- 05.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №12 (31 март)
- Рубрика: Архив
27, 28, 29 март көннәрендә Казанның УНИКС концертлар залында Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов “Мәхәббәт хакына” программасын тәкъдим итте.
Елын хәтерләмим, инде шактый вакыт узган, ләкин әле һаман исемдә. Иртән эшкә барышым. Гадәттәгечә, радио сөйли. Шунда күңелемне актарып чыгарган җыр яңгырый. Беркайчан да андый халәт биләп алганы юк иде. Юлымны алга таба дәвам итә алмыйм, машинамны кырыйга туктаттым…
Ә радиодан моң агыла да агыла. Күз алдыма авылым килеп басты. Балачак хатирәләрен саклаган тыкрыклар, су буйлары, өянкеләр… Әйе…
…Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шук икән.
Күршеләргә сәлам бирим дисәм,
Кайсы исән, кайсы юк икән…
Зәйнәп Фәрхетдинованың бу җыры әле дә күңелдән чыкмый. Тыңлаган саен тыңлыйсым килә. Аннан җыр сүзләре авторын эзләп таптым. Асия Юнысова шулкадәр хакыйки тасвирлап биргән бүгенге авылыбызны. Чынлап та, анда бушап калган өйләр дә җитәрлек. Элеккеге яшел болыннар да тапталган, ә тыкрыклар, яңгыр яуса, үтә торган түгел, сазлыкка әйләнгән…
Зәйнәп белән Зөфәр иҗатына электән үк мөкиббән идем. Иҗат юлына бер үк вакытта килдек. Алар җыр сәхнәсен яуларга кереште, мин исә тележурналистиканы кимерә башладым. Инде күп сулар акты, ә бу әле һаман күгәрченнәрдәй гөрләшүче иң матур пар булып кала бирә. Зәйнәп белән Зөфәр диюгә, тирән мәгънәле моң саркып торган җыр туасы шунда ук аңлашыла. Казанда чираттагы иҗат отчетлары буласы дигәч тә, һич икеләнмичә, УНИКС концертлар залына ашыктым. Зәйнәп тә, Зөфәр дә һаман шул ук. Картаймыйлар. Шул ук ягымлылык, халыкны үз итү… Мондый эчкерсезлеккә тамашачы ничек түзсен?! Сәхнәне чәчәкләргә күмде ул. Ә алкышларны әйтәсе дә юк. Җырчылар үз якташларын да сәламнәргә өлгерде, хәтта Җиңү көне якынлашуын да онытмаганнар. Залда утырган сугыш ветеранын табып, аны да бүләкләделәр.
Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов тамашачысын әсир итә белә шул. Мәгънәсез сөйләм юк, тамашачысы белән ачыктан-ачык сөйләшү, залга төшеп янәшәләренә басып җырлау – алар өчен гадәти күренеш. Җырларга көй генә тәңгәл килеп, аны моңлы, мәгънәле итми, җыр сүзләре көйсез дә “җырлап тора”. Шушындый җитди репертуарны, мөгаен, татар эстрадасында бу пар гына туплый ала торгандыр. Шуңадыр да, бер тында бетте шул концерт, тамашачы саубуллашырга ирек бирми, аягүрә басып, озак алкышлады үзләрен.
Әнә шундый җылы, матур концерт карап кайттым бит әле. Тик, мең тамашачыда мең фикер, диярсез. Ошап җитмәгән, минем күзлектән килешсез дип табылган нәрсә бар иде бу концертта да. Гәрчә ул хәзер сәхнәбезгә ныклап торып оялады. Әле ярый да сценарий мәгънәле булса. Сүзем алып баручылар турында. Сәхнәдән җанлы, ялкынлы нәфис сүз дә ишетәсем килә. Концертка барган саен, мәрхүм Илдус Сафинны искә төшерәм. Аңа кадәр булган сүз осталарын барлыйм. Юк, бүген нәфис сүз остасын күрмим. Ә җырлар арасында 1-2 алып баручы берсен-берсе куышып кәмит уйный. Әле тозсыз, оят сүзләр ычкындыра. Кызык юмор, янәсе. Андый чакта хатыным көлә миннән. Чөнки үзем дә сизмәстән, башымны иеп, урындыкка сеңәм. Мине күрмәсеннәр, оят, янәсе. Бу концертта да шулай качасы килгән мизгелләр булгалады. Җырчылар үз репертуарларына гына түгел, ә бәлки, тулаем концерт эчтәлегенә дә таләпчән булсалар, моннан алар дәрәҗәсе тагын да үсәр генә иде. Хәер, болар кайчан кереп китә инде дип утыра торган концертлар да еш хәзер. Һәрхәлдә, Зәйнәп белән Зөфәр концертында алай ялыкмадым.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
ЗӘЙНӘП БЕЛӘН ЗӨФӘР “МӘХӘББӘТ ХАКЫНА” ҖЫРЛАДЫ,
Комментарии