Кыйммәтле «келәм»

Кыйммәтле «келәм»

Мактана белеп мактанырга кирәк, җәмәгать! Әнә Түбән Камада яшәүче эшмәкәр Рәмис Җиһаншин улларының 5 мең сумлык купюралардан «келәм» җәюе белән мактана. Имештер, Җиһаншинның сейфы ачык калган һәм ике улы, анда булган бөтен акчаны алып, идәнгә җәеп чыкканнар. Видеога төшерүче улы: «Әти, әни сейфны тагын ачык калдырган инде. Һәм без сиңа сюрприз әзерләдек. Синең акчаларыңнан бик зур келәм ясадык», – ди. Икенче улы: «Бездә акча Тиматиныкыннан (урыс эстрадасы җырчысы – ред.) күбрәк», – ди. Һәм абыйсыннан сорап куя: «Әти ачуланмастыр бит инде?» Ачуланмагандыр әтиләре, ачуланса бу видео интернетка чыкмас иде. Видеоны интернетка чыгарып, әллә уллары белән мактануы әти кешенең, әллә байлыгы белән, әллә сейфны ябарга оныта торган хатыны белән – белмәссең…

Комментарии