- 05.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Архив
Соңгы вакытта КФУдан (Казан федераль университеты) гуманитар юнәлеш галимнәре китүе ешайды. Узган ел ахырында билгеле ислам белгече Азат Ахунов белән килешү төзелмәгән. 2018нче елның 1нче сентябрендә диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире Лариса Астахова, ә 2015нче елда исламны өйрәнү кафедрасы мөдире Ренат Беккин эштән алынган иде. Галимнәр КФУ җитәкчелеге басымыннан соң китәргә мәҗбүр булганын белдерә.
КФУ РЕКТОРЫ: «КИТҮЧЕЛӘР, ПИАР ЯСАП, ҮЗ СТАТУСЫН КҮТӘРМӘКЧЕ»
Узган атнада матбугат очрашуында «Азатлык» КФУ ректоры Илшат Гафуровтан гуманитар өлкәдә эшләүче билгеле галимнәрнең уку йортыннан китүләре турында сораган иде. «Ренат Беккинны мин үзем чакырдым. Аның хәтта доцент статусы да юк иде. Монда профессор булды. Хәзер чит илдә эшли. Азат Ахуновка килгәндә, ул шөгыльләнгән проблемалар белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Ислам өлкәсендә дә, Көнчыгышны өйрәнүдә дә. Ул китмәде, ә фәлсәфә кафедрасында белем бирә», – диде Гафуров. Диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире булып эшләгән Лариса Астахованы җәнҗал чыгаручы дип атады. «Ул бер елдан артык университетта эшләмәде. Мәскәүдә эшләп карыйм, әгәр килеп чыкмаса, кире кайтам, урынымны саклагыз әле, диде. Әмма күпме көтеп торып була? Минем боерык белән аның урынына Казан семинариясе проректорын эшкә алдык», – диде Гафуров.
Илшат Гафуров әлеге галимнәр белән каршылык булуын яшермәде. «Гуманитар өлкәдән күпләп китү юк. Бу кешеләр шушы юл белән үз статусын күтәрмәкче була», – диде.
«КФУДА УКЫТУЧЫЛАРГА КАРАТА РЕПРЕССИЯЛӘР БАРА»
Азат Ахунов КФУдан 2018нче ел азагында киткән.
– КФУда бөтен эш коммерциягә, хисап бирүгә, пиарга корылган. Кем моңа каршы чыга, бу система белән килешми – аларга карата репрессияләр башлана. Көнчыгышны, исламны өйрәнү, аны укыту системасын яклап чыккан өчен, миңа басым башланды. Узган елның июнендә КФУ ректоры исеменә хат яздым. Безнең институтта таркалу башланды, исламны өйрәнү бүлеге юкка чыгып бара, дидем. Шуннан соң репрессияләр башланды.
Минем белән КФУ арасында төзелгән 5 еллык килешү 2018нче елның 31нче декабрендә тәмамланды. Гадәттә, яңа конкурс игълан итәләр. Институт җитәкчелеге минем укыту эшен башка кафедраларга күчереп, яңа кешеләр алып, конкурсны игълан итмәде. Әгәр конкурс булса, мин аны һичшиксез узар идем. Бөтен таләпләргә туры киләм. Яңа конкурс игълан ителмәгәч, эштән китәргә мәҗбүр булдым.
– Репрессия, дисез. Ә нинди басым булды?
– Минем вазифага конкурс игълан итмәүләре үзе үк репрессияне күрсәтеп тора. Ләкин мәкаләләре дә басылмаган, фәнгә бернинди мөнәсәбәте булмаган, әмма җитәкчелеккә каршы чыкмаучы кешеләр конкурс аша уза. Каршы чыгучылар конкурсны узмый, йә аларга конкурс игълан ителми.
– Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов белән исламны өйрәнү кафедрасы вәкилләре арасында каршылык булуы күптән ишетелә иде. Соңгы елларда кафедрада нинди мохит хөкем сөрде?
– Хәйретдиновның кафедрага мөнәсәбәте бик начар. Ул эшли башлагач та басым башланды. Беренче «уңышы» – 2015нче елда Беккинны эштән алу булды. Кафедра мөдире дүрт тапкыр алышынды. Хәйретдинов кафедраны сүгеп, батыру белән шөгыльләнде. Басымга түзә алмыйча, соңгы ике елда 11 кеше китеп барды.
Рамил Хәйретдинов укытучылар хәленә керми. Институтта авыр вазгыять. Фән белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм юк. Бәлки, үз тирәсендәге берничә кешегә ярдәм итәдер. Ә коллектив зур – 400 укытучы бар. Ләкин институт сайтын ачып карасагыз, анда гел пиар да пиар. Бөтен эш шуңа кайтып калды.
– Гафуров сезне КФУдан китмәде, фәлсәфә кафедрасында укытуын дәвам итә диде?
– Мин өстәмә рәвештә диннәр өйрәнү кафедрасында 0,25 ставкага укытып йөри идем. Гафуров университетта калды дисә дә, аны эш дип санап булмый. 8-9 мең сум хезмәт хакы. Минем гаиләм бар. Чынлыкта бу мине урамга куып чыгаруга тиң инде.
«ХӘЙРЕТДИНОВ БЕЛӘН ХӘБЕТДИНОВ – ИСЛАМНЫ ӨЙРӘНҮ КАФЕДРАСЫН БЕТЕРҮЧЕЛӘР»
Ислам белгече, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин КФУның исламны өйрәнү кафедрасын 2010-2015нче елларда җитәкләгән.
– Казанда исламны өйрәнү өлкәсендә академик үзәкне юк итүдә Хәйретдинов аерым урын алып торды. Аның уен-муеныннан соң, кафедрадан ислам өлкәсендә барлык белгечләр дә китеп барды. Иң соңгы булып Азат Ахунов эштән китте. Без укыту, фән белән шөгыльләнер урынга, вакытыбызны Хәйретдинов тудырган интригалар белән көрәшүгә багышларга мәҗбүр булдык. Кафедраны юк итүдә Айдар Хәбетдиновның да роле бар (Айдар Хәбетдинов – тарих фәннәре докторы, профессор). Хәйретдинов кушуы буенча, Хәбетдинов миңа каршы эшчәнлек алып барды. Хәбетдинов миңа каршы төрле әләк язган, дигән сүзләрне төрле чыганаклардан ишеттем. Ләкин үзем күрмәгәч, бу хакта ышандырып әйтә алмыйм.
– Җитәкчелек нинди ысуллар белән эш итте?
– Мине төрле юллар белән кысрыклап чыгарырга теләделәр. Шул исәптән, хезмәттәшләрем белән студентларны котыртып. «Ютюб»каналда кафедра утырышыннан ике видео сакланган. Анда кафедра хезмәткәрләре кулы белән мине кафедрадан читләштерергә телиләр. Бу утырышны мин Казаннан киткәннән соң берничә көн узгач Хәйретдинов оештырган. Мин читтә булганда кафедра мөдиренә конкурс үткәргән. Ә бу тәртипсезлеккә каршы чыга алган хезмәткәрләрем – Ахунов белән Хәмидовны тиз арада Иранга командировкага җибәргән. Утырышта ике нәмзәт тәкъдим иткәннәр. Мин һәм Айдар Хәбетдинов. Хәбетдиновны, миңа әйтмичә, безнең кафедрага куйдылар. Һәм мин, эштән азат итүләрен сорап, гариза яздым.
– Гафуровның: «Ренат Беккинны үзем чакырдым. Аның доцент статусы да юк иде. Монда ул профессор булды. Хәзер чит илдә», – диде.
– Беренчедән, доцент – ул статус түгел. Бу – фәнни дәрәҗә. Икенчедән, 2010нчы елда КФУга эшкә алынганда минем андый дәрәҗәм юк иде. Һәм ул һаман да юк. ВАК (Югары аттестация комиссиясе) тарафыннан бирелә торган профессор дәрәҗәсе дә юк.
Ректор бер мөһим әйберне әйтергә кирәк тапмаган. Эштән китәргә бер ел кала мин ВАК профессоры дәрәҗәсен алыр өчен документларымны тапшырырга тырышып карадым. Ләкин төрле сәбәпләр табып, КФУда бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләр минем документларны кабул итмәде. Мин ВАК белгечләре белән махсус киңәшләштем. Профессор дәрәҗәсенә дәгъва итәргә бөтен хакыгыз да бар, ләкин сезнең университетта ниндидер «уеннар» бара, диделәр миңа.
Әгәр мин профессор дипломын алган булсам, мине университеттан куып чыгару җиңел булмас иде. Ләкин монда көтелмәгән хәл килеп чыкты. Миңа Русия Фәннәр академиясе профессоры исеме бирелде. 2015нче елда Көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы мөдиренә конкурс игълан ителгәч тә, мин документларымны тапшырдым. Алар арасында Русия Фәннәр академиясенең профессорлык дипломы да бар иде. Ләкин КФУ комиссиясендә Русия Фәннәр академиясе профессоры дипломы кафедра мөдире булырга нигез була алмый, чөнки бу мактаулы дәрәҗә генә, диделәр. Алар академия профессоры дәрәҗәсен махсус рәвештә «мактаулы профессор» дип (анысы җәмәгать эшлеклеләренә дә бирелә) үзгәртеп яздылар. Алдадылар. Шул рәвешле университетның галимнәр шурасына тавыш бирүдә мине катнаштырмадылар.
– Шулай да КФУда исламны өйрәнүнең киләчәген ничек күрәсез?
– Хәзерге вакытта институтта үз темасы белән таныш булмаган кешеләр белем бирә. Параллель рәвештә Русия яки чит илдән ислам белгечләре «йолдызларын» чакыралар. «Йолдыз» чакырып, елына бер тапкыр түләп, студентларга күрсәтеп, интернет сәхифәдә хәбәр элеп кую алар өчен кулайрак.
«ХРИСТИАННАРГА ӨСТЕНЛЕК БИРЕП, ИСЛАМ ТЕОЛОГИЯСЕН ЮК ИТМӘКЧЕЛӘР»
Лариса Астахова диннәрне өйрәнү кафедрасын җитәкләгән. Бу кафедра Көнчыгыш институтына карамый, ә социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты карамагында эшли.
– Кафедраның киләчәге өметле түгел. Хәзерге кафедра мөдире ислам юнәлешендә белгеч түгел. Дөресен әйткәндә, диннәр буенча да. Ул фәлсәфәче, чиркәү структурасыннан. Мөгаен, алар барлык бюджет урыннарны христиан теологларына бирергә тырышачак. Шуның белән ислам теологиясен юк итмәкчеләр. Миңа шәхсән җитәкчелек берничә тапкыр шуны тәкъдим итте. Мин баш тартып килдем. Чөнки федераль университетта теологиядә баланс булырга тиеш, – дип сөйләде ул.
Марат ГАРИПОВ
«Яңарыш» фонды заманча белем үзәге төзи башлый
«Яңарыш» фонды «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар» проектын тәмамлап, яңа мәгариф проектын башлавын игълан итте.
1нче февральдә Казанга Русия мәдәният министры Владимир Мединский, Русия мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович килде. Очрашуның рәсми өлешендә мәдәният министры Владимир Мединский ярым шаярып «Яңарыш» командасын эшсез тотарга ярамый диде:
– Болгар белән Зөя утрау-шәһәрчеге проектлары таралып яткан, инде торгызырга мөмкин түгел дип уйланган җирдә бабаларыбыздан калган тарихи мирасны торгызып булуын күрсәтте. Алар хәзер мәдәни-туристик урыннар. Соңгы елларда бу урыннарга йөрүче туристлар саны 20-25 тапкырга артты. «Яңарыш» төзегән шәп команда яңа проектка мохтаҗ.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый проектның әзерләнүен хәбәр итте:
– Тугыз ел элек Болгар белән Зөяне торгызу бик катлаулы булып тоелган иде. Ләкин Минтимер Шәймиев команда булдырып, барыбызны да бу эшнең кирәкле булуына күндерә алды. Алай гына да түгел, без федераль ярдәм алуга ирештек. Минтимер Шәймиев – Русиядә ЮНЕСКОның бердәнбер махсус илчесе. Бу инде дөньякүләм танылу дигән сүз. Ләкин шушы урында нокта куелмый. Минтимер Шәймиевнең перспективалы планы бар. Республика конкурентлыкка сәләтле булсын өчен, шәхесләрне тәрбияләү кирәк. Шуңа күрә без яшьләрне укытачакбыз. Бу җәһәттән белем үзәге төзү планы бар. Үзәккә балалар бакчасы, мәктәп, җәйге лагерьлар керәчәк. Бу үзәкләрдә кимендә өч тел: татарча, инглизчә, урысча укытылачак. Үзәкләр Казанда гына түгел, Татарстанның башка эре шәһәрләрендә дә булырга тиеш. Бу – бик җитди мәсьәлә, – диде Миңнеханов.
– «Яңарыш» фонды Русия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уникаль белем бирү проектын башларга ниятли. Бу – күп профильле балалар бакчасыннан, мәктәптән, интернаттан, балалар лагерыннан торган белем бирү үзәкләрен төзү. Ул өч телне үзләштерү һәм тирәнтен белем алу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта Русия мәгариф министры Олга Васильева белән конструктив эш алып барыла. Мәсьәлә татар телен саклап калуда гына түгел. Бу – халыкара дәрәҗәдәге проблема. БМОның гомум мәҗлесе 2019нчы елны халыкара асаба халыклар телләре елы дип тикмәгә генә игълан итмәде. Бу – төп милләтләр телләренең юкка чыгу проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен эшләнгән. Яңа мәктәп заман мәгарифенең бөтен таләпләренә туры киләчәк, – диде Шәймиев.
Шәймиев хәбәр итүенчә, эшне башлау өчен база итеп, Казанның 165нче мәктәбе сайланган. Быел мәктәп янкорма төзелеп зурайтылачак, шуның нигезендә төзелгән беренче комплекста 2400 бала укый алачак. Шулай итеп, өч телле яңа үзәк инде гамәлдәге мәктәпне үзгәртеп кору хисабына төзеләчәк.
Комментарии