Иртә тыкшыну кабинеты

Иртә тыкшыну кабинеты

Әле кайчан гына: «Язуларны татарча язмыйлар», – дип зарлана идек. Хәзер «Болай итеп татарча язганчы, ичмасам бөтенләй язмаулары хәерлерәк» дия торган заман җитте бит. Моннан да шәп тәрҗемә булмас, дип карыйсың, яңадан-яңа шедеврлар килеп чыга. Менә «Матбугат.ру» порталы шушындый фото бастырган. Бер больницада төшерелгән фотосурәт бу. Татар газетасында эшләсәк тә, без болай матур итеп тәрҗемә итә алмас идек, больницада «Кабинет раннего вмешательства» дигәнне чеп-чи татарчага тәрҗемә итеп куйганнар: «Иртә тыкшыну кабинеты». Монда иртәрәк тыкшынасы калган шул – бу «көлсәң – көл, еласаң – ела» язу ишеккә элеп куелганчы ук.

Комментарии