«Пүчтәк» белән кызыктырмагыз!

Соңгы елларда пүчтәк язмалар белән укучы игътибарын яулап алырга теләүчеләр күбәйде. Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, әле анда, әле монда яңа газета-журнал пәйда була. Тик барысы да артистлар тормышында кайнашып, “файдалы киңәшләр”е белән очсызлы игътибарга омтыла. Ул киңәшләрне истә тотып, авыру кеше калмаска тиеш тә бит, тик, нигәдер, киресе күзәтелә. Сез андый түбәнлеккә төшмәссез, дип ышанасы килә. Югыйсә тагын бер укучыгызны югалтасыз. Гомумән, һәр җырлый белгән кешене “йолдыз” дип тәкъдим итү күңелне болгата. Менә Филүс Каһиров җырлый, ичмасам. Башка “йолдызлар” шуңа карап үрнәк алса булыр иде дә, кая ул?!

Газета-журналда – укырлык язма, “Татарстан-Яңа гасыр” каналында карарлык тапшыру калмады. Гөлназ Сәфәрованың “Кәеф ничек?”не алып баруы ук күңелне болгата.

“Җырлыйк әле!” иң юньле тапшырулардан иде, ул да төсен югалта бара. Ни өченме? Чөнки Айдар Фәйзрахмановны күпме генә хөрмәт итсәм дә, алып бару осталыгы юк. Тапшыру саен бер үк сүзләр. Бу ялкыта, тапшыруны төссезләндерә. Аннары, баллар куйганда да гаделлек булсын иде. Югыйсә халыкны бөтенләй “дивана”га чыгарып калдыралар. “Көлкеханә” егетләрен, гомумән, күптән куарга вакыт. Шундый юмор була димени?!

Бу хакта бер газетага берничә тапкыр язып карадым. Бастырмадылар. “Татарстан – Яңа гасыр” каналының үзенә язудан да файда юк. Өч тиенлек сериал әйләндереп көн уздыралар.

Әле дә ярый “Татарлар”, “Туган җир” кебек тапшырулар бар, яши. “Әйбәт гайбәт”не бетереп, шулай ук үзләренә минуска эшләделәр.

Вакытымны әрәм итеп, бер газетага эчкечелек, аерым алганда, хатын-кызның аракы белән мавыгуы турында саллы гына мәкалә язган идем. Үземне күреп сөйләшмичә, “Авыл матур, хуҗалык көчле, яхшы кешеләр яши”, кебегрәк нәтиҗә ясап язып чыктылар. Мин дә бит: “Авыл ямьсез, хуҗалык начар, кешеләре ялкау”, – димәгән идем. Җан башына 15,2 литр спирт эчүчеләр арасында безнең авыл кешеләре юк дип кайсыбыз әйтә ала?!

Заманында үзем дә аракыны читкә куймадым. Шуның нәтиҗәсе булып, зур зыян да күрдем. Файдасыз үткән көннәргә, бушка түгелгән акчага нәтиҗә ясап, бүгенгегә битараф кала алмаганлыктан, башкалар укып гыйбрәт алсын, ялгыш адымга басмасыннар өчен язылган иде ул. Юк икән бит авылда эчкечеләр. Әнә теге күрше 80 яшьлек бабай да көн саен аракы эчәргә хаклы, шул ук яшьтән узган әби дә намазлыкта утырырга тиеш түгел икән…

Гомумән, бөтен тормышыбыз “показуха”. Кешелеклелек, миһербанлык кебек төшенчәләр югалып бара. Һаман саен түбән төшәбез. Милләт юкка чыгу алдында. Аның каравы, эшсезлек, җинаятьчелек, наркомания үсә. Шуларга гаделсезлек, битарафлык, хөсетлек өстәлә.

Газетага килгәндә, анкета бастырып сораштыру үткәргәнче, көн кадагында булган язмаларны яктыртыгыз. Актуальлеген югалта төшкәннәреннән тыелыбрак торырга кирәк.

Кискенрәк язганым өчен гафу үтенәм. Гаделсезлекне күтәрмим, алдаша белмим.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ.

Актаныш районы, Иске Байсар авылы.

Комментарии