Татар гимназиясен су баса

Татар гимназиясен су баса

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясен су баса. Әлеге татар уку йортында 860 укучы, шул исәптән минем ике балам белем ала.

Бер-ике ел элек мәгариф җитәкчеләре тарафыннан, 2нче гимназиядән Татар милли мәгарифе үзәге оештырылачак, шул уңайдан күләмле ремонт эшләре, спорт мәйданы, бассейн бинасы төзеләчәк, дип игълан ителгән иде. Тик әлеге вакытка татар гимназиясендә тәрәзәләр генә алыштырыла башлады. Яңа мәгариф министры билгеләнгәч, кызганыч, милли үзәк оештыру турында сүз төшеп калды…

Беркөн гимназиянең бер сыйныфына килеп керсәм, бүлмә уртасында өч чиләк утыра – түшәмнән тып-тып су тама. Күрше сыйныфны барып карасам – анда да ишек турыннан шыбырдап су ага. Шул урында электр чыбыклары тоташа… Татар балалары инде менә ай ярым буе шундый шартларда белем алырга мәҗбүр икән. Сүз уңаеннан әйтик, соңгы бер-ике елда юл аркылы гына ике урыс мәктәбе төзелде, ә татар гимназиясендә укучылар тузган бинада утырып калды. Югыйсә, бинаның төзек түгеллеген дә истә тотып, гимназияне яңа йортка күчерүләрен сорап республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән идек. Җитәкчеләр колак салмады, хәзер менә суда йөзәбез…

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии