Асфальтта намаз уку нәрсәгә китерер?

Асфальтта намаз уку нәрсәгә китерер?

Мәскәү мэры Сергей Собянин 28 февраль көнне «Эхо Москвы» радиосына әңгәмәдә Мәскәү хакимиятләренең мәчетләр төзергә исәбе юк икәнен белдерде. Һәр дини бинаны төзүне шәһәр районнарының үзидарәләре хәл итүне әйтеп, узган ел Мәскәүдә 8 чиркәү төзелгәнлеген ассызыклады. 200не төзү планлаштырылган булган. «Мөселманнар әнә стадионнарда, өсте ябулы башка мәйданчыкларда укысыннар», – ди мэр.

Собянин Мәскәүдә төзелә торган Җәмигъ мәчетен киңрәк итүгә дә, яңа зур башка бер Җәмигъ мәчете төзүгә дә каршы. «Җәмигъ мәчете төзелеп бетеп килә, әмма без аны сизелерлек итеп зурайтырга теләмибез, анда болай да проблемалар җитәрлек», – диде мэр. Аның сүзләренчә, хакимият дистәләрчә мең кеше килеп укырдай мәчет төзи алмый, чөнки, намазга йөрүчеләр Мәскәүнең үз кешеләре дә яки бөтенләй Русия ватандашлары да түгел. «Алар шул ук гастарбайтерлар, алар Мәскәү тирәсендә яшәүчеләр һәм башкалар. Чынлап торып Мәскәүдә яшәүчеләр 10%ны гына тәшкил итә. Аларга булган мәчет тә җитә. Бөтен илдән җыелганнарга Мәскәүдә мәчетләр төзү – бу арттырып җибәрү», – дип белдерде ул.

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе җитәкчесе Нәфигулла Аширов фикеренчә, мәчетләр җитешмәү, мөселманнарның карлы, пычрак асфальт өстендә җомга намазларын укуы, полиция белән этеш-төртешләр бер-бер хәл китереп чыгарырга мөмкин.

«Бу канунга да, хокук нормаларына да, кешелеклелеккә дә туры килми. Хакимиятләр бу проблеманы белә. Бәлки, мәчетләр төзесәк, рус милләтчеләре күтәрелеп чыгар дип курка торганнардыр. Алар мәсьәлә бик четерекле булганны да аңлыйлар.

Һәр җомга саен намаз укучыларны йөзләрчә полиция хезмәткәрләре чорнап ала. Һәр җомгада тартышу, этешү була. Полиция халыкны юл читләренә, юлга бастырмый, ә намаз укырга килгән кешеләргә башка җирдә урын юк. Бу җомга саен була торган этеш-төртеш бер-бер нәрсәгә китерергә дә мөмкин. Анда йөзләгән генә түгел, ә меңләгән-меңләгән кеше җыела», – ди Аширов.

1 март көнне ул үзе башта җомга намазы укыйм дип Мәскәүнең Тынычлык проспектындагы мәчеткә барган, әмма урын булмаганга Зур татар урамындагы тарихи мәчеткә киткән. Анда да намазга килүчеләрнең уннан ике өлеше генә мәчеткә сыйган, ә калганнар урамда калган.

– Меңнәрчә-меңнәрчә егетләр кар өстендә утыра. Ул көнне кар яуды, пычрак һәм су иде. Алар пычрак тротуарларда утырды. Бу бер Мәскәүнең генә йөзен боза торган хәл түгел, ә бөтен дәүләтнең абруен төшерә торган күренеш. Бу хакта дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм. Әнә шул турыда Равил хәзрәт Гайнетдингә бер нәсыйхәт бирмәкче булам. Әгәр мэрия белән хәл ителми торган булса, безнең федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар. Безнең, Русия ватандашлары буларак, бу эшне алар белән хәл итәргә хакыбыз бар, – диде Аширов.

Аның сүзләренчә, мөселманнарның дин тоту иреге канәгатьләндерелмәү Русия конституциясен бозу, кеше хокукларын бозу булып тора. «Гомумән бу хәлләр бернинди кешелеклелек кысаларына да сыймый», – ди Аширов.

Элегрәк Мәскәүнең Текстильщики яки Митино бистәләрендә мәчет төзү проектлары инде расланган иде. Ул төзелешләргә каршы митинглар оештырылу сәбәпле мәчет салу кире кагылды.

Урыс православ чиркәвенең Мәскәүдә инде 800дән артык гыйбадәтханәсе бар һәм алдагы елларда тагын 200 чиркәү төзеләчәк. Русия башкаласында яһүдләрнең 38 мәдәни үзәге һәм җиде синагогасы эшләп килә.

Наил АЛАН.

Милли хәрәкәт Татарстанны якларга чыкты

2 мартта Казанның Ирек мәйданында Татарстан республикасын һәм президентлык институтын яклау митингы үтте.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган митинг Коръән уку белән башланды. Ленин һәйкәле янында үткән митингта «Референдум нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтарырга!», «Татарстан – Суверенное государство, субъект международного права», «Стратеги» Путина, руки прочь от Татарстана!», «Г-жа Матвиенко! Не вам решать, как называть главу государства Татарстан!» дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде. Шигарьләрнең күпчелеге урыс телендә язылган булуы игътибарны җәлеп итте.

Митингта иң беренче сүз тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.

Ул үз чыгышын 2012 елның декабрендә кабул ителгән һәм Русия Президенты Владимир Путин имза куеп гамәлгә кергән документ – Русиянең милли стратегиясен аңлатып башлады. Һәм бу стратегия документының татарлар өчен куркыныч булган урыннарына тукталды.

– Татар мәктәпләрен, мәчетләрне, мөселманнарны яклап урамнарда җыеннар уздырып килдек. Без чигенә-чигенә, аларны бирә-бирә инде шушы чиккә килеп җиттек. Бүген исә Татарстанны яклап бу митингка чыктык. Хәзер куркыныч мәктәпләргә, мәчетләргә генә түгел Татарстан республикасына да яный. Әмма без Татарстан Президентын яклап чыкмадык. Без Татарстан Президенты институтын яклап җыелдык. Чөнки бу безнең Конституциядә язылган һәм без үзебезнең Конституциябезне яклап чыктык. Кирәк икән, без Татарстан Президентының үзен дә якларбыз, без аны дошманга бирергә тиеш түгел. Авыр вакытта без бер-беребезне якларга тиеш. Шуңа күрә Татарстан бәйсез дәүләт булсын дибез, шуңа күрә без Татарстанның үз президенты булсын, аны халык сайлап куйсын дибез. Шуңа күрә бүген урамнарга чыктык, – дип белдерде ул.

Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләренә мәйданга җыелган халык бертавыштан «Азатлык! Азатлык!» дип кычкырып җавап бирде.

Бәйрәмованың чыгышыннан соң ТИҮ вәкилләре Рәүф Ибраһимов, Рәфис Кашапов һәм башкалар да сүз алды. Алар да Татарстан республикасы, Татарстан президенты атамасын яклап чыгыш ясады.

Көн салкынча һәм җилле булуга карамастан, митингка йөзгә якын кеше җыелган иде. Шигарьләр янында төрле байраклар да җилфердәп торды. Аның каравы, башка митинг-пикетларда берән-сәрән генә булса да күзгә чалынган радио-телевидение журналистларын бу митингта бөтенләй күреп булмады.

Чарага килүчеләр мәйданга полициянең «Рысь» махсус бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп кертелде. Җыелыш барышында бу митингка Түбән Кама, Чаллы, Алабугадан да татар милли хәрәкәте вәкилләренең килүе әйтелде.

Бераз соңарып башланган, әмма билгеләнгән вакытында тәмамланган митингта тәртип бозу очраклары күзәтелмәде.

Райнур ШАКИР.

Антирадарга көн бетте

1 марттан Татарстан юлларына ЮХИДИ гадәти радар детекторларына «күренми торган» регистраторлар куя. Әлегә ул сигез җирдә урнаштырылган. Радар алдында гына тормозга басарга күнеккән машина йөртүчеләр хәзер штрафтан котыла алмаячак.

Узып баручы машинаның тизлеген видеокамера ярдәмендә теркәп баручы җайланмалар Татарстанда инде биш ел кулланыла. Ләкин бу вакыт эчендә юл фаҗигаләрендә үлүчеләр кимемәгән, ә киресенчә арткан гына. Машина йөртүчеләр киртәне урап узу юлын таптылар: 60 процент автомобильдә бүген антирадар тора. Шуңа күрә ЮХИДИ тизлекне арттыручылар белән көрәшүнең яңа юлларын эзли.

Баш инспектор Рифкать Миңнеханов антирадарлар «күрми торган» яңа видеотеркәгеч тәкъдим итте. Җайланма «Автодория» дип атала. Ул ГЛОНАСС иярченен кабул итүче, 3G, 4G, Wi-Fi модем белән җиһазландырылган HD фотокамера.

Регистраторны җитештерүчеләрнең берсе – Антон Куховаренков сүзләренчә, аның төп үзенчәлеге – бер ноктаны гына түгел, ә10 километрераклыктагы араны контрольдә тоту. «Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен регистратор янында гына түгел, ә бөтен юл дәвамында үтәргә мәҗбүр булачак», – ди ул.

Регистратор түбәндәге схема буенча эшли. Билгеле бер юл арасына ике «Автодория» камералары урнаштырыла. Машинаның тизлеге ГЛОНАСС иярчене ярдәмендә аерым бер араны үтү өчен узган вакыт буенча исәпләнә. Тизлек арткан икән, машина турында мәгълүмат һәм аның фотосы ЮХИДИ электрон үзәгенә юллана.

Әлегә Татарстанда «Автодория»ләр сигез җирдә урнашкан. Алар Казандагы Миллениум күперендә, Залесный бистәсе белән Лаеш районы юлларында һәм М-7 трассасында. Киләчәктә регистраторны киң кулланылышка кертү күздә тотыла.

Кызганыч, тизлекне арттыручы һәм аварияләр оештыручылар арасында гади машина йөртүчеләр генә түгел, ә юлларда тәртипне сакларга тиеш булган затлар да бар. Казанның Лобачевский һәм Карл Маркс урамнары чатында полиция машинасы бер хатын-кызны бәрдергән. Җирле матбугат язганча, зыян күрүче: «Мине яшел утка узып барганда бәрдерделәр!» дип кычкырган. Соңыннан аны «Газель» машинасына утыртып билгесез якка алып киткәннәр. Эчке эшләр министрлыгы фаҗиганең булуын раслады, ләкин аның детальләрен ачыкламый. Идарә тикшерү эшләре бара дип белдерә. Хокук саклаучылар исә прокуратурадан әлеге вакыйганы тикшерүне таләп итә. ЮХИДИдагы брифингта бу хакта берни әйтелмәде. Баш инспектор Миңнеханов, журналистларга, утырыш башында яңа видеорегистратордан тыш темаларга сорау бирмәгез, дип кисәтеп куйды.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Сембердә урыслар урыслаштыруга каршы көрәшүчене яклый

Сембердә «Радикальная политика» газеты мөхәррире, публицист Борис Стомахинны иреккә чыгару таләбе белән пикет узды. Узган якшәмбедә дүрт кеше катнашында узган бу пикетта «Сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итәбез!» кебек киңрәк таләпләр дә күтәрелде.

Элегрәк эктремизм гаепләүләре нигезендә 5 ел иректән мәхрүм булган, 2011 елның язында иреккә чыккан Стомахин «Радикальная политика» газетындагы мәкаләләре өчен узган елның 20 ноябрендә Мәскәүдә үз өендә тагын тоткарланып кулга алынды. Аңа 282нче (милләт һәм чыгышка карап нәрфәт һәм дошманлык уяту) һәм 205нче (террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау) маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелде. Былтыр һәм быел Стомахинны яклап урам чаралары Мәскәү, Петербур, Сембер һәм Сарытауда оештырылды.

Стомахин Мәскәү хакимиятләрен урыс булмаган халыкларның хокукларын бозуны туктатырга чакыра һәм гомумән Русияне башка халыкларны басып алып буйсындыру, ассимиляцияләү сәясәте алып баруда гаепләп моңа каршы торырга өнди.

Элегрәк Татарстандагы вәзгыять турындагы сорауга җавап биреп Стомахин:

– Хәлләр авыр – мәгарифтә дә, гомумән алганда да. Коммунизм җимерелгәннән соң Мәскәү колонизаторлары һәм урыслаштыручылары «халыклар дуслыгы»ның һәм «социалистик милләтләргә» ярдәм дигән нәрсәнең соңгы битлеген салып атып патша чорындагыча туп-туры һәм ачыктан-ачык урыслаштыру эшенә кереште. Шуңа күрә Татарстанда татар мәктәпләрен, гимназияләрен ябулары бер дә сәер түгел. Чөнки милли мәгарифне, милли тел һәм мәдәниятне сепаратизм бишеге итеп күрәләр, – дип җавап биргән иде.

Стомахин хәзер мәхкәмәгә кадәр сак астында тотыла. Аны сак астында тоту вакыты бу елның 10 апреленә кадәр озайтылды. Сембердә аны яклап оештырылган пикетта катнашучыларның өчесе урыс, берсе татар кешесе булды. Пикетта катнашкан Мөнир Насыйров әйтүенчә, халык Борис Стомахинның нинди проблемаларны күтәрүе турында да, аның үзе турында да берни белми.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии