Без табигать баласы идек

Тормыш ярлы булса да, табигать бай иде ул елларда. Күлләрне әйләнеп юа җитә иде. Юан, матур булып үскәненә сокланып туя алмыйсың. Күлләр янында, болында кузгалак үсә. Шуларны җыеп, 10 чакрым ераклыктагы Туймазыга алып барып сатабыз. Шуларга килгән тиеннәргә мәктәп өчен кирәк-ярак алабыз. Мин китап-дәфтәрләремне пөхтә итеп саклый идем. Шуларны үз хакына сатам. Ә бит ел саен әсбап саны арта, яңаларын алырга кирәк.

Безнең авыл Өсән суы буена урнашкан. Аның буендагы әрәмәлектә май аенда энҗе чәчәк ата. Шуны өйгә алып кайтасың, берничә көн аның хуш исен иснисең. Әмма безнең уйда икенче: шул чәчәкне сатып, тиеннәр эшләү иде. Аны мәктәптән кайткач җыябыз, ул бит әле чәчелеп үсә, букет җыйганчы озак вакыт үтә. Чиләккә су салып, Әнисә исемле бер кыз белән җәяү Туймазыга киттек. Куллар талгач, чиләкләрне җилкәгә күтәрдек. Безгә 13 яшь, яланаяк, ачлы-туклы.

Базарда күпме генә басып торсак та, букетыбызны алучы булмады. Кайтырга чыктык. Урам аша узганда, соңгы бер йортның тәрәзәсеннән бер апа мине чакырды да бер букетымны бер сумга сатып алды. Ул елларда бер сумга нәрсә сатып алырга булгандыр, шулай да мин сөендем. Калган чәчәкләрне кайткач, кар базына утыртып куйдым, күрәсең, тагын сатарга алып барганбыздыр.

Йомырка, катык саткан акча салымга китә иде. Ә күлмәклек ситсы алыр өчен 3-4 ел җыярга кирәк акчаны. Өстәге күлмәкләр туза, ямау салына, ә үскәндә яңаракны киясе килә.

Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде инде. Укырга барганда, Ык буенда җыелмаган бер уйдык карлыган куагы калган булган. Шуны җыеп, икенче көнне саттым. Шул акчага Уфада имтихан биреп кайттым, юлыма да, фатирга түләргә дә, күчтәнәчләр алырга да җитте. Авыр булды безнең буынга. Әниләргә бигрәк тә.

Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА.

Октябрь шәһәре.

Комментарии