ТАТАР-БАШКОРТ КӨРӘШЕ

Юк, билбау көрәше түгел, ә ясалма туңдырылган бозда «Ак Барс» белән «Салават Юлаев»ның хоккейда көч сынашуы турында әйтәм. Ике ел элек башкорт кардәшләр ярымфиналда «Ак Барс»ны 1:3 исәбе белән откан иде. «Ак Барс» реванш ала алырмы? Бу сорауга җавапны киләсе җомгадан соң биреп булачак.

Бүген хоккееның иң кызган чагы. Плэй-оффта чемпионатның чирек финал (ә конференциянең ярымфиналы) өлешендә Казанның “Ак Барс” командасы Магнитогорскиның “Металлург”ын бу сезонда хоккей белән саубуллашырга мәҗбүр итте. Даими чемпионатта көнләшерлек уен күрсәткән Чиләбе командасы бездән очконы 19 мәртәбә күбрәк җыйса да, нәтиҗәсе мактанырлык булмады. “Ак Барс” даими чемпионат башында начар уен күрсәтеп күпме генә тәнкыйтькә дучар булмасын, баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов команданы плэй-оффка тиешенчә әзерләргә көч тапты. Сүз уңаеннан, бердәнбер тренеры бүген хоккеенда иң тотрыклы көчле хоккей күрсәтүче тренер буларак бәяләнә. Көчебезнең ни дәрәҗәдә икәнен алга таба күрербез: җомга көнне татар “Ак Барс”ын башкорт “Салават Юлаев” кабул итә. Биредә нәтиҗәне команданың физик көче һәм осталык кына хәл итә алмый, рухи өстенлек исәпне үзгәртергә сәләтле. Татар һәм башкорт хоккее КХЛда һәрчак иң принципиаль уеннардан санала.

“Салават Юлаев” тренеры Игорь Захаркин “Нефтехимик”тан җиңү яулаганнан соң: “Ак Барс” ул – башка дәрәҗәдәге команда. Казанлылар – остарак, сак уйный белүче, тактик яктан күпкә көчле һөҗүм тудыручы команда. Бозда көрәш бөтенләй башкача булачак. Бу очрашуларда күп голлар күрербез, дип уйлыйм. Миңа калса, “Ак Барс” әле хоккейдан туймады”, – дип белдерде.

Сүз уңаеннан, “Нефтехимик” плэй-оффта һәркемне гаҗәпләндерде. Омскиның “Авангард”ын беренче раундтан ук нокаутка җибәрсә, “Салават Юлаев” белән очрашып, исәпне 2:2 тигезләүгә кадәр барып җитте. Түбән Каманың Көнчыгыш финалында “Ак Барс” белән очрашуын да фаразлаучылар булмады түгел. “Салават Юлаев” командасы “Нефтехимик”ны өнәп бетерми генә ике мәртәбә оттырдымы, әллә бу башкортларның сүнүеме яки барысы да алдамы? Һәрхәлдә, Уфа әле бар көчен күрсәтмәде. Бер тапкыр “Автомобилист”ка, ике тапкыр “Нефтехимик”ка оттыруы нәрсәдер хакында сөйли, әлбәттә. Ләкин плэй-оффта “Ак Барс”ка туры килүе “Үлегез, тик җиңегез!” байрагы астында чыгыш ясарга мәҗбүр итәчәк. Бу татарлар өчен узган елдагы ярымфинал түгел, биредә Мәскәүнең “Динамо”сы каршы алмый. -Мәскәү очрашуларына караганда, -Уфа көч сынашулары бик күпкә дулкынландыргыч үтә.

“Үземне хәзер күпкә яхшырак хис итәм. Өй шартларында дәваланам. Апрель ахырына кадәр табиблар физик көч сарыф итүне тыйды”, – диде плэй-оффның беренче уенында җәрәхәт алган Данис Зарипов. “Ак Барс”ның төсе булган Данис Зарипов бу чемпионатта чыгыш ясамас, күрәсең.

Димәк, Көнчыгыш конференциясенең финалында, ә чемпионатның ярымфиналында “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” көч сынашуын күзәтә алырбыз. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итүче әлеге уеннар 2, 3, 5, 6, кирәк табылса, 8, 10, 12 апрель көннәрендә узачак. Кызу булачак!

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии