- 05.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №12 (31 март)
- Рубрика: Архив
Керәшеннәр күпләп яшәгән җирләрдә Олы көн (Пасха) бәйрәменә зур әзерлек бара. Кайбер районнарда бәйрәмгә 2-3 ай элек үк әзерләнә башладылар. Быел Олы көн бәйрәме 4 апрельгә туры килә. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Иртә белән үк бала-чага өй саен күкәй җыя. Кайбер авылларда әле дә таудан күкәй тәгәрәтеп уйнау, даганда атыну йолалары сакланган.
Соңгы елларда керәшеннәр Олы көнне өйдә генә түгел, мәдәният йортларында, концерт залларында бәйрәм итә. Быел Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бәйрәм тамашалары көтелә. Бу турыда газета укучыларыбызга керәшен оешмалары җитәкчеләре, активистлары, дин кешеләре һәм яшь керәшеннәр сөйләп китәр.
Казан керәшен җәмгыяте башлыгы Мария Семенова:
– Олы көнне керәшеннәр көтеп ала. Бәйрәмгә алдан ук хәстәрләнә башлыйлар. 11 апрельдә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, Казан керәшен җәмгыяте, керәшен яшьләренең “Бәрәкәт” берлеге бәйрәм оештырабыз.
Башта фойеда Пасха бәйрәме вакытында уйнала торган уеннарны искә төшерергә уйлыйбыз. Мәсәлән, йомырка тәгәрәтү уенын яшьләргә өйрәтеп калдырасыбыз килә. Аннары бәйрәм концерты башланачак. Күренекле җырчыларыбыз Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Вадим Захаров, Зоя Борисова, Игорь Дмитриев, Саша Игнатьев, Надежда Борисова, яшьләрнең “Сәлам” һәм Казанның “Айбагыр” керәшен фольклор ансамбльләре катнашачак. Концерт беткәч, яшьләр өчен дискотека да оештырыла. Аллага шөкер, бик актив яшьләребез бар. Безнең эшне дәвам итүчеләр булганга күңел сөенә, башкарган хезмәтләребез бушка китмәгән икән.
Олы көн бәйрәме вакытында керәшеннәрнең “Туганайлар” газетасына язылып булачак. Безгә укучыларны арттырырга, аны саклап калырга кирәк. Чөнки бүген аның язылучылары күп түгел.
Олы көн бәйрәме “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 16.00 сәгатьтә башлана. Бөтен керәшеннәрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз. Гыйнвар аенда үткән “Туым җондызы” фестиваленә зал тутырып килгәннәр иде, бусына да халык җыелыр дигән өметтә калабыз.
Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов:
– 4 апрельдә Чаллының “Родник” Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр Олы көн бәйрәме оештырабыз. Чараны кичке 7дә генә башларга булдык. Чөнки бу көнне халыкның күпчелеге авылга кайтып китә. Ә кич белән алар Чаллыга – бәйрәмгә яңадан килеп җитә ала.
Бәйрәм программасында башта концерт, аннан йомырка тәгәрәтү уены – керәшен боулингы, яшьләр өчен дискотека үткәрү каралган. Бәйрәмне өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ошарлык итеп оештырырга уйлыйбыз. Концерт барышында яшь буынга Олы көн йолалары аңлатылачак, гореф-гадәтләр искә төшереләчәк. Чаллы керәшеннәренең “Нардуган” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Райчка Ипеева), “Моңлы Чаллы” җыр театры (җитәкчесе – Виталий Агапов) чыгыш ясый. Шулай ук яңа оешкан Чаллы керәшен яшьләре җәмгыяте активистлары арасында яшь җырчылар, биючеләр, төрле һөнәр осталары бар. Концерт вакытында “Олы көн йомыркасы” бәйгесе дә оештырыла. Йомырканы иң матур, мәгънәле итеп буяучыларга истәлекле бүләкләр тапшыралачак.
Түбән Кама шәһәре керәшеннәре җәмгыяте активисты Владислав Домолазов:
– Олы көндә Түбән Кама шәһәре халык иҗаты йортында Пасха бәйрәме оештырабыз. Бәйрәм кичке биштә төрле районнардан килгән кунакларны каршы алу белән башлана. Казаннан да, Чаллыдан да кунаклар көтәбез.
Сәгать алтыда концерт башланып китәчәк. Анда үзебезнең “Сүрәкә” ансамбле чыгыш ясаячак. Шушы көннәрдә генә ансамбль коллективына яңа киемнәр тектерделәр. Үзем дә “Сүрәкә” ансамблендә җырлап йөрим. Олы көндә керәшен, татар җырларын башкарачакбыз. Концерттан соң фойеда йомырка тәгәрәтү кебек керәшен халык уеннары оештырыла. Тамашачылар халык ашлары белән дә сыйлана алачак.
Казан егете Степан Макаров (Казан керәшен егетләренең волейбол командасы уенчысы):
– Ел саен дуслар, туганнар белән туган авылым Колбагышка (Теләче районы) кайтабыз. Олы көнгә каршы төндә берәр йортта келәү оештырыла. Аннан һавага мылтыктан атабыз я салют аттырабыз. Быел салют кына булыр, ахры. Яшьләр белән җыелып кызыл күкәй ашыйбыз. Кечкенә вакытта таудан йомырка тәгәрәтеп уйный идек.
Казанның Тихвин керәшен чиркәве побы Павел Павлов:
– Күңелләребез саф булсын. Чиста күңелләрдә Ходай дәүләте яшәсен, аның изгелеге торсын. Ходай тормышыбызны да рәтләсен. Кешегә гел дөнья мәшәкатьләре белән генә яшәмәскә, җан турында да уйларга кирәк. Дин китаплары укырга тырышсыннар. Тән һәм җан бер-берсенә бик нык бәйләнгән бит. Җан чистара башлагач, тән дә савыга. Арабызда һәрвакыт татулык булсын, хәтер калдырырлык эшләр кылмыйк. “Мөмкин булган кадәр кеше белән тату яшәргә тиешсез”, – дип әйтелгән изге китапта. Әлеге бәйрәмнәр ни өчен яшәвебез, тормышыбызның нинди булырга тиешлеге турында искә төшерә.
Галим Геннадий Макаров:
– Пасха бәйрәмендә керәшеннәрнең мәҗүси йолалары да сакланган әле. Олы көндә бала-чага өй саен кереп, йомырка җыя. Өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып “черләткәннәр”. “Чер-чер” килеп каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын дип теләкләр әйткәннәр. Бу гадәт авыл саен булган. Аннан соң Олы көн алдыннан бөтен өйләрне юганнар. Монысы язгы яңарыш белән бәйле. Йомырка буяу да – элеккедән килгән гадәт.
Олы көнне Чиләбе өлкәсендә яшәүче ногайбәк керәшеннәр дә билгеләп үтә. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Ногайбәк районының Остроленко авылында гомер итүче Наталья Юскинадан сорадык. Ул балалар бакчасында керәшеннәргә туган телләрен өйрәтә.
Наталья Юскина:
– Авылда бәйрәм рухы сизелеп тора. Балалар иртә таңнан өйдән-өйгә кереп, буялган күкәй, тәм-том җыеп йөри. Һәр йортта табын корыла. Көндезге 12дән соң авыл яшьләре урамга бәйрәм итәргә чыга. Авыл халкы бергә җыелып, зур бәйрәм оештырмаса да, Олы көнгә һәркем үзенчә әзерләнә. Өй юалар, камыр ашлары пешерәләр, калада укучы студентлар кунакка кайта. Олылар да бер-берсенә кунакка йөрешә. Гомумән, бу көнне күңел ял итә, чистарына дип әйтер идем. Хәзер бәйрәм вакытында күпләр район үзәгенә чиркәүгә дә бара башлады.
“Җиңү” җиңүне каршылый
Менделеевскиның Бөрешле авылы керәшен яшьләрен үзенә җыйды. Егетләр арасындагы волейбол ярышы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланды.
Соңгы вакытта керәшен яшьләре арасында җыеннар, очрашулар, спорт чаралары үткәрелә. Аларны, гадәттә, республиканың керәшен оешмасы, яшьләрнең “Бәрәкәт” оешмасы оештыра. Чираттагысы Менделеевск районының Бөрешле авылында узды. Волейбол турнирын Бөрешленең “Победа” хуҗалыгы рәисе Геннадий Козлов, шагыйрь Егорь Уткинның улы Игорь Уткин оештырды. Турнирга кунак булып республика керәшен оешмасыннан да вәкилләр килде.
Турнир башланганчы үткәрелгән концерт вакытында журналист Александр Филиповның яңа басылган “Герой керәшеннәр” җыентыгы халыкка тәкъдим ителде. Керәшеннәр арасыннан чыккан сугыш, хезмәт геройларының һәрберсенең исеме яңгырады. Хуҗалык рәисе Геннадий Козлов белән Игорь Уткин да яшь керәшеннәрне ата-бабалары кебек батыр, алдынгы булырга чакырды. Тамашада авыл әбиләре, Бөрешле мәктәбе укытучылары ансамбле, укучыларның “Чишмәкәй” керәшен фольклор ансамбле, җырчы Вера Васильева, Чаллы егетләренең “Таң йолдызы” төркеме керәшен җырларын, биюләрен башкарды.
Керәшен шагыйре Егор Уткин тумышы белән Бөрешле авылыннан. Төрле экспонатларга бай булган мәктәп музеенда аның китаплары, шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотолары урын алган. Авылның якташларын онытмавы күренеп тора. Мәктәп балалары да аның шигырьләрен өйрәнә. Шуларның кайберләрен концерт вакытында турнирда катнашучыларга сөйләделәр.
Волейбол уенында Иске Гришкино авылы егетләренә тиңнәр булмады. Турнирга Гришкино мәктәбе директоры, республика керәшен оешмасы активисты, өстәвенә, физкультура укытучылары Юрий Камашевның килүе егетләргә ярдәм итте, ахры. Бөрешле командасы да үзен хуҗаларча тотты. Ә мәктәп укучылары, авылдашлары егетләргә көч биреп, “Бөрешле!” – дип кычкырып торды.
Иртәнге 11дә башланып киткән ярыш кичке 5тә генә тәмамланды. Иске Гришкино командасына – беренче, алабугалыларга – икенче, бөрешлеләргә өченче урын бирелде. Ә түбән камалылар – дүртенче, казанлылар – бишенче, чаллылылар алтынчы урынга лаек булды. Уенда җиңүчеләр булса да, җиңелүчеләр булмады. Чөнки әлеге турнир яшьләрне таныштырды да, берләштерде дә. Җиңүчеләрне бүләкләп бетергәч, Казан кунакларына аерым сүз бирелде. Алдан ук әйтеп китәргә кирәк, Бөрешледә башкала кунакларын зурлап каршы алдылар. “Шундый заман килер: керәшеннәр йөрер төркем-төркем, дип әйткәннәрен ишеткәнегез бардыр. Менә шундый заман килде, турнирга төркем-төркем булып килдек. Һәрвакыт аралашып яшик, без сезгә барыйк, сез безгә килегез!” – дип рәхмәт сүзләрен белдерде Казан командасы.
Әмма Бөрешледә тап булган кайбер күңелгә ятмаган әйберләр турында да әйтеп китәргә кирәк. Авылда якшәмбе мәктәбе эшләп килсә дә, укучыларның керәшеннәрнең гореф-гадәте, туган телләре белән кызыксынулары зур түгел. Дөрес, балаларның “Чишмәкәй” керәшен фольклор ансамбле эшләп килә, алар керәшен җырларын да башкара. Әмма башлангыч сыйныфта укучылар гел русча гына сөйләшә. Менә чеп-чи керәшен авылы диярсең. Мондый хәлне беренче күрүем. Башлангыч сыйныф бүлмәләрендә татарча язу табып булмаса да, “Берегите русский язык!” – дип язып куйганнар. Укыту да русча икән.
Бүген Чиләбе керәшеннәре телләре югалу турында елап сөйли. Хәзер алар балалар бакчасында туган телләрен өйрәнергә тырыша. Дөрес, аларның мондый хәлгә төшүенә үзләре генә гаепле түгел. Сталин вафат булып, хакимиятне кулына алган Хрущев Русия халкына кукуруз гына үстерергә өйрәтмәде, “кузькина мать”не американнарга гына күрсәтмәде, Никита Сергеевич ботинкасы белән трибуналарга гына түгел, Татарстан белән Башкортстаннан читтә яшәүче ногайбәкләргә дә сукты. 1960 елда ногайбәк балаларын рус авылы мәктәбенә җибәреп, бер сүз русча белмәгән балаларны татарча сөйләшкән өчен руслардан сүктертеп, телләрен онытырга мәҗбүр итте. Әмма бит Бөрешлене рус мәктәбенә илтеп тыкмаганнар. Өстәвенә, турнир алдыннан оештырылган концертны алып баручыны район үзәгеннән чакыртып китергәннәр. Бәлки, шуңадыр, ачылу тантанасы да русча алып барылды. Әллә монда бөтен керәшен авылларында шундый хәл микән, дигән уй да килгән иде башка. Алай да, бүтәннәрендә үзебезчә яшиләр икән әле.
Сәхифәне Александр ДОЛГОВ әзерләде.
Комментарии