Ләкин иртәгә концерт дигән көнне ватылды дип уйлыйбыз бит. Төнге сәгать 2дә интернеттагы «Авито» дигән сайттан (кулланылышта булган әйберләр сата торган сайт) бер ноутбук эзләп таптым. Азатка шалтыратам, сөйләшә алмый, мин банкетта, ди. Ничек кирәк, алай аңлаштык инде. Төнге 3тә Илназар теге ноутбукны барып алып кайтты. Тотылган ноутбукны 25 мең сумга! Әле аның чыгымын капларлык эшләмәдек һаман да (көлә).
– Актанышта узган концертыгызга барлы-юклы 50 кеше килгән. Кул селтәп, кайтып китәсе килмәдеме?
– Анда концерт белән бер тапкыр да булганыбыз юк иде. Бу юлы барасы иттек. Билетлар калдырырга килгәч, борчылмагыз, ике йөзләп кеше «точно» булачак, диделәр. Азнакайда тулы аншлаг белән узды, аннан соң Актанышка киттек. Килеп төшсәк, сатылган билет саны 50гә дә тулмый. Ә безнең күпме әйбер: ике сәгать сәхнәне җыясы, компьютерларны тоташтырасы, тегесе-монысы.
Гүзәлем: – Мин башта ук, әйдә, килгән кешегә дисклар бирәбез дә китәбез, дидем.
Салават: – Егетләр дә, киттек әйдә, киттек, диләр. Мин уйлап йөрим. Аны бит аларга түгел, миңа язалар: «Сез киләсезме?» – дип сорыйлар. «Зинһар өчен килегез инде», – диләр. Ә кайбер кассирлар: «Билет әз сатылса, килеп тә тормаслар, мөгаен», – дип әйтә икән. Алай дип әйтсәләр, мин билет алып та тормас идем. Алдың, артист килмәсә, аны кире илтеп тапшырдың – кемнең алай итеп йөрисе килсен?! Шуңа күрә Актанышта билет сатылмауда кассирларның гаебе дә бар. Шулай да 50 кеше өчен концерт куйдык. Һәм ул энергетикасы буенча моңа кадәр тулы зал белән узганнарына караганда да яхшырак булды.
– Беренче концертлардан соң программада нәрсәне дә булса үзгәрттегез, үзегез өчен билгеле бер нәтиҗәләр ясадыгызмы?
Гүзәлем: – Безгә килеп, тәнкыйть сүзләре җиткерүчеләр булды. Әйтик, Мөслимдә бер генә костюмнан чыгыш ясаган идек. Ә тамашачының безне төрле киемнән күрәсе килә икән. Аннан соңгы концертларда өчәр костюм алыштырдык инде.
Салават: – Билгеле бер нәтиҗәләр ясый барабыз. Әлмәттә драма театры бинасында чыгыш ясадык. Ул 380 урынга исәпләнгән, аренда бәясе 25 мең сум. Бер тиен дә ташлама ясамадылар. Ул шәһәрдә 921 кешене сыйдыра торган «Нефтьче» залы да бар, югыйсә. Тик, кеше килерме-юкмы, дип уйлап, кечерәк залны сайлаган идек. Ә концерт тулы аншлаг белән узды, зур залны алмаганыбызга үкендек.
Без оешмаларга барып, билет алыгыз әле, дип теләнеп йөрмәдек, барлык сатылган билетлар да – касса аша гына. Беренче концерт программабыз вакытында күп кенә шәһәрләрдә оешмалар белән эшләгән идек. Мәҗбүри рәвештә сатылган билетның иясе килә дә, йә, нәрсә күрсәтерсең икән, дип сиңа өстән генә карап утыра. Андый атмосферада эшләү бер дә рәхәт түгел. Ә быелгы концертларда 50 кешеме ул, 300ме – үзебезнең атмосфера, үзебезнең тамашачы.
КЛИП ТӨШЕРГӘНДӘ НИ БУЛМАС…
– «Кил, кил» дип аталган җырыгызда төшкән әби дә Казандагы концертыгызга килә икән!
– Карты белән бергә киләчәкләр, Аллаһ боерса. 85 яшьлек Тәслия әбинең әле өченче тапкыр гына Казанга килүе икән, ә Ядкәр бабайның бер дә булганы юк.
Ул әбине кайдан таптыгыз дип сорамаган кеше юк инде. Азнакай районының Карамалы Елга авылы янында Гүзәлемнең «Әни, әни» дигән җырына клип төшереп йөрибез. Бер унынчы дубльне төшерәбездер инде, барыбыз да арыган, өстәвенә чыдап булмаслык эссе. Карасам, басу юлыннан җигелгән ат килә. Арбада – әби белән бабай. Әкияттәге кебек инде менә! Безнең кырыйдан үтеп барганда, әби арбадан сикереп төште дә: «Салават, Гүзәлем, беләбез сезне. Әйдә, мине дә төшерегез», – дип сөйләнә башлады. Әби, бу клипта бөтен рольләр дә бүленгән, сине төшерә алмыйм, телефоныма төшереп, интернетка гына куям, дидем. Төшердек, видеоны интернетка элдем. Ул бик күп кешегә ошады, әбине һичшиксез клипта төшерегез, дип яздылар. Шуннан соң аларны «Кил, кил» дигән җырга төшерергә булдык.
– Клипларыгызда танылган артистларны түгел, гади халыкны төшерәсез. «Барам, барам» җырында сыер савучыларны өр-яңа яктан ачкан идегез…
– Аны төшергәндә, сыер савучы апаларга әйтәм: «Кызлар, әйдәгез, дәртле караш ясап күрсәтегез әле», – дим. Ничек эшләрбез икән, белмибез бит, дигән булдылар башта. Ә менә дигән итеп башкарып чыктылар! Әле сез аларны концертта күрмәдегез! Балтачта концерт бара, беренче рәттә бизәнгән-ясанган ханымнар утыра. Башта танымадым, таныгач шаккаттым. Гомердә дә уйламассың аларны сыер савучы дип! Шундый матурлар! Аларны районда бөтен кеше белә, җирле «йолдызлар» алар!
– Клип төшергәндә кызыклы хәлләргә дә юллыкканыгыз бардыр?
– «Җаным белән ант итәм» җырына клип төшергәндә Мисыр базары буйлап йөгереп йөрибез, башлар янәсе канга буялып беткән. Полиция туктатмасынмы?! Оператор тиз генә аңлата башлады, болар яңа өйләнешкән парлар, аларны фотога төшерәбез, ди. Тыңлап та тормадылар, алып киттеләр. Мисыр төрмәсенә эләгеп кара әле?! Бер сәгатьтән артык утырдык анда. Шуннан соң гына җибәрделәр.
БӘХЕТ – ГАДИЛЕКТӘ
– Гүзәл, сезнең бабагыз – Таллы Бүләк авылында имам. Сәхнәдә җырлавыгызга, ачык киемнәр киюегезгә сүз әйтмиме?
– Минем әтием дә дин юлында. Әтинең дә, бабайның да, сәхнәгә чыкма, мондый кием кимә, дип әйткәне юк. Салават та бер сүз әйтми. Мин хәзер сәхнәгә ачык кием, кыска итәк киеп чыкмаска тырышам.
– Салават, узган ел сез дә намазга бастыгыз, дип беләм…
– Мин уразаларны тота идем инде, ә намаз укымыйм. Бервакыт Гүзәлемнең әтисе: «Җомгаларга йөрисеңме?» – ди. Мин әйтәм, кайбер чакта йөрим. «Бер дә калдырмаска тырыш син», – ди. Мин бит намаз укый белмим, дим. «Мәчеттә бөтен кеше белән бергә укыйсың, ул кабул ителә», – ди бабай. Шулай итеп, җомгага йөри башладым. Узган җәй ураза вакытында намаз укырга өйрәндем, шуннан соң калдырган юк, Аллаһка шөкер.
– Бер-берегездә яратмаган сыйфатларны әйтегез әле.
Салават: – Кайбер хатын-кызлар ачуы чыкса зарлана, кычкыра, сине ачулана башлый. Ә Гүзәлем дәшми. И чыгырымнан чыгара да инде шул гадәте! Берничек тә сөйләштереп булмый аны. Гомумән, хатының белән ачуланышмаска кирәк. Ачуланышсаң, ашарга да пешми, кер дә юылмый, өй дә җыештырылмый (көлешәләр).
– Әле беркөнне интернетка «Доширак» ашап утырганыгызны керткән идегез…
– Бу хәл Чаллыда булды. Кешеләрдән дә сорашып карыйм, юк инде, хәләл кафе табып булмый. Навигатор да дөрес күрсәтми. Ә ашыйсы килә. Шуннан кибеткә кердек тә, ипи, хәләл колбаса һәм «Доширак» алдык. Әллә нигә бер ашасаң, тәмле икән ул! Артистларыңны менә шулай ашатырга кирәк, дип, уенын-чынын бергә кушып интернетка язып элдем шуны.
– Салават, сәхнәгә аяк басканда «гламур» егет образында идең, ә хәзер йә тракторчы, йә ватык «Жигули»да җилдерәсең…
– Продюсерлар мине шундый «текә» «пафослы» егет образында күрергә теләде. Ә ул кешене читләштерә бит. Бервакыт салонда машина карап йөрим, кредитка алырга исәп. Бер кыз компьютердан миңа машиналар күрсәтеп утыра, янына икенче кыз килде. Миңа күтәрелеп карады да, сез кемгәдер охшаган бит, ди. Юк-юк, мин әйтәм, миңа бөтен кеше шулай ди, тик мин ул түгел. Теге кыз исенә төшерә алмый: «Кем соң әле, бер күңел кайтаргыч җырчы бар бит инде, шул түгелме сез?» – ди. Юк-юк, дим (көлә). Бу миңа туры килә торган образ түгел иде. Хәзерге үзе гади, үзе юмористик образым үземә күбрәк ошый.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии