- 05.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №12 (31 март)
- Рубрика: Архив
Татарстанда яшәүче 150 мең ветеран һәм тыл хезмәтчәне 9 Майга акчалата ярдәм алачак. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, блокададагы Ленинградта яшәгәннәргә, балигъ булмаган килеш концлагерьларга эләгүчеләргә 5000 сум акча каралган. Тылда эшләүчеләргә 1000 сум бирелә. Әлеге акчаны юллау өчен беркая да йөрисе түгел, аны Пенсия фонды үзе бирәчәк. Шунысын да өстик: ярдәм бер генә тапкыр күрсәтелә. Моннан тыш, беренче апрельдән пенсияләр дә күтәрелә. Үзгәрешне республикадагы 300 меңнән артык кеше тоячак, уртача пенсия хәзерге 6700 сумнан 7200 сумга кадәр җитәргә тиеш.
Беренче үзгәрешләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар үзгәрешләрен башлады. Премьер-министр вазифаларын хәзер вакытлыча Равил Моратов башкара. Барлык министрлар да отставкага җибәрелде, ләкин яңа хөкүмәт оешканчы эшләрен дәвам итәчәкләр. Президентның матбугат хезмәте хәзер Министрлар Кабинеты эшчәнлеген дә яктыртачак. Яңа үзәк башлыгы итеп Андрей Кузьмин билгеләнде. Ул заманында “Эфир” телеканалында “Республика” тапшыруы авторы һәм алып баручысы иде, “Шүрәле” аттракционнар паркында эшләде, аннан соң мәдәният министры урынбасары булып торды. Соңгы елларда хөкүмәтнең матбугат үзәген җитәкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов иминлек хезмәт башлыгын да үзгәртте, хәзер аның төп тән сакчысы – Мөслих Ситдыйков. Ул инде озак вакыттан бирле Миңнеханов иминлеген тәэмин итә.
Кемнәр йөртә безне?!
Казанда автобус шоферын ун тәүлеккә арестка алдылар. Ул ел ярым эчендә алтмыш тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, нәтиҗәдә 29 мең сумлык штрафы җыелган. Инспекторлар күпме генә үгетләсә дә, акча түләргә ашыкмаган. Нәтиҗәдә, шоферны судка тарттылар. Үзе аңлатканча, ул штраф өчен акчаны җитәкчелеккә биреп барган, алар түлибез дип ышандырган. Ничек кенә булмасын, егеткә ун тәүлек “чиратсыз ял” бирелде.
Кемне куярлар икән?
Әле яңа оешып килүче Идел буе федераль университетын кем җитәкләячәк дигән сорау бүген төрле имеш-мимеш китереп чыгарды. Исегезгә төшерик: яңа уку йорты (русча ПФУ була) Казан дәүләт университеты нигезендә үсеп чыгып, берничә институт һәм университетны берләштерәчәк. Ректорлыкка төп кандидат дип Алабуга шәһәре мэры Илшат Гафуровны атыйлар. Аны дүшәмбедә Красноярскида мәгарифкә багышланган федераль киңәшмәдә Владимир Путин тәкъдим итәчәк дип көтелде. Ләкин терактлар аркасында киңәшмә булмый калды. Ул көнне Илшат әфәнде үзе дә Красноярскида иде. Моңарчы КДУның бер төркем галимнәре, хәзерге ректор Мәкъзүм Сәлаховны ректорлыкта калдыруны үтенеп, Русия җитәкчелегенә хат юллады.
Ә Алабугада давыл…
Узган якшәмбедә Алабугада көчле давыл булды. Ике сәгать эчендә гарасат күп зыян салган. Баганаларны аударып китү сәбәпле, берничә авыл утсыз калган, шәһәрдә кайнар су беткән. Иң зур зыян рәссам Иван Шишкин музей-йортына салынган – аның түбә калаен җил каерып ташлаган. Алабуга шәһәрчегенә дә эләккән – меңьеллык алдыннан төзекләндерелгән танылган манараны яңадан сиплисе була.
Явызлар янәшәдә генә
Казанның Вахитов районы суды 35 яшьлек педофилне 6 елга каты режимле колониягә хөкем итте. Прокуратура мәгълүматларына караганда, ир-ат, аквапаркка барабыз дип, вакытлыча арендалаган фатирга алып барып, 11 һәм 13 яшьлек ике кыз баланы мыскыллаган. Моңарчы бу бәндә әлеге кызларның берсенең әнисе белән яшәгән, шуңа кызлар теге бәндәдән шикләнмәгән. Бүлмәгә керү белән, педофил балаларга бәйләнә башлый. Куркыныч “уен”га фатир хуҗасы тап була, ул кичекмәстән милиция чакырта. Узган атнада Ютазы районында яшәүче 38 яшьлек педофил да колониягә озатылды. Аңа суд 13 ел бирде. 2009 елның декабрендә ул исерек баштан үзенең 7 яшьлек кызын көчли.
Каләм түгел, ноутбук заманы
Хәзерге укытучы өчен ноутбук – моңарчы каләм-кәгазь төсле кирәкле әйбер, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов. Моңарчы Президент Рөстәм Миңнеханов һәр мөгаллим дәүләт хисабына портатив компьютерлар белән тәэмин ителәчәк дип вәгъдә биргән иде. Гыйльметдинов әйткәнчә, ноутбукларны уңлы-суллы тарату турында сүз бармый. Министрлык авыр булмаган конкурслар үткәрәчәк. Педагоглар мультимедиалы, ягъни компьютер кирәк булган дәрес проектын тәкъдим итәргә тиеш була. Җиңүчегә ноутбук тапшырылыр дип көтелә. Гыйльметдинов барлыгы ничә кеше заманча техника белән тәэмин ителәчәген әйтмәде, моның бик кыйммәтле проект икәнлегенә генә ишарәләде.
Үзеңне дә күтәреп чыкмагайлары
Яшел Үзән автотранспорт предприятиесеннән өч көндә җыелган акча сакланучы сейфны урлап чыгып киткәннәр. Сейф дисәң дә артык булыр – кулдан ясалган тимер тартма инде ул, йозак белән бикләнгән. Эчендә 450 мең сум була. Җитәкче кабинеты берничек тә сакланмаган, анда сигнализация дә, видеокүзәтү дә юк. Сак хезмәте тәкъдим ителгәч, предприятие башлыгы, артык кыйммәткә төшәсез дип, баш тарткан. Саран ике түли шул…
Менә кайда ул акча!
Казанда интернет-салоннар хуҗасы кулга алынды. Ул законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Барлыгы өч нокта тоткан. Шулардан өч ай эчендә 4 миллион сумнан күбрәк чиста керем алган, ди хокук сакчылары.
Комментарии