HRW: 2012 Русиядә кеше хокуклары өчен иң яман ел булды

HRW: 2012 Русиядә кеше хокуклары өчен иң яман ел булды

Human Rights Watch дөньяның 90нан артык илендәге кеше хокуклары торышына багышланган еллык хисабында узган ел Русиянең иң яңа тарихында кеше хокуклары өчен иң яман ел булды дип белдерә.

665 битлек хисапның ун бите Русиядәге аерым хәлләргә багышланган. «2011нең декабрендәге парламент сайлавыннан соңгы киңкүләм протест чаралары сәяси реформалар вәгъдә итүгә сәбәп булды. Әмма Владимир президентлыкка кире кайту белән элекке президент Дмитрий Медведевның сәяси иреклеккә таба азсанлы, кыюсыз гамәлләрен юкка чыгарды һәм сивиль активистларны бастыру өчен моңарчы күрелмәгән чараларга кереште. 2012 елда чыгарылган яңа кануннар хөкүмәттән бәйсез оешмалар эшчәнлеген һәм җыеннар уздыру, фикер белдерү иреклекләрен чикли», – диелә.

Хисапта полициянең сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерүче демонстрацияләрне көч белән куып таратуы тәнкыйтьләнә. Анда шулай ук полициянең, соңрак халык бик күп җыелган демонстрацияләргә каршы кул күтәрмәсә дә, Путин инаугурациясе алдыннан Мәскәүдә протест белдерүчеләргә каршы көч куллануы әйтелә. Human Rights Watch ике көн эчендә полициянең меңнән артык кешене тоткарлавы, күбесен протест хәрәкәтенең тамгасы булган кечкенә ак тасма таккан өчен генә алып китүе, протест белдерүчеләр йөри торган кафеларга рейдлар оештыруы турында да яза.

Җыеннар үткәрү ирегенә каршы чираттагы зур орымның инаугурациядән соң бер ай үтүгә урам чаралары уздыру тәртибен бозучылар өчен штрафларны 30 мәртәбә кырыслату булуы турында языла.

Июль аенда кабул ителгән икенче бер канун чит илләрдән матди ярдәм алган оешмаларның чит ил агентлары буларак теркәлүен таләп итә, теркәлмәгән очракта хакимият алты ай эчендә хөкемсез-нисез аларның эшчәнлеген туктата ала.

Хисапта сайлау хәрәмләшүләре харитасын булдырган «Голос» оешмасына карата каты басым ясалуы, хакер һөҗүмнәре оештырылуы турыда да языла.

Ватанга хыянәт турында октябрь аенда парламентта кабул ителгән яңа канун да элекке чорларга кире кайтаручы кануннар рәтенә кертелә. Бу канун кеше хокуклары мәсьәләсендә халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итүчеләрне илгә хыянәт итүдә гаепләп җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Путин канунны ныклабрак өйрәнеп «хыянәт» төшенчәсен ачыграк итеп билгеләү мөмкинлеген карарга вәгъдә итсә дә, ноябрь аенда аны шул килеш имзалады.

Мәскәүдә Human Rights Watchның Русия бүлеген җитәкләүче Анна Севортьян «Азатлык» радиосы белән телефон сөйләшүендә сивиль җәмгыятьне мондый кануннар белән чикләүне кискен тәнкыйтьләде.

Бу ел Русиянең иң яңа тарихында кеше хокуклары өчен иң начар ел булды дип исәплибез. Моны үткәнгә таба йөз тотучы яңа репрессив кануннар чылбыры да дәлилли. Ул кануннар узган елның июненнән чыгарыла башлады һәм бу тенденция әле дәвам итә. Канунга әверелгән бу канун өлгеләре Русиядә кеше хокуклары торышын бик нык үзгәртә», – диде Анна Севортьян.

Хисапка караганда былтыр Кремльне тәнкыйтьләүчеләргә карата да, кеше хокукларын яклаучыларга карата да басым арткан. Кеше хокукларын яклаучыларның кыйналуы, көч куллану очракларының тиешенчә тикшерелмәве, полиция тарафыннан аларга һәм аларның туганнарына янаулар булуы турында әйтелә. Төньяк Кавказда хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең хәле аеруча мөшкел булуы билгеләп үтелә.

Шулай ук традицион ислам дигән яңа төшенчә популярлашып киткән Русиядә исламның нигезе Коръән дип санаучыларның сәләфилектә гаепләнеп кулга алынулары, азаплауларга дучар булуы, хөкемсез үтерелүе, юкка чыгулары турында да язылган бу хисапта. Мисал өчен узган елның гыйнварыннан августына кадәр Дагыстанда шул рәвешле тоткарланганнарның алтысы юкка чыккан, Ингушетиядә дүрт кеше тоткарланып икесе югалган. Чечнядә Рамзан Кадыров хакимияте тарафыннан көч куллануларга дучар булганнар яңа үч алулардан куркып хәтта бу турыда сөйләшергә теләми, диелә. Узган елда Татарстан мөселманнарын күпләп тоткарлаулар Human Rights Watch хисабында игътибардан читтә калган.

Наиф АКМАЛ.

Казанга килүче туристлар ни өчен кими?

Татарстан түрәләре Казанга килүче туристлар саны арта дип белдерсә дә, экскурсияләр уздыручы Айрат Хәтмулла моның нәкъ киресен сөйли. Казанга килгән туристларның азаюын ул төрле сәбәпләр белән аңлата.

«Быел Казан беренчедән – кышкы чорга әзер түгел, икенчедән – урамнар пычрак, тиешенчә җыештырылмый, өченчедән – Казанның иң күп турист җәлеп итә торган Кол Шәриф мәчете һаман да ябык тора. Барлык бу сәбәпләр туристлар санын киметте. 2011 елда Казанга 1 миллион 500 меңгә якын турист килгән булса, 2012 елда бу күрсәткеч 133 меңгә кимеде», – дип сүзен башлады ул.

Айрат Хәтмулла боларга өстәп Казанның үз сувенирлары булмавын да туристларны җәлеп итүгә бер киртә булып тора дип саный. Экскурсияләр оештырып туристлар белән эшләүнең күп кенә нечкәлекләрен үз тәҗрибәсендә татыган Хәтмулла, Казанга туристлар җәлеп итү өчен иң беренче чиратта арзан бәяле кунакханәләр төзергә кирәк, ди.

«Казанда кыйммәт булмаган кунакханәләр булса, иң беренче чиратта безгә күрше Башкортстан туристлары килер, шулай ук Киров өлкәсе, Самар, Сарытау, Оренбур кебек төбәкләрдән дә Казанны килеп карарга теләүчеләр артыр иде. Бу якларда күпме татар бар бит», – ди ул.

Бүгенге көндә Казанда эшләүче 185 экскурсия уздыручыдан бары тик 6 кеше генә татар телендә сөйли ала икән. Айрат Хәтмулла сүзләренчә, Казанны карарга дип соңгы арада Кытай, Төркиядән килүчеләр арткан. «Әмма хәзер инде Германия, Франция, Британиядән килүче туристлар саны кимер дип уйлыйм. Чөнки бар дөньяга танылган Lufthansa һава юлы ширкәте туры очышларын туктатачак», – ди ул.

Керем китермәүне сәбәп итеп күрсәтеп, Lufthansa һава юлы ширкәте быелның 1 апреленнән Казан-Франкфурт очышларын туктатачагын белдерде. «Очкычлар нәкъ менә туристларга хезмәт итә. Чит ил туристлары очкычларда йөрергә ярата. Lufthansa ширкәтенең үз очышларын туктатуын, мин кемнеңдер аяк чалуына бәйләп карыйм», – ди ул.

Айрат Хәтмулла килгән туристларның иң беренче чиратта Казан кирмәне белән кызыксынуын да әйтә. «Кунакларга урысларның чиркәвен күрсәтергә мәҗбүр булабыз. Ә шул вакытта ачык булырга тиешле Кол Шәриф мәчете ябык», – ди ул уфтанып. «Бу мәчетнең кайчан ачылачагы һаман билгесез. Безне гел алдап килделәр: башта октябрь ахырында ачылачак диделәр, аннан декабрь, гыйнвар ахырында ачылачак дип ышандырдылар», – ди ул.

Казан буйлап туристларга экскурсияләр оештыручы Айрат Хәтмулла Казанга турист булып килгән кунакларга күрсәтерлек бик күп тарихи урын, бик күп кызыклы мәгълүмат булуын белдерде. Әмма хакимиятнең барлык бу мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана алмавын үз тәҗрибәсеннән чыгып, төрле мисаллар белән ачып салырга тырышты

Райнур ШАКИР.

Русия Парижда бюджет акчасына чиркәү төзи

Русия президенты идарәсенең Париж үзәгендәге Эйфель манарасы янында, Бранли елгасы буенда чиркәүле мәдәният үзәге төзү өчен аеруча кыйбатлы җир сатып алуына ике ел тула. 60-70 миллион евро бюджет акчасына алынган 425 дүрткел метрда баштарак чиркәү һәм мәдәният үзәге төзеләчәген игълан иттеләр. Русиянең Франциядәге илчесе Александр Орлов төзелешкә 20-30 миллион евро кирәк булачагын әйтте һәм православ чиркәү төзергә дигәндә урыс эшмәкәрләренең акча бирергә һәрвакыт әзер торуын искә алып, аларга өмет баглавын белдерде.

Проектны әзерләү барышында ул корылмада мәдәни үзәк булдыру ниятеннән баш тартып православие белән генә чикләнергә булдылар. Шулай итеп анда хәзер чиркәү, административ бина, православ семинария биналары, семинаристлар өчен тулай торак һәм китапханә төзергә телиләр. Барлык бу корылмаларны пыяла түбә белән капларга җыеналар. Пыяла түбәдән бары чиркәү гөмбәзләре генә калкып торачак. Ул арада проектның төзелеш бәясе дә 50 миллион еврога күтәрелде һәм чиркәүгә ярдәм итәргә теләүче эшмәкәрләр дә каядыр юкка чыкты. Президент Владимир Путин төзелешнең дә бюджет акчасына барачагын игълан итте.

Проектны әзерләүчеләрне финанс мәсьәләләре һич борчымаса да, төзелешкә яңа киртәләр килеп чыга башлады. Париж мэры Бертран Деланоэ проектның нәрсәгә әверелүен күргәч аны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Ул моны күз буяу һәм чиркәүгә пародия дип атады. Төзелеш өчен җир бирү мәсьәләсе президент дәрәҗәсендә кабул ителгәнгә күрә, Русия ягы Париж мэрының сүзләренә әллә ни игътибар итмәде. Әмма шәһәр башлыгының, җитмәсә Париж халкында абруе зур булган Деланоэның фикерен исәпкә алмау күпләрне гаҗәпкә калдырды. Ул арада президент Николя Саркози да сайлауда җиңелеп илбашлыгы алышынды. Мәдәният министрлыгында да үзгәрешләр булды. Инде хәзер министр да Русия ягының бу проектын зәвыксыз дип исәпли.

Русия түрәләре исә зәвыксыз проект Парижның тарихи йөзен боза дигән дәлилне һич аңлый алмыйча Деланоэ Мәскәүдә гей-парадларны тыюга шул рәвешле протест белдерергә теләгән дип аңлатырга маташа.

Франциянең дәүләт иминлеге хезмәтләре исә бюджет акчасына төзелүче бу чиркәү чиркәү вазифаларын башкару белән генә чикләнмичә, Русия шпионнары базасы буларак та кулланылырга мөмкин дип шикләнә. Le nouvel Observateur газеты Франция Эчке күзләү үзәк идарәсенең борчылулары турында язып чыкты. Аларны Магистратура югары шурасының баш идарәсе, Президентның почта хезмәте, илнең югары түрәләренең 16 эш фатиры урнашкан урында чит бер илнең төзелеш башлавы борчый. Франция иминлек хезмәте вәкилләре әйтүенчә, Парижда Русия шпионнарының саны 1985 елдан бирле күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән.

Шунысын да әйтергә кирәк, Парижның бу өлешендә күбрәк бай французлар яши, урыслар анда юк диярлек. Ә Парижның башка өлешләрендә яшәүче урысларга, шәһәр бик зур булу сәбәпле, бу чиркәүгә йөрү һич тә уңайлы булмаячак.

Хәзер бу проект яңадан карала һәм тиздән тагын җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Яңадан караганнан соң бу проектның бәясе кимерме, артырмы – вакыт күрсәтер.

Шулай итеп бюджетта акча җитмәүгә сылтау итеп оптимальләштерүләр нәтиҗәсендә мәктәпләр, хастаханәләр ябыла барганда президент идарәсе бюджет акчасына президент сарайлары, виллалары, утырмалары санын 20гә җиткерү белән генә чикләнеп калмыйча, халыктан салым итеп җыйган акчага Европа башкалаларында кыйбатлы чиркәүләр дә төзи.

Мәскәүнең үзендә исә бәйрәмнәрдә намазны юеш асфальтта укырга мәҗбүр мөселманнарга бер генә яңа мәчет тә төзергә рөхсәт бирмәүче шәһәр хакимиятләре якын арада 200 яңа чиркәү төзергә җыена. Бу турыда карарны шәһәр башлыгы Сергей Собянин игълан итте. Ә Дума депутаты һәм Мәскәү мэры киңәшчесе Владимир Ресин 200 яңа чиркәү генә җитмәячәк, 600 чиркәү кирәк, дип белдерде.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии