Химия терапиясе эхинококкозны үтерә, әмма зыяны күп

Химия терапиясе эхинококкозны үтерә, әмма зыяны күп

Ульяновскидагы Суворов хәрби училищесында эхинококкоз диагнозы куелган укучылар саны 49га җиткән. Хакимият «чир ризыктан түгел» дисә дә, табиблар бу бары тик балык яки һәм ит аша гына йога ала, ди. «Азатлык» бу хакта белгеч белән сөйләште.

25нче февральдә имзаланган документта Русия саклану министры урынбасары Сергей Краевой «20нче февральгә 49 суворовчы авырый» дип белдерә. Укучыларны һәм училище хезмәткәрләрен тикшерү дәвам итә. Ата-аналар исә 52 бала авырый дип белдерде.

Суворовчыларның әти-әниләре журналистлар белән бик аралашмый, гаиләләренә килгән бәла турында кача-поса, аноним рәвештә генә елап сөйли. Җирле матбугат та бу турыда ләм-мим, Ульян хөкүмәте бу вакыйгадан гауга ясарга кирәкми дип кисәткән. Суворов училищесы җитәкчелеге дә бернинди куркыныч юк дип аңлатырга тырыша. Русия Саклану министрлыгы Ульян Суворов училищесында эхинококкоз чыганагы дип авыру этләрне атады. Әмма ата-аналар һәм бәйсез эпидемиологлар ризыктан кергән булуы ихтимал дип тәкрарлый.

Табиблар исә безнең төбәктә яшәүчеләр арасыннан бер кешедә генә булса да мондый чирнең табылуы да бик сирәк күренеш дип әйтә. Ә берьюлы берничә кешегә эхинококкоз диагнозын кую моңа кадәр ишетелмәгән күренеш, диләр. «Азатлык»ка бу хакта Казандагы 7нче больница табибы, профессор Равил Шәймәрданов сөйләде.

– Бу чирне күпләгән кешенең эләктерүен беренче ишетәм. Аеруча безнең якларда ул гаять сирәк очрый торган чир. Эпидемия зоналарына Алтай, Урта Азия, Ерак Көнчыгыш керә. Идел буе республикаларында бик сирәк очрый торган чир. Эхиноккок паразитлары ризыктан гына эләгә, башлыча балыктан һәм иттән. Балык тулысынча эшкәртелмәгән икән, бу паразитларның личинкалары кешенең эченә дә үтеп керә. Бу курсантлар тиешенчә эшкәртелмәгән чирле балык ашаса, бик мөмкин хәл.

– Бу чир нәрсәсе белән куркыныч?

– Паразитлар бавырга яки үпкәгә килеп ябыша, алар кешенең шул органнарын «ашый» булып чыга. Үсәләр, арталар, кеше органын сырып алалар да, мәсәлән, үпкә юкка чыга. Ул, гадәттә, шеш булып үсә, ахыр чиктә шартларга да мөмкин. Эчке кан савуга дә китерә ала. Шеш үт юлына да үтеп кереп үсә, кан тамырларына ябыша ала, болары бигрәк катлаулы. Кешенең йә үпкәсе, йә бавыры авырта башлый. Бу – беренче кисәтү, әмма кеше авырганын сизмәскә дә мөмкин. Кайвакыт кеше УЗИ, МРТ диагностикасын уздыра икән, паразитлар шеше үсеп чыгуы очраклы гына ачыклана. Анализ биреп тә ачыкларга мөмкин, әмма аны тикшертер өчен махсус баручылар бик сирәк. Иртәрәк диагноз куйган саен дәвалау җиңелрәк.

– Кемгәдер операция ясалачак, кемгәдер химия терапиясе курсы узарга туры киләчәк, диелә. Химия терапиясеннән башка ысуллар бармы?

– Шеш бәләкәй икән, химия терапиясе кулланыла. Татарстанда да шулай эшлиләр. Зур икән, кисеп алырга туры килә. Әйткәнемчә, эхинококкоз паразитлары башка органнарга да ябышырга мөмкин, анда инде шешне кисмичә мөмкин түгел. Ике куыштан тора ул, икесен дә алырга тырышабыз. Паразитлар бавырның яртысын сырып алган очраклар да була, ул чакта бавыр тулысынча кисеп алына. Бу – катлаулы операция. Кайчак операциядән соң химия терапиясе була. Операциягә җиткерү начар. Химия терапиясе белән эш итү чирне үтерә, әмма башка органнарга зыяны юк дип әйтеп булмый. Химия терапиясен төрле кешеләр төрлечә кичерә бит. Зыяны күп.

– Профилактика өчен нәрсә киңәш итәсез, Равил әфәнде?

– Чи, ысланган, кипкән балыклар ашау кирәкми, аннан бернинди дә файда юк. Балыкны пешергәндә капкачны каплап пешерү дөресрәк. Бөтен паразитлар температура белән үләргә тиеш. Итне озак пешерергә киңәш ителә. Каны чыгып торган стейкларда паразитлар үлмәскә дә мөмкин. Элек әби-бабайлар ашны да 3-4 сәгать пешерә иде, менә шул дөрес.

* * *

Ульяновскиның Суворов училищесында эхинококкоз авыруы гыйнвар ахырында югары курсларда укучыларны план нигезендә тикшерү вакытында ачыкланды.

Эхинококкоз йоктырган балаларны дәваларга Мәскәүгә җибәрделәр. Табиблар консилиумы бөтен курсантларга да профилактик дәвалау уздырырга карар кылды. Чөнки авыруның инкубация вакыты озакка сузыла, чир берничә елдан соң гына да ачыкланырга мөмкин.

Эхинококкоз йоктырган Ульян Суворов училищесы укучыларына химия терапиясе узарга туры киләчәк дип тә белдерелгән иде. Кайберләренә операция ясарга мөмкиннәр. Ә калганнары дистә еллар буе табиблар күзәтүендә булырга тиеш.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Илһам Шакиров исеме Казан читендәге урамга биреләчәк

Җырчы Илһам Шакиров исеме Казан үзәгеннән 20 чакрымлап ераклыкта урнашкан «Салават күпере» торак комплексындагы яңа урамга биреләчәк. Бу хакта «Азатлык»ның үз чыганаклары җиткерде.

Моны Казан үзәгендә генә түгел, гомумән, гамәлдә булган урам исемен алыштыру шактый зур чыгымлы эш, өстәвенә, моңа биредә яшәүчеләр дә каршы булырга мөмкин, дип аңлаталар.

Күптән түгел җырчы Әлфия Афзалова исеме дә «Салават күпере»ндәге бер урамга биреләчәге билгеле булды. Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе хөрмәтенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә моңа риза булмавын җиткергән иде инде. Җырчы Зөһрә Сәхәбиева исә үз вакытында ире, җырчы Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә урам исемен шәһәр чите – Азино бистәсендә бирәбез дигәч, моның белән килешергә мәҗбүр булган.

«Ераграк инде, анысы. Әмма шәһәр уртасындагы урамнарның исемен алыштыруның мәшәкате бик зур һәм ул бик кыйбатка төшә икән. Миннән: «Сез ничек карыйсыз моңа?» дип сорагач, мин «риза» дидем. Чөнки аңладым ул эшне. Хәзер Хәйдәр Бигичев урамы тирәләрендә Җәүдәт Фәйзи, Галия Кайбицкая урамнары бар, Рәшит Ваһапов – шәһәр уртасы булды хәзер. «Салават күпере» дә бит Казанга керә. Урамнарга исем бирүгә мин бик уңай карыйм», – ди Зөһрә Сәхәбиева.

Берничә ел элек Казан үзәгендәге Эсперанто урамы Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Хакимиятләр ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күп санлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.

Моннан тыш, шәһәр үзәгендә Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин исемендәге урамнар да бар. Алар элек башка төрле атала иде.

Уфада татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәлен «Нур» театры каршысына куюга каршы чыкты

Татар зыялылары Габдулла Тукай һәйкәлен «Нур» татар дәүләт театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Хат язу башлангычы белән «Татар аксакаллары шурасы» чыккан.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, һәйкәлне Уфа татар театры каршына кую тарихи нормаларга да, рухи һәм эстетик нормаларга да туры килми. Алар Габдулла Тукай һәйкәле Башкортстанда башкорт, урыс һәм татар милләтләренең тигезлеге символы булып, Агыйдел ярында – Салават Юлаев һәм Серей Аксаков һәйкәлләре янында торырга тиеш дип исәпли.

Хатта шулай ук Тукай һәйкәлен театр каршысына куюга кайбер танылган архитекторлар да каршы, диелә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең Башкортстан татар конгрессына килүе дә телгә алына. Татар зыялылары театр каршысында «Нур» театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерә. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк, диелә.

Хатта әйтелгәннәр белән республиканың күпчелек татар иҗтимагый оешмалары килешә, дигән «Идел-Реалии»га авторлар. Әмма алар фикерләрен әйтми, үз вариантын алга сөргән Башкортстан җитәкчелегенең тискәре мөнәсәбәтеннән курка, ди зыялылар.

Уфада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәлнең ачылышы быел апрельдә булыр дип көтелә. Ачылыш тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килергә мөмкин. Уфада куелачак Тукай һәйкәле тирәсендә шау-шу берничә ай элек башланды. Һәйкәл «ашык-пошык» кына ясалган дип белдерелде. Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы, рәссам Вәкил Шәйхетдинов: «Тукайның характерын аңлау һәм күрсәтү өчен, аның барлык иҗаты белән танышырга, кичерешләрен, рухи халәтен аңларга тырышырга кирәк. Шуңа мин ашык-пошык һәйкәл куюны да, театр каршына урнаштыруны да хупламыйм», – дигән иде.

Равил Гайнетдин: «15 елдан Русия халкының өчтән бере мөселман булачак»

4нче мартта Русия Думасында ислам диненә багышланган конференция узды. Әлеге чарада Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин күп кенә социологлар, белгечләр сүзләренә таянып, демографик, икътисади һәм башка сәбәпләрдән чыгып, мөселман факторының үсәчәген әйтте.

«Белгечләр фаразлары шик тудыра дип әйтә алмыйм. 15 елдан Русиядәге халыкның 30 проценты мөселманнар булачак. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 30 елдан артык бәйрәм чаралары уздырып, мин бу фаразның тормышка аша баруын күрәм. Мисал өчен, 2018нче елда Русия башкаласында Корбан бәйрәмендә гает намазына 320 меңнән артык мөселман килде һәм бу сан ел саен үсә», – диде ул.

Гайнетдин Русиянең күп кенә эре шәһәрләренә мәчетләр җитмәү мәсьәләсе кискен торуын әйтте. «Бүген белем бирү инфраструктурасы булган дистәләрчә мәчетләр кирәк, руханилар, бигрәк тә яшьләрне социаль ярдәм белән тәэмин итү мөһим, читтә түгел, ә башкаладагы фәнни академия үзәкләренә якын дини белем бирү үзәкләрен булдыру зарур», – диде ул.

Мөфти сүзләренчә, бүген мөселманнарның күп көче ясалма булдырылган проблемаларны хәл итүгә китә. Мисал буларак ул Калининградта төзелеп беткән мәчетне сүтү таләбе, Екатеринбургта ун ел эшләгән мәхәлләне үзәктән куып җирен тартып алу, бернинди шик тудырмаган гыйбадәт йортларында полициянең килеп тикшерүләр уздыруы, дини үзәкләрне бүлгәләүне атады. Равил Гайнетдин сүзләренчә, хакимият структураларындагы кайбер кешеләр проблемаларны келәм астына себереп кертеп, ниндидер ясалма чаралар уздырып, барысы да әйбәт дигән караш тудырып, курчак «дини лидерлар» булдырып, хәл үзеннән-үзе хәл ителә, дип уйлап ялгыша.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов үз чыгышында патша Русиясендә булган 15 мең мәчетнең хәзерге вакытта бары сигез меңе генә торгызылганын сөйләде. «Ул мәчетләрне совет хөкүмәте җимергән булса, мөселманнар тиенләп җыйган үз акчасына торгызды. Тарихи мәчетләрне кайтару өчен хөкүмәткә рәхмәт. Әмма инкыйлабка кадәр булган күрсәткечләргә җитү өчен әле шактый күп эшләргә кирәк», – ди ул.

Мөхетдинов та Дагыстан, Чечня, Ингушетия кебек мөселман республикаларында балалар күп туа, мигрантлар да күп килә, шул сәбәпле мөселманнар саны артачак, дип саный.

Русиядә мөселманнарның артуын Русия православ чиркәвендә дә таныйлар. Чиркәү вәкиле протоиерей Дмитрий Смирнов «Говорит Москва» сәхифәсенә Гайнетдин фаразлары белән килешүен әйткән. «Шулай булачак та. Мөселманнар күбрәк бала таба. Татарлар түгел, ә кавказлар күп таба. Чеченнар һәм ингушларның сигезәр бала. 2050нче елга россияннар бетәчәк. Монда бөтенләй башка халыклар яшәячәк: чеченнар, ингушлар, гарәпләр», – дигән ул.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии