Пенсия артты: сөенечме, көенечме?

Пенсия артты: сөенечме, көенечме?

Социаль 10%ка артты. Республикада җитмеш меңләп кеше 1 апрельдән башлап, уртача 296 сумга артык ала башлаячак.

Тик бу артуның кемнәргә кагылуын күп кенә пенсионерлар әле үзләре белеп бетерми. Белгечләр фикеренчә, арту бары тик социаль пенсионерларга гына кагыла. пенсия фондының, пенсияләрне хисаплау бүлеге вәкиле Рамилә Йосыпова әйтүенчә, социаль пенсия алучылар исемлегенә хезмәт стажы булмаган, I, II, III төркем инвалидлар, инвалид балалар, сугыш инвалидлары, фаҗигасе инвалидлары, әтисез яисә әнисез калган балалар һәм шулай ук тома ятим калган балалар керә.

– Татарстанда социаль пенсияләр 1 апрельдән соң 3178 сум тәшкил итәчәк. Аннан соң, шулай ук, ай саен түләнә торган акчалата түләүләр дә 6,5%ка артачак, – ди Татарстан пенсия фонды хезмәткәре Рамилә Йосыпова.

Казанда яшәүче, хәзерге вакытта 80 яшен ваклап килүче Фәрит Гыйльметдинов, хөкүмәт мондый артулар белән халыкны алдый гына, дип белдерә. “Әйбер бәяләре көн дә артып бара. Бәрәңгенең килосын 50 тәңкәгә ала башладык. Гомердә алай булганы юк иде бит. Элек безгә бабайлар, киләчәктә суны да сатып ала башларсыз, дип әйтә торганнар иде. Менә анысын да күрдек. Авылларга бер күз салыгыз әле. Терлек асрау өчен көтүлекләр бетте, терлекләр кимеде. Колхоз-совхозлар бетә. Авыл кешеләре шәһәргә күчә. Бераз гына акчалар арткач, кибетләрдә дә арта бит. Халыкны тынычландыру өчен генә арттырган булалар. 5 мең сумга кеше ничек яшәргә тиеш? Моны халык митингларга чыкмасын өчен генә эшлиләр. Байлар белән ярлылар бердәм булсын иде. Минем акчам бар, ашарыма бар дип тик ятарга ярамый”, – ди социаль пенсия алучы казанлы Фәрит ага.

Аның кебекләр буенча дүрт миллионнан артып китә.

Райнур ШАКИР.

Татарстанда су басуга әзерлек нәкъ былтыргыча бара

Күрсәтелгән саннар да, үткән киңәшмәләр дә, өйрәнүләр дә былтыргыча. Су басу куркынычы тудырган җитешсезлекләр генә акрын бетерелә.

Татарстанның Әлки районының 7 авылын су басу ихтималы бар. Камка авылының бер урамына бигрәк тә зур куркыныч янарга мөмкин. Бу авыл Кече Чирмешән елгасы яры буена урнашкан. “Ул урамда безнең 85 кеше яши. Алар арасыннан 65 кеше үзләренең туганнарына йортка кереп торачак. 20 кешегә мәктәп бинасында урын әзерләнә. Аларны ашату, яту урыннары һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү карала. Кинәт су баса калса, дип көймәләр дә булдырабыз. Камка авылында терлекләрне кертеп тору өчен утар әзерләнде. Бездә күп авыллардагы фермалар тау башларына урнашкан. Алдан ук ферма җитәкчеләре белән килешеп куйдык. Су басу куркынычы булса, шул фермаларга авыл халкының терлеген куеп торачакбыз. Барысында да малларны ашату өчен печән әзерләнгән”, – дип белдерде Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Хәкимов.

Камкадагы су басуга әзерлек эшләрен Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Орлов та килеп караган. Тырышлыклары яхшы бәяләнгән. Башкаларга үрнәк итеп телевизордан да күрсәткәннәр. Хәкимов әйтүенчә, Әлки дотациядәге район. Казнада гадәттән тыш хәлләр өчен аерым акча каралмаган. Су басуга әзерлек эшләрен дә алар үз көчләре белән башкара.

Эш узган, акчасы килмәгән…

Әлкидә булган әзерлек эшләре республика күләмендә “махсус тактика өйрәнүләре” дип аталды. Аны күрергә барган Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов, хөкүмәттәге утырышта: “Әлкидәге өйрәнүләргә киткән чыгымның – 70%ын район, ә 30%ын республика каплады”, – дип хисап тотты. Димәк, республика күләмендә бу өйрәнү өчен күпмедер акча каралган булган. Инде эш узса да, Әлкигә генә килеп җитмәгән.

28 мартта Татарстан вице-премьеры Равил Муратов җитәкчелегендә үткән киңәшмә вакытында, су басу очрагы була калган очракта гына хөкүмәттән районнарга ниндидер ярдәм биреләчәк, дип белдерелгән иде. Муратов Әлкидәге “өйрәнүләргә” киткән акчаның 30%ы республиканыкы булуны ишеткәч, күпсенеп башын чайкады.

Быел Татарстанда барлыгы 230 авылны һәм каланы су басарга мөмкин дип көтелә. Анда 18 мең кеше яши. Бу саннарны Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әлеге проблемага багышланган беренче киңәшмә вакытында әйтте. Республика казнасында андый-мондый хәлләр була калса, дип һәм, шул исәптән, су басуга да 92 миллион сум акча каралган.

Үләт базлары куркыныч тудыра

Шулай да су басу башланмаса да, “аеруча бәхетлеләргә” республика кесәсеннән акча да вәгъдә ителде. Татарстанда зур проблема тудырырдай ике үләт базы бар. Берсе – Апас, икенчесе – Минзәлә районында. Апас районындагысы Зөя елгасыннан 350 метр ераклыкта урнашкан. Минзәләдәгесе Ык янында һәм Түбән Кама сусаклагычына 250 метр гына ара кала. Әлеге үләт базлары бетон тышлык белән ябылса да, явым-төшем һәм кар эрегән сулар туфракны юып, себер вабасы чирен тарату куркынычы тудыра. Проблемалы үләт базларын төзекләндерү өчен, министрлар кабинеты 6,5 миллион сум акча бирәчәк. Республиканың ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов үләт базлары май ахырына кадәр тәртипкә китереләчәк, дип белдерә.

Синоптиклар, быел яз соңара, әмма су ташкыны кисәк булырга мөмкин, дип фаразлый. Май ахырына кадәр алда тулысы белән 2 ай бар. Төзекләндерү эшләре акрынлык белән барса, үләт базларыннан себер вабасы таралмас дип бүгенгә беркем дә вәгъдә итә алмый.

Гомумән, Татарстанда себер вабасын таратырга мөмкин булган үләт базлары бик күп. Аларның саны – 804. Татарстан прокуратурасы белдерүенчә, базларның 27се чир таралмаслык итеп капланмаган. 2010 елда әлеге базларга ваемсыз караган җитәкчеләргә 54 административ эш кузгатылган. 15 шикаять судка юлланган. Кар күп булган елда әлеге үләт базларыннан бигрәк тә зур куркыныч янарга мөмкин.

Республикада ике көнгә бер тапкыр диярлек су басуны булдырмау эшләренә багышланган төрле дәрәҗәдә киңәшмәләр үтә. Һәр тармак хисап тота. Тик былтыр да нәкъ шундый ук киңәшмәләр үткән, шундый ук сүзләр сөйләнгән. Хәтта саннар да бер-берсен кабатлый. Гади кеше алдында торган проблемалар гына шул килеш кала. Бу хәл акчаларның бик аз өлеше су басу куркынычы тудырырдай җитешсезлекләрне бетерүгә эләккәне, ә төрле киңәшмәләр, өйрәнүләргә мул тотылганын да күрсәтеп тора.

Сез яшәгән төбәктә су ташу куркынычы артса, яисә, гомумән, әзерлекнең ни дәрәҗәдә булуы хакында безгә хәбәр итә аласыз. Үзегезнең кайдан булуыгызны әйтергә онытмагыз.

Наил АЛАН.


Шәймиев “Бердәм Русия”нең милли сәясәтен тәнкыйтьли

“Бердәм Русия” рәислегеннән киткән Татарстанның элекке Президенты фиркагә сораулары булуы турында белдерде.

“Бердәм Русия” җитәкчелегеннән китүнең сәбәпләре сәясәт белән бәйле түгел, диде Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев. Бу адымын ул үзенең хәзер партия эшләренә вакыт җитмәве белән аңлатты. “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә Шәймиев, “киләсе алдыннан “Бердәм Русия” үз эшчәнлегенең кайбер якларына тәнкыйть күзлегеннән карап, аларны үзгәртергә кирәк. Милли сәясәткә караган мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары аеруча игътибар белән каралырга тиеш”, – диде Шәймиев. Татарстанда “Бердәм Русия” иң күп санлы партия булып тора.

Татарстанда республика җитәкчесенең киләчәктә “президент” дип аталмаячагына килгәндә, “Русия конституциясендә бу мәсьәләне Русия Федерациясе субъектлары үзләре хәл итә дип язылган, бу хәтта уртак хәл ителә торган мәсьәлә дә түгел”, – диде Шәймиев. Аның фикеренчә, илнең Конституциясе әлегә үзгәргәне юк. Дәүләт башлыгы бу турыда тәкъдим генә ясады. Кайбер республикалар “арбадан алда чабып” инде бу турыда канун ук эшләп чыгарды. Үз җитәкчесен ничек итеп атау – һәр республиканың үз хокукы.

Алсу КОРМАШ.

Татарстан башкаласында телләр үги бала хәлендә

хәтле Казанда быел телләр программасына акча табылмаган. Шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов әйтүенчә, быел республиканың министрлар кабинетыннан муниципаль берәмлекләрнең бюджеты дефицитсыз кабул ителергә тиеш, дигән фәрман булган. Һәм телләр программасы аның корбаны итеп сайланган. Күрәсең, шәһәр депутатлары ул программа үтәлмичә торса да, дөнья кителмәс дигән фикергә килгәннәрдер.

Арсланов сүзләренчә, хәзер телләр мәсьәләсен шәһәрнең мәдәният, мәгариф, спорт һәм башка идарәләренә үз өстенә алырга тәкъдим ясалган. Ягъни алар үз акчаларыннан телләр программасы белән бәйле чараларга да өлеш чыгарырга тиеш булачак. Әмма бу тамызып кына бирелә торган акчалар белән әллә ни алга китеп булмас төсле. Арсланов моны үзе дә яхшы аңлый кебек. “Чаралар уздыру авырлаша. Әлбәттә, иганәчеләрне җәлеп итү ягын карыйбыз. Ләкин аларны да зурлап иганәче дип әйтеп булмый. Шул 10-15 мең бүлеп бирәләр яки инде чараларга бүләкләр алып киләләр”, – ди ул.

Әйтергә кирәк, бу телләр программасы нигезендә телен укыту бүлмәләренә кирәк-яраклар булдырыла, китапханәләргә Татарстан китап нәшриятында чыккан татарча китаплар сатып алына, “ кызы”, “ егете” һәм башка чаралар уздырыла иде.

Гәрчә ел саен бу программа үтәлеше өчен бүленә торган акча күп булмаса да (7-8 миллион), татар телен укыту бүлмәләре өчен ул шактый ярап куя иде. Моңа кадәр дә бу бүленгән акчаның бер өлеше генә бирелә килде. Мисал өчен, ике ел элек телләр программасына каралган бюджет акчасының 7%ы гына килеп җитте. Татарстан министрлар кабинетының телләрне үстерү бүлегендә Казанда ул программа өчен акча каралмаганын ишетмәгәннәр. Шул ук вакытта алар җирле хакимияткә бу хакта бернинди дә йөкләмә бирергә хокуклы түгел. “Без аларга аны бары тәкъдим рәвешендә генә җиткерә алабыз. Калганын алар үзләре хәл итә”, – диде бүлек хезмәткәре Фирая Шәйхиева.

Ландыш ХАРРАСОВА.


Татарстан судларына эш җитәрлек

Бу көннәрдә Татарстанда кылынган кыңгыр эшләргә карата бирелгән җәзалар хакында, күп ишетелә башлады. Канун бозучылар арасында мал табибы, түрәләр дә, полковник та, хокук саклаучылар да һәм хәтта хөкемдарның үзе дә бар.

Әйтик, Сарман дәүләт ветеринар оешмасы җитәкчесе канунсыз акча эшләүнең үзгә юлын тапкан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге районның ветеринария түрәсе бер фермер хуҗалыгы белән районда биотермик чокыр казу турында килешү төзи. Анда 1 миллион 400 мең сум түләү карала. Әмма чынбарлыкта бернинди дә эш башкарылмый. Ә мал табибы 560 мең сумны үз кесәсенә салып куя һәм 60 меңен фермерга бирә. 840 меңен исә, премия буларак, районның агрохуҗалык җитәкчеләренә өләшә.

Хокук саклаучылар арасында да канун бозучылар юк түгел икән. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының тыл бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Насыйбуллин алып “эләккән”.

Эчке эшләр гаскәрләре өчен боралаклар сатып алу эшендә ул, дәүләт контрактын вакытында һәм авырлыксыз гамәлгә ашыру өчен, 4 миллион сум ришвәт сораган.

Райнур ШАКИР.

башлыгы вазифасыннан китәргә тиеш”

йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге Татарстандагы ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнехановка каршы 2400дән артык тавыш җыйган. Нәтиҗәләр Мәскәүгә җибәрелгән. “ йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин фикеренчә, “Тавыш бирүчеләрнең 96%ы Татарстан ЮХИДИе башлыгы үткәрә торган сәясәт юлларда иминлек булдыруга бөтенләй туры килми, дип саный икән.

1 мартта “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге оешканга бер ел тулган. Vkontakte.ruда алар үз даирәсен булдырган. Русия күләмендәге чараларны Казанда да оештыралар. 20 мартта бензин бәяләре артуга каршылык белдереп, урам йөреше үткәрделәр. Бу чарага 60лап машина чыкты.
Район депутаты акча каермакчы булган

“Челтәр компаниясе”нең Буа электр бүлегенең ике контролеры узган елның ноябрь, декабрь айларында гади халыкны “төп башына” утыртырга уйлаган.

Тикшерү эше мәгълүматларына караганда, гаепләнүчеләр, ә аларның берсе – район шурасы депутаты, Югары Ослан районындагы Рус Борнашы авылында халыкның электр хисаплау җиһазларының искергән булуын, яисә яңаларының дөрес итеп тоташтырылмаганлыгын әйтеп, үз кесәләрен калынайту ягын караган.

Алар үзләре кергән һәр йорттан 2-3 мең сум акча каерырга уйлаган булган. Әмма халыкта аларның бу гамәлләре шик тудырмый калмаган, нәтиҗәдә, алдап акча үзләштерергә теләүчеләр тиз арада хокук сагында торучылар кулына килеп капкан.

Хөкемдар рәшәткә артына утырырмы?

29 мартта Татарстан Югары суды эшмәкәр Рафаэль Низамовны үтерү эшенә үз карарын чыгарды. Бу эшнең башка җинаятьләрдән аермасы – гаепләнүчеләрнең элеккеге хөкем сагында торучылардан булуы, төп гаепләнүченең исә федераль хөкемдар булуында. Кеше үтерүдә гаепләнүчеләр 10нан алып 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Тик җинаять кылучылар үз гаепләрен танырга ашыкмый. Бигрәк тә элеккеге хөкемдар суд әгъзаларын үзен намуслы хөкем итәргә өнди. Күрәсең, үзен якларга Мәскәүдән килгән адвокатларының көченә дә ышанмый калмыйдыр. Алар исә судның кайбер карарларын Генераль прокуратурага тикшерергә җибәртүгә ирешкән инде.

Нәтиҗәдә, буталчык эштә Татарстан Югары судының карары булса да, әлегә бу җинаятькә соңгы нокта куелды, дип әйтергә иртәрәк.

Райнур ШАКИР.

Комментарии